Яңа формат миңа ошады

Яңа формат миңа ошады

Почта хәзер яңача эшли бит, миңа атналык газеталарны җыеп шимбә көнне генә китереп китәләр. Бу атна шимбәсендә дә берьюлы алты газета китерделәр. Берсе – яңа форматта чыга башлаган «Безнең гәҗит»нең беренче саны. Әлбәттә, иң беренче булып укыла торган газета бит ул «Безнең гәҗит». Ошады миңа яңа формат, ачып укырга да җиңел. Китап укыган кебек хис итәсең үзеңне. Яхшы язмалар бер ай эчендә генә искерми дә, актуальлеген дә югалтмый. Шуңа да яраткан газетабызның айга бер тапкыр гына чыгуына борчылмаска кирәктер. Берүк нәшер ителүдән генә туктамасын, газетадагы язмаларны озакка сузмый гына укып чыгарга тырышырбыз анысы. Мин үзем яңа форматтагы бу беренче санны туктап та тормый укып чыктым. Басылган язмалардан канәгать калдым. Миннән соң хатын газета белән танышуны соңгы битләрдә басылган файдалы киңәшләрдән башлады, аңа алары бик нык ошады. «Безнең гәҗит»кә яңадан-яңа уңышлар телик, ай саен үзенең төрледән-төрле язмалары белән безне сөендереп торсын.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии