Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СУБСИДИЯ БИРЕЛЕРМЕ?

Миңа 80 яшь тулды, хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид. Үз өемдә яшим, коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алам. Күптән түгел өемне улым исеменә күчердем, бүләк иттем (дарственный белән). Улым һәм килен белән бергә яшибез. Хәзер өй минем исемдә булмагач, субсидия бирелерме? Квитанцияләрне үзем түләп барам, чөнки алар минем исемемә килә.

Исемем һәм адресым редакция өчен генә,

Алексеевск районыннан

Әлеге сорауга Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәге җавапны бирде:

«Инвалидларга, хезмәт ветераннарына торак һәм коммуналь түләүләр өчен каралган ташлама яки субсидия рәвешендәге социаль ярдәм аларның йорт хуҗасы булу-булмавына бәйле түгел. Ул һәр очракта да күрсәтелә».

Җаваптан аңлашылганча, безгә мөрәҗәгать итүче йортын улы исеменә күчерткән очракта да, субсидия бирелергә тиеш.

МӘҖБҮРИ ЭШЛӘТЕРГӘ КИРӘК

Һөнәри белем алганнан соң, яшь белгечләрнең 50 проценты үз юнәлешләрендә эшләми, авыл җиренә дә кайтмый, дип әйтәләр хәзер. СССР вакытында 3 ел эшләү мәҗбүри иде. Нигә шул тәртипне кертмәскә? 1956нчы елда Калинин районындагы (хәзерге Актаныш) Пучы хастаханәсендә дәваланырга туры килде. Шул вакытта хәтердә калган: укуларын тәмамлап Мәскәүдән өч шәфкать туташы эшкә килгән иде. Соңыннан алар, өч еллык мәҗбүри хезмәт срогын тутырып, үз якларына киттеләр. Депутатларыбыз шундый тәртипне кертү турында уйласалар, яхшы булыр.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

СЫНАУ ӨСТЕНӘ СЫНАУ

Июнь ае минем өчен сынаулар чоры булып хәтергә уелып калган. 1949нчы елның 25нче июнендә Апас урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында соңгы имтиханны бирдем. Шул ук көнне авылыбыз – Иске Әнәлегә район партия комитетының беренче сәркатибы Зәки Фәйзуллин, район советы башкарма комитеты рәисе Барый Мифтахов, комсомол комитетының беренче сәркатибы Харис Заһретдинов һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре килде. Авыл клубында утырыш үткәреп, безнең гаиләне – әтием белән әниемне һәм аларның биш баласын сөргенгә җибәрергә карар чыгардылар. Әтиемне клубтан алып чыккач, хәтта 3-5 яшьлек балалары белән дә саубуллашырга ирек бирмәделәр. Без елашып калдык. Бу көн хәтеремдә мәңге яра булып калды.

Өч көннән соң өйгә килеп барыбызны – әнием белән балаларны да машинага төяп алып киттеләр. Алты ел сөргендә нужа күреп йөргәннән соң, 1955нче елның апрелендә генә кире Татарстанга кайтырга рөхсәт бирелде.

Күңелдә олы теләгем бар: ул караңгы еллардагы вәхшилекләр, гаделсезлекләр, күз яшьләре беркайчан да кабатланмасын иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«ЯҢА ГАСЫР» ЮГАЛГАН!

Июнь башында шалтыраткан идем инде сезгә. Чистай шәһәренең Маркин урамындагы 55нче йортта яшим мин. «Яңа гасыр» каналы күрсәтми башлавы турында әйткән идем. Телевизорны приставка ярдәмендә гадәти антенна белән карыйбыз. Бушлай күрсәтелергә тиешле каналлар арасында «Яңа гасыр» югалды. Мастерга шалтыраттым, аңа телевизор сәбәпче түгел, телевышкадан көйләргә тиешләр, диде. Сез: «Мөрәҗәгатьне Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникация өлкәсендә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтнең (Роскомнадзор) Татарстан буенча Идарәсенә җиткердек. Анда мәсьәләне тиз арада тикшерәчәкләрен белдерделәр», – дип җавап яздыгыз. Инде шуннан соң тагын ун көнләп вакыт үтте, килеп караучы да юк, тикшермиләр ахрысы, чөнки «Яңа гасыр» каналы һаман күрсәтми. Минем бигрәк кайгылы чагым, күптән түгел ирем вафат булды. Ичмасам, татарча тапшырулар, концертлар карап, күңелне юатыр идем. Анысы да юк менә хәзер. Зинһар ярдәм итегез!

Әлфинур ПАШИНА,

Чистай шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Әлфинур Пашина күтәргән әлеге проблема бик актуаль булып чыкты. Чөнки узган атнаның чәршәмбесендә шундый ук сорау белән тагын Тукай районының Иске Абдул авылыннан Рәшидә Сәярова, Әгерҗе районының Кичке Таң авылында яшәүче Гөлсинә Шакирова һәм Минзәлә районының Толбай авылыннан Рәисә Шакирова мөрәҗәгать итте. Һәммәсен дә бер мәсьәлә борчый: «Яңа гасыр» телеканалы кая югалган? Барлык очракта да ул июнь башыннан күрсәтми башлады, дип зарландылар. Аңлатуларынча, шалтыратучылар телевизорны сигнал көчәйткеч махсус җайланма – приставка ярдәмендә караган булганнар. Ул очракта 21 канал бушлай күрсәтелергә тиеш. Алар арасында «Яңа гасыр» каналы да бар. Тик, ни сәбәпледер, июнь башыннан «Яңа гасыр» гына югалган бит, ә башкалары эшләвен дәвам итә икән.

Икенче мәсьәлә – Чистай очрагы буенча Роскомнадзорга инде ике атна элек шалтыратып хәбәр иткән булсак та, хәзергәчә бернинди чара күрелмәгән. Димәк, барлык элемтә чараларын, шул исәптән безне дә, ягъни мәгълүмат таратучы оешмаларны да ныклы контрольдә тотарга тиешле, әмма редакцияләрне административ җавапка тарттырырга әзер торучы әлеге оешма тарафыннан андый хәбәрләргә караш шул дәрәҗәдә генә, дигән фикер туа. Шуңа күрә һәм «Яңа гасыр» каналын карый алмаудан зарланучылар күп булуны искә алып, Роскомнадзорга бу юлы язма рәвештә рәсми мөрәҗәгать юлладык. Нәтиҗәсен соңрак хәбәр итәрбез.

БЕЗДӘ ТӨГӘЛ ЭШЛИ

Күп вакыт гәҗитнең адресатка вакытында килмәве, яки кайбер саннарның бөтенләй югалуы турында ишетергә туры килә. Менә безнең авылда почта хезмәткәрләре бик төгәл эшлиләр. «Безнең гәҗит»нең бер саны да соңарганы, югалганы юк әле. Шуның өчен аларга зур рәхмәт!

Бик яратабыз бит «Безнең гәҗит»не, көтеп алабыз. Алу белән, йотлыгып укыйбыз. Анда язылган мәкаләләрдәге фикерләр белән үзебезнеке туры киләме, шуны чагыштырабыз, тәңгәллекне эзлибез. Тормыш барышы белән, илдә, Казанда нәрсәләр кайнаталар, шуның белән танышып барабыз. Шул кадәрле көчле, мәгънәле язмалар бастырыла, тарихи вакыйгалар да киң чагылдырыла. Җыйнап әйткәндә, җаның ни тели, шул тема бар. Алга таба да озын гомерле булырга язсын!

Дамир НӘҖМИЕВ,

Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии