КЫЧКЫРТЫП ТАЛЫЙЛАР

КЫЧКЫРТЫП ТАЛЫЙЛАР

Җир ул шундый нәрсә ки, аның өчен гомер буе ызандаш булып яшәгән күршеләр талашып бетә, суд юлларын таптыйлар. Гадәттә, безнең илдә, хаклы як түгел, ә «блаты» булганрак – көчлерәк як җиңеп чыга.

Кукмара районының Ядегәр авылында яшәүче Вәгыйз Мифтаховка атасыннан мирас булып йорт һәм 40 сутыйга якын җир кала. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, күршеләре Әнәс Хәйруллин аның ике ярымлап сутый җирен киртәләп ала да, үзенеке дип игълан итә. Әлбәттә, суд була, судта Кукмара районында җир ызанлаучы «Азимут» ширкәте җитәкчесе Илдар Сибгатуллин: «Ул җирләр дәүләтнеке булган», – дип күрсәтмә бирә.

– Бу җир һич кенә дә дәүләтнеке була алмый. Чөнки моннан 30 еллар элек аны әтигә күрше Бикә апа үзенекеннән бүлеп биргән иде. Аңа ул кадәр җир кирәк булмады. Менә шул 30 ел эшкәрткән, салымын түләп килгән җиребез, көннәрнең берендә дәүләтнеке булып чыгамы? Әле судта судья Тимофеев: «Сез үзегез дәүләт җирен бушка куллангансыз, үзегез гаепле», – дип тора. Бу илдә гаделлек юк бугай, – ди Вәгыйз әфәнде. Мин моңа өстәп тагын шуны әйтәм: Кукмара районында ул икеләтә юк бугай. Анда күзгә төтен җибәрү, юкны бар итеп, барны юк итеп күрсәтү белән оста шөгыльләнәләр. Әлбәттә инде, биредә һәрвакыт түрә хаклы, ә гади кеше түгел.

Без телгә алган очракта да Вәгыйз Мифтахов гомере буе тракторчы булган, әле яңа гына фермерлыкка керешкән кеше, ә Әнәс һәм Асия Хәйруллиннар гаиләсе – элекке мәктәп директоры һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар, соңрак эшмәкәр булып кибет тоткан, малайлары авылның хуҗалык сөтен җыйган кешеләр. Кемнең сүзе өстен чыгасын аңлыйсыздыр инде…

– 2002нче елда микән, Хәйруллиннар ызандагы койманы яңарта башладылар. Анда да бер метрга якын минем якка кереп багана чокырлары казыганнар иде. Судлашып, тавышланып йөрмәдем: «Ник алай итәсез инде?» – дип кенә куйдым. Мин аларның күршеләргә карата мөгамәләсенә шаккатам, – ди икенче як ызандаш күршеләре Азат Нәбиев.

– Аларга сүз әйтерлек түгел, хәзер полиция чакыртырга гына торалар. Безнең җирне бүлеп багана утыртып йөрүләрен күргәч, малай чыгып: «Нишлисез сез?» – дигән. Моның өчен: «Ул безгә янады», – дип участок инспекторын чакырттылар. Алар синең җиреңә 41нче елдагы кебек бәреп керсен, ә син дәшми карап торырга тиешме? – ди Вәгыйз әфәнде.

Юкка гына татар халкы: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», – димәгән шул. Элегрәк, өен сатканда, кешеләр күршеләре яхшы булса бәяне дә югарырак куя торган булганнар ди. Ләкин бу вәзгыятьне язуымның төп сәбәбе бу түгел. Әгәр дә Вәгыйз Мифтахов бу җирләрен үз вакытында ызанлатып, теркәүләр Палатасында рәсмиләштереп куйган булса, аны беркем дә кыерсыта, атасыннан калган милкен «дәүләтнеке» дип атап тартып ала алмас иде.

P.S.«Җир сатып алыгыз, аны бүтән ясамыйлар», – дигән Марк Твен. Акыллы кеше булган шул. Ә мин сезгә бары тик булган җирләрегезне рәсмиләштереп куярга гына киңәш бирәм. Югыйсә, бәрәңге бакчагыздан да, пайларыгыздан да колак кагуыгыз бар.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии