Аптыраган – йөдәгән... бу дөньяга

Аптыраган – йөдәгән... бу дөньяга

(уены- чыны)

– Каян кайтып киләсең җил-җил Гөлҗәннәттәй? Кибеттән дисәң, кулыңда бер кәгазьдән башка нәрсә юк. Әйдә, утырып ял итеп ал. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алыйк.

– Кояш кичкә авышканчы, утка-суга түлисе кәгазьләрне алып кайтыйм дип, кибеткә барган идем Йөзлеҗамалкаем. Хәзер җайладылар бит, почтаны ябып куйдылар да, килгән гәҗит-журналларны, квитансаларны атнага бер тапкыр район үзәгеннән килеп, кибеткә ташлап китәләр. Әле ярый кибетче кыз алып калмыйм дип тормый. Менә шуннан квитансаны алып кайтып килешем. Әле ярый аяклар йөрерлек, алар тыңламый башласа, барып та булмас. Утырып зарланышыйк әле...

– Капка төбендәге шушы урындыктан бар үткән-сүткәнне күзәтеп, авыл яңалыкларын, дөнья хәлләрен белеп калмасаң, көн үткәрү авырлашты. Яңалыкларны шушында ишетеп керәм. Ул якка барасыңны белгән булсам, сиңа гына әйтеп җибәрә идем, минекен дә эләктереп кайт әле дип. Күрми калдым киткәнеңне.

– Һәр барган саен, квитансага карап, кәефем генә төшеп кайта. Барган саен яңа бәя куелган квитанса җибәргән булалар. Айлап түгел, атналап арта бит утка-суга, бар нәрсәгә бәяләр. Аптыраган инде...

– Мин дә аптырыйм. Әллә җаваплы түрәләр иртән йокыдан уянгач ук: «Бүген бәяләрне фәлән сумга арттырырга кирәк», – дип уяналар инде. Пенсия акчасын ике процентка арттырсалар, түләү бәяләре унбиш-егерме проценттан артып килә. Пенсияне арттыралар дию белән, тагын ничә процентка хәерчеләнербез инде, дип кайгыра башлыйм. Аны әле телевизордан күпме артканын дөресен дә әйтмиләр. Санап карасаң, нервылана башлыйм... Арттырмауларына да риза, хәтта каршы, бәяләр генә үз урынында торсын!

– Телевизорны ачып та караганым юк, Гөлҗәннәттәй. Карыйсым да килми. Быел менә район гәҗитенә дә язылмадым әле. Аны да эзләп алырга кирәк. Аяклар да сызлап тора. Гәҗитен дә әйтер идем, без яшь чактагы гәҗит түгел инде... Ачып карыйсың да, районда гел бер кеше генә эшли икән дип уйлыйсың. Анда сыер савучы да юк, игенче белән җир сөрүче дә. Бит саен шул берәүнең фотосы чекерәеп тора: ул шунда булган, ул шунда торган. Соң, эшләргә дип сайлыйбыз бит инде башлыкларны, шуңа куелган бит алар. Аштан-ашка йөри торган гына булса эшләре, ниемә кирәк ул җитәкчеләр?

– Әйтмә дә инде, әйтсәң сүз, төртсәң күз. Авылда эш юк, мәктәп ябылды, юллар ташка үлчим. Ничек тә авыл халкын кыенрак хәлдә яшәтергә инде дип уйлыйлар микән үзебез сайлап куйган депутатларыбыз? Һәр чыгарган яңа кануннары халыктан каерып акча алуга кайтып кала. Бер генә чыгарган кануннары да кеше тормышын җайлау өчен түгел. Без яшь чакта депутатларның нишләп утырганнарын да белми идек. Баралар иде, кайтып, җиң сызганып эшкә тотыналар иделәр. Бәяләр дә дистә еллар буе үсү ягына үзгәрмәде. Беренче апрель җитсә, шул-шул товарларга бәяләр төшә дип язып чыгалар иде.

– Шуңа ул көнне теге океан арты мөртәтләре, советларда «җүләрләр көне» бүген дип, бездән көлеп яшәделәр... Көлмәгәйләре, ә без коммунизмда яшәп калдык, шуңа күңел сөенә. Яшьләргә, балаларга авыр заман килде. Дөньясы да тыныч түгел...

– Бер дә җүләрләр көне булмаган ул. Менә хәзер ул, атлаган саен бәя күтәрелеп, «акылын җуйганнар» көне ясап яталар. Әле анысы-анысы, синнән сорамый-нитми, чүп чыгардың дип, авылда акча җыюларына исем китә. Синең белән килешү юк, күпме кеше тору турында белешмә алу юк. Өең тора икән яшисеңме – юкмы, димәк түлә. Чүбең чыгарыламы аны сораучы юк. Ә менә ул чүбем минем үземә кирәк! Чыгарып түккәнем дә юк. Шул җыйган, кирәкмәгән кәгазьләремне җыеп мунча миче тергезеп җибәрәм. Шуңа дип җыя барам. Җәен үләннәрне җыеп тирес ясыйм. Икенче язын бакчама кертәм. Мал тотмагач, анысы да урынында кирәк. Әле улларыма да әйтәм. Анда, шәһәрдә, кәгазьләрегезне ташламагыз, җыеп алып кайтыгыз, мич якканда алар белән бик җайлы ут тергезеп җибәрергә дим.

– Мин әле белми идем, теге шәһәрдә торган Гайшәнең ялгыз өе буш тора бит. Шул Гайшә авылга җәй көнендә генә кайтып, бакчаларына бәрәңге утырта да шәһәргә китә. Әнә шул да ай саен ел әйләнәсенә чүп ташлаган өчен акча түли икән. 

– Аның кайтып күренгәне дә юк шул...

– Моннан унбиш ел элек үлгән ире кайтып чүбен чыгарып йөриме әллә дип уйлыйм инде. Сайлау вакытында берәү, комиссиядә утыручы кызлардан килеп сораган бит, иремне күрәсем килә, сайлау саен кайтып, сайлап китә, дигән. Аймыл булышабыз ахыры. Бик күрәсем килгән иде, нык сагындым үзен. Быел сайладымы әле, көтимме? Шуның кебек, Гайшәнең ире дә чүбен ай саен кайтып чыгарадыр. Булмас димә, дөнья бу.

– Андый йортлар ярты авыл. Барысының да балалары да кайтмасалар да түлиләр. Шаккатарсың бу депутатлар чыгарган кануннарга. Халыкны кычкыртып чишендерүнең бер гамәле инде бу. Башка сыя торган хәл түгел. Акча дигәндә, теге дөньядан да урын өчен дип ләхет акчасын соратып алырлар... Квитансадан күренгәнчә, җыелган акча да, башка өлкәгә китә икән әле. Әнә кара...

– Шулай икән шул. Аның турында уйлап караган да юк иде. Нигә алай икән? Үзебезнең җитәкчеләр чүптән миллионнар эшләрлек хәлдә түгелме икән-ни, әллә чүп белән бәйләнмибез диләрме икән?

– Анысын әйтә алмыйм. Чүп реформасы илдә барып чыкмаган икән, банкротлыкка чыккан икән диләр, дөрес булса. Бәлки шулайдыр. Безнең Татарстан иң күп хезмәт хакы алучы өлкәләрнең берсе икән бит. Уртача 85-90 мең сум диләр. Вак-төяк акча белән ник санлашсыннар ди.

– Ярый, көлдермә Йөзлеҗамалкаем. Безнең балалар да көне-төне эшләп йөри, күпме алганнарын белеп торам... Серләребез башка көнгә дә калсын. Кайтыйм әле, кәҗәкәем дә көтеп алҗыгандыр, кая югалды бу, биләмче карчык дип үпкәләп торадыр... 

– Хуш, киләсе баруыңда кагыл тагын, җырлап утырган самавырым артында серләшергә язсын, Гөлҗәннәттәй.

Нәфис ӘХМӘТ,

 Азнакай шәһәре

Комментарии