АРЧАДА БАЛ КОРТЛАРЫН АГУЛАГАННАР!

АРЧАДА БАЛ КОРТЛАРЫН АГУЛАГАННАР!

Баштанаяк киендереп куйгач, гомере буе арасында кайнашкан «заправский умартачы»га охшап калдым. Шунсыз оялар янына барырга ярамый, кортларның үтә зәһәрләнгән чагы икән. Чөнки Арча районының Әзәк авылы тирәсендәге борчак басуына ниндидер агулы ашлама сибеп киткәннәр. Нәтиҗәдә якын-тирәдәге Әзәк, Чиканас, Иске Иябаш, Яңа Иябаш, Өчиле, Иске йорт авылларында кырыла башлаган.

– Мин моңа 15нче июнь көнне, көндезге сәгать уннар тирәсендә игътибар иттем: бал кортлары очып кайталар да, үләләр. Бөтен кортлар гомер булмаганча усалланганнар, чагарга гына торалар, үз-үзләрен тотышлары наркоман кебек диимме шунда. Оя яннарын карасам – чирәм тулы үле бал корты. Тизрәк күршедәге икенче умартачыга чаптым, бергәләп ояларны карыйбыз – аның да шул ук хәл. Ул шунда ук чамалап алды – агу сипкәннәр. Машинага утырып агуланган басуны эзләп киттек. Әзәк авылы янында өченче ел ук рапс чәчелгән басу бар иде, ул әле дә ел саен чәчәк ата, кортлар шунда оча, барып карадык. Быел бу басуга борчак чәчкәннәр икән, шуны агулаганнар. Искедән калган рапс та сап-сары чәчәк атып утыра… Киттек тракторчыны эзләп. Аның сүзләренә караганда, ул басуны кортлар очмый торган вакытта, кичке уннан иртәнге бишкә кадәр эшкәрткән. Әмма тикшерә торгач тракторның басуда инде кичке җидедә үк күренүе, ә тракторчының иртәнге алтыда да өенә кайтмаган булуы ачыкланды. Ягъни, моннан чыгып без агуның әле кортлар очканда ук сибелә башлап, иртән алар бал җыя башлаганда да дәвам итүен чамалый алабыз. Шулай ук кортларның агулануыннан чыгып, технологиянең төгәл үтәлмәгәнен, агу тиешеннән күбрәк сибелгәнен фаразлап була. Әгәр тиешле күләмдә генә сибелсә, иртә белән кортлар оча башлаганчы сеңеп бетә ул, – ди Өчиле авылы умартачысы Рәдиф Нуриев.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Рәдиф әфәнде 78 баш асрый һәм кортлары хакында яратып, шундый үз итеп сөйли – андыйлар хакында фанатик дияргә дә буладыр, мөгаен. Хәер, аның үз-үзен тотышында бал кортына охшашлык бар кебек: шундый ук тынгысыз, бер минут та урынында утырып тора алмый. Бер чынаяк чәй эчкән арада кортлары янына биш кат чыгып керде бугай… Кортларыннан аермалы буларак усал түгел, эчкерсез, самими кеше дип таптым.

– Мин ел саен чама белән 700-800 мең сумлык бал сатып акча эшләп ала идем. Бер оядан 30-35 килограммбал суыртып, 10-12 мең сум табыш алган ел уңышлы санала. Быел ел әйбәт кенә башланган иде, нәкъ бал чорына кереп барганда харап булдык. Бу агу оядагы 70 процент кортның башына җитте. Хәзер бөтен бал җыючы кортлар үлеп бетте, ояда бары бала кортлар гына калды. Әле алар кайчан җитлегә дә, кайчан бу оялар көчәя, – дип уфтана Рәдиф әфәнде.

Биредә мин үзем өчен шактый яңалыклар да ачтым. Баксаң, бер ояда 80 меңләп бал корты була, ана корт көненә 2000-2500 күкәй сала, алардан 21 көннән бала кортлар чыга һәм 10 көн буе үскәч кенә оядан бал җыярга очалар, ә инде бал җыю чорында 2 меңнән 2 мең ярымга кадәр кортның үлүе нормаль күренеш санала икән.

– Тик бер юлы оядагы барлык бал җыючы кортларның үлеме нормаль хәл түгел. Әле бит без ана кортның хәлен белмибез, аңа зыян килмәдеме икән? Бал, су, серкә ташучы кортларның ояга агулы продукт алып кергән булуы да ихтимал. Хәзер инде шикәр ширбәтенә дару салып кортларны дәвалый башладым. Белмим, коткарып калып булырмы? Бүгенге көндә үк һәр оядан 7-8 меңлек зыян күрдек дип исәпләп чыгардым. Мондый югалтуларны безгә кем каплар? – ди умартачы.

* * *

Арча районының бу тирәдәге җирләрендә «Сервис-Агро» ширкәте хуҗалык итә. Бу компания исә ашламалар, гербицид һәм пестицид ише агулар белән сәүдә итүче, басуларны эшкәртүче буларак билгеле. Беренче генә көн эшләүчеләрдән түгел, ялгышларының нәрсәгә китерәсен чамалыйлардыр дип, Кырлай агрофирмасы идарәчесе Илшат Шакирҗановка мөрәҗәгать иттем.

– Без бу гербицидны борчакка ел саен сибәбез, моңа кадәр алай зыян салганы булмады. Бу юлы да технология бозылмады, кичке уннан башлап, төнге икенче яртыга агулау эшләрен инде төгәлләгән идек. Ник болай килеп чыкканын үзебез дә аңламыйбыз. Әмма кешеләргә ярдәм итәргә, ниндидер уртак бер фикергә килергә әзербез. Моның өчен Казандагы хуҗалар белән киңәшләшеп аласыбыз бар әле, – диде ул.

Әлбәттә, моңарчы «зыян салуда» кем гаепле икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма хәтерем ялгышмаса, Тукай Кырлай янындагы каен посадкасына, кешеләрнең бәрәңге бакчаларына зыян килгәләде дип беләм. Шулай ук, узган елны да Арча районы умартачылары зарланды. Тик, ни сәбәпледер, эш зурга китми калды…

Басуларга агу сибү бал кортларына еш зыян сала, бу хакта ишеткәләп торабыз. Әмма Европа илләрендә моңа инде күптән юл куелмый. Чөнки бал кортларының бетүе булачак уңышка зур зыян сала. Хәтта, кайбер галимнәрнең әйтүенә караганда, төрле гербицид – пестицидларның күп кулланылуы аркасында бөҗәкләрнең юкка чыга баруы, кешелекнең азык-төлек куркынычсызлыгына ук яный, имеш. Ягъни, көннәрнең берендә дөньяда чәчәкләрне серкәләндерердәй бөҗәк тә калмаска мөмкин. Әгәр барлы-юклы ике көн эчендә 70 процент бал кортларының үлеменә сәбәпче булырдай агулар кулланыла икән, бу процессның ни дәрәҗәдә тиз баруын чамалавы кыен түгел…

* * *

Ярар, эшләр, бәлки, алай ук хәтәр дә түгелдер, галимнәр арттыралардыр. Әмма Арча районында бал кортларының күпләп кырылуы факт, монысын берничек тә күрмәмешкә салышып булмый. Бәлки «Сервис-Агро» ширкәте җитәкчеләре гаҗәеп шәп, кеше кайгысын аңлардай һәм салган зыянны каплардай кешеләрдер, шигем юк. Ләкин умартачыларның үзләренә дә йоклап ятмаска иде. Вәгъдәләр, матур сүзләр белән гаилә туендырып та, утка вә газга түләп тә булмый. Шуңа күрә, кичекмәстән үле кортларны экспертизага биреп, аларның нидән агулануын ачыклау лазем. Гәрчә умартачылар үзләре белсәләр дә, моны дәлилләүче пичәтле кәгазь кирәк. Шулай ук оялар янындагы үлеп ятучы бал кортлары күчләрен фотога, видеога төшереп алу да зыян итмәс. Районның хуҗалыгы идарәсеннән вәкил чакыртып, барча умартачыларга җыелып, бер-беренең хуҗалыкларын карап, тикшереп, тигән зыянны исәпләп актлар төзеп кую да файдалы булыр. Әгәр бу эштә җирле үзидарә башлыгы катнашып, кәгазьләргә мөһер сугып, раслап та куйса, бөтенләй шәп…

Югарыда язылганнарны эшләп кую, сезгә судка биргәндә кирәк булырга мөмкин. Эшнең очына исә судсыз гына чыгып булмас кебек. Чөнки «Сервис-Агро» ширкәтенең җитәкчесе Габделхәй әфәнде Кәримов белән сөйләштем, баштарак үзара гына хәл итү яклы булса да, соңыннан юристлары белән киңәшеп алган һәм ширкәт закон бозмаган дигән нәтиҗә ясаган.

– Без бит үз басуларыбызны агуладык, ә моның өчен без беркем алдында да җаваплы түгел. Әгәр алар яз көне хат язып үзләренең бал кортларының безнең басудан бал җыю мөмкинлеген хәбәр иткән булсалар бер хәл иде. Андый хат булмады, димәк, безнен гаеп тә юк, – диде ул.

Кызык һәм гаҗәп бу кешенең фикере: аныңча, умартачы, үзенең корты кая очасын белеп торырга тиеш. Тик агулар белән эш итүче белгеч белеп торырга тиешле: умарта корты сыер түгел, арканлап куярга. Ул агу кулланучыны да, кулланмаучыны да аера белми, чәчәк күрсә – оча бирә, шул исәптән агу кулланучының кырлары да мул уңыш бирсен дип тырыша. Ә монда изге Корьәндә дә телгә алынган бөҗәкләргә каршы сугыш ачканнар.

Татарстанның умартачылык буенча дәүләт идарәсе генераль директоры урынбасары Ренат НӘБИУЛЛИН «Ирек мәйданы» газетасына бу нисбәттән мондый аңлатма да биргән иде:

– Пестицидлар куллану турында канун бар. Анда барысы да акка кара белән язылган. Басу, урманнар нәрсә белән эшкәртелергә тиешлеге, нинди күләмдә, кайчан икәнлеге хакында барлык нормативлар бар. Эшкәртелү вакыты алдан ук матбугат аша әйтелергә тиеш, – диде ул. – Язын республика урманнары эшкәртелде, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкка алдан хәбәр итте, нинди пестицидлар кулланулары турында әйттеләр, яздылар. Аннары эшкәртү эшләре кичкырын, бал кортлары очмаганда башкарылырга тиеш. Умартачылар аларны яба, агуланмасыннар өчен су бирәләр. Кызганычка каршы, җавапсыз караган хуҗалыклар да юк түгел. Безнең идарә аларны контрольдә тота алмый, моны «Россельхознадзор» башкара. Алабугада да андый хәл булды, пестицидлар сибү сәбәпле, бал кортлары үлде. Умартачы судка биреп, гаеплеләрне хөкем итүгә ирешә алды.

Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы интернет сәхифәсендә моңа нисбәтле законнар бар www.agro.tatarstan.ru, шуннан табып шул законнар нигезендә хаклыкны табарга кирәк.

Шуңа күрә умартачылар тиз арада кәгазьләрен вә дәлилләрен әзерләп, кичекмәстән гаризаларын судка илтсеннәр, югыйсә, соң булуы мөмкин. Әгәр умартачылар теләсә, бу судта аларның мәнфәгатен яклап мин дә катнашырмын дигән ниятем бар. Ә эшнең барышы белән укучыларыбызны таныштырып торырбыз. Чөнки бу судлардан алынган мәгълүматның умартачыларга бик кирәк булуы мөмкин…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии