- 31.03.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин ялгызлыкны яратмыйм, куркам да аннан. Гел кеше янында, кем беләндер аралашып, сөйләшеп торасым килә. Юл сәфәрләренә чыккач та, әңгәмәдәш дуслар эзлим. Һәм юлда очраган кешеләрнең эчкерсез сөйләшүләренә тап булам. Чөнки алар курыкмый эч серләре белән бүлешә, мин аның белән беренче һәм соңгы тапкыр очрашам бит. Бу нисбәттән таксида эшлисем килә, күпме вакыйгалар, күпме эч серләре сыя торгандыр бу шоферларга. Таксист булсам, әллә ничә китап язган булыр идем инде.
Минем бүген сөйләргә теләгән бәянем инде ничә еллар күңелдә йөри, һич онытасым юк бу сөйләшүне.
Мин аларны кояшлы Төркия илендә Стамбулда очраттым. Милләтләребез төрле булса да, урыс телендә аралаштык. Үзебез аңлый торган сөйләм ишетсәң, чит җирдә эндәшми калмыйсың бит. Алар Мәскәүгә, ә мин Казанга самолет көтәм. Сүз иярә сүз ялганып сөйләшеп киттек. Дөресрәге, мин бу абзыйларның нидер сөйлисе килүләрен сиздем, телләре кычытып тора, дип аңладым. Минем журналист-язучы булуымны белгәч, кызыксындылар булса кирәк. Кыздырып җибәрү өчен башта җаен туры китереп, үз тарихымны сөйләдем. Мин дә гомерем буе башымнан чыкмаган бер уй белән яшим бит. Аннан алар сүзгә кушылды. Бу кешеләрнең язмышлары охшаш булып чыкты. Ә бүген башта аларга сүз бирмәкче булам.
Ни сәбәпле ялгызлары гына йөрүләрен аңлатып тормыйм. Алар Төркиягә ял итәргә түгел, эшләргә килгәннәр, атом электростанциясе төзиләр. Шулай инде кемдер вахта белән Себергә, кемдер җылы якларга юллана...
– Мин ирләрнең бәхете ни дип сорасалар, әти булу дияр идем. Хәер, үз баласын тотып сөю, аның беренче адымнары өчен шатлану, аны сагынып ашкынып өйгә кайту һәркем өчен бәхет инде ул. Аналарның, аталарның гына бәхете, дип аерып саный торган түгел моны, – дип сөйләп китте Мәскәүдән соң әле тагын Якутия якларына кайтасы танышым. – Мин башкалар кебек үк бик актив малай идем. Бездә салкын, котып. Чаңгы-чана шуулар... Урам малае булып үстем. Табигать баласы сәламәт тә булырга тиеш бит инде ул. Әйе, мин сәламәт, әмма ирлек ягыннан сәламәт түгелмен.
Бала чакта шукланабыз бит. Уйныйбыз, тәгәрибез. Ләкин шул чакта алган, әмма балалык белән онытылган травмалар соңрак баш калкыта. Мин дә шулай шау-гөр килеп тау шуганда җан җирем белән бик нык бәрелеп сынсыз яткан идем. Сызланып та йөрдем әле. Тик беркемгә дә әйтмәдем. Оят бит. Хәер, әйтсәм дә, нишләрләр иде инде. Әтием дә, әнием дә гади эшчеләр. Миңа вакытлары да калмый. Әле салырга да яраталар иде. Шулай сызланып, сыкранып берничә атна үткәч үтте авыртынуларым. Егет булдым, кызлар озатам. Армиядә хезмәт иттем. Бар да тәртиптә сыман. Армиядән соң өйләндем. Әмма хатыным белән өч ел яшәгәч, тикшеренә башладык. Хатыным белән бар да тәртиптә, ә менә мин беркайчан да әти була алмаячагымны белдем. Бу минем тормышымны челпәрәмә китерде, күгемдә кояш сүнде. Әллә нинди табибларга, им-томчыларга барып карадым. Нәтиҗә булмады. Аракыга ябыштым. Без ирләр авыр чакта чыгу юлын шешәдә күрәбез бит. Минем дә яшәвемнең ни мәгънәсе. Син кысыр... Хатыным жәлләмәде мине. Көлде, мәсхәрә итте. Миңа инвалидка караган кебек карады. Бар да тәртиптә, ирлек бурычымны үтим, ә менә син кысыр...
Ярата идем мин аны. Ләкин ул аңламады, күтәрмәде. Юкса, бер ятимне алып үстерә алган булыр идек. Ясалма орлыкландырулар да бар бит... Яратсам да, читкә чыгып керүенә дә, ягъни хыянәтенә күз йомам, дип карадым. Әмма без аерылыштык.
Шулай йөри торгач үзем кебек тормыштан уңмаган бәхетсез ханым белән таныштым. Ни өчен бәхетсез, аның да шул ана булу проблемасы. Аерылышканнар. Сәбәбе балалары булмау. Ире гафу итә алмаган. Мин инде аңа үземнең проблемамны әйтә алмадым. Гомумән, әлегә әйтмәскә булдым. Җае чыгар, башка юлын табарбыз, дип өметләндем. Ә ул дәвалана, табиблардан табибларга йөри. Тегеләр өметләндерә. Тик минем генә өметем инде күптән сүнгән. Аның сәламәтләнүен котым чыгып көтәм. Ул да минем кебек гарип булса, ике бәхетсез җаен табар иде. Әнә бит ятимнәр никадәр...
Шулай яшәп атканда мине эштән күтәренке кәеф белән каршы алды ул. Үзе эчен сыйпый, сөйләнә: «Аллаһы Тәгалә бар ул, минем гозеремне ишетте. Безнең балабыз булачак. Мин балага уздым...»
Мине яшен суктымыни. Аптырап, өнсез калдым. Ул моны мин шатлыктан шок хәлендә, дип аңлады булса кирәк.
Инде улыбызга 7 яшь. Мин аңа карыйм да, ул кемнеке дип баш ватам. Аңа охшаш йөзләрне барлыйм. Хатыныма үземнең кысыр икәнемне әйтмәдем, алга таба да әйтмәячәкмен. Чөнки гаиләм минем өчен бик мөһим. Улымны яратам. Әмма хатынымның кем белән хыянәт иткәнен беләсем килә. Улым бар, бәхетлеме мин? Мин бу сорауга җавап таба алмыйм. Менә хәзер дә чираттагы командировкадан шул улымны, хатынымны сагынып, ашкынып кайтам. Ә төннәрен баш ватам, кем улын үстерәм мин. Юкса, моны Тәңремнең бүләге итеп кабул итәргә бит инде. Ә мин вәсвәсәләнәм. Минем зур хатам – чиремне яшерү. Менә хәзер шуңа газапланам, – дип төгәлләде сүзен якут юлдашым.
– Син сөенергә, Тәңреңә рәхмәт әйтергә тиеш. Ә менә минем тормышым тормыш түгел, ялгышлык кылдым. Хәзер шуның өчен үкенеп яшим. Гаиләм дә юк, ул тышкы яктан бар, ә менә рухи яктан бергәлек, ярату юк, калмады. Мөгаен, инде финалга җиткәнбездер. Мин аерылырга ниятләп йөрим. Бәлкем әле яңа тормыш башлый алырмын... – дип башлады икенче танышым. Ул Мәскәүнең үзенә кайта.
– Безнең дә 5 ел балабыз булмады. Йөрмәгән санаторий, күренмәгән табиб калмады. Сәбәбе хатында булып чыкты. Инде аптырагач, ятим алырга булдык. Анысы да җиңел түгел икән әле аның. Документлар артыннан йөреп баш катты. Ниһаять 4 айлык малайны күрергә ирештек. Күрдек тә шаккаттык: ул минем бала, нәкъ мин... Шушы төргәккә ия булуыбыз, аны өйгә алып кайтулар безгә җан өрде. Бар дөньяны оныттык. Аның безнеке түгел икәнен дә оныттык. Шулай тәпи атлап китүләргә, беренче авазларга, беренче һөнәрләренә мөкиббән китеп яши торгач, улыбызга 4 яшь тулды. Һәм менә могҗиза, хатыным балага узды. Моны әнием үзенчә юрады, ятимне бәхетле иткәнегез өчен Аллаһ бүләге, диде. Ләкин хатыным үзгәрде, нәни Ваняны балалар йортына кире илтергә кирәк, дип тәкрарлый башлады. «Безнең үз балабыз буласы, нигә безгә кеше баласы?!» Мин төрлечә аңлатып карадым, Ваня үзебезнеке бит, кара, ул миңа охшаган... Шунда хатынымның ничек тузынуын белсәгез, баксаң, ул гомер буе көнләшеп утта янган, аныңча бу минем улым. Мин махсус оештырганмын аны уллыкка алуны... Кыскасы, мин җиңә алмадым, авырлы бит, балабызның сәламәтлеге өчен дә борчылдым. Балалар йортына илтеп торырбыз да, аннан кабат алырбыз, проблема булмас, хатыным да әле көмәнле булуы аркасында үзен шулай тота, дип уйладым. Бик нык ялгышканмын, Ванябыз турында уйламаганмын. Әйтерсең ул, уенчык. Менә уйнап алдык та, туйдык, аннан киштәгә куеп торабыз да, тагын кулыбызга тотарбыз...
Ваняны кире илткәндә тәрбиячеләргә туры карарга оялдым. Әле дә төннәрен Ваня уята. Аның минем муенымнан кысып кочаклаганы, җибәрми азаплавы, аны тартып алулары, аның үзәк өзгеч кычкыруы, чәбәләнүе... Бала аңлады, минем киләбез дигәннәремә ышанмады...
Бәхетебез булмады. Үзебезнең балабыз үле туды. Хатыным мине дә үтерде. Мин өйгә кайтам, ашыйм, эчәм, йоклыйм. Бу, әйтерсең, шулай тиешле бер йола... Бик нык уйланам, бик нык ялгыштым. Бәлкем Ваняның рәнҗеше төшкәндер. Бик матур малай иде ул.
Мин ник кабат барып алмадыгыз, дип сорамакчы гына идем, юлдашым авыз ачканымны аңлап үзе сөйләп китте.
– Ник барып алмадыгыз, димәкче инде син. Бардык, андый акыллы, матур балага ятимнәр йортында урын юк. Аны яңа әти-әниләре алып киткән иде инде. Бәхетлеме ул анда, белмим. Ә менә мин бәхетсез. Хатыным да бик үкенә. Ә мин аны гафу итә алмыйм. Менә минем хәзер чираттагы ялым. Гаилә җепләрен өзәргә дип кайтып барышым. Гафу итә алмыйм мин аны Ваня өчен. Үземне дә кичерә алмыйм. Шунда юаш булдым... Үзебезнең дә инде уртак балабыз булуын теләмим...
Юлдашларымны шушы хатирәләрен бушатырга этәргән үз бәянымны да сөйлим инде. Юк-бар сөйләшеп утырганда, минем сүзем сискәндерде аларны. Дөньяларын онытып чабуланучы төрле төсләрдәге балаларны күзәтеп, сокланып мин юлдашларыма әйтеп куйган идем:
– Карагызчы, төрле милләт, төрле илләр, төрле раса балалары, ә барысы да бер, – дидем. – Балалар бер, гади, самими, без өлкәннәр катлаулы. Безгә җир җитми, сугышабыз, шушы балаларны ятимлеккә дучар итәбез.
Заманында ятимнәр йортларында бик еш булырга туры килә иде. Андагы ятимнәрне күреп йөрәк елый. Шул нарасыйларны ташлап киткән аналарны, аталарны җир ничек күтәреп йөртә икән, дип шаклар ката идем. Хәтта бер очрак булды, аздан гына бер ятимне алмадык. Шуңа бик үкенәм, – дидем.
Юлдашларым бар игътибарларын миңа төбәде. Белеп торам, үзләренең дә серләре бар. Ничек башларга икәнен генә белмиләр. Әле рейсларыбызны бераз көтәсе. Юлны мәхәббәт һәм язмышлар турында сөйләшүләр кыскарта бит... Мин сөйләп киттем.
– 90нчы еллар. Телевидениедән сәдакаләр алып, безнең мөселман динендә мәҗбүри сәдакаләр бар, менә шуларны җыеп Казанның Дәрбишләр бистәсендәге ятимнәр йортына илтә торган булып киттек. Коллективта хәйран бүләк җыела. Шул күчтәнәчләребезне күтәреп, балалар янына барабыз. Ә анда бу алар өчен бәйрәм. Кырыйдан караганда балалар әрсез кебек, чөнки сиңа ташланалар, син минем әтиемме, дип сорыйлар да, куеныңа елышалар. Һич онытасым юк, 3 яшьлек Сергей исемле малайны. Зәңгәр күзле, җирән чәчле, үзе шундый да төгәл, матур итеп зурларча җитди сөйләшә. Без күчтәнәчләребезне өләшәбез, ашатабыз. Сережа минем алдыма ук менеп утыра. Папа, дип эндәшә. Шул чакта син елмаясың, күз яшеңне күрсәтмәскә тырышасың... Моның ничек авыр икәнен күңелендә җаны булган кеше аңлый. Шушы Сережа да сәбәпче булгандыр, мин бу ятимнәр янына сәфәребезне ешлаттым. Татарстан телевидениесендә дәрәҗәле пост билим, Иҗтимагый-сәяси программалар һәм яңалыклар хезмәте директоры, баш редактор. Шушы баланы күрәсем килә. Ул килгән саен Папа дип каршы ала, «Син тагын киләсеңме?» дип озатып кала. Аны үзебезгә алу турында сүз башладым гаиләдә. Әмма аңлау булмады. Үзебезнең улыбыз, кызыбыз үсеп килә. Әле өченче кызыбыз юк иде. Кыскасы, курыктык, үзем дә өркеп калдым, җаваплылык бит. Өйдәгеләр дә, анда йөрмәскә өндәде, үзең дә ияләшәсең, баланың да йөрәген җәрәхәтлисең, янәсе... Аннары... Аннары төпчегебез Лилия туды. Бәлкем Сережа безгә килеп керсә, Лилиябез булмас иде... Һәрнәрсәнең үз җае. Әмма торган саен ешрак уйланам, кайда икән шушы җирән чәчле, зәңгәр күзле Сережа. Бәхетлеме икән ул? Язмышы дөресме икән? Беләсе иде. Әмма бу мөмкин түгел. Ул урыс баласы. Кемдер ташлап калдырган ятим. Мин дә, ул да танымыйбыз инде бер-беребезне. Ул хәтерләми дәдер, язмышында алдына утыртып сөйгән, аңа чикләвекләр ашаткан Папа дип атаган Илфат абыйсын. Ләкин үкенәм, алга таба ул баланың язмышын күзәтмәвемә, җаваплылыктан куркуыма...
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии