Бердәмлек һәм айныткыч

Бердәмлек һәм айныткыч

Тагын бер бәйрәм үтеп китте. Гомумән, Русиядә нинди генә бәйрәмнәр юк. Ниндиләрен генә уйлап чыгармакчылар. Менә монысы иң яңасы, иң ясалмасы һәм иң бәхәслеседер. Ул хәтта халыкара масштабта да ризасызлык тудырды. Поляклар канәгатьсезлекләрен әле дә белдергәләп тора. 4нче ноябрь бердәмлек көнеме соң? Хәер бу сорауга күп тапкырлар уйланганыбыз бар. «Безнең гәҗит» битләрендә дә. Бүген дә тәфсилле анализ ясалды, 6нчы биттәге мәкалә игътибарсыз калмас, дип уйлыйм.

Сүзем ул хакта түгел. Гыйбрәт җыяр өчен читкә чыгып кара, диләр. Артык сәяхәт итәргә яратмасам да, азмы-күпме дөнья күргәнем бар. Менә әле генә Төркиядән кайттым. Дусларым чакыргач, ял да итәрмен, очрашу бер гомер, дип бардым. Инде язганым да бар, кабатланам: һәрчак шул хәлгә аптырыйм: төрки халыклар очрашса, бер-берсе белән туганнарча һәркем аңлаганча төрки телдә аралашырга тырыша. Мин дә бу сәфәремдә казахлар, үзбәкләр, таджиклар, кыргызлар һәм әлбәттә төрекләр белән очраштым. Һәм без урысча да, инглизчә дә түгел, үз телебездә аңлаштык. Менә мондый туганлыкны мин славян халыкларында сизмим, бәлкем, миңа гына шулай тоеладыр, ялгышсам – бик яхшы. Аеруча украиннар белән эш пешми. Без аларны хохоллар, дисәк, алар исә москолей, дип мәсхәрәли. Инде татар икәнемне белгәч, мөнәсәбәтләре үзгәрә. Мондый хәлне мин Чехиядә дә сиздем. Башка урыннарда да. Сәбәбе нидә соң?

Бу сорауга җавапны кунак иткән дусларым өлешчә табарга ярдәм итте. Төркиядә мин ял иткән урында русиялеләр бик күп, шул исәптән урыс теллеләр дә. Мин шуңа игътибар иттем, төрекләр бик игътибарлы, ачык күңелле, ярдәмчел халык. Инде аларча исәнләшә, рәхмәт әйтә башласаң, үзеңнең төрек телен азмы-күпме аңлаганыңны да белдерсәң, бөтенләй мөкиббән китәләр. Кемгә ошамасын инде синең телеңдә, һичьюгы исәнләшү. Ләкин шуңа игътибар иттем, урыс телле кешеләр төрекчә берәр сүз әйтергә, отып калырга оялалар кебек тоелды миңа. Шул хакта фикеремне белдергәч, дусларым: «Шулайрак шул, ник монда төрекләр урысча белми дип, дәгъва белдерәләр әле», – дип әйтеп куйды. Белмим, башкасы катлаулы булса мирабә (сәлам), игөнләр (хәерле көн) кебек бик җайлы сүзләрне генә булса да әйтеп буладыр.

Әле шушы язманы язып утырганда, редакциябезгә күптәнге авторыбыз, дустыбыз, Усаклык бистәсеннән Илгизәр абый (Илгизәр Акъегет) кереп чыкты, сәфәрем турында сорашты да, шушы хакта сүз чыкты. «Юк шул, әлегә кадәр кайбер сүзләрне генә булса да аңлыйлар иде, инде менә татар телен кыскач, бөтенләй оныттылар. Ипи кибетендә урыс хатыны эшли. Ире татар. Берничә ел элек ак ипи, кара ипи дип татарча сорап ала идем, бирә иде. Хәзер по русский говорите дип тора. Син беләсең ич, дигәч, не знаю, ди», – диде ул ачынып.

Шулай шул, гомер буе янәшә яшәгән күршеләребез дә ичмасам бер бәйрәм көннәрендә генә булса да, татарча исәнләшсә иде. Юк, «Здраствуйте» телендә, без исәнләшәбез. Шулай булгач бердәмлек бармы? Бердәмлек юк, урысча мәгънәле единство гына. Һәм бу единство йогынтысын дөнья киңлекләренә дә таратырга хыялланып яшибез.

Шушы көннәрдә генә урыс теле тирәсендә шау купты бит. Югары икътисад мәктәбе галиме, профессор Гасан Гусейнов Мәскәүдә бары тик урыс телле газеталар гына сатыла, ялган тарата торган ярлы һәм шапшак телдә генә мәгълүмат табыла, дип белдергән иде. Реакция һәрвакыттагыча булды: урыс фамилияле булмаган кеше ничек итеп телне яман дип атарга җөрьәт итә?! Галимне гаепләргә, хәтта һөнәри эшчәнлегенә чик куярга омтылыш башланды.

Бу шау-шуга Путин да битараф калмады: «Мәгарә русофоблары» барлыкка килде, русофоб илләр башлыклары урыс теленә каршы сугыш ачты, дип белдерде. Урыс телен куллану даирәсен киметергә тырышучылар бар диде.

Ләкин чынбарлыкка, Профессор Гусейнов сүзләренә аек күзлектән күз салыйк әле. Бүген кайсы гына телеканалны ачма, анда нинди телдә сөйләшәләр? Янау, өркетү һәм «без бөекләр» телендә. Бүген яшьләр нинди телдә аралаша? Аларның телләрен аңлыйбызмы? Бу урыс телеме? Жаргон теленә әйләнеп бара түгелме урыс теле?! Бүген башка тел белмәгән урыс телле үсмер берәр сүзне хатасыз яза аламы?

Чит илләрдә урыс теле кысыла дип лаф орабыз. Ә менә үз күзебездә бүрәнә йөзеп йөргәненә игътибар итми, башкалар күзеннән чүп эзлибез. Күп милләтле дип горурланган үз илебездә балама ана телемдә белем бирә алмыйм, югары мәктәп турында хыялланмыйм да. Ул бары тик урыс телендә генә кеше була ала.

Бердәмлек көнен дә урыс маршы белән урыс шовинистлары гына бәйрәм итә бит.

Бердәмлек булсын өчен кемдер бөек, кемдер икенче сорт түгел, бар да тигез хокуклы һәм бар да хөрмәткә лаек булырга тиеш. Бу мин уйлап чыгарган әйбер түгел, бу Конституциябездә шулай язылган. Кызганыч, төп кануныбыз – Конституциябез гамәлләр өчен түгел, сүз өчен генә кирәкле документ булды. Совет заманында да, бик кызганыч – хәзер дә.

Путин урыс телен куллану буенча бердәм сүзлек булдырырга кирәклеген дә искәртте, күрсәтмә бирде. Әйе, килешәм. Ул бик кирәк.

Бердәм эталон әдәби тел бар иде ул. Заманында телевидение дикторлары, журналистлар шул сүзлекләргә карап эш итәләр иде. Ул чагында бу сүз ничек, нинди хаталарыбыз бар, дип олпат дикторлардан, тел белгечләреннән сораша идек. Кызганыч, бүген әдәби тел нормалары үткәндә калды. Хәер, теле-радио пычрак вакыйгалар, ямьсез күренешләр турында сөйләгәндә, еш кына җинаять җаваплылыгына тарттырырлык шәхесләрне герой ясаганда, тирә яктан фашистлар, дошманнар эзләгәндә каян матур сөйләмне истә тота алсын. Оршыш, ызгыш-талаш теле матур була алмый. Телевизор карагач, радио тыңлагач баш авырта башлый, йокы кача…

Һәр телгә үз эталон нормалары кирәк. Матур сөйләм колакка рәхәт. Кызганыч, урыс теле генә түгел, татар теле дә чүпләнде, ямьсезләнде. Бүген радионы, телевизорны тыңлый алмавымның бер сәбәбе шул да. Микрофоннан колагымны ерта торган сөйләм агыла. Нәшриятта яңа тел уйлап чыгаручылар, яңа сүзлек язучылар пәйдә булды. Гәҗитләре чыга шул телдә. Мин аны аңламыйм: ул сакаулар телеме, әллә… Тилифүн, дип сөйләшкән телне җитди кабул итеп буламы?! Бу җырлы, моңлы телебезне мыскыл итү. Авылдан килеп, 10 класс һәм 4 курс институт тәмамлаган Илфат Фәйзрахманов яңа тел уйлап чыгарырга тиеш түгел, мисал өчен. Ул кабул ителгән нормаларны кулланырга тиеш. Кыскасы, телнең чисталыгы, телне бозу күренешләре турында аяк терәп сөйләшер чак җитте, дип уйлыйм. Бу урыс теленә генә түгел, шул исәптән татар теленә дә кагыла. Радио, телевидение эталон әдәби телдә сөйләшергә, гәҗит, журналлар шул телдә генә язарга тиешләр. Бу кануни яктан таләп ителергә, шуны булдыручы кануннар эшләнергә тиеш.

АЙНЫЯЧАКБЫЗ

Русиядә бәйрәмнәр күп, аны рәхәтләнеп бәйрәм дә итә беләбез. Әлбәттә инде, алкоголь куллану буенча да иң алдынгылар рәтендә саналабыз. Спиртлы эчемлекләрне сатуда вакыт һәм яшь чикләүләре дә кертелде. Бәяләре дә арзан түгел. Әмма эчкечелек кимеми. Инде менә көрәшнең яңа иске алымын кулланмакчылар. Озакламый Совет чоры мирасы – айныткычлар барлыкка килергә тора. Ул 2011нче елда ябылып бетте. Һәм менә яңадан торгызыла. Кешене исерекме, юкмы икәнен полиция урамда ук ачыклап озатачак. Ләкин, канун шул рәвешле кабул ителсә, айныткычлар шәхси затлар кулында эшләячәк.

Шушы хәбәрне ишетүгә йөк машиналарыннан юлда йөргән өчен «Платон» түләү программасы күңелемә килде. Ул кем кулында?! Кремльгә якын торган олигархлар хуҗа бу системага.

Шуннан чыгып, тагын кемнәр өчендер яңа төр бизнес чыганагы барлыкка килә, дип уйлап куйдым.

Әлбәттә сәрхушлеккә каршы көрәшергә кирәк. Исерекләр тормышыбызда зур комачау, алар тынычлыгыбызны ала, алкоголь сөреме артында җинаятьләр… Ләкин бездә һәр яңалык куркыта, һәрнәрсә кемнәрнеңдер шәхси файдасы өчен кертелә сыман. Дәүләт карамагында булып, айныткычка урнаштыру тәртибе төгәл тәгаенләнсә, һәм бу җитди контроль астында булса, бик шәп буласы да. Ләкин бу бездә башкачарак булыр. Айныткыч бит түләүле. Анда кунып чыгу тарифлары арзан булмас. Аракы сөременнән айный алмаган мәңге исерек бомжлар анда кирәк микән?! Димәк, дуслары белән җыелып кәеф-сафа коручы акчалылар ауланачак анда. Тәртип тә бозмаслар, ләкин кафе ишек төбендә аларны инде көтеп торырлар. Нишлисең бит, бу бит бизнес рәвешендәге эшчәнлек булырга тора.

Бүген оппозиция вәкилләре ничек кенә эзәрлекләнми. Митингта катнашучылар, аны оештыручылар власть вәкилләре ягына буш пластик шешәләр атып, яисә кулларын болгап, аларның бәллүр сәламәтлекләренә зур зыяннар китереп төрмәләргә генә утыртылып калмый, әле «Росгвардия»челәрнең эшләгән чыгымнарын да капларга тиеш булалар. Инде алга таба башкача уйлаучыларны салмыш иде дип тә алып китә башламаслар, дип кем әйтә ала. Бүген теләсә кемне наркотиклар белән бәйләп, аны сатучы яисә кулланучы дип хөкем итә алганны, эчкән иде ул, дип исбатлау берни тормаячак бит.

Шулай булгач, айныткычлар кирәкме, дигән сорауга мин бу рәвешле кирәк түгел дияр идем. Бездә 7–8 айга сузылган салкын кышта урамда катып үлүчеләр дә бар бит диярсез. Алар алга таба да булачак. Чөнки, яңа төзеләсе айныткычларга акчалы кешеләр кирәк булачак. Ә исерекләргә килгәндә, ашыгыч ярдәм машиналары да, шул ук полиция дә эшли. Авырса, больницаларга, тәртип бозсалар полиция бүлекләренә ишекләр ачык. Татарстан юл хәрәкәтен күзәтүче камералар саны буенча Русиядә беренче бит, аңа карап, юлларыбызда һәлакәтләр кимедеме? Юк. Димәк, исерекләр дә кимемәс, ә менә кеше хокукларын бозу артыр. Совет чорыннан калган айныткычлар, нәкъ менә шул сәбәпле ябылды бит.

Дәүләт үзмәшгульлекне уйлап тапты. Инде айныткычлар. Алда ниләр буласын чамалап булмый. Бәлкем киләчәктә температуралы, борыны юеш килеш урамга чыкканнарны да тотып ябасыдыр. Инфекция тараталар, дип… Димәк, яңа кешеләргә яңа төр бизнеслар уйлап табарга җирлек бар әле. Сәясәтчеләрнең фантазияләре генә эшләсен.

Бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии