Үлем кыйммәт һәм кайгылы

Безнең Татарстан Аксакаллар Шурасы оешмасы җыелышына 84 яшьлек Хәнәфи Әхмәт улы атлы бабай килгәләп йөри. Ул үзенең үлеме турында алдан кайгыртып, үлгәннән соң гәүдәсен ярмасыннар өчен нотариуста рәсми рәвештә документ әзерләп куйган икән. Русия Федерациясе законында үлгән кешенең дини карашларына туры килмәгәнлектән, кешенең үзе исән вакытындагы теләге буенча яки якыннарының язылган гаризасы буенча мәетнең тәнен ярдыру үткәрелмәве турында әйтелә.

Бөтен кеше дә бу турыда алдан кайгыртып, үлгәннән соң аны ярмасыннар өчен кирәкле документларны әзерләп йөри алмый бит инде. Туганнарының мәетне ярдыруга каршы булуларына карамастан, бу эшне барыбер эшләп, шактый гына акча түләтүләре турында язып торалар. Кешенең үлеме җинаять белән бәйле булмаганда беркемнең дә мәетне ярдырасы килми. Шулай булуга карамастан, мәетне ярган өчен аның туганнарыннан акча түләтү мәгънәсезлек кебек күренә. Кешенең болай да кайгылы вакытында мәетне моргтан акча түләп алу белән генә бетми бит әле эш. Әле монысы башы гына. Мәетне җирләү өчен дә зур чыгымнар кирәк. Бөтен Русия территориясендә мәетне җирләү өчен хөкүмәттән 6124 сум ярдәм каралган. Мәскәү каласында исә моның өчен 11616 сум бирелә дип язылган. Зиратларда кабер урыннары да бик кыйммәтләнеп, кемдер өчен бизнеска әйләнде бит хәзер.

Пенсионер вафат булган очракта соңгы мәртәбә бер айлык пенсиясен, эшли торган кеше үлсә бер айлык хезмәт хакын түли торган итсәләр дә ярап торыр иде. Булмастай эш түгел бит бу. Халык да канәгать булыр иде.

Мәетне җирләү чыгымнары азрак булсын өчен, Казанга якынрак булган авыл зиратларына алып кайтып күмүләр күбәеп китте. Казанда яшәп вафат булучыларны үз авыл зиратларына күмү өчен дә туганнарыннан шактый зур акча сорыйлар хәзер. Монда һәр авылның үз законы. Гадәттә, зиратның хуҗасы булып авылның мулласы санала. Дөрес, авыл зиратының да үз мәшәкатьләре бар. Зиратны чистартып, картайган агачларны кисеп, коймаларын карап, мәетләрне җирләүне тәртипле рәвештә алып барырга да кирәк бит.

Ничек кенә булса да, үз вакыты җиткәч, бу якты дөнья белән саубуллашу кемнең кем булуына карамастан, табигый хәл булып санала. Бу дөньяда бердәнбер гадел нәрсә – үлем булу сәбәпле, үзен Аллаһы Тәгаләдән дә бөегрәк итеп тойган патшаларның һәм кеше каһәрләүчеләрнең дә үз вакытлары җиткәч котылып кала алганнары юк. Булмас та.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии