- 18.10.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
МӘСЬӘЛӘНЕ ТИЗ ХӘЛ ИТТЕЛӘР...
Мин узган атнада гына Сезгә шалтыраткан идем инде. Балама алган смарт-сәгатьнең эшләмәве турында әйттем. Аны миңа саткан Таттелеком салонында: «45 көн эчендә тикшереп, тиешле карарны кабул итәрбез», – диделәр ул чакта. Һәм Сезгә шалтыратып мөрәҗәгать иткәннән соң, бер атна да үтмәде, салоннан элемтәгә чыктылар. «Килеп гариза языгыз, акчагызны кире кайтарабыз», – диделәр. Туган мәсьәләне бик тиз арада уңай хәл итәргә булышканыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтемне әйтергә шалтыратам. Алга таба да безне – укучыларыгызны, халыкны куандырып, озак эшләргә язсын яраткан газетабызга! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим!
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
Редакциядән: Шалтыратучыларның гозерләре шулай тиз арада һәм уңышлы хәл ителүгә без дә бик шат. Ә бу очрак буенча шуны да искәртәсебез килә: мәсьәләнең оператив хәл ителүендә Таттелеком оешмасы матбугат хезмәтенең үз вазифасына җаваплы каравы да әһәмиятле роль уйнады. Журналист эше буенча безгә бик күп төрле оешмаларның матбугат үзәкләре белән элемтәгә керергә туры килә. Дөресен әйтик, Таттелеком оешмасыныкы сыман мөрәҗәгатьләргә игътибарлы булганнары сирәк. Алга таба да эшчәнлекне шул рухта дәвам итүләрен теләп калабыз!
АВЫЛ ТАТАРНЫ САКЛАП КАЛДЫ
Мәгълүм тарихи сәбәпләр аркасында татарларның күпчелеге гасырлар дәвамында авылда яшәде. Милләт буларак та халкыбызны авыл саклап калды, дип саныйм. Кызганыч ки, авыл бүген татарның милли яшәешен элеккечә үк саклаучы була алмый. Чөнки аңа тискәре караш һаман дәвам итә. Соңгы вакытларда шактый күп милләттәшләребез авылны ташлап китәргә мәҗбүр. Русиядә авылларга булган мөнәсәбәт үзе шуңа этәрә. Татар авылларындагы мәктәпләрне ябу, исән калганнарын да руслаштыру моның бер ачык чагылышы.
Хәзергедәй сәясәт дәвам итеп, салага караш үзгәрмәсә, авыл белән бергә татар милләтенең дә киләчәге зур куркыныч астына куела, дигән сүз.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
«МИН БҮГЕН ИСӘН, АЯКТА!»
Зур бәлага тарыдым, бер елның көзге иртәсендә инсульт аяктан екты. Авыл фельдшеры ярдәме белән Чистай шәһәре хастаханәсенә озаттылар. Андагы табиблар яхшы дәвалады, аларга рәхмәтем зур.
Хастаханәдән соң авылыма кайттым, тик әле тернәкләнеп бетмәгән, рәтләп хәрәкәтләнә дә алмый идем. Апамның кызы Руфия мине карарга кайтты. Авылдашларым даими хәлемне белеп, ярдәм итеп тордылар. Аларның изге теләкләре, җылы мөнәсәбәтләре ярдәмендә акрынлап яңадан аякка басарга, йөрергә өйрәндем. Инде хәзер авылым халкына, туганнарыма, яраткан фельдшерыбыз Вәсилә Мөхәммәтшинага, авыл хуҗабыз Илшат Галәветдиновка 85 яшьлек саф йөрәгемнән, чал чәчле башымны иеп рәхмәт әйтеп, мин бүген исән, аякта, дип кычкырасым килә!
Флера СӘЙФЕТДИНОВА,
Спас районы, Ямбахты авылы
КЫЛГАН ИЗГЕЛЕКЛӘР ӨЧЕН РӘХМӘТ!
Сезгә шалтыратуымның сәбәбе шул, күңелдәге шатлыклы хисләрем белән уртаклашасым һәм чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. 5нче октябрьдә укытучылар көне билгеләп үтелде бит. Мин үзем дә әлеге һөнәр иясе. Безнең Бик-Үти мәктәбен тәмамлап чыккан игелекле, затлы кешеләрнең берсе – беренче укучым Рифкать Ризаэтдин улы Гыймалтдиновка «Безнең гәҗит» аша тирән ихтирамымны белдерәм. Олы йөрәкле, һәркемгә бары яхшылык кына теләүче игелекле җан ул. Ел саен картлар йортына, балалар бакчаларына булышып килә. Һәр елны укытучылар бәйрәмендә безне дә онытмый. Менә быел да барыбызга стена сәгатьләре бүләк итте. Ә мәктәп тәрәзәләренә бик матур челтәр-пәрдәләр элдерде. Шушы кылган яхшылыклары өчен барлык укытучылар, укучы балалар һәм аларның ата-аналары исеменнән кадерле укучыбыз Рифкатькә ихластан рәхмәт әйтәбез!
Фәридә ГЫЙЛӘҖЕВА,
Буа районы, Бик-Үти авылы
ҺАМАН ХАЛЫК АРТИСТЫ ТҮГЕЛ ИКӘН
Вакытлы матбугатны карап утырганда, гармунчы, музыкант, күп җырлар авторы Нәҗип Бәдретдинов турында язмага тап булдым. Аңа быел 70 яшь тула икән инде. Юбилей концертыгызны әзерлисезме, дип сорагач, кызыгын тапмыйм, үз-үземә реклама ясамыйм, дип җавап биргән. Сәнгать өлкәсендә 50 ел эшләгән танылган музыкантның һаман да «халык артисты» дигән исеме юк икән. Бик кызганыч! «Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Җырлыйк әле» тапшыруында да ничә еллар дәвамында инде гел элеккеге матур, моңлы көйләрне яңгыратып тора ул. Шул ук вакытта, кайбер яшь артистларга атказанган, яисә халыкныкы дигән исем ни өчен бирелгәнне дә аңлап булмый. Барысын да, хезмәтләренә карап, гадел бәяләргә тырышырга кирәк, дип уйлыйм. Лаеклар игътибардан читтә калганда, әллә кемнәргә мактаулы исемнәр бирү – бер дә дөрес түгел!
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ИГЕЛЕКЛЕ ҖӘМГЫЯТЬКӘ – 90!
«Чаллы күрмәүчеләр җәмгыяте» оешуга октябрь аенда 90 ел тулды. Бу оешманың игелекле эшләрен 40 яшеннән сукырайган сынчы – күршем Евгений Масленниковка карата булган мөнәсәбәттән дә беләм. Җәмгыятьне озак еллар дәвамында Әнвәр әфәнде Гәрәев җитәкләде. Күрмәүчеләр өчен бик күп яхшылык кылды алар. Һәрдаим ярдәмгә килергә әзер торып, ихластан эшләделәр. Әнвәр әфәнде җитәкчелегендәге коллективның изге эшләрен Чаллы халкы хәзер дә онытмый. Үзләренә хөрмәтебезне белдереп, җәмгыятьнең юбилее уңаеннан тәбрикләп һәм сәламнәр юллап калабыз!
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды.
Комментарии