Куркак икәнемне белдем бит әле

Куркак икәнемне белдем бит әле

Газетабызның айлык һәм калын форматта чыга башлавы сәбәбен кат-кат аңлаттым инде. Аны телефоннан да даими кабатлап торырга туры килә. Бәлкем, почталар аякка басып эшли башласа, атналыкка да күчәрбез. Яңа форматка ияләшү үзебезгә җиңел булмады. Бөтенләй башка эш стиле. Газетаның макеты башка. Аннан башка мәшәкать проблемалар да килеп чыгып, газетабызның гыйнвар саны бераз соңарды. Инде менә кабалансак, кабаландык, бу санын без теләгән графикка өлгертә алабыз, ул пәнҗешәмбе – 8нче февральгә кулыгызга килеп керергә тиеш, әлбәттә, почтагыз көйле эшләсә. Ә киләсе санны мартның беренче пәнҗешәмбесендә 7нче мартта алырга тиешсез. Шул рәвешле һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә «Безнең гәҗит»ле булырсыз. 
Кызганыч, газета килмәде, дип зарланучылар бик күп. Барысын да язып алабыз һәм газетаны таптыру чарасын күрәбез. Без әйткән графиктан соң, газетабыз берничә көн дәвамында да китерелмәсә, почтага мөрәҗәгать итегез, анда игътибар булмаса, редакциябезгә шалтыратыгыз. 
Шунысы сөендерә, газетабызны укучыларыбыз ошаткан. Рәхмәт әйтеп шалтыратучылар бихисап булды. Бер тәнкыйть сүзен дә ишеттек. Башлыча ул безне гаепләү, без алдаганбыз, бу кешеләргә атналык газета кирәк. Программа таләп итүче дә булды. Нишлисең, ярап бетеп булмый, безне алдакчы, дип санаучылар, квитанцияләрен почтага кире тапшыра ала, сезгә язылу акчасын кире кайтарырга тиешләр. Проблема туса, шалтыратыгыз, мин үзем салырмын. Аннан проблема ясыйсы килми, бер-беребезне күңелсезләндермик. 
Сезнең киңәшләрегез, тәкъдимнәрегез безгә бик кирәк. Кайсы сәхифәләр ошамый, аны күңелсезләндерә? Шалтыратыгыз, языгыз. Бәлкем, ниндидер яңалык кертәсегез килә торгандыр. Элеккечә үк халыкчан гәҗит булып калыйк. Хәтерләсәгез, безнең шигаребез дә бар иде бит: «Без халык өчен эшлибез, халык турында сөйлибез».
Миңа тиздән 63 яшь тула, дусларым арасында шаяртам: «Гособеспечениегә күчәм» дим, пенсиягә чыгам чөнки, 3 еллык пенсиямне дәүләткә бүләк иткәннән соң. Моны ни өчен язам, мин дә яшь кеше түгел инде, олы кеше саналамдыр. Аннан соң 40 ел журналистлык стажым бар. Бу арада телефон янында гел мин. Әмма минем белән төрле тонда сөйләшүчеләр бар. Газетага язылу, аның абунәчесе булу, редакциядә эшләүчеләргә теләсә-ни әйтергә, югары тонда сөйләшергә ярый дигән хак бирми. Гомумән, әдәплелек кирәк, беркемгә дә андый тон ошамый һәм тиеш тә түгел. Ләкин мин юлыккалыйм шундый аралашуга. Менә бер сөйләшү мине бөтенләй аяктан ега язды, ярый әле утырып тора идем...
Баксаң, мин бик куркак кеше икәнмен. Гәҗитне бетергәнмен. Укырлыгы да калмаган. Кайчандыр бераз кыюрак булганмын әле, Инде менә бөтенләй койрыгымны кысып, ярыкка посканмын...
Ни еларга, ни көләргә белмәссең. Дөрес бу әңгәмәдәш бик үк сәламәт тә булмаска мөмкин. Ләкин үземнең ни дәрәҗәдә куркак булуымны, куркаклыкны ничек ачыкларга икәнен беләсем килә бит – сөйләшүне дәвам итәм. 
– Газетада укырлык берни дә калмады. Һичьюгы тарихи язмалар басар идең... Әнә «Мәдәни җомга» газетасы әйбәт. 
Әңгәмәдәшемнең «Мәдәни җомга» адресына әйтелгән сүзләре белән килешәм.
– Дөрес әйтәсез, «Мәдәни җомга»ны үзем дә күп еллардан бирле яздырам. Аның редакторы Вахит Имамов белән дә аралашып торабыз. Бөек шәхес. Туры сүзле, кыю кеше. Ә менә мин ничек куркак икәнмен. Ничек кыю булырга?!
Сөйләшү мәгънәсезгә әйләнде. Аптырагач, килештем үземнең куркаклыгым белән.
– Мин куркак, мескен инде. Калтырап торам. Менә сез бик кыюдыр, геройдыр. Эшләгән эшегезне, гамәлләрегезне әйтегез әле. Кыю булыр өчен нишләргә?
– Мин 90нчы елларда Чаллыда иң кыю кеше идем. «Шәһри Чаллы» гәҗитенә яздырып йөрдем...
– Сөбханаллаһ, гәҗиткә яздыру бик зур батырлык инде ул. Бәреп тә үтерергә, төрмәләргә дә тыгарга мөмкиннәр... Мин алай булдыра алмыйм, куркам. Инде сезнең белән дә сөйләшергә курка башладым. Вакытым жәл. Кыю, батыр кешеләргә шалтыратыгыз, кыю гәҗитләр укыгыз!
Телефонымны куйдым. Бер уйлаган идем, шушы геройның номерын гәҗиттә күрсәтимме, дип, кирәкмидер, дидем. Бәлкем, ул сырхаудыр. Мин куркакның бу язмасын укыр, үзен таныр, шул җитәр, дидем. Хәзер бит яз җитә, кискенләшү чоры, кем әйткәндәй... 
Ләкин шунысы, редакциягә шалтыратулар яздырып та алына. Һәм ниндидер гаепләүләр өчен җавап та тотарга туры килүе мөмкин. Берничә ел элек Азнакайдан сәер бабай мине ришвәт алуда гаепләп гауга куптарган иде. Сыер алып киткәнмен Азнакайдан, һәм шул сәбәпле Азнакайдагы колхозларның таралганын яшереп калдырганмын. Ул кайда таралмады соң?! Димәк, сыерларым бихисап җыелган инде... 
Эш судка әзерләнде. Шикаяте дә әзер иде. Тагын уйландым, олы кешеләр, баш та эшләп җиткермәскә мөмкин, үзебез дә нинди булырбыз, Алла сакласын, дидем. Гафу иттем. Алай да бер-беребезгә итагатьле булсак иде. Кәефләребезне кырмыйк. Кемгәдер ниндидер бәя бирү, гаепләү өчен башта үзеңне тикшер, син нинди, ни эшләр майтардың да, майтарасың. Эшле, шөгыльле, булдыклы кеше башкаларны гаепләп маташмас. 
Дөрес, минем мондый шизофрения очракларына тарыгалаганым бар. Телевидениедәге чорымда булсын, хәзер дә. Нишләтәсең, күз уңында булу җиңел түгел. Аңа кәефем кырылмый, тынычландыра алам, алай да мондыйларны акылга чакырасы килә. Алар минем белән шундый дорфалыкта булгач, башкаларга нинди икән соң? Психологик проблемаларын һәркем үзе җиңә ала, моның өчен үзеңне читтән күзәтә белергә, бәяләргә генә кирәк.
Бәлкем, мин чынлап та куркактыр. Аның үлчәмен белмим. Ә болай гомер буе гаделсезлеккә, коррупциягә, җәбер-золымга каршы көрәштем. Яшәешкә битараф була алмадым. Гадел, демократик казанышларга ирешкән илдә яшисем килеп хыялландым. Бар булганымча, «Безнең гәҗит»не шул максатка ирешү юлында алып барырга тырышам. Шуңадырмы түрәләрнең дә яраткан кешесе түгелмен. Ә менә халык мине хөрмәтли, урамда туктатып рәхмәтләр әйтә.
Исән-имин булыйк, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии