Кан елгасы янында хезмәт иттем

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә Фәнис абый Яруллин гомерлек яра алган Краснояр краендагы Канск шәһәрендә урнашкан һава укчы-радистлары әзерли торган мәктәптә укырга туры килде миңа. Канск шәһәренең исеме кан сүзеннән килеп чыккан икән. Шәһәргә терәлеп үк ага ул елга – Енисейның уң як кушылдыгы. Ул безнең Ык елгасыннан зуррак һәм тирәнрәк, әмма анда суднолар йөзми икән, чөнки бусагалар күп. Ә шәһәр үзе Байкалга таба 250 чакрым тирәсендә урнашкан.

Укчы-радистлар мәктәбе, бәлки, әле дә бардыр. Ә мин моннан 45 ел элек булган хәрби хезмәткә әйләнеп кайтасы иттем.

Бу мәктәпкә иң сәламәт егетләрне сайлап алалар. Ике физик сынау уздырулары истә калган. Беренчесе – сепараторга охшаган центрифугага утырттылар да, бик кызу әйләндереп, кинәт кенә туктаттылар. Аннан торып басасың. Нормага сыешсаң, сынауның беренчесен үттең дигән сүз. Икенчесе – ул замандагы Ми-2 очкычларына утыртып, Себер һава киңлекләрендә шактый гына сыныйлар. Очкыч кинәт кенә күтәрелә яки кинәт кенә һава бушлыгына төшеп китә. Әгәр шул чагында аз гына күңелең болгана икән, сине мәктәпкә алмыйлар, коры җир гаскәренә озаталар.

Безне, Татарстаннан килгән дистәдән артык татар егетен, шушы мәктәпкә кабул иттеләр. Анда, сигез сәгать йокыдан кала, тәүлекнең һәр минуты минутлап бүлеп куелган иде. Иртәнге алтыда «Подъем!» командасына 125 кешелек рота сикереп торып, 45 секунд эчендә урынын җыеп, киенеп, тезелеп басарга тиеш. Берсендә әллә ничә тапкыр чишенеп, ятып, тагын киенеп, тагын тезелергә мәҗбүр иттеләр. Ничә тапкыр кабатлаганыбыз истә түгел, гимнастерканы сыгарлык булган иде. Моны взвод командиры урынбасары белән сержантлар уйлап тапты. Алар да безнең белән бер казармада йоклыйлар иде. Соңыннан үчен кайтардык: кемдер төнлә сержантның күн итегенә пес итеп куйган. Кем эшләгәнен берәү дә сатмады.

Иртәнге зарядкадан соң көн дә 5 чакрымга йөгерәбез, 10 чакрымга чаңгы белән чыгып китәбез. Казармадагы стендка көн саен кемнең ничә чакрым йөгергәне язылып бара. Морзе әлифбасын өйрәнеп, радиоаппаратура белән эш итү, җир белән элемтәгә керү, аны журналга язып бару… Безне ул замандагы «Ил-28» очкычы нигезендә өйрәттеләр. Һавада очкыч тубыннан атабыз, җирдә аны сүтеп-җыябыз. (Тора-бара турникта да маймыл кебек атына башладык. Ләкин берәү дә, сак булыгыз, монда бер егет гарипләнде, дип әйтмәде. Дөрес «кояш» ясау тыелган иде үзе.) Очкыч тубын 10 минут эчендә сүтеп-җыя алсаң, «5»ле аласың. Мин аны өч минут эчендә дә сүтеп-җыйгаладым. Әтием (Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзер инде мәрхүм) мине үзе белән машина ремонтлашырга ала иде, шуның ярдәме булгандыр.

Беренче тапкыр парашют белән сикерү дә истә калган. Авыррак гәүдәлеләр алдан сикерә, җиңелрәкләр алардан соң. Ә бер казах егетебез, курыктымы, сикерәм дигәндә кире чигенде. Инструктор аны самолеттан этеп төшереп җибәрде. Җырлый-җырлый, җиргә исән-сау төшеп җитте ул. Ә менә дустым Таһир (бүгенге көндә гаиләсе белән Түбән Камада яши) төп парашют ачылган мәлдә, ялгышып, запас парашютын да ачып җибәрде. Әле ярый, анысын тиз генә куллары белән эләктереп, күкрәгенә кысып өлгерде. Тормышын шул мизгел саклап калды, ике парашют та ачылса, егетебез һәлак булачак иде.

Ярты елдан соң – май азагында сынаулар тапшырып, һава укчы-радистлары таныклыклары алдык. Аннан безне илебезнең төрле хәрби частьләренә тараттылар.

Миңа һәм Тамбовтан килгән бер рус егетенә Васьково шәһәрчегендәге хәрби частькә юллама бирделәр. Әмма аның төгәл адресы күрсәтелмәгән иде. Мәскәүгә кадәр поездда барганда, ничек тә ачыкларга тырыштык. Андый исемдәге шәһәрчек Смоленск өлкәсендә дә, Архангельск өлкәсендә дә бар икән. Мәскәүдә хәрби һава көчләре баш штабын эзләп таптык. Безнеке Архангельск өлкәсендәгесе булып чыкты. Вакыт бар дип, Мәскәүне карап йөрергә булдык. Май ае иде, бөтен җир шау чәчәктә. Мәскәүдә төн кунып, иртән-иртүк Архангельск поездына утырып китәргә тиеш идек. Юлдаш егетнең бер туганы башкаланың медицина институтында укый икән. Ул яшәгән тулай торакны эзләп киттек. Кичкә генә барып тапсак, безне анда кертмиләр. Аптырап калмадык, йорт почмагына ябышып, бернинди баскычсыз-нисез өченче катка күтәрелдек. Армиядә өйрәнгән менә кайчан кирәк ул! Бүлмәдә икәү яшиләр икән. Берсе – хезмәттәшемнең туганы, икенчесе – Африкадан килгән бер капиталист малае. Урамда эссе булса да, ул калын юрган ябынып йоклады.

Икенче көнне поезд белән билгеләнгән урыныбызга юл тоттык. Анда килеп төшкәч, шаккаттык – кар әле бетмәгән, әллә нинди кәкре каеннар, тәбәнәк таллар, шыксыз куаклар үсә. Бераз күнегүләр алгач, хезмәттәшем очкычта радист булып китте. Ә миңа, кызганычка, очарга туры килмәде. Армиягә кадәр Минзәләдә педучилище тәмамлаган идем, шуны истә тотыпмы, мине штабта бүлек мөдире ярдәмчесе итеп калдырдылар.

Фәнис абыйның фаҗигага таруын соңрак әсәрләреннән укып белдем. Үзе исән вакытта аның белән очрашасым килгән иде, әмма һәр талпынуымда, яраларын кабат кузгатырмын, дип, тыелып калдым. Инде ул вафат булгач, бик үкендем. Урыны җәннәттә булсын.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеев районы, Ижау авылы

Комментарии