Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘРГӘ ДӨРЕС ТҮЛӘТӘЛӘРМЕ?

Ютазы районының Әбсәләм авылында, Комсомол урамындагы 1нче күпфатирлы йортта яшим мин. Бер подъездагы, бер каттагы күршем – Нәзирә Миннахмәтова дигән ялгыз карчыкны карадым. Ул быел март аенда вафат булды инде, урыны оҗмахта булсын! Алдан төзелгән үзара килешү нигезендә, алты айдан соң фатиры минем исемгә күчте. Хәзер анда беркем яшәми, буш тора. Шуңа да карамастан, ай саен коммуналь хезмәтләр өчен квитанция килә. Анда суга, утка һәм газга гына түләү юк. Капиталь ремонтка һәм көндәлек төзекләндерүгә дә, уртак мәйданнар чыгымы (ОДН) да, хәтта чүп өчен дә түләргә күрсәтелә һаман. Кеше яшәмәгәч, чүбе дә булмый бит инде. Ә ай саен чүп түккән өчен дип, «Гринта» дигән оешмага акча түләтәләр. Дөрес хәлме икән ул? Ачыкларга ярдәм итсәгез иде!

Рәзинә НУРЕТДИНОВА,

Ютазы районы, Әбсәләм авылы

Укучыбыз яши торган күпфатирлы йорт «ЮМР» идарә компаниясенә карый. Әлеге оешманың җитәкчесе Гөлфия Абдуллина аңлатканча, йортны төзекләндереп, аны тиешле таләпләргә туры килә торган итеп тоткан өчен гомуми чыгымнар, торак кодексы нигезендә, фатир хуҗаларына бүленә. Кеше яшәмәсә дә, андый чыгымнар һәр милекчегә фатирының ничә квадрат метр мәйдан биләгәненнән чыгып исәпләнә.

Монысы һәркемгә аңлашылгандыр... Ә «кеше яшәмәгәч, чүбе дә булмый бит инде», – дигән сорауга ачыклык кертү өчен, без каты коммуналь калдыкларны, ягъни чүпне урнаштыручы төбәк операторы – «Гринта» җәмгыятенең «Азнакай чүп полигоны» оешмасына мөрәҗәгать иттек. Чөнки Ютазы районының Әбсәләм авылына да нәкъ әлеге оешма хезмәт күрсәтә. «Азнакай чүп полигоны» юристы Айгөл Кәлимуллина түбәндәге җавапны бирде:

– 2011нче елның 6нчы маенда чыккан Русия Федерациясе хөкүмәтенең 354нче карары күпфатирлы йортларда коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибен раслый. Әлеге карарның 148нче пунктында язылганча, фатирда яшәүчеләр (теркәлүчеләр) булмаган очракта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен милек хуҗасы түләргә тиеш. Бу кагыйдә каты коммуналь калдыкларны урнаштыру өчен түләүгә дә кагыла. Аның суммасы кеше саныннан чыгып исәпләнә. Июль аеннан соң тарифлар беразга артты. Хәзер ул йорттагы фатирларда теркәлеп яшәүче һәр кешегә яки милекчегә айга 108 сум 4 тиен түләргә туры килә. Июльгә чаклы бер кешегә түләү суммасы 104 сум 23 тиен тәшкил итә иде.

ШУҢА КҮҢЕЛ ӘРНИ...

Авыл җирендә тормыш алып бару бервакытта да җиңел булмаган. Шуңа да карамастан, андагы халык һәрчак рухи яктан нык калган. Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре дә, иң элек, авылда үтәлеп, сакланып килгән бит. Гомумән, авылда халык милли, рухи һәм дини сафлыгын югалтмаган. Туган телебез чисталыгын тәэмин итүче, аны саклап калуда чиксез зур роль уйнаучы да, моңнарыбызның бишеге дә – авыл бит. Тик гасырлар буе кимсетүле мөнәсәбәттән арына алмаган авыл халкын бүген дә һәръяктан кысрыклау дәвам итә. Шуңа күңел бик әрни һәм... рәнҗи дә...

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«ХАЛЫК АРТИСТЫ» ИСЕМЕНӘ ЛАЕК!

«Безнең гәҗит»нең 19нчы октябрь (№41, 2022) санында «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә Нәҗип Бәдретдинов турында кечкенә генә язма бар иде. Мин дә автор фикере белән килешүемне җиткерәм. Дөрестән дә, Нәҗип Бәдретдинов халык артисты булырга лаек, дип әйтәсем килә. Ул нигез салып башлаган «Җырлыйк әле» тапшыруы да бик матур. Халык өчен кирәкле, мәдәниятебезне, моңыбызны саклауда әһәмиятле тамаша ул. Бер дә булмаган җырчыларга, артистларга мактаулы исемнәр биреп бетерделәр инде. Ә менә шушындый хөрмәткә лаеклы шәхесләргә бирсәләр, әйбәтрәк булыр иде.

Илгизә ҖИҺАНШИНА,

Әлмәт шәһәре

АКЧАНЫ КИРЕ КАЙТАРМЫЙЛАР

Мин узган елда Азнакай шәһәрендәге «Чатыртау» хуҗалык товарлары кибетеннән кран алган идем. Аны оста чакыртып куйдырдым. Ләкин кран дөрес эшләмәде. Шуңа күрә яңа кран алырга туры килде. Ә тегесен соңыннан алган җиргә кире илтеп бирдем. Апа, чегы кайда, дип сорадылар. Менә шуны таба алмадым бит. Кая куйганымны хәтерләмим, 94нче яшь белән барам инде мин. Ярый, хәл итәргә тырышырбыз, дип, бер егет кранны алып калды.

Икенче барганда, ул егетне кабат күрмәдем. Бер кыз тапшырган кран өчен 500 сум акча тәкъдим итте. Соң, мин аны мең сумнан кыйммәтрәккә алган идем бит. Хәзер миңа ни эшләргә икән инде?

Тәнзилә ӘМИНОВА,

Азнакай шәһәре

Әлеге хәл буенча Азнакай шәһәрендәге «Чатыртау» хуҗалык товарлары кибете директоры Ландыш Нуретдин кызы безгә мондый җавабын ирештерде:

– Мәсьәләне тикшердек. Мин үзем әле бу кибеттә бер ай чамасы элек кенә эшли башладым. Ә ул вакыйга элегрәк булган. Дөрестән дә, сатып алучы чекны күрсәтә алмаган. Җитмәсә, кранны сатып алганнан соң, шактый вакыт узгач кына кире кайтарган. Сатучы кызыбыз Гүзәлия сүзләренчә, товарга касса чегы булмагач, ул кранның номеры буенча кайтарган вакытка кибеттәге бәясен билгеләгән һәм шул сумманы тәкъдим иткән. Ә закон буенча, кранны актлаштырып кабул итеп, башта 45 көнгә экспертизага җибәрергә тиеш иде. Шуннан соң гына, тышкы яктан бозулар булмаган очракта, акчасы кире кайтарыла. Бу очракта сатучыбыз, әбинең хәленә керергә тырышып, шул вакытка кибеттәге кран бәясен кайтарган. Кулында касса чегы булмагач, без әбинең кранны кайчан һәм нинди хакка сатып алганлыгын төгәл белә алмыйбыз бит.

 Татарстан кулланучылар хокукын яклау Идарәсенең «кайнар элемтә» телефонына шалтыраткач, әлеге бәхәсле хәлгә түбәндәгечә аңлатма бирделәр:

– Кибет тәкъдим иткән сумма белән килешмәгәч һәм касса чегы булмагач, сатып алучыга товарны нинди хактан алган булуын өстәмә дәлилләргә кирәк. Ул очракта, кибет җитәкчелеге каршы килә алмаячак. Ә кранны алган бәя исбатланмаса, берни эшләп булмый.

«ҖАФАЛАМЫЙ ГЫНА ҖИРЛӘСЕННӘР ИДЕ...»

«Безнең гәҗит»нең 12нче октябрь (№40, 2022) санында басылган «Үлем кыйммәт һәм кайгылы» дигән язманы укыгач, бик кызганыч булып китте. Үземә дә 85 яшь тулды бит хәзер. Танышым – 84 яшьлек Хәнәфи Әхмәт улы, үзе мәрхүм булганнан соң гәүдәсен ярдырмас өчен, нотариуста рәсми кәгазь әзерләп куйган. Ярый әле ул карт документ артыннан йөри алган. Ә йөри алмаучы ялгыз карт-карчыклар бик күп бит. Андыйларга ни эшләргә кирәк соң?

Нигә картаюы җитеп яки чирләп бакыйлыкка китүчеләрне, үлемендә криминал булмавы ап-ачык булганда да, ярдыруны мәҗбүри итәләр икән? Элек СССР вакытында алай эшләмиләр иде. Без – кара халык бу дөньяда нинди рәхәт күрдек? Инде үлгәч тә, җафаламый гына җирләсеннәр иде. Минем теләгем шул. Бу теманы депутатлар кабаттан өйрәнеп, дөрес канун кабул итсеннәр иде. Бу алар хәленнән килә торган гамәл бит.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии