- 16.04.2022
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2022, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Еллар узгач, үзенең иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышын эзләтәселәрен белгән булса, Габдулла Тукай чиновникларга багышлап нинди сатира әсәре иҗат иткән булыр иде икән?..
«БЕЗ ТАРИХНЫ БИК ӘЙБӘТ БЕЛӘБЕЗ»
Дәүләт хезмәтендәгеләрнең хаталы сүзләренә, сәер гамәлләренә, мәгънәсез чыгышларына, аннары тагын да мәгънәсезрәк итеп акланырга тырышуларына аптырамаска да тиешбез кебек инде. Юк шул, булмый. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе яшь рәссамнар өчен «Тукайның тасвирлы дөньясы» (бу – безнең тәрҗемә, нигезләмәдә урыс телендә генә язылган – «Образный мир Тукая». – Ф.М.) дип аталган V Республикакүләм сынлы иҗат конкурсы игълан иткән. Төп темасы – «Тукай әсәрләрендә Ватанга мәхәббәт». Сүз дә юк, актуаль тема тапканнар. Тукае да бар (елга бер тапкыр, апрель аенда барыбыз да бөек шагыйрьне искә төшереп алабыз), Ватаны да (патриотик тәрбиягә икеләтә игътибар бирелгән заман икәнен онытмыйк). Ләкин ике куянның (ә бәлки, өч куянныңдыр – тиздән Җиңү бәйрәме дә җитә бит) койрыгын тотабыз дип, артыгын тырышып ташлаганнар. Нигезләмәдә бәйгегә дип әзерләнгән эшләрдә Тукайның тормыш юлы, әсәрләрендәге туган якка мәхәббәт һәм (игътибар!) Бөек Ватан сугышы темасы чагылышы урын алырга тиеш, диелгән. Конкурсны гамәлгә куючылар бер фактны гына онытып җибәргәннәр (әллә белмәгәннәрме?): Габдулла Тукай Бөек Ватан сугышы башланырга 28 ел кала – 1913нче елда ук вафат булып өлгергән шул инде.
Бу нинди хәл икән, дип аптыраган ата-аналар конкурсның нигезләмәсен сhelny-biz.ru редакциясенә юллаган. Документны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Кәрәмиев, 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхуллова, Чаллы сәнгать көллияте директоры Татьяна Спирчина һәм Русия Рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы идарәсе рәисе Ленар Әхмәтов имзалаганнар. Ничә кеше кулыннан үткән, берсе дә «Тукай иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышы» дигәнгә аптырамадымы икәнни? Әллә нәрсә имзалаганнарын да карап тормаганнармы? Хәер, наданлык белән ваемсызлык арасында сайлануга калгач, күңелле түгел инде.
Дөрес, нигезләмә матбугатка таралып, форумнарда чиновникларны тарихны белмәүдә гаепләү киткәч, конкурсны гамәлгә куючылар акланырга тырышты. «Узган ел балалар, нигездә, Тукай әкиятләрен ясаган иде. Быел юнәлешне үзгәртергә һәм патриотлык темасына кагылырга, балаларның әсәрләре аша Ватанга мәхәббәтне күрсәтергә булдык. Конкурсның нигезләмәсен төзегәндә очраклы «опечатка» киткән. Без мөһим теманы күтәрергә, Бөек Ватан сугышы елларында Тукай мирасы турында сөйләргә теләгән идек, ләкин хата тискәре нәтиҗәгә китерде. Без тарихны бик әйбәт беләбез, аны оныту кыен. Сугыш елларында Тукай күпләрнең кумиры булган. Шагыйрь турында шигырьләр һәм мәкаләләр татар телендә чыга торган фронт газеталарында басылган. Тукайга мөнәсәбәтнең нинди булганын Бөек Ватан сугышында катнашкан әдәбиятчыларның, композиторларның, китап графикасы ясаучыларның һәм башкаларның иҗатларында күреп була. Без балаларга менә шуны җиткерергә теләгән идек», – дип аңлатма биргән сhelny-biz.ru сайтына документны имзалаган кешеләрнең берсе – 1нче сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхуллова. Аның әйтүенчә, соңрак хатаны күргәннәр һәм нигезләмә текстына төзәтмәләр керткәннәр, төзәтелгән вариантын җибәргәннәр. Ләкин хаталы вариант әти-әниләрнең кулына барып кергән булган инде. Редакция яңартылган нигезләмәне дә чыгарды. Анысында Тукай иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышы турындагы өлеш төшереп калдырылган.
Сәнгать мәктәбе директорының урыс телендәге шәрехләмәсендә «опечатка» дигән сүзне махсус тәрҗемә итмичә бирдек. Әллә без генә аңлап бетермибезме дип, урыс теленең аңлатмалы сүзлеген дә ачып карадык. «Опечатка» текстны басканда ялгыш киткән хата, гадәттә хәрефләрнең урыннарын бутау, диелгән. «Тукай әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы чагылышы» дигәндә нинди хәреф хатасы, ягъни «опечатка» китте икән соң? Без, киресенчә, хәрефләр белән бар да тәртиптә дип таптык. Ә менә тарихи факт турында алай дип әйтеп булмый.
Ул гына да түгел, сhelny-biz.ru директорның: «Нигезләмәдә Бөек Ватан сугышын телгә алу уйланылган иде», – дигән сүзләрен дә китерде бит әле. Болай булгач, без инде бернәрсә дә аңламыйбыз. «Уйланылган» булгач, яңа нигезләмәгә ни өчен «Бөек Ватан сугышы елларында Тукай мирасы» дип өстәмәгәннәрдер?..
Аңламаучы бер без генә түгел икән. Сайттагы язма азагында кешеләр фикерләрен калдырган. Берәү: «Башкарма комитетның хурлыгы өчен ник мәктәп директоры җавап бирә? Нигезләмәне тәгаен кем язган, кем гамәлгә куйган? Кемнең имзалары тора? Нәрсә, аларга бармак кына янадылармы икәнни? Бәлки, аларны БДИга җибәрергә кирәктер?» – дип риторик сораулар тезгән. Икенчесе: «Монда тарихи фактларда түгел, кадрларны билгеләүдә хата киткән, ә тирәнрәк карасаң, гомумән, кадрларны әзерләүдә хата», – дигән.
ХАТАЛАРЫННАН БИГРӘК, АКЛАНУЛАРЫ КӨЛКЕРӘК
Чаллыдагы хәл моңа охшаш башка очракларны искә төшерде. Мәсәлән, Русия мәдәният министры Ольга Любимованың Путин белән очрашуда: «Бездә начар жанрлар юк. Шекспир комедияләр язган. Пушкин бик күп комедияләр язган», – дип белдергәне бар. Югыйсә Пушкинның үз гомерендә бер генә комедия дә иҗат итмәгәнен мәктәп балалары да белә. Министр «бутаганмын» яисә «журналистлар мин әйткәнне дөрес аңламаган» (бу аклану бигрәк еш очрый) дип акланып та тормады кебек. Хәер, министр булганчы LiveJournal социаль челтәрендәге блогында: «Дус кызым классик музыка концертына чакырды. Һәм мин үземне мәҗбүр итә алмаячагымны аңладым. Үзем өчен көтелмәгән ачыш ясадым: мин бөтенләй дә культуралы кеше түгел икән. Күргәзмәләргә, музей, опера, балет, классик музыка концертларына йөрүне җенем сөйми», – дип язган һәм министр булгач та бу сүзләрен бетермәгән Ольга Любимовага андый гына «хата» гафу ителә торгандыр шул. Әле аның интернетта өч хәрефле сүгенү сүзе язылган футболка киеп төшкән фотолары да бар. Федераль министр кәнәфиендә утыра бит әле барыбер.
Аңа кадәр мәдәният министры булган Владимир Мединский 2012нче елда АКШта урыс телендә чыга торган «Русская жизнь» газетасына: «Егерменче гасырда өстенә ишелгән барлык һәлакәтләрдән (беренче дөнья сугышыннан башлап, үзгәртеп коруга кадәр) соң да Русиянең сакланып калуы һәм үсә баруы факты безнең халыкның бер артык хромосомасы булуы турында сөйли», – дип интервью биргән иде. Парсыз хромосома сәламәт булмаганнарда, мәсәлән, Даун синдромлыларда гына күзәтелүен белмәдеме икән министр, әллә гадәттәгечә без, журналистлар, ялгыш аңладыкмы икән? Хәер, мәдәният министрына генетиканы белеп бетермәсә дә ярый торгандыр. Аның тарихи фактларны, бигрәк тә татарлар белән бәйле вакыйгаларны бозып күрсәтү очраклары да шактый булды инде. Бу турыда әле күптән түгел генә яздык («Мәктәпләрдә Русия хөрмәтенә дога укуны кертмәкчеләр», 30 март, 2022, №12). Бүген Мединский – Русия президенты ярдәмчесе, шулай ук тарихны фальсификацияләүгә чик кую белән шөгыльләнергә тиешле Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе.
Төбәктәге чиновниклар да «хаталана». Хаталарыннан бигрәк, соңыннан акланулары көлкерәк килеп чыга. Ике ел элек Мурманск өлкәсе мәгариф һәм фән министры Анна Головинаның инстаграмда* хаталы итеп язуы шау-шу тудырып алган иде. Язылучылары да, журналистлар да хәреф һәм тыныш билгеләре хаталарын төзәтә башлагач, министр: «Мин техник белем алдым. Дөрес, бу аклану булырга тиеш түгел. Һәр кеше хаталана ала. Игътибарлырак булырмын», – дип белдерде. Шуннан соң озак тормый Головина министр вазифасыннан китте, моны башка эшкә күчүе белән аңлатты. Ә бу елның гыйнварында аның Мурманск өлкәсе эчке сәясәт министры итеп билгеләнүе мәгълүм булды.
Берничә ел элек Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шәфикова да инстаграмда* урысча хаталы язуы белән танылган иде. «Министрның туган теле башкорт теле икәнен онытмыйк. Шулай булгач, бәлки, аңа социаль челтәрен башкорт телендә алып барыргадыр, ә урысча текстларны тикшерсен өчен редактор билгеләргә?» – дип тәкъдим иттеләр ул вакытта язылучылары. «Министры нинди – мәгарифе дә шундый», – дип тә яздылар. Гөлназ Шәфикованың аклануы Мурманскидагы коллегасыныкыннан да шәбрәк килеп чыкты. Бактың исә, ул хаталарны махсус, ягъни безне тикшереп карау өчен җибәргән икән! «Эксперимент барып чыкты! Өч җөмләдә бары тик ике хата – һәм мине инде газеталарда чәйниләр. Шәп! Рәхмәт, хата җибәрүемне гафу итегез, башка экспериментлар ясамаячакмын», – дип язды ул урыс телендә. Бер генә түгел, бик күп язмаларын хаталы язуын исәпкә алсак, министр «эксперимент»ны бик озак алып барган була инде. Озакламый психология фәннәре докторы Гөлназ Шәфикова отставкага җибәрелде. Аннан соң Башкортстанның мәгарифне үстерү институтында ректор булып эшләп алды, аннары Башкорт дәүләт педагогика университетының мәктәпкәчә педагогика һәм психология кафедрасына эшкә керүе мәгълүм. Хәзерге эш урыны турында мәгълүмат таба алмадык.
Мәгънә хатасы җибәргән чиновниклар, гадәттә, кичерелә. 2020нче елда төбәктә Хәтер һәм дан елы башлануын игълан иткәндә, Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер: «Сугышның һәр гаиләгә кагылуын теләр идек», – дип белдергән, аның ул чыгышын «Эхо Москвы в Оренбурге» интернетка урнаштырды. Губернатор бу сүзе белән чынлыкта нәрсә дип әйтергә теләгәндер, ә чыгыш Бөек Ватан сугышы турында иде. Җитмәсә, тантанада ветераннарга күрсәтелгән презентация дә хаталы булган: анда «1941нче елның 40нчы августы» дигән сәер дата бар, «пенициллин» сүзе дә дөрес язылмаган. Оренбург хакимиятендә матбугатка «концертта презентациянең каралама варианты күрсәтелгән» дип аңлаттылар. Денис Паслер – бүген дә Оренбург губернаторы.
Рязань шәһәре башлыгы, шәһәр Думасы рәисе Юлия Рокотянская узган ел 22нче июнь – матәм көнендә ясаган чыгышында ватандашларны «бәйрәм белән» котлаган иде. Аннан соң «ялгыш әйтүе» өчен гафу үтенергә туры килде. Бу елның февралендә Рокотянскаяның вакытыннан алда вазифасыннан китүе билгеле булды. Үз теләге белән, диелде. Искә төшерә башласаң, моның ише очраклар күп ул.
Хәреф яки тыныш билгесе хатасына «ярар инде» дибез. «Техник белем алган» яисә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кешеләр мәгариф, мәдәният министрлары, артистлар һәм спортчылар Дума депутаты булып утырган бу заманда «андый гына гаепләр» булгалый инде ул. Әмма «Җиңү культы» хөкем сөргән, тарихны «фальсификациядән саклауга зур көч куелган» Русиядә чиновникларның факт һәм мәгънә хаталары җибәрүенә нәрсә дияргә?..
Бу язманы әзерләгәндә танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Ринат Мөхәммәдиев узган җәй интервью биргәндә сөйләгән бер вакыйга искә төште. Ринат әфәнде Татарстан Язучылар берлеге рәисе булганда (1989-1999нчы еллар) беренче тапкыр Кол Галинең юбилеен билгеләп үтәләр. Әзерләнеп йөргәндә бер министр урынбасары: «Ринат Сафиевич, Кол Галине безнең министрлыкка кунакка чакырып булмасмы икән?» – дип шалтырата. Ринат әфәнде аптырап калмый: «Тырышып карарбыз, әлегә ул бик мәшгуль», – дип җавап бирә.
Фәнзилә МОСТАФИНА
* Инстаграм Русиядә экстремистик дип табылды һәм эшчәнлеге тыелды
Комментарии