Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МЕНӘ ШУНДЫЙ «КАЙГЫРТУ»...

«Безнең гәҗит»нең 11нче май санында (№18, 2022) «Күз яшьле бәйрәм» дигән язманы укыдым. Башта бу язма өчен рәхмәт әйтәсем килә, сез булмасагыз, без бернәрсә дә белмәгән булыр идек. Язманы укып чыккач, күңелләр төшеп китте. Безнең Татарстанда хөрмәт дигән нәрсә юк икән ул. Әле белмәгән идем: терәлеп торган Башкортстанда да сугыш чоры балаларына акча түли башлаганнар, федераль законы булмаса да, чарасын тапканнар. 2022нче елның февраленә Русиянең 41 төбәгендә сугыш чоры балалары статусы кертелгән һәм аларга льготалар, түләүләр билгеләнгән. Ә нигә безнең Татарстан җитәкчеләре бер дә искә алмый? Акча күп бит. Хәзер без дә бик әз генә калдык. 12-13 яшьтән чыбыркы белән куркытып эшләттеләр безне, ачлы-туклы килеш, кәлҗемә, кычыткан ашап, шәһәрләр кордык, коммунизм төзедек. Мәскәүгә киткән 15 депутатыбыз нәрсә карый? Бүтән төбәкләрне белеп торалар бит алар. Гыйльметдинов: «Без халык өчен тырышабыз», – дип сөйли. Дөрес, тырышалар, күренеп тора. Пенсиягә чыгу яшен арттырып куйдылар, юл акчаларын кистеләр. Кайгырту бит инде...

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

АВЫЛДА ҮЛЕ ТЫНЛЫК

Хәзер авыл җирендә язгы кыр эшләре бара. Әйе, быел соңга калды. Ләкин шулай булса да, бернинди трактор тавышы да ишетелми. Әйтерсең лә, авыл үлгән. Шомлы бер тынлык. Ә бит безнең заманда, ягъни совет заманында язгы эшләр чорында кырда көне-төне техника гөрелтесе тынмый иде. Өчәр смена эшлиләр иде. Ул вакытта иртәнге сәгать 5тә авыл кешесе инде аяк өстендә була иде. Кемдер эшкә бара, кемдер көтү куа, кемдер инеш буена казлар төшерә. Ә хәзер куркыныч тынлык. Бу – авылларның акрынлап үлүенә алып бара торган тынлык. Инвестор эшкәрткән кырны күрсәң... Әйтерсең, Мамай гаскәре үткәнмени. Ул кырга былтыр да чәчмәделәр, быел да шулай кап-кара булып калыр, ахры. Ташландык җирләр күбәйде. Авыллар бетә, эшләүче кеше бетеп бара. Пенсионерлар гына кала. Клуб белән ФАП төзеп куеп кына яшьләрне авылда калдыра алмыйсың. Ә безнең кебек пенсионерларга хәзер ике метр җир җитә. Башкасы кирәкми. Әйтәсе килгән сүзем шул: җирне шәхси кулларга бирмәскә, колхозларны таратмаска кирәк иде, шулай булганда хәзер авыл хуҗалыгы чәчәк атар иде. Ә җитәкчеләребезгә авыл хуҗалыгы кирәкмәде...

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ КЫСЫЛА...

«Безнең гәҗит»нең 18нче май (№19, 2022) санында Фәнзилә Мостафинаның «Өтер аша саклау» исемле күләмле язмасы басылды. Аны игътибар белән берничә тапкыр укыдым. Мәкалә гаять тирән эчтәлекле язылган, авторга зур рәхмәт. Бу язманы укыганнан соң, милли җанлы татар кешесе битараф калмагандыр. Билгеле булганча, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе буенча комиссия оешканга ике ел үтте. Туган телебез һаман да мескен, үги хәлдә кала бирә. Шул вакыттан бирле уңай якка үзгәреш күренми. Соңгы елларда хәтта чын татар авылларындагы балалар бакчасында да сабыйлар урысча сөйләшә башладылар. Милли мәктәпләребезне, оптимальләштерү дигән сылтау белән, һаман киметә баралар. Шуның өстенә, татарча укытылган кайбер фәннәрне урысча укытуга күчтеләр... Яңа комиссияне аз санлы халыкларның вәкилләре белән тутыргач, дәүләт теле булган татар теленә игътибар кими. Шулай булгач, комиссиянең үзгәртелүен татар телен бетерүгә яңа юнәлеш дип уйларга гына кала...

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ХАЛЫК ХӨРМӘТЕН КАЗАНГАН ШӘХЕСЛӘР

Хәзерге Тукай районы, Сәмәкәй авылында колхоз рәисе булып Тимур Әхсән улы Камильянов эшләде. Ул вакытта колхоз зур, биш авылны берләштерә иде. Ун ел яхшы эшләгән җитәкче буларак, рәисне Минзәлә районы, Николаевка совхозына күчерергә килделәр. Халык клубка җыелып, җибәрмәскә кирәк, дип каршы килде. Әмма партиягә каршы барып булмый, Тимур Әхсәнович гаиләсе белән Николаевкага эшкә күченеп китте. Шулай да Сәмәкәй авылын ташламадылар. Ел да Сабан туена кайтып йөрделәр. Мәктәп директоры булып эшләүче Миргасим Галимҗанов – хәзер инде ул авылда мулла – ел саен махсус бүләк әзерләтеп, Тимур Әхсәновичны уртага чыгарып бүләк бирдертә иде, рәхмәт яусын аңа. Менә халык хөрмәте нинди була! Гадел хезмәтең, үрнәк тәртибең белән ирешәсең ул хөрмәткә. Кече күңелле, югары белемле, халык байлыгына бик җитди караган, Актаныш районы, Чалманарат авылы егете иде Тимур абзый. Ә хатыны Венера Шәеховна Актанышныкы иде. Тимур абзый – 93 яшьне узып киткән, ә Венера Шәеховна 80не. Икесе дә үзләрен Сәмәкәй авылына җирләүне сораганнар. Һәм шулай булды да. Быел икесе дә бакыйлыкка күчкәч, Сәмәкәй авылына җирләделәр. Авылның яраткан фельдшеры Нуриәсма апабыз да шушы җирлектә җирләүне сораган. Рәхмәт яусын Сәмәкәй авылы кешеләренә, хөрмәтли белгәч, сезне дә яраталар.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

АКЧАНЫ БАЛАЛАРГА БИРЕГЕЗ

Сукбай этләргә 26 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән, дип яздылар. Нүжәли этләр шулкадәр кадерле икән хәзер? Элекке заманда аларны атып йөриләр, тиресеннән туннар, бүрекләр, унтылар тегәләр иде. Мехкомбинатлар эшләде. Этне аны үз өең белән торганда ишегалдында гына асрарга кирәк... Ә акчаны балаларга тотсыннар. Кешедән акча сорап, дәваланырга булышыгыз, дип сорап йөриләр. Ник дәүләт авыру балаларга булыша торган фонд ясамый икән?..

Рашат ГАРИПОВ,

Яшел Үзән районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии