Күз яшьле бәйрәм

Күз яшьле бәйрәм

9нчы май көнне бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үттек. Мәскәүдә Җиңү парады беренче тапкыр чит дәүләт җитәкчеләреннән башка гына узды. Аның каравы хәрби техника мулдан иде. Кайчандыр күз яшьләре аша шатлану, җиңү яулаган әби-бабайларны хөрмәтләү, «Сугышлар гына булмасын!» дип теләү бәйрәме булган, соңгы елларда сәясәт һәм пропаганданың аерылгысыз элементына әйләнгән парадны быел аеруча каршылыклы хисләр белән күзәттек.

Кызыл мәйдандагы парадта 11 мең кеше, 131 төр хәрби техника, 77 очкыч катнашасы, диелгән иде. Һава торышы начар булу сәбәпле, авиация әзерләгән шоу Түбән Новгородтан кала башка шәһәрләрдә булмый калды. Мәскәүдә болытларны куып таратуга 417 млн сум бүленгән булган (ел башында шул суммага тендер игълан ителүе турында берничә матбугат чарасы язды), һәм кайбер чыганакларга караганда, тендерны отучы килешүдә күрсәтелгән эшләрне башкарган да. Тик ул көнне җиле дә көчле булды бит. Анысын инде куып таратып булмый. Мөгаен, шуңа күрә очкычлар һавага күтәрелмәгәндер. Шулай итеп, 417 млн сум «һавага очкан». Моңа салют бәяләрен дә өстәргә кирәк, алары да миллионнар белән исәпләнә.

Чит ил лидерлары булмавына килгәндә, юбилей елы түгел, шуңа берәүне дә, хәтта Белоруссия президенты Александр Лукашенконы да чакырмадык, дип аңлатты Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Шул сәбәптән генәме икән? Узган ел да юбилей булмады, пандемиядән курку да кимемәгән иде әле, шулай да Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон килде бит.

Хәер, Җиңү парадына чит ил вәкилләре кирәкми дә инде. Алар өчен түгел, үзебез өчен бит ул. Бармак белән генә санарлык калган Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен дә түгел, яшь буын өчен. Узган ел 9нчы майда Ставрополь өлкәсенең Пятигорск шәһәрендә «бәбиләр парады» узган иде. Балалар бакчасыннан 500ләп баланы җыеп, хәрби киемнәр кидереп, кулларына муляж автоматлар тоттырып, мәңгелек ут янында марш атлатып йөрттеләр. Тверь өлкәсендә дә «бәбиләр маршы» булырга тиеш дип хәбәре чыккан иде, матбугатта шаулый һәм социаль челтәрләрдә халык ризасызлык белдерә башлагач, анда булмый калды. Быел да берничә чыганак бакча яшендәге балаларның хәрби киемнән марш атлап йөргән видеоларын чыгарды.

Пандемия сәбәпле ике ел онлайн узганнан соң, «Үлемсез полк» быел урамнарга чыкты. Интернетта таралган видеолардан күренгәнчә, Мәскәүдә узган йөрештә кешеләр Русия әләмнәре тотып, «Ру-си-я» дип кычкырып баралар. Янәшәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның портретларын тоткан кешеләр бармаса, «бу нинди чара соң әле?» дип аптырап калырга да мөмкин. Төмәндә парадта һәм «Үлемсез полк» йөрешендә коммунистик символиканы куллану тыелган, дип хәбәр иткән иде җирле 72.ru порталы. Мэр урынбасары Вера Соловьева: «Бәйрәм йөреше – ул сәяси акция түгел, димәк, анда коммунистик символикага урын юк. Байрак тотып чыгасыгыз килсә, Русия әләмен алып барыгыз», – дип белдергән. Анысы сәясәт булмый, ди. Төмән өлкә думасына КПРФ фиркасеннән сайланган депутат Тамара Казанцева, Җиңү көнен хәзерге өч төсле байрак белән бәйрәм итү бик үк дөрес түгел, Власов үз армиясен нәкъ шундый әләм белән алып барган, дип искә төшереп караган үзе, ләкин бездә аерым вәкилләрнең сүзенә колак салу гадәте юк.

Чынлап та, 2012нче елда Томск журналистлары башлап җибәргән бернинди сәясәтсез тыйнак кына чара иде ул «Үлемсез полк». Теләгән һәр кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан якынының фотосын тотып, ихтыяри рәвештә йөрешкә кушыла алды. Җиңү бәйрәмен «приватизацияләгән» кебек, дәүләт монысын да үзләштерде, үз кагыйдәләрен көчләп такты. Хәзер ел да, фәлән мең кеше катнашты, дип хисап тоталар. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә йөрешкә чыгу – мәҗбүри. Аннары, «эш» беткәч, чүп чиләкләре янында аунап яткан портретлар табыла... Чараны оештырып җибәргән медиа вәкилләре хәтта «йөреш асылын җуйды, безне хәзер бу колонналар белән бәйләп карамагыз» дип белдерү ясарга мәҗбүр булды. Сүз уңаеннан, бу ел башында әлеге журналистлар эшләгән сайтны Роскомнадзор томалады.

Пропаганда чарасы буларак парад та, «Үлемсез полк» та үз эшләрен эшли, билгеле. Әмма тарих, шул исәптән 9нчы майның тарихи асылы һәм хакы онытыла бара. Пропаганданың төп бурычы тарихны өйрәтү түгел, патриотлар тәрбияләү шул. Шуңа күрә хәрби дан шәһәре Таганрогта булган кебек оят хәлләр килеп чыгып тора да инде. 2020нче елда Ростов өлкәсе шәһәрендә социаль-мәдәният үзәгенә ветераннарны 9нчы май белән котлап эленгән баннерга немец танкы һәм елмаешып басып торган фашистлар рәсеме килеп «кысылган» иде. Шау-шу купкач, баннерны тизрәк алып аттылар, үзәк директорының хакимият-хуҗалык эшләре буенча урынбасарына «выговор» бирделәр. Шуның белән шул. Берничә ел элек Пермьдә 9нчы май уңаеннан СС агитплакатында сурәтләнгән немец солдаты төшерелгән календарьлар таратылды. Саный китсәң, шактый ул андый очраклар. Быел үзебезнең Чаллыда да чиновниклар «Габдулла Тукай иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышы» эзләтеп ятты (13 апрель, 2022, №14). Тарихны белүгә караганда, патриот булу әһәмиятлерәк!

Ә Бөек Ватан сугышы ветераннарына нинди мөнәсәбәт икәнен күрсәтү өчен бер мисал гына китерәбез. Пермь краенда акция игълан иткәннәр: 9нчы май көнне ветеранга алай-болай «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк булса, шалтыраткач, операторга «Победа» дигән пароль-сүзне әйтәсе булган. Шулай дип әйтсәң генә бригада тиз арада килгән. Әйтергә онытса йә кисәк йөрәге чәнчеп алгач парольләрне искә төшерерлек хәлдә булмаса, «ашыгыч ярдәм» ашыкмый гына килдеме икән?

Җиңүнең 77 еллыгы билгеләп үтелгән бу көннәрдә сугыш чоры балалары һаман да кимсетелгән хәлдә кала бирә. Аларны федераль дәрәҗәдә танымадылар. Ниндидер өстәмә ярдәм чарасы кертергә мөмкинлек юк, диделәр. Бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән, күбесе 3-4 класс белем белән генә калган, аннары олылар рәтендә эшкә җигелгән хәзер инде әби-бабайлар Путин быел 9нчы май көнне Украинадагы «махсус операция»дә катнашучыларның балаларына вузга бушлай укырга керергә ярдәм итү карарын имзалаганда ниләр кичергәннәрен бер үзләре генә белә.

Федераль закон кабул ителмәсә дә, чарасын тапкан җирле хакимиятләр бар. 2022нче елның февраленә Русиянең 41 төбәге үз җирлекләрендә сугыш чоры баласы статусын һәм аларга билгеле бер льготалар, түләүләр керткән. Татарстанның күрше-тирәсендә – Киров, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Мордовия, Оренбург, Самара, Ульянда – бөтенесендә дә мондый статус бар. Оренбург өлкәсендә, мәсәлән, сугыш чоры балаларының пенсиясенә ай саен 300 сум өстәлә, рецепт буенча дарулар алганда 50 процент ташлама ясала. Башкортстан Корылтае «Сугыш чоры балалары турында»гы Законны узган 2021нче елның мартында кабул итте. 1927нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр туганнарны һәм даими рәвештә Башкортстанда яшәгәннәрне сугыш чоры баласы дип таныдылар. Аларга елына бер тапкыр акчалата түләү, чиратсыз медицина ярдәме һәм стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына чиратсыз юллама алу кебек ярдәм чаралары кертелде. Узган ел акчалата түләве 1000 сум күләмендә иде. Шулай ук сугыш чоры баласы икәнлекләрен күрсәтә торган таныклыклар да тапшырылачак, диелде. Самарада (биредә сугыш чоры баласы дип 1927нче елның 3нче сентябреннән 1945нче елның 2нче сентябренә кадәр туганнар санала) Җиңү көне уңаеннан 1164 сум биргәннәр. Ульянда да бәйрәмгә дип меңәр сум өләшкәннәр.

Шул ук вакытта Татарстан җитәкчеләре, федераль закон булмый торып, бернәрсә эшли алмыйбыз, дип җилкә сикертә. Җирле КПРФ фракциясе тәкъдиме белән, Дәүләт Советы 2016нчы елда ДәүДумага сугыш чоры балалары турында закон проекты җибәреп караган иде. Аны кире кактылар. Узган 2021нче ел азагында җирле ЛДПР вәкиле Эдуард Шәрәфиев шундый ук закон проекты әзерләде. 1928нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 9нчы маена кадәр туганнарга Русиядә яшәү минимумының кимендә 30 проценты күләмендә айлык түләү билгеләргә тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советы хупласа, әлеге проект ДәүДумага җибәрелергә тиеш иде. Ләкин ул Дәүләт Советында ук «төртелеп калды». Проектны тикшергәндә, депутат Светлана Захарова («Бердәм Русия»): «Финанс нигезе һәм чыганагы төгәл билгеләнмәгән», – дип белдергән, дип язды ул чакта «Коммерсантъ». Шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы 1945нче елның 2нче сентябренә кадәр барды, ә «сугыш чоры баласы» дип 9нчы майга кадәр туганнарны гына исәпләргә кушасыз, дип бәйләнгән. Проектны «эшләп бетерү өчен» Шәрәфиевкә кире кайтарганнар. КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов, «сугыш чоры балалары» статусын билгеләмиләр, ә алар бит үлеп бетеп бара, дип федераль хакимиятне тәнкыйтьли башлаган, Фәрит Мөхәммәтшин бүлдергәч: «Алай ярамый! Демократия, дисез. Бернинди демократия юк: монда да, урамда да», – дип, ишекне каты ябып чыгып киткән. Шуннан соң әлеге закон проекты белән нәрсә булып беткәндер, хәбәр-хәтере ишетелмәде.

Сугыш чоры балаларын кайчан да булса бер танырлар ул. Аларны да пропаганда эшчәнлегендә актив кулланып булуын аңлагач эшләрләр моны. Аңарчы сугыш чоры балалары күпме генә калган булыр...

 

ТАРИХ

1945нче елның 9нчы маенда халык сөенечтән урамга, мәйданнарга агылган, күп санлы митинглар җыелган, оркестрлар уйнаган, ләкин парад булмаган. Беренче Җиңү парады 1945нче елның 24нче июнендә генә узган. Баштарак аны май азагында оештырырга ниятләгән булганнар, тик парадның көнен тегү фабрикалары билгеләгән: аларга 10 мең комплект бәйрәм мундиры тегәргә туры килгән, шуңа күрә парад июнь ахырына калган да инде. Истәлекләр буенча, ул көнне коеп яңгыр яуган, шуңа күрә парад авиациядән башка гына үткән.

Шуннан соң парад 20 елга онытылып торган. 1947нче елның 23нче декабрендә СССР Югары советы Президиумы 9нчы майны эш көне буларак кертү турында карар кабул иткән. Ил җитәкчелеге сугышны онытырга һәм дәүләтне торгызу белән шөгыльләнергә кирәк, дип белдергән.

Бары тик 1965нче елда гына Брежнев 9нчы май уңаеннан бәйрәм парады уздыру карары чыгарган. Анда беренче тапкыр Җиңү байрагын – 1945нче елда Рейхстагка кадалган байракны алып чыкканнар.

Өченче парад Җиңүнең 40 еллыгына – 1985нче елда оештырыла. Дүртенчесе – 1990нчы елда. Бу – СССР чорында уздырылган соңгысы була. Советлар берлеге таркалгач, 1994нче елга кадәр парадлар онытылып тора. 1995нче елның 9нчы маенда Мәскәүнең Кызыл мәйданында юбилей парады уза. Шул ук елны кабул ителгән федераль закон нигезендә, 9нчы май илкүләм Җиңү бәйрәме дип игълан ителә, ял көне буларак билгеләнә, ел саен парад уздырыла башлый. 2008нче елдан башлап, Җиңү парады хәрби техника катнашында уза.

Сүз уңаеннан, 2020нче елда пандемия сәбәпле 9нчы майда парад булмый калды. Ул 24нче июньгә күчерелде. Ил җитәкчелеге: «Бу көн очраклы гына сайланмады, 1945нче елда үткәрелгән беренче парад көненә туры китерелде», – дип аңлаткан иде.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

 

Онытмыйк!

Көтмәгәндә өйгә афәт килде,

Дошман безгә сугыш башлады.

Җимерделәр авыл, шәһәрләрне,

Күктән безгә туплар ташлады.

Иелмәде халкым, сыгылмады,

Шартласа да дошман туплары,

«Илем өчен!», «Җиңү өчен!» диеп,

Ил байлыгын бергә туплады.

Илне саклап, совет гаскәрләре

Таптап үтте канлы юлларны.

Истә тотыйк, мәңге онытмыйк

Ул чордагы шомлы елларны!

Сугыш күптән бетте, без җиңдек, дип

Тынычлану һич тә ярамый.

Бездә түгел, күрше дәүләтләрдә

Туп авазы әле дә яңгырый...

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии