- 19.03.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ» ИСЕМЕ ТИЕШМЕ?
Мин гомерем буе терлекчелектә эшләдем. Соңгы 3 елымны гына аягым авырту сәбәпле мәктәпкә күчтем. «Унберенче бишьеллык ударнигы» дигән грамотам, шулай ук «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән исемем дә бар. Миңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелергә тиеш түгелме?
Шәмсенур ФӘТТАХОВА,
Минзәлә районы Гөлек авылы
Шәмсенур апа мактау грамоталарының кем тарафыннан, кайчан бирелүен аңлатып бирә алмады. Укытучы булып эшләгән күршесе Әкълимә апа ярдәмгә килде. Күршеләрнең шулай ярдәмләшеп, бик тату яшәүләре сокландыра, куандыра. Газеталарыбызны да бергәләшеп укыйлар икән.
Шәмсенур әбинең гозерен Минзәлә районы социаль яклау бүлегенә җиткердек. Белгеч Эльвира Марселевна Багманова бу сорауның уңай хәл итү ихтималы булуын әйтте. Ләкин тулы җавапны нинди бүләкләргә ия булганлыкны күргәннән соң гына әйтеп була, диде. Чөнки мин дә телефоннан сөйләшкәндә, аларның нинди булганлыкларын тәгаенләп аңлап бетерә алмадым. Нинди бүләкләр бар һәм башка шәхси документлар белән район үзәгендәге Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ХАЙВАННАРНЫҢ ДА РӘНҖЕШЕ БУЛА БИТ!
«Безнең гәҗит»нең февраль санында чыккан «Төшләремә керсәң иде, хезмәт хакы» дигән мәкаләне укыдым да тынычлыгым качты. Хайваннарны ничек шулай тилмертеп була?! Яңа туган бозауларны кардадан өстерәп кертәбез, диләр. Моны ник тикшермиләр? Җитәкчеләр сезнең гәҗитләрне укымыйлар микәнни?! Моны бит балалар күреп үсә. Нинди тәрбия бирәбез? Малларның рәнҗешләре төшмәс, дип курыкмыйлармы икән?! Эшләүче кешеләре кызганыч. Әйтер сүзем юк. Кеше кадере бетте.
Менә хәзер яз җитә, аучылар шарт та шорт ата башлар. Моны динебездә тыелган, ач булсаң гына рөхсәт, диләр. Ләкин без ач булдык, ауга чыкмадык, үлән ашадык. Мин Әтнә районы Кышлау авылыннан. Беркөнне якташым (туганым да әле ул), Альберт Шакиров каз аулауны күрсәтә. Чыдый алмыйча телевизорны сүндереп куйдым. Ул казларга ни йөрәгең белән атарга кирәк?! Ничек кул күтәрелә? Күрсәтмәсеннәр инде ичмасам шуларны!
Газетагызны бик яратабыз. Баштан ахыргача укып чыгабыз. Бабай иң элек кроссворд чишә. Гәҗитләрне бик күп алдырабыз. Алланың рәхмәтләре яусын
Тагын бер сорау, почтаның эшләре турында борчылабыз. Бу хакта бик язасыз. Алга китеш булырмы икән? Бездә, Аллага шөкер, миндә абонемент бүлегенең номеры бар. «Безнең гәҗит»не дә, башкаларын да, шалтыратам да, миңа шул көнне үк китереп бирәләр. Бик якын торабыз, 500 метр гына. Хәзер бик йөреп булмый. Бабай 90 белән бара инде. Элегрәк елларда йөгереп кенә барып кайта иде. Ә менә минем туганнарым Яңа шәһәрдә яшиләр: «Апам, булмый, гәҗитләрне киосклардан гына сатып алабыз инде», – диләр. Китермиләр. Без гәҗитләрдән башка яши алмыйбыз. Исән сау булыйк.
Фәрдия апагыз, Чаллы шәһәре
Илтифатыгыз өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын. Сорауларыгызга үзегез үк минем авыздан җавап та бирдегез. Аучылык буенча да минем дә йөрәгем сыкрый. Аны вәхшилек дип бәялим.
Почтага килгәндә, алгарыш юк. Өметләнәсем килсә дә, ышаныч кими бара. Гомумән, кайда бар ул алгарыш? Көннән-көн, кичәге көн яхшырак булган икән, дип инана барасың. Почта белән дә шулай. Аның таркалуы минем күз алдымда дәвам итә. 6 мең сумга йөргән почта ташучы фидакарь затлар өлкәнәя, алар урынына килүче юк. Менә нинди киләчәк көтә почтаны. Юкса, киң таралган интернет кибетләргә конкурент булып, чәчәк атучы оешма була ала иде ул. Почта җитәкчелеге эш кора алмый, туздыра гына белә шул. Әнә почтальоннарны сыйфатсыз, кыйммәтрәк товар сатарга мәҗбүр итәргә генә җитә аларның башлары.
Сыерчык оясын ничек ясарга?
Беркөнне «Тәртип» радиосында сыерчыкларның баласын саесканнан саклау проблемасын кузгалткан идегез. Бакчабызда һич саклап кала алмыйбыз. Инде үстереп бетерәм дигәндә генә, саескан карап торып, эләктерә. Сыерчык баласы тишектән томшыгын сузганын көтеп кенә торалар. Шул хакта языгыз әле.
Рафаэль БӘЙРӘМОВ,
Казан шәһәре
Чынлап та бу бик зур проблема. Соңгы елларның афәте дияр идем мин. Үзем дә авылымда шул сыерчыкларны коткарам дип, оя тирәсендә кайнашам. Саескан күренсә, куркытам. Кызганыч, алар хәзер ташландык бакчаларга оя коралар, авылда да иркенләп яшиләр. Бик хәйләкәр кош ул. Авылда сыерчыклар күмәкләшеп куалар әле аны, ә менә шәһәр җирендә, сыерчыклар аз булган урында саескан-карак үзенең кара эшен иркенләп эшли ала. Моны булдырмас өчен, ояга дөрес материал сайларга, дөрес итеп ясарга, һәм урнаштырырга кирәк. Такта шомартмаган, ышкыламаган булырга тиеш. Андый ояда кошка ябышып хәрәкәт итү җиңел. Ылыслы агачлар киңәш ителми, аннан сумала бүленеп чыга һәм кош каурыена ябышып зыян сала ала. Иң яхшысы зирек, усак, каен, имән, өрәңге. Күпчелек кошлар үзләренең йортларын керү тишегенең зурлыгына карап сайлый. Аның диаметры: сыерчыклар өчен – 4.5-5 см; уткойрык (горихвостка) өчен – 3.5 см; песнәк өчен – 2-3 см. Нәкъ менә кошларның иминлеге шул тишек зурлыгына бәйле.
Оясының стандарт размеры:
Түбәсе – төбеннән 2-3 сантиметрга зуррак,
Калынлыгы – 2 сантиметрдан да ким булмасын,
Стеналар озынлыгы 35 см,
Ике як стена киңлеге 20 см,
Төбе шакмак формасында 16×16 см,
Ике як стенасы 16 см
Таякчыкның озынлыгы – 4, әйләнәсе 1 см.
Әгәр дә сыерчык оясы артык зур булса, кошлар бик күп йомырка салып, күп бала чыгарачак, аннары аларның күбесе ачка үләчәк.
Кош оясына киң бусага ясарга кирәкми. Югыйсә, анда кимерүчеләр җиңел керә алачак.
Сыерчык оясын матур булсын дип бизәмәгез. Шул бизәкләр саесканнарны җәлеп итә ала. Ояны 3 метр биеклеккә бераз авыш халәттә эләргә кирәк. Бу яңгыр үтмәсен, чүп-чар кермәсен өчен шулай эшләнә.
ТИМУРЧЫЛАР, ВОЛОНТЕРЛАР КАЙДА УЛ?
Мин пионер чакта тимурчылар бар иде. Ялгыз әбиләрнең идәннәрен юып, утыннарын ярып-өеп йөргәннәрем хәтеремдә. Мин хәзер Ютазы районында. Монда да бар ул. Хәзер волонтер дип атала. Минем 10нчы класста укыган оныгым әбиләргә кар көрәргә йөри. Куанып, горурланып сөйли ничә әбигә булышканын. Авыл җирлеге башлыгы да мактап тора, бик әйбәт егет, ди. Монда спорт комплексы да бар. Балалар гел шунда. Бар да әйбәт.
Ә менә Арча районындагы Казанбаш авылындагы өемә газ хезмәткәре керә алмый. Арча районында волонтерлар кая киткән?! Шуны сорыйсым килә. Районда социаль ярдәм күрсәтү буенча башлыгы миңа ике көн инде ярдәм итә алмый. Газовик кереп чыгарлык кына сукмак ясап булмыймы, дип шалтыраттым. Юкса, миңа штраф түләтәләр, дип өзгәләнәм. Ачкычны белә газовик.
Өем салкын, кышын читкә китеп яшәп торам. Мин 15 ел укытучы булдым Казанбаш мәктәбендә, 25 ел Арча районында эшләдем. Шунда теркәлгән.
Без бит әбиләргә бушлай ярдәм итә идек. Ютазыда бу хәзер дә бар бит.
Нурия ХӘКИМОВА,
Ютазы районы
ДЕПУТАТЛАР МӘҢГЕЛЕКМЕНИ?
«Сөембикә» журналыннан укыдым. Ркаил Зәйдулла яңадан сайлаулар якынлаша, ләкин әле мин күп депутатларны белмим дә, диде. Аларның күбесенең чыгыш та ясаганы юк. Утырып кына торалар сессияләрдә. Ә минем чыгыш ясамый калганым юк, ди.
Габдулла Тукай бүләген 500 меңнән бер миллионга күтәрде. Аның ясаган чыгышлары мәдәният турында гына бит. Ул авыл халкын кайгыртып сөйләми. Нигә сугыш чоры балалары турында сүз катмый. Ач-ялангач килеш көне-төне эшләгән 12–13 яшьлек сабыйлар турында сүз юк. Анда хәзер Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевлар юк шул инде. Бервакыт Миргалимов сөйли башлаган иде сугыш чоры балалары турында, ул да туктады. Мөгаен күп сөйләргә ярамый торгандыр инде.
Алда булачак сайлауларда депутатларның 80 проценты алышынсын иде инде. Ничә еллар сайланып киләләр бит. Гел министрлар, югары постлар биләүчеләр, олигархлар йөри анда. Авыл җиреннән көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең, механизаторларның, сыер саучыларның хаклары юк микәнни?! Элек сайлаулар матур бәйрәм була иде. Килә алмаганнарны бизәлгән атлар белән алып килеп, кәнфитләр белән чәй эчертәләр, концертлар була иде. Авыллар гөрләп торды. Бернинди каравылчы да кирәк булмады. Зилә Вәлиева телевизордан сөйли, сайлау вакытында күзәтүчеләр була, ди. Акчаны кая куярга белмиләрме?!
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
***
Бер үтенечем бар: редакциягә бик еш компетентлы органнарга, хәтта урындагы җирлек башлыгына мөрәҗәгать итә торган һәм җиңел генә хәл ителә торган сораулар юллыйлар. Тагын бер кат искәртәм: редакция юридик хезмәтләр күрсәтми, кемнеңдер мәнфәгатьләрен ниндидер оешмалар алдында кайгырту, юллау белән шөгыльләнми. Аның моңа мөмкинлеге дә, хакы да юк. Без бары тик килеп туган сорауларга белгечләр ярдәмендә ачыклык кертергә генә булыша алабыз. Шулай ук, әгәр ул оешмаларда гражданнарның гозерләренә салкын караш булса, аларны эшләргә мәҗбүр итү чараларын күрә алабыз. Аннан соң редакциябезгә мөрәҗәгать иткәндә сорауларыгызны тәфсиллерәк итеп әзерләсәгез иде. Чөнки тәгаенләнмәгән, аңлашылмый торган дәлилләр белән тиешле җавап алу кыен.
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Узган елларда сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә аралаштык. Газетабызның чыгуы айга бер булганлыктан, турыдан туры элемтә дә айга бер булачак. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Һәм һәр айның өченче сишәмбе көнендә иртәнге уннан 13 сәгатькә чаклы бар гозерләр дә язып алыначак. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да кабул итәргә әзербез. Редакциябезнең телефоны: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин.
Чираттагы элемтә 19нчы мартта булачак.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды
Комментарии