Өтер аша саклау

Өтер аша саклау

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе үзгәртелә. Хәзер ул татар телен генә түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү белән шөгыльләнәчәк. Республикадагы ике дәүләт теленең берсе булган татар теле, шулай итеп, гомуми төркемдә өтер аша саклана һәм үстерелә башлый. Бу өтер аша санап кителгән төркемгә тагын бер дәүләт телебез – рус теле генә керми. Чөнки аны яклау һәм саклау өчен республикада аерым комиссия барлыкка килә.

РУС ТЕЛЕН САКЛАРГА ҺӘМ ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК

Берсен булдыру, икенчесен үзгәртү турында боерык проектлары узган атнада Татарстан президенты сайтында урнаштырылды. Бу атнада алар буенча эксперт карары чыгарылырга тиеш. Проекттан күренгәнчә, Татарстан Республикасы президенты каршындагы рус теле комиссиясен премьер-министр Алексей Песошин җитәкләячәк. Аның өч урынбасары булачак: вице-премьер Ләйлә Фазлыева, ДәүСовет рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм «Татарстанда урыс милли-мәдәни берләшмәсе» җәмгыятенең идарә рәисе Ирина Александровская. Гомумән алганда, әлеге комиссиягә 36 кеше керә. Алар арасында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның филология һәм мәдәният-ара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та бар. Соңгы икесе Әхмәтов комиссиясе составына да керә һәм үзгәртелгәннән соң да анда калачаклар дип ышанып әйтеп була.

Татарстан президенты матбугат үзәге башлыгы Лилия Галимова «Бизнес Онлайн»га: «Әлеге комиссия Русия президенты каршындагы рус теле советына охшатып булдырыла. Аның кебек үк, республика комиссиясе дә рус телен куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда булышлык итәчәк», – дигән аңлатма биргән. Рус телен куллану буенча дәүләт сәясәте республикада болай да иң яхшы шәкелдә алып барыла иде инде. Комиссиясе булмаса да, дәүләт программалары бар иде. 2017нче елда «мәктәпләрдә рус телен кыерсытуга» да нокта куелды, прокурорлар авыр җинаятьчегә хөкем карары чыгаргандай, ике дәүләт теленең берсе – татар телен кыскартырга фәрман бирде, рус теле белән башка телләр – «родной языклар» арасында чик билгеләнде. Болар гына аз, рус теленең үз комиссиясе дә булсын, дигәннәрдер, күрәсең.

ТАТАР ТЕЛЕНӘ АЕРЫМ КОМИССИЯ БУЛМАСА ДА ЯРЫЙ

Ә менә дәүләт теле булуы башлыча кәгазьдә генә калып барган, 2020нче елда Марат Әхмәтов үзе дә: «Бездә татар телен саклау белән проблемалар бар», – дип танырга мәҗбүр булган татар теленә аерым комиссиянең кирәге юк дип тапканнар булып чыга. Ике ел эчендә, бәлки, татар телен саклау һәм үстерү буенча бөтен эшләр башкарып бетерелгәндер, шуңа күрә хәзер аерым комиссия булмаса да ярыйдыр, дип уйларга мөмкин. Ләкин: «Комиссиянең нинди эше исеңдә калды?» – дип сорагач, күпләр җавап бирә алмый яки үзләре, якыннары катнашкан берәр бәйге исемен генә атый булып чыкты. Комиссиянең кереп карый торган сайты да булмагач, эшләгән эшләре буенча хисап та алып барылмагач, Марат Әхмәтов шушы вакыт эчендә бер тулы интервью да бирмәгәч, комиссияне яшерен эшли торган орган дип уйлаучылар да бар. Алай ук түгел, әлбәттә. Комиссия барлыкка килгән генә вакытында төрле районнарга чыгып, күчмә утырышлар уздырды. Мәсәлән, Апас районындагы утырышта Марат Әхмәтов элмә такталарның күпчелеге рус телендә булуын, татарчаларының да хата белән язылуын тәнкыйтьләп чыккан иде. Шуннан соң кайбер районнарның башлыклары социаль челтәрләрендә татар телендә дә яза башлады. Икенче бер утырышта Әхмәтов татар телен санга сукмаган министрларны президентка шикаять итәчәген белдерде. Түрәләр өчен татар теле курслары оештырылды. Дөрес, Казан федераль университеты андый дәресләрне элек тә уздыра иде инде, болары комиссия белән берлектә оештырылган булып барды. Элмә такталардагы хаталарны эзләү буенча бәйге игълан ителде, иң күп хата табып җибәрүчегә бүләкләр тапшырылды. Хилафлыкларның ничәсе төзәтелгәндер – әлеге дә баягы хисап булмагач, төгәл генә әйтүе кыен. Бездә авыл клубларын яңарту буенча аерым дәүләт программасы булса да, аларны яңа костюмнар, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә Әхмәтов комиссиясе дә катнашты. Әлбәттә инде, төрле бәйгеләр үткәрелде. «ТНВ»да, «ШАЯН ТВ»да, дәүләт радио һәм газета-журналларында комиссия белән берлектә әзерләнгән тапшырулар, радиоспектакльләр, фестивальләр, сәхифәләр башлап җибәрелде һәм бер өлеше хәзер дә дәвам итә. Үзебезнең чыганаклар әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чараларында планлаштырылган проектлар тагын булган, хәзер аларны тормышка ашыруда тоткарлыклар килеп чыкмасмы, дип шөбһәләнәләр. Дөрес, Татарстан президенты матбугат үзәге башлыгы Лилия Галимова «Бизнес Онлайн» журналистын: «Яңартылган комиссиянең вәкаләтләре киңәйтелсә дә, бу татар теленә ярдәм күрсәтү эшчәнлегенә берничек тә тәэсир итмәячәк», – дип тынычландырган үзе. Ләкин бюджеты артмаса, элек татар теле өчен генә дип бирелгән акчаны хәзер башка телләр белән дә бүлешәсе булачак дигән сүз бит. Ә Татарстанда халыклар күп яши. Комиссиянең яңа атамасына караганда, ул җирле һәм күпләп яшәгән халыкларның гына түгел, бер-ике вәкиле генә булган халыкларның да телләрен сакларга вә якларга тиеш булачак.

2020нче елның 6нчы июлендә Татарстан Республикасы президенты боерыгы нигезендә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе булдырылганда, аның составына 35 кеше кертелгән иде. Күпчелеге – чиновниклар. Соңрак 36нчы әгъза буларак мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин өстәлде. Иҗтимагый активистлардан комиссиядә «Татарстан ата-аналары» берлеге координаторы Илсөя Әхмәтгалиева һәм «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнерлыгы әгъзасы Фәрхәт Фәткуллин гына бар иде. Соңгы икесе яңартылган комиссия әгъзалары исемлегендә юк. Һәм алар бу хакта матбугатта хәбәрләр чыккач кына белгән, дип яза «Азатлык» радиосы (Русиядә «ят агент» дип танылды, эшчәнлеге туктатылды). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия әгъзасы Рамил Төхвәтуллин да органның үзгәртелүен журналистлардан ишетеп кенә белгән, ягъни бу – киңәшләшеп эшләнгән эш түгел.

Яңартылган комиссия составына республиканың төрле районнарыннан укытучылар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре кертелгән. Мәсәлән, Бөгелмәдән мордва теле укытучысы Раиса Иванова, Балтач районының мари һәм удмурт телләрен укыта торган Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев, Казандагы грузиннарның «Сиони» милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе Маринэ Хухунашвили, башкорт Корылтае рәисе Гали Хәсәнов һәм башкалар бар.

«БЕЗДӘ БЕРСЕ БУЛСА, ИКЕНЧЕСЕ КИЛӘ ДӘ ЧЫГА...»

Без комиссияләрдә тормасалар да, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә кулларыннан килгәнне эшләүчеләрдән әлеге хәбәргә мөнәсәбәтләрен белештек. Студент, тел активисты Тәлгать Хөснетдинов элмә такталарда хаталар табу буенча бәйгедә катнашып, Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында 2000нән күбрәк хата табып җибәргән иде. Марат Әхмәтов аңа үз куллары белән бүләк тапшырды. Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе башкарган тагын нинди эш истә калды, дигәч, Тәлгать әдәби бәйгене генә исенә төшерә алды. «Комиссия даими эшли торган орган булмады. Шуңа күрә мин, мәсәлән, анда әгъза булып торуга кызыкмас та идем. Даими орган булса, аның ярдәмендә күбрәк эш башкарып булыр иде. Мәсәлән, татар телен коммерцияле оешмаларга да мәҗбүр итеп кую, әйтик, хезмәт күрсәтүчеләргә мәҗбүри татар телен белү, бланклар-инструкцияләрне татарча эшләү, татарча реклама булдыру. Хәзер шушы комиссиянең үзгәртелүе – Татарстанда татар теле мәнфәгатьләрен бозу. Дөрес, ул даими орган булса, югалту зуррак булыр иде», – дип сөйләде ул.

Тарих фәннәре кандидаты, политолог, дәүләт милли сәясәте һәм милли хәрәкәт мәсьәләләре буенча белгеч Илнар Гарифуллин: «Татарстанда рус теле буенча комиссия төзелүе, татар теле буенча шундый ук комиссиянең юкка чыгарылуы турындагы хәбәр минем өчен көтелмәгән булмады, үз чыганакларым бу хакта узган атнада ук хәбәр иткән иде инде. Соңгы 20 елда барысы да шушы юнәлештә барды, ә алсу күзлектән йөрүчеләргә нәрсәнең нәрсә икәне 2017нче елда, шау-шу тудырган тел низагыннан соң аңлашылды. Күрәсең, бездә рус теленең хәле бик хөрти. Пушкин теле үлеп бара, аны яшь буын белми, белем бирү системасында бу телдә укытмыйлар, ул рәсми кәгазьләр алып барганда да кулланылмый. Ә татар теленең хәле бик яхшы, ул искиткеч үсештә: татарлар күпләп яши торган барлык төбәкләрдә дә бихисап милли мәктәпләр ачылган, татар теле югары уку йортларына да кайтарылган һәм башкалар. Шуңа күрә аңа Татарстанда аерым игътибар күрсәтеп тормасаң да була, шартлы осетин, үзбәк, әрмән һәм башка телләр белән беррәттән өтер аша күрсәтсәң генә дә ярый... Ә җитди итеп әйткәндә, президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен юкка чыгару, аны ниндидер «туган телләр буенча» комиссиягә әйләндерү – бездә «дәүләт төзүче халык теле»ннән тыш бернинди дә дәүләт теле булмавының күрсәткече ул. 2020нче елда Русия Конституциясен үзгәртеп язганда һәм анда «дәүләт төзүче халык» төшенчәсен керткәндә үк әйткән идем, бу – «бер дәүләт – бер тел – бер халык» принцибын тормышка ашыру юлы. Без, татарлар, бу чылбырда кирәк түгел. Тел мәсьәләсе – фәкать сәяси мәсьәлә ул. Белем бирү методикасы, укыту сәгатьләре, культур-мультур һәм башка вак-төяк мәсьәләләр түгел. Болары да кирәк, ләкин болары –икенчел мәсьәләләр. Ә төп мәсьәлә – сәясәт. Телнең статусы, аның җәмгыятьтәге торышы – милләт торышының барометры ул. Шуңа күрә аны фәкать сәясәт ярдәмендә генә хәл итеп була, бу бөтен дөньяда шулай бара. Бу шулай ук татар теленең Татарстандагы һәм Башкортстандагы хәленә дә кагыла», – дигән фикер белдерде.

Шагыйрь, яңа гына табадан төшкән Тукай премиясе иясе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да хәбәргә әллә ни аптырамаган. «Безнең илдә гел шулай була инде ул, аны үзгәртеп булмый. Менә Тукай көне булсын дип бардык, килеп чыкты 6нчы июнь – Пушкин көне. Хәзер икесен дә бәйрәм итә башладык. Берне шулай итә башласак, икенчесе килә дә чыга инде безнең. Болай да инде мөмкинлек булганда, татарга караганда башка милләтләрне беренче чиратта кайгыртып яшибез. Каравон бәйрәмен Сабан туеннан да битәр итеп үткәрә башладык бит бервакыт. Мин бернәрсә әйтмим, башка милләтләрне дә кайгыртырга кирәк, ләкин барыбер үзебезнең республикада, үзебезнең Татарстанда беренче чиратта татарларны кайгыртырга кирәк дип уйлыйм. Комиссия буламы, булмыймы, без башка милләтләрне онытмыйбыз, алар Русия күләмендә дә игътибар үзәгендә инде бер караганда. Ә татар милләте Русия күләмендә ул хәтле үк игътибар үзәгендә түгел бит, әле Татарстан күләмендә без яңа гына үзебезне үзебез күпмедер дәрәҗәдә кайгырта башлаган идек», – дип сөйләде ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии