Мәктәпләрдә Русия хөрмәтенә дога укуны кертмәкчеләр

Мәктәпләрдә Русия хөрмәтенә дога укуны кертмәкчеләр

Русиянең элеккеге мәдәният министры, хәзерге вакытта президент ярдәмчесе булган Владимир Мединский мәктәпләрдә дәресләрне Русиягә, аның символларына һәм әләменә дога укудан башларга кирәк дип белдерде.

Президент ярдәмчесе булудан тыш, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе дә булып торган Владимир Мединский узган атна ахырында тарихи мәгариф буенча ведомство-ара комиссия утырышында болай дип чыгыш ясады: «АКШның барлык хосусый һәм дәүләт мәктәпләрендә соңгы 150 ел дәвамында һәр уку көне Америка данына, аның символларына һәм әләменә кыска гына дога укудан башлана. Аны XIX гасырның икенче яртысында Америка җәмәгать эшлеклеләре язган, ул шуннан бирле үзгәртелмәгән. Бары тик кайбер штатларда гына, әгәр ул ниндидер толерантлыкка каршы килә дип саныйлар икән, укучыларга аның сүзләрен кычкырып әйтмәскә рөхсәт ителә. Ләкин әлеге доганы укыганда бөтен кеше дә катнашырга тиеш. Һәм бу 150 ел дәвам итә. Русия мәктәпләрендә дә шушындый системаны хәзер үк, бүген үк кертергә кирәк». Комиссиянең калган әгъзалары әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплаган һәм аны мәгариф министрына юллау турында карар биргән, дип язды матбугат чаралары.

Мәгариф министрлыгының да җавабы озак көттермәде. «Әлеге тәкъдим буенча фикер алышуга әзербез. Бүген мәктәпләрдә кертелә торган һәр яңалык яхшылап эшләп бетерүне һәм экспертларның фикер алышуын таләп итә», – дип министрлыкның матбугат үзәге белдерүен китерде ТАСС. Ә Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Әлеге тәкъдим безнең хәрби-тарихи җәмгыять җитәкчеләренең берәрсенең фикере булгандыр, ул ил хакимиятенең рәсми позициясе белән бәйле түгел», – дип шәрехләмә бирде.

Мединский исеме соңгы вакытта матбугатта еш күренә. Ул Русия-Украина сөйләшүләрендә дә катнаша, аннары очрашуларның ничек узуы турында мәгълүмат чараларына шәрехләмә бирә. Гомумән, экс-мәдәният министрының онытылмаслык сүзләре, гамәлләре элегрәк тә шактый булды инде. Мәсәлән, 2009нчы елда чыккан бер китабында ул татарларның борынгы әби-бабаларын «рәхимсез рәвештә ясак суыручылар, көчләүчеләр һәм үтерүчеләр» дип атаган иде. 2016нчы елда «Диссернет» Мединскийның Русия тарихы буенча яклаган диссертациясе фәнни кыйммәткә ия түгел, дип, фәнни дәрәҗәсен гамәлдән чыгаруны сорады. Югары аттестация комиссиясенең белгечләр шурасы Мединскийның фәнни дәрәҗәсен гамәлдән чыгаруны якласа да, комиссиянең президиумы моны хупламады. Бу мәсьәлә шуннан ары бик куертылмады, алай гына да түгел, экс-мәдәният министрын узган җәй генә булдырылган «тарихны фальсификацияләүгә юл куймау белән шөгыльләнәчәк» тарих мәгарифе комиссиясе җитәкчесе итеп билгеләделәр. 2019нчы елда интернетта Мединскийны милләтара дошманлык уятуда гаепләп һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итеп, петиция чыкты. Имза җыя башлау өчен, мәдәният министры булган чагында Мединскийның «Русия өчен татарлар Гитлер фашистларыннан да яманрак» дип әйткән сүзләре нигез булды. Монысы да эзсез генә узды дип беләбез. 2012нче елда Мединский, АКШта урыс телендә чыга торган «Русская жизнь» газетасына биргән интервьюсында: «Егерменче гасырда өстенә ишелгән барлык һәлакәтләрдән (беренче дөнья сугышыннан башлап, үзгәртеп коруга кадәр) соң да Русиянең сакланып калуы һәм үсә баруы факты безнең халыкның бер артык хромосомасы булуы турында сөйли», – дип әйтүе белән җәмгыятьне көлдереп алган иде. Парсыз, ягъни бергә күбрәк хромосома сәламәт булмаганнарда, мәсәлән, Даун синдромлыларда гына күзәтелә бит. Мәдәният министрының бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләве табышмак булып калды.

Хәзер Русия Президенты ярдәмчесе генетика темасына керми, патриотлык тәрбияләү буенча идеяләр генә әйткәләп тора. «Без» һәм «алар»га бүленү аеруча кискен төсмер алган бүгенге заманда «алар» үрнәген Русия мәктәпләренә кертергә тәкъдим итүе бераз сәеррәк, әлбәттә. Шулай да патриотлык тәрбияләү дигәндә үрнәкнең Америкадан алынуына да күз йомарга мөмкиннәр. Сүз уңаеннан, Мединскийның «дога» дигәне чынлыкта – ант. Политолог һәм тарихчы Алексей Макаркин «Новые Известия» газетасына аңлатканча, АКШ әләменә һәм республикага тугрылыкта ант итү тексты бөтен мәктәпләрдә дә әйтелми, өстәвенә, 1943нче елда чыгарылган суд карары нигезендә, теләмәгән очракта укучы аны әйтми кала ала, берәү дә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Хәер, «дога» ни, «ант» ни – Мединскийга мондый гына хаталар рөхсәт ителә инде.

Гомумән, хәзер патриотлык тәрбияләү турындагы идеяләр хуплап каршы алына торган вакыт. Шуны аңлап, чиновниклар да нәрсәдер уйлап чыгарып кына торалар. «Бердәм Русия» депутаты Солтан Хәмзәев Русия паспортының яңа дизайнын булдырырга кирәк дип тәкъдим итте әнә. Ул «шәхесне ачыклый торган документ кына түгел, Русиянең бай тарихына кайтып килү, ил тарихын популярлаштыру элементы да булырга тиеш» икән. Шуңа күрә «паспортта Бөек Ватан сугышында җиңүгә, космоста беренче кешенең каһарманлыгына, Зур Театр тарихына, бөек полководецларның батырлыкларына багышланган образлар булырга тиеш», ди. Депутат якын арада документның яңа дизайнын эшләп, аны закон проекты итеп кертәчәкләрен әйткән. Паспортны актарып, андагы рәсемнәрне кем карап утырасыдыр. Хәер, бер дә булмаса, карарга тиешлекне дә закон итеп кертергә була инде.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Хәзерге вазгыятьтә белем бирү йортлары икеләтә игътибар үзәгендә. Укытучыларга дәрестә, дәрестән тыш сәгатьләрдә нәрсә сөйләргә кирәклеге өйрәтелә, махсус методичкалар бирелә. Укучыларның дәрестә, тәнәфестә нәрсә сөйләве, социаль челтәрләрдә нәрсә язуы карап барыла һәм вакытында чарасы күрелә. Шундый бер очрак турында «Новая газета» язган иде.

12 яшьлек Кирилл (әнисенең үтенече буенча, фамилиясе күрсәтелмәгән – ред.иск.) Мәскәүнең бер мәктәбендә 6нчы класста укый. Әнисе Наталия сүзләренчә, аларның нәселендә Украина тамырлары бар, малай Украина мәдәни үзәгенә йөргән, шуңа күрә Русия-Украина арасында килеп чыккан хәлгә дә бик борчылган. 4нче март көнне тарих дәресендә укытучы: «6нчы класслар белән хәзер барган вакыйгалар турында фикер алышмыйбыз, ләкин нәрсә барганын аңлыйсыгыз килсә, сораулар бирә аласыз», – дигән. Кирилл: «Путин ни өчен моны («махсус операцияне» – ред.иск.) башлатты?» – дип сораган. Укытучы: «Бу хәлләрне Украина башлатты, аның капитуляциясеннән соң барысы да тәмамланачак. Хәзер безнең гаскәрләрнең кайда икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, ләкин алар ярты юлда тукталып калсалар, Украинаның агрессиясе дәвам иткән булыр иде», – дип сөйләгән. Украинада нацизмның чәчәк атуы турында да әйтеп киткән. Кириллны бу җавап канәгатьләндермәгән. Ә тәнәфестә коридорда барганда ул Украинага дан сүзе кычкырган, аңа берничә укучы җавап биргән. Шуннан малайның әнисенең «ватсабы»на таныш түгел номер шалтыратып, полициягә әңгәмәгә чакырган. Ана кеше, повестка белән чакырыгыз, дигән. Икенче көнне Кириллның класс җитәкчесе шалтыратып мәктәпкә чакыргач, Наталия барган һәм, балама басым ясала, белем алу өчен түзеп булмаслык шартлар тудырыла дигән сәбәп белән, улын мәктәптән алуы турында гариза язган. Аннан соңгы көнне – бу якшәмбе була – Наталия эшкә киткән, Кирилл өйдә ялгызы гына калган. Ишекне шакыган тавышка барып караса, ике полиция хезмәткәре килгән була, малай ишекне ачмый. Ярты сәгатьләп шакып торгач, полиция хезмәткәрләре фатирда электрны өзәләр һәм «сораштыруга чакыру турында» повестканы ишек астына тыгып калдырып китеп баралар.

8нче март көнне инстаграмда (Русиядә экстремистик дип табылды – ред.иск.) язма урнаштырганы өчен, Мәскәүнең 498нче мәктәбендә география укытучысы булып эшләгән 28 яшьлек Камран Манафлыны эшеннән читләштерделәр, ә бераздан «амораль гаеп кылганы өчен» дигән аңлатма белән эшеннән үк кудылар. Бу хакта федераль матбугат чаралары язды. Югыйсә аның ул язмасында «әйтергә ярамый торган сүзләр» дә юк. «Намусың борчымый торган итеп яшәргә кирәк. Күптән түгел миңа мәктәптә: «Сезнең рәсми, ягъни дәүләт позициясеннән тыш үз позициягез була алмый», – диделәр. Минем үз фикерем бар! Минем генә түгел, күп укытучыларның бар. Беләсезме нәрсә? Ул һәрхәлдә дәүләтнеке белән туры килми. Мин дәүләт пропагандасының көзгесе булырга теләмим, бу турыда курыкмыйча яза алуым белән горурланам, укытучы булуым белән горурланам! Мине намусым борчымый. Миндә укыган һәм хәзер укучы һәр укучыны яратам» дигән язма ул (урыс теленнән безнең тәрҗемә). Язманы урнаштырып ике сәгать үтүгә Камранга мәктәп директоры шалтырата, язманы алып атарга куша. Укытучы баш тарта. Директор: «Алайса эштән китү турында гариза язарга кил», – ди. Баштарак үз теләге белән эштән китәргә теләмәгән укытучыны, комиссия җыеп, өстә әйтелгән аңлатма белән эшеннән алып аталар.

Сахалинда Украинада барган «махсус операция»гә карашын белдергән өчен инглиз теле укытучысы Марина Дубровага 30 мең сум штраф салдылар. Аның сөйләгәнен укучылар видеога төшереп торган, җитәкчеләр шуннан белгән иде.

 

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Хәзер барган сәяси вакыйгалар турында балалар, бигрәк тә үсмерләр белән ничек сөйләшергә? Кагыйдәләрне, законнарны ничек аңлатырга? Педагог-психолог Галия Гыймадиевадан сорадык.

– Балалар белән максималь рәвештә ачык итеп сөйләшү мөһим. Тема гади түгел, шуңа күрә мәсьәләгә якын килгәндә йомшаграк булу сорала. Ата-ана белән бала мөнәсәбәтендә ниндидер «буш урыннар», аңлашылмаучанлыклар була инде. Баласына яхшылык теләп, ата-ана нәрсә эшләргә яки эшләмәскә икәнен өйрәтә. Ләкин ачык итеп сөйләшү гадәте булмаганга, бала «чәнечкеләр»ен чыгарырга, карышырга мөмкин. Менә шуңа күрә сөйләшүне йомшаграк итеп алып барырга киңәш ителә. Иң элек интернетка, социаль челтәрләргә кергәндә, элек кагыйдәләрен сөйләшеп кую мөһим. Интернетка куелган бөтен нәрсәнең, хәтта кемгәдер шәхси хат итеп язган әйберләрнең дә киң җәмәгатьчелеккә чыгу ихтималлыгы барлыгын, онлайн мәйданчыкларның ул яктан куркынычсыз булмавын аңлатырга кирәк. Икенчедән, диалог төзеп аралашу мөһим. Үсмерләр инде шактый зур, аларга өстән-өстән генә үз фикереңне тагып булмаячак. Баладан сорагыз: ул бу вакыйгалар хакында нәрсә белә, нәрсә ишеткән, нәрсә уйлый. Аннары үз фикерегез, үз карашыгыз белән уртаклашыгыз. Шулай йомшак итеп, бер-берегезне тыңлый-тыңлый, ишетә-ишетә ниндидер кыйммәтләр, җинаять җаваплылыгы темасы турында сүз кузгатырга була.

Баланың бала икәнен дә онытырга ярамый. Ул сезнең бергә сөйләшкәннәрне, ниндидер кагыйдәләрне исендә калдырса да, билгеле бер мизгелдә алар турында онытып җибәрергә һәм, мәсәлән, кайдадыр нәрсәдер әйтеп куярга мөмкин. Чөнки балаларның әле үз-үзен контрольдә тотуы тиешле дәрәҗәдә формалашмаган, аларга уйлап бетермичә эш итү хас. Шундый очрак була калса һәм бала әйткән ниндидер сүз җитди нәтиҗәләргә китерсә дә, аңа мөмкин кадәр терәк, ышанычлы тыл була белергә кирәк. Хаталану – ул нормаль. Хаталардан сабак алып, аларны мөнәсәбәтләрнең җимерелүенә юл куймыйча хәл итү әһәмиятле, – дип аңлатты белгеч.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии