Яхшылыкка – яхшылык

Бу вакыйга узган гасырның 30нчы елларында була. Әнием Маһибәдәрнең бертуган сеңлесе Гарифә апа Урта Шүләнгер авылыннан кунакка килгәч (элеккеге Тәкәнеш, хәзерге Мамадыш районы), авырый башлый, урынга менә. Әни моңа бик борчыла. «Берәр нәрсә ашыйсың килмиме соң?» – дип сорый беркөнне. Гарифә апа тамагына ашамый башлаган була. «Шалкан ашыйсым килә», – ди ул. Әни 40 градуслы салкында авыл буйлап шалкан эзләп чыгып китә. Булса, Шәңгәрәй абыйда гына булыр, диләр аңа. Әни Шәңгәрәй абыйларга кергәндә, аның сәкедә намаз укыган вакыты була. Намазын укып бетергәч, әнинең нинди йомыш белән кергәнен сорый. Әни йомышын әйтә. «Син кайсы нәселнеке?» – дип сорый Шәңгәрәй абый. «Безне Бабаныкылар диләр», – ди әни. «Алай булгач, йомышыңны үтәми булмый инде», – дип, Шәңгәрәй абый күрше бүлмәдән улы белән карчыгын чакырып чыгара. «Кырык градус салкында базны ачалармыни?» – дип тузына карчыгы. «Менә шул була инде ул йомыш тыңлау. Кул астындагы әйберне биреп чыгару ул әле йомыш тыңлау түгел», – ди Шәңгәрәй абый. Үзе тәрәзә янына килеп баса да: «Әнә бабаңның нигезе моннан да күренеп тора. Аны Баба Мөхәмммәтҗаны дип йөртәләр иде. Ул күп итеп умарталар тотты. Җәйнең матур бер көнендә бөтен авыл баласын җыеп, ипи белән туйганчы бал ашата, чәй эчертә иде», – дип сөйли. Баба Мөхәммәтҗан безнең әнинең бабасы була инде. Күп итеп атлар асраган, бакчасында иллеләп умартасы булган. Бакча уртасыннан челтерәп чишмә агып утырган. Ул чишмә бүген дә исән. Соңгы елларда Ишки авылы халкы бу урында Сабан туе бәйрәмен уздыра. Ераклардан кунакка кайткан халык шушы чишмәнең салкын суын эчә. Мөхәммәтҗан дигәннән кыскартып, аны «Мөки чишмәсе» дип атыйлар.

Элеккеге бабайлар бик ярдәмчел булганнар, байлык җыймаганнар, ялган сөйләмәгәннәр, халыкны бәла-казалар белән куркытмаганнар, хәер сорамаганнар. Үз көчләре белән яшәгәннәр, хезмәтне беренче урынга куйганнар.

Бакчага җыелган бала-чагалар «бабай, бабай» дип кычкыра торган булганнар. Шуннан Баба Мөхәммәтҗаны дигән кушамат калган.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии