Татар башын татар ашыймы?

Татар башын татар ашыймы?

Арчадан Нурия Хәкимова, җәмгыятьтә үз урыны булган, әмма, сирәк языла торган шикаятьчелек темасын күтәреп бик яхшы эшләгән. Мәкаләсе, зыян күргән кешеләрнең исемнәрен атавы һәм фактларга нигезләнүе белән көчле. Афәрин! 

Һәркемнең үз фикере дип, бәлки уку белән генә дә чикләнгән булыр идем, әгәр, «Йә, әтине халык дошманы булуда, аттыруга хөкем итүдә Сталинның ни катнашы бар?!» дигән җөмләсе булмаса... Ул кара исемлекләрне Сталин төземәгән бит!» Иң аянычы шул: «Татар башын татар әле дә ашый»... дип мәкаләсен йомгаклап куйган. Дөресен әйтим, соңгысы милләтебезгә ясин чыгуга тиң тәэсир калдырды миндә. Авторның бераз хаклы булуын танысам да, авыр кабул иттем бу вердиктны. Ә бит, аның кебек берьяклы гына уйлаучылар, милләттәшләребез арасында шактый. Сер түгел, безнең Өлкәннәр клубының яртысын тәшкил итә алар. Әле ярый, Нурия ханым кемнәрдер, кайчандыр уйлап чыгарган, татар барда хәтәр бар, чакырылмаган кунак татардан яманрак кебек әйтемнәрне кулланмаган. Татарлар тәмуг казанында кайнаганда да, чыгарга тырышучы булса – сөйрәп төшергәннәр, дип өстәмәгән. Тагын да кырысрак, өметсезлек чоңгылына ташлар иде укучыны.

Уйлап куйдым: их, бу темага анкета сораштыруы үткәрелсә, хакыйкатькә якын чынбарлыкны белер идек дим. 

Үзем аңлаган сәбәпләрен ачмыйча, һәр халыкта бар шымчылар, әләкчеләр, шикаять язучы адәмнәр дип, бу язмага нокта куйсам, проблемадан качу, Нурия ханым белән тулысынча килешү булыр иде. Шуңа күрә татарымны яклап, бу проблемага үз карашымны белдерим, дип, кайтаваз язарга булдым.

Шикаятьчелек, нигездә тормышның бөтен якларын контрольдә тотучы тоталитар режим һәм хакимият диктатурасы шартларында барлыкка килә. Адәм баласының матди хәленә һәм тәрбиясенә, сәяси кысанлыкка, гражданнар җәмгыятенең булмавына бәйле күренеш буларак, минемчә. Сталин чорындагы репрессияләр мәхшәре моңа кире кагылмаслык дәлил. Җитәкчеләр белә: илдә нинди генә система булуга карамастан һәр коллективта «колакка пышылдаучы» була. Кемдер мондый кешедән файдаланып идарә итә, яисә бөтенләй игътибар итми. Нәтиҗәсе төрлечә булырга мөмкин. Чама югалса – коллектив таркала да, үз эшен тотрыклы дәвам да итә ала. Җитәкченең акылы, әхлаки һәм тәҗрибә дәрәҗәсенә бәйле бу. 

Урта гасырларда Ауропада, инквизиция чорында дини көрәш байрагы астында кылынган вәхшилекләр турында укып беләбез. Санкт Петербургның Казан соборындагы религия музеенда шул вакыттагы җәза кораллары бар. Фашистлар Германиясендәге концлагерьлар, СССРдагы ГУЛАГ, Коммунизм төзегәндә Кампучиядә өчтән бере кырылган халык һәм башкалар турында әйтеп бетерерлек түгел. Власть башында торучылар эзәрлекләү һәм әләкләү системасы оештырган, күпләр гаепсезгә җәзаланган, кемнәрдер гаепсезгә җаны белән хушлашкан. Мисалга, СССРда репрессияләрне тормышка ашыручылар: Ягода, Ежов, Берия кебек үзләре дә тора бара юк ителгәннәр. Сталинны агулаганнар дигән фикерләр яши. Хакыйкать шундый. Мондый системаны тудыручылар халыкны гына түгел, үзләрен дә аның колына әверелдергәннәр. Әлбәттә, әле саналган яман эшләрдә шымчылар һәм әләкчеләр бик яхшы файдаланылган.

Үз каланчамнан торып, тагын да киңрәк тукталасы килә жалу язучылык феноменына, халыкның менталитетына, ягъни дөньяга карашы, фикерләү рәвешенә бәйләп. Ул бик күп сәбәпләргә бәйле рәвештә гасырлар буена формалаша. Мин бу хакта «Дилетант фәлсәфәсе» дигән күләмле язма башлаган идем. Көчем җитми, белемем чамалы, дип моннан 5 ел элек 19нчы биткә җиткәч тукталып калдым. Шуның татар халкына кагылышлы өлешен бәян итсәм, бәлки күп нәрсәләр ачыкланыр.

Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсенә, чорына, табигый, икътисади һәм сәяси шартларга, мәдәниятына бәйле рәвештә милләтнең менталитеты, һәрвакыт үзгәреп тора. Ләкин нигезе саклана. Бүгенге буынның карашларын, Болгар, Алтын Урда, Рус империясе, Совет чорлары белән тәңгәлләштереп булмый. Бу акрын баручы процесс. Бик күпләрнең Совет чоры йогынтысыннан арына алмыйча иза чигүе күз алдында.

Туксанынчы еллар башында татар халкының суверен дәүләт төзү омтылышы булды. Димәк, иреккә омтылу хисе ерак чорларда формалашып, милләтебездә генетик рәвештә саклана дияргә нигез бар. Шәхси тырышлык, дәүләт җилкәсенә атланмыйча үз гаиләсен ныклы итәргә омтылу, хөсетлекне авызлыкларга тырышу, матди һәм рухи юнәлештә үзара ярдәмләшү, Ислам дине кушканча гаделлеккә омтылу, югары әхлаклы буын тәрбияләргә тырышу халкыбызга хас асыл сыйфатлар. Бу сыйфатлары аеруча мул пассионар (дәртле) шәхесләрнең критик хәлләрдә калкып чыгып, лидерлыкка дәгъва итүе киләчәккә өмет уята. Моңа сөенергә, аларны саклый һәм яклый белергә, ишәюләре өчен шартлар тудырырга кирәк.

Беррәттән, барлыкка килгән тискәре сыйфатларыбызны да күрсәтү тиештер бу очракта, тора-бара арыну юнәлешендә эшләү өчен. Мәсәлән, яуланып алынып дәүләтчелеген җуйган халык булу сәбәпле, үзебезне икенче сортлы халык итеп хис итү, ягъни кимлек касәфәте (комплекс неполноценности) бар бездә. Җитәкчеләргә куштанлашу, уңышка ирешкән кешеләргә карата хөсетлек, Ислам дине тәрбияләгәнчә, булганына шөкер итү, язмышка буйсынучан пассивлык та хас. Даими рәвештә хакимияттән җәберләнү, көчләп чукындырулар һәм асыл, гаярь, белемле шәхесләребезнең башын кисеп торулар нәтиҗәсендә халкыбызда куркаклык һәм үзенә йомылу гадәте дә тамыр җәйгән. Иң начары, милләтебез кире сайланыш (отрицательный отбор) үтеп, әлеге тискәре сыйфатлар тагын да арткан. Җитәкчеләрдә генә түгел, гади халыкта да Үзәк хакимлеккә һәм зур милләт кешеләренә лояльлеген, уңай карашын, буйсынуын сиздереп тору гадәте каныбызга сеңгән. Бу шартларда, үзеңнең һәм гаиләң иминлеге хакына саклану инстинкты тагын да көчәйгән. Нәтиҗәдә, шактый кешедә җирле җитәкчеләргә ялагайлану һәм куштанлашу тамыр җәйгән. Инде әйткәнемчә, шушы тискәре сыйфатлары аеруча көчле булганнар, үч алуга һәм файдага өметләнеп, жалу язучанлыкка керешә. Ә диктатураның нигезе – хакимиятнең көч структуралары. Ул кызыксындыру чаралары кулланып, халык яшәешен ныклы контрольдә тоту өчен шул жалучылардан бик оста файдаланганнар. Бу күренеш Сталинның тоталитар системасы шартларында массачыл төс алып, репрессияләрне туендырып торучы вәзгыяткә юл ачкан. Милләтнең сәяси яктан берләшә алмавы, оппозициягә кушылырга куркуы, гражданнарның үз фикерен тирән яшерүе дә шуннан килә. Аеруча укымышлы, фикерли белгән кешеләрне үзара каршылыклы ситуациягә кертеп изгәннәр. Мәсәлән, Хәсән Туфанны гаепләп Язучылар берлегеннән чыгаруда, соңрак үзләре репрессия корбаны булган Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми һәм Фатыйх Кәримнәр активлык күрсәткән дигән мәгълүмат бар. Шул чорның кайтавазына (Сталин чоры булмаса да) бер мисал: моннан дистә ел элек Тукай премиясе лауреаты, Академик, Гаяз Исхакыйны илгә кайтаруда зур хезмәт куйган, Мирас журналының баш редакторы Миннәхмәт Сәхаповның гаепләнүе истә. Тиккә генә 63 яшендә вафат булмагандыр. Монысында, инде мәрхүм ике язучыбыз аны Язучылар берлегеннән чыгару өчен нык тырышкан диләр. Беррәттән, «Ак кәгазь ник карала» дигән китапны да телгә алырга була. Әле генә, «Бизнес онлайн» газетасы битләрендә Альфред Бустанов та Тукаебыз бакчасына таш атарга җөрьәт итте.

Дөресен әйткәндә, югары оешмаларга әләк язучылар, репрессия елларыннан соң да булды, әле дә бар. Шөкер, алар Сталин заманындагы кебек хупланмыйлар. Шушы темага язылган «Чәнечкеле Чәчкә» дип аталган хикәям бар. Андагы геройны районда беләләр, ул фамилиясен куеп жалоба язучы, минем белән өч ел күршеләр булып яшәгән укытучы ханым. Минем өстән партком секретаре булып эшләгән вакытта язылган ике жалобасы Халык Контроле рәисе тарафыннан килеп тикшерелде. Әмма расланмады. Шуңа карамастан, мин аны хикәямдә гаепләп язмадым. Чөнки, шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып язмый иде ул. Партиягә фанатларча бирелгән коммунист булды. Ул җәмгыятьне алга җибәрү, җитәкчеләрнең гадел яшәвен, тырышып эшләвен теләп язды. Андыйлар табигатьтәге кебек, санитар вазыйфасын үтиләр. Илдә оппозиция, бәйсез мәгълүмат чаралары булмау жалоба язучыларның шундый төрен барлыкка китерде, ихтыяҗ буларак. Сер түгел, җитәкчеләр генә түгел, гади кешеләр дә урлады ул заманда да, хәзер дә урлыйлар. Аерма шунда, берсенеке колачка сыймаслык, икенчесенеке бүреккә сыярлык. Бер район башлыгының җитәкчеләр белән булган җыелышта: «Бүген любоегызга орден биреп була, любоегызны рәшәткә артына тыгарга мөмкин, эшләгез!» – дигәне истә. Шәхси милекчелек хисе һәр кешедә дә булуын инкарь итеп булмый. Хикмәт, бу хисне яңа кануннар кыршавына алып, 70 проценты дөрес, 30 проценты дөрес түгел, дип Маозизмнан баш тарткан Кытайдагыча нәтиҗәле файдалануда. Ә бездә, НЭП еллары эффектлы күренсә дә, халыкны яңадан коммунизм казармасына куып керткәнбез. Хәзер җитмеш ел үтеп, Сталинизм капкыныннан котыла алмыйча иза чигәбез, халыкның «искегә тимә, исең китәр» дигән гыйбарәсен онытып.

Мәкаләне гадиләштерү өчен, үз тормышымнан мисаллар тагын китерим әле. Районның баш ветеринары булып эшләгәндә Казанга отчет белән баргач, начальник урынбасары үзенә чакырып кертте. Коллектив исеменнән минем өстән жалоба килгән икән. Бик озак һәм әйбәт игәүләде урынбасар, язылганнарны кире кагып дәлилләр китерсәм дә. Ә начальник җиңел хәл итте: «Эшли башлаганыңа ярты ел да узмады, сәлам хатлары килә башлады. Мөгаен, коллективта тәртип сала башлагансыңдыр», – дип, көлде генә. Аңлатма яздым да, эш шуның белән бетте. Биш ел эшләгәч тагын жалоба. Прокуратура юлын хәйран таптарга туры килде, зурдан кубып сөйләрлек гаебем булмаса да. Зыяннан да файда таба торган гадәтемә тугры калып, бу хакта да хикәя язып, китабыма керттем. Бер дустымның, безнең илдә җитәкче булып эшли башлавыңның икенче көнендә үк гөнаһларың туплана башлый, ә аларны махсус кенәгәдә туплый торалар, кирәге чыкса – куллану өчен, дигәне истә. Кыскасы, язылган кануннарга гына түгел, «язылмаганнарына» буйсынмасаң да, эшең бармаска мөмкин. Коррупциягә җирлек шулай туа. Аның котырып узмавы өчен системага төрле ысуллар кулланырга, шул исәптән жалоба язучылыкны да хупларга туры килә.

Сүз дә юк, гади халык җәмгыятьнең тотрыклы, иртәгесе көнгә ышанычлы булуын, кибетләрдә бәяләр артмавын, үзенә карата гадел караш, яхшы хезмәт хакы һәм зур пенсия алуын тели. Моның өчен аны гаепләргәме? Юк әлбәттә. Интеллигенция вәкилләре дә шуны ук тели бит. Ә гади халыктан аермалы буларак, ул ил яшәеше, үз милләте өчен үзен җаваплы саный. Моның өчен илдә бара торган уңай үзгәрешләр өчен куана, тискәре яклар өчен борчыла. Илдә җәелгән коррупция күренешләренә эче поша, сайлаулар гадел үткәрелмәсә дә, милләтенең сан һәм сыйфат ягыннан китылана баруын да рухы кабул итми, һ.б.лар... санап бетерерлек түгел. Шуңа күрә, илдә гаделлеккә омтылышлы вәзгыять, хакимияткә оппозициядә торучы көчле партия булуын тели ул. Илдә демократик принципларны алга сөргән, Конституция таләп иткәнчә Башкаручы хакимият, Парламент һәм Суд арасында балансланган, бер-берсен контрольдә тотучы мөнәсәбәт, илдә ирекле Мәгълүмат чаралары булуын тели. Фәкать шундый шартларда гына үз иҗаты белән ил үсешенә өлеш кертүенә ышана. Фәкать шундый шартларда гына гражданнар җәмгыяте барлыкка килеп, жалоба язучыларга ихтыяҗ кимиячәген аңлый.

Нурия ханым, безгә сак булырга кирәк, Сталин заманын аклап һәм сагынып чакырып кайтармыйк! Аллаһ сакласын! Дәвамы бар, дип язгансың. Бәлки, алга таба фикерләребез тәңгәлләшер?

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Байлар Сабасы 

Комментарии