- 16.01.2026
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Дәүләтнекендә эшләсен! Медицина югары уку йортын тәмамлаучылар өч ел дәүләт оешмасында эшләргә мәҗбүр булачак. Теләмисең икән – укыганың өчен акчаны дәүләткә кайтарасы! Өстәмә штрафы да бар әле. Русия Президенты Владимир Путин шундый законга кул куйды. Ул 2026нчы елның 1нче мартыннан үз көченә керәчәк.
БУШЛЫКНЫ КАПЛАМАКЧЫ
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген илебездә 29 меңгә якын табиб җитми. Татарстан исә 1700 белгечкә кытлык кичерә. Исемлектә терапевт, педиатр, ашыгыч ярдәм хезмәте табибы, анестезиолог-реаниматолог, онколог, инфекционист, психиатр һәм патологоанатом да бар. Нигездә, яңа закон ил күләмендәге шул проблемадан котылырга ярдәм итәргә тиеш. Һәрхәлдә, түрәләр шуңа ышана.
Документтан аңлашылганча, медицина вузын тәмамлап, ординатураның бюджет бүлегенә укырга кергән студент максатчан килешү төзи. Аның нигезендә ул, өч ел мәҗбүри дәүләт медицина оешмасында эшләргә тиеш була. Билгеле бер сәбәпләр аркасында өч елын эшләп бетерә алмаса, яшь белгечкә аның укуы өчен бюджеттан түләнгән акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Шуңа өстәп, әле шул акчадан ике тапкыр зуррак суммада саллы гына штраф та түләргә тиеш булачак.
Закон проекты расланганчы, дәүләт медицина учреждениеләрендә бары тик бюджет бүлеген тәмамлаучыларны гына эшләргә (яңа терминология буенча – остазлык узарга. – Авт.) мәҗбүр итәчәкләр дигән өмет бар иде. Монда мантыйк бар, чөнки дәүләт синең укуың өчен түли, димәк, син дә рәхмәт әйт – дәүләтнекендә эшлә. Ә инде уку өчен үзең түләсәң – дүрт ягың кыйбла. Әмма депутатлар бюджетта һәм түләп укучыларны аермыйча, закон проектын раслады. Шулай ук мәҗбүри остазлык турындагы кануннан фармацевт һәм стоматологларны чыгарачаклар дигән өмет бар иде, чөнки дәүләт учреждениеләрендә алар өчен урыннар җитәрлек түгел. Әмма мондый искәрмә ясауны кирәк дип тапмадылар. Хәер, бәлки, фармацевт һәм стоматологларга уңыш елмаер һәм кадрлар агымын тизләтү өчен остазлык вакытын кыскартырлар, яки аларга гомумән артык игътибар бирмәсләр. Күренгәнчә, барысы да сәламәтлек саклау министрлыгының ихтыярына бәйле, ул бер сәгать эчендә үзгәрергә мөмкин.
Саннар алдамас: медицина университеты популяр белем бирү оешмасы рәтендә булса да, рәсми статистика буенча, медицина югары уку йортын тәмамлаучыларның 35 процентка якыны йә хезмәт хакы югарырак булган шәхси клиникаларга китә, йә белгечлеге буенча бөтенләй эшләми.
Әлеге реформаның төп максаты – студент-табибтан чын табиб ясау. Табиб булырга укыйсың икән, диплом алганнан соң, ким дигәндә, өч ел үз белгечлегең буенча эшлә. Алдан ук зур өметләр багларга ашыкма: өмет һәм хыяллар турында бары тик шул өч елыңны эшләп бетергәч кенә уйлый алачаксың.
Кабатлану булыр, тик әйтик: диплом алганнан һәм беренчел аккредитацияне үткәннән соң, өч ел дәвамында яшь табиб дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау учреждениесендә остаз күзәтүе астында эшләргә тиеш була. Өстәвенә, аларны максатчан килешү төзергә этәрәчәкләр. Монысы исә тагын да җитди чикләүләр куя, чөнки укуны ташларга ярамый дигән сүз. Моннан бигрәк, барлык табиб һәм шәфкать туташларына максатчан укыту турындагы килешүгә кул куярга туры киләчәк. Моңа кадәр дәүләтнекендә эшләү бары тик максатчан килешү төзегәннәргә генә кагыла иде. Хәзер барысы да эшләячәк – бюджетта укучылар да, түләүледәгеләр дә.
Шунысы мөһим: ординатурага бару мәҗбүри гамәл түгел. Ләкин ординатурада уку тар табиб белгечлеге, әйтик, кардиолог, невролог, гинеколог һ.б. дипломын алу өчен кирәк. Ординатурасыз бары тик участок терапевты, участок педиатры, гомуми практика табибы яки кабул итү бүлеге табибы булып кына эшләргә мөмкин. Карьера һәм хезмәт хакы мөмкинлекләре шулай ук түбәнрәк. Хәер, әлеге реформа тар табиб белгечлекләрен киметүгә тагын бер адым кебек кабул ителә.
Максатчан килешү буенча эшләмәсәң, ике уку бәясе күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Дөресен генә әйткәндә, штраф чаралары һәм санкцияләр турында законда әнә шулай дип язылган, ә менә социаль ярдәм чаралары (торак белән тәэмин итү, яшь белгечләргә лаеклы хезмәт хакы һ.б.) берничек тә билгеләнмәгән. Чыбыркысы бар, прәннеге күренми әле.
ҮТКӘНГӘ КАЙТАБЫЗ?
Әлеге закон проекты чалбарны баш аркылы кия. Ник дигәндә, табиблар кытлыгы проблемасын юкка чыгарыр өчен, аларны мәҗбүри эшләтү турында түгел, ә бәлки, хезмәт хакларын арттыру хакында уйланырга кирәктер? Закон кабул ителгәннән соң, социаль челтәрләрдә медик студентлар, укуларын дәвам итүдән баш тартып, ак халатларын демонстратив рәвештә сала яки универны ташлаулары хакында хәбәр итә башладылар. Алар әлеге закон нигезләмәләрен «яңа крепостнойлык» һәм «СССРны кайтару»дип атый.
Законны тәнкыйтьләүче күп кенә шәхесләр түләүле нигездә белем алган чыгарылыш елы студентларын якларга тели. Законның кабул ителү максаты – Русия Сәламәтлек саклау системасында кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү, дип күрсәттеләр. Төп мантыйк шундый: дәүләт студентлар өчен уртак казаннан акча түли икән, димәк, ул студентлардан уртак файда хакына эш таләп итәргә хаклы. Әмма бу мантыйкка коммерция нигезендә белем алучы студентлар тулысынча сыешмый.
«Бюджеттагылар өчен дәүләт түли. Түләп укучылар – үзләре. Болай булгач, 3 ел эшләп бетергәннән соң, коммерция бүлегендә белем алучылар үзләренә үк укыганнары өчен акчаны кире кайтарырга хокуклы була түгелме?» – дип яза студентлар социаль челтәрләрдә.
Яңа канунны хуплаучылар да юк түгел, билгеле. Алар совет тәҗрибәсе турында искә төшерә һәм бигрәк тә бюджет хезмәткәрләренең дәүләткә ачыктан-ачык бурычлы булуына ишарә ясый. «Ә моңарчы сез кайда эшләргә җыенган идегез, шәхси больницалар һәркемгә дә җитми бит», «чын табибларга бу закон берничек тә комачауламый», «китсеннәр, киләсе елга бюджет урыннары күбрәк булачак», – дип яза алар.
– Элек билгеле бер хастаханә белән килешү төзергә мөмкин иде, һәм чыгарылыштан соң, анда 5 ел эшләргә тиеш идең. Хәзер андый мөмкинлек юк. Кайсы больницага җибәрерләр – монысы билгесез. Ерак районга яки кечкенә шәһәргә җибәрсәләр, бу – тормышыңны тулысынча үзгәртәчәксең дигән сүз. Ә бүгенгәчә корган планнар аяк астына салынып таптала түгелме? – ди Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетында белем алучы Нәргизә Галиева (исеме үзгәртелде. – Авт.). – Студент-медиклар болай да зур стресс кичерә, зур йөкләнеш шартларында укый, чөнки алар үзләрендә нинди җаваплылык ятуын яхшы аңлый. Ә хәзер безне гади хокуктан: үз киләчәгебездән, үз планнарыбыздан мәхрүм итәләр. Әгәр яшь белгечләргә лаеклы хезмәт хакы ышандырган булсалар, яңа закон мондый тәнкыйтькә дучар булмас иде.
ФИКЕРЛӘР
«Российская газета». Татьяна Соломатина, РФ Дәүләт Думасы депутаты, сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары:
– Әгәр кеше табиб булырга тели икән, димәк, ул бу һөнәрне аңлы рәвештә сайлаган. Закон проектын кабул итү аны иректән мәхрүм итми, ә күбрәк тәҗрибә туплавын тәэмин итә. Әгәр кеше һөнәр белән кызыксынмаса, ул бернинди законсыз да җәмгыять көткән белгеч булмаячак. Әлбәттә, табиблар дәүләт клиник хастаханәләрендә яки җиһазсыз төбәк больницаларында түбән хезмәт хакына эшләргә теләми. Бу бурычлар да сәламәтлек саклау системасында хәл ителә. Без кичә генә диярлек комитетта 2026-2027нче елларга бюджет проектын кабул иттек. Авыр вәзгыятькә карамастан, бу мәсьәләләрнең күбесе ябык һәм акчалар бүленгән.
«Ватаным Татарстан». Айрат Фәррахов, Русия Дәүләт Думасы депутаты:
– Яшь белгечләр, һичшиксез, дәүләт оешмасында мәҗбүри эшләргә тиеш. Бүгенге шартларда мәсьәләне хәл итүнең башка юллары юк. Өстәвенә, ул үзенә билгеләнгән остаз күзәтүе астында эшләячәк. Димәк, сайлаган һөнәрендә үзен сынарга, тәҗрибә тупларга да җиңелрәк булачак. Әлеге яңалык сәламәтлек саклау тармагындагы кадрларга кытлыкны бетерә алырмы-юкмы – анысын инде вакыт күрсәтер. Бездә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә шул ук хәл. Минемчә, бу – системалы проблема. Аны хәл итү өчен яшь белгечләрне дәүләт оешмаларында мәҗбүри эшләтү генә җитми. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру, административ басымны киметү һәм башка чаралар күрү мөһим.
«mk.ru». «Ordinatura.org» проекты җитәкчесе Владислав Ледовский:
– Мәктәп укучысын күз алдына китерик. Ул акыллы, укымышлы, хезмәт сөючән, олимпиадаларда гел җиңү яулый. Ниндидер мизгелдә ул фәкать биология, химия яки IT өлкәсен сайлап, медицинаны икенче планга күчермәс дип әйтә алмыйбыз. Иң перспективалы егет-кызлар медкөллият яки медвузларга керергә ашыкмаячак. Яңа нормалар дәүләт сәламәтлек саклау системасында кадрлар кытлыгын өлешчә хәл итәргә сәләтле, әмма бу кыска вакытка гына. Шуны истә тоту мөһим: бу урыннарга яхшы белгечләр киләчәк дияргә бик иртә әле.
«Новые известия». Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Алексей Куринный:
– Лаеклы хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин итү гарантияләреннән башка, яшь белгечләр эшләп бетергәннән соң, барыбер эшкә урнашуның башка юлларын эзләргә мәҗбүр булачак: шәхси клиникалардамы яки чит илләрдәме. Бу дәүләт сәламәтлек саклау системасыннан кадрларның китүен көчәйтәчәк һәм бигрәк тә төбәкләргә зыян салачак. Икенчедән, максатчан килешү кысаларында реаль социаль гарантияләрдән башка мәҗбүри эшләү, асылда, чыгарылыш укучыларын эш бирүчегә бәйләп куя.
САННАР
Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, табибларның уртача хезмәт хакы 66 мең сумга тигез. Аңлашыла ки, бу мәгълүматлар чынбарлыктан бик нык аерыла, чөнки һәр төбәктә бу саннар төрлечә. Мәсәлән, Калининград өлкәсендә табибларның уртача айлык кереме – 63 981 сум, Краснодарда – 66 728 сум, Байкал арты краенда – 67 059 сум, Чукотка автоном округында – 120 669 сум. Ә 2025нче елда Татарстанда табибның уртача айлык хезмәт хакы 74 449 сумга тигез булды.
Русиядә табиблар өчен хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидер булып Сахалин өлкәсе тора. Төбәктә медикларга 150 мең сумнан артык хезмәт хакы тәкъдим итәргә әзерләр.
Чит илләрдә табиблар иң югары керемле һөнәр ияләреннән санала. Әйтик, АКШта медицина хезмәткәрләренең оклады аларның белем дәрәҗәсенә бәйле һәм ел саен арта. Америка табиблары бер ел эчендә якынча 276311 доллар эшли ала. Керемнең максималь дәрәҗәсе булган табибларның рейтингы даими үзгәрә, ләкин аңа еш кына хирург-ортопедлар (526385 доллар), кардиолог (454 000 доллар), пластик хирурглар (433000 доллар) керә.
Европада табиб – шулай ук абруйлы һәм түләүле эш. Мәсәлән, Чехиядә – 14500 евро, Австриядә – 36000 евро, Германиядә – 75000 евро алалар. Барыннан да бигрәк анестезиологлар, хирурглар, кардиологлар алгы сафларда.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии