- 17.03.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мин социаль челтәрләрдә утырмыйм, таныш булмаган кешеләр белән аралашырга да вакытым чамалы. Ватсапта, телеграм, башка каналларда җибәрелгән «хәерле иртә»ләрне, открыткаларны да ачып, җавап бирергә вакытым да, теләгем дә юк. Мең тапкыр җибәрелгән открыткаларны диспетчер кебек таратып утырган кешене аңламыйм да. Эше юк микәнни, дип шаккатам. Кызык та түгел ул минем өчен. СМСлар белән сафсата сатып утырудан ни гыйлем, ни мәгълүмат ала торган түгел. Сүзең, йомышың бар икән, шалтырат, теләкләреңне җиткер.
Мине белмиләр, дип әйтә алмыйм, шуңа күрә язылучылар да, язучылар да җитәрлек. Төркемеңдә ун-унбиш кешең булганда, аралашудан авырлык килмидер. Бөтенләй таныш булмаган кешенең миннән «хәлләр ничек?» дип гаять эчтәлекле сорашуы, мине, йомшак итеп әйткәндә, аптырата. «Вконтакте» челтәрендә 1 меңләп ачылмаган хат тора. Хәзер инде кергәнем дә юк. Аралашу элемтәләре эш өчен кирәк, кызганыч менә шушындый чүп аркасында эшлекле аралашу барып чыкмый, кирәкле хәбәрләрне күрми дә калам. Бар шундый танышларым, шул күрми калган «хәерле иртә»ләре өчен сүгәләр, янәсе мин аларны «игнор»га куйганмын, әллә кем булганмын...
Социаль челтәрләрне караганда кайберәүләрнең беркатлылыгына шаклар катам. Телефон мошенникларының рәхәтләнеп бик күпләрне кәкре каенга терәтүләренә аптырамыйм. Безнең халыкны алдавы кыен түгел бит.
Хәзер бердәм биометрия системасы гамәлгә ашырыла. Күп оешмалар аны инде кабул итте... Бер яктан уңайлык тудыра ул, ә икенче яктан... Мин әле алай теркәлергә ашкынып тормыйм. Чөнки иминлегебез югары дәрәҗәдә якланганмы, дигән сорауга уңай җавап бирә алмыйм.
Минем үземә дә, хәтта редакция телефонына да көнгә берничә мошенник шалтырата. Бурычларымнан азат итмәкчеләр, кредит тәкъдим итүчеләрнең чуты юк... Әллә нинди хезмәтләр күрсәтәләр, сәламәтләндерәләр... бар да бушлай!
Нинди генә банк исеменнән шалтыратмыйлар. Иң күп шалтырату Сбербанктан. Минем счетымны урлыйлар, картамнан акча салдыралар имеш... Әллә нинди ФСБ, Тикшерү комитетларыннан шалтыраталар хәтта... Мин беләм, аңлыйм. Сөйләштерәм дә, ераккарак җибәрәм...
Хәзер мошенникларның яңа алымы турында шау итәләр. Кешеләргә шалтыратып реклама тавышландыруны сорыйлар. Гонорар вәгъдә итәләр. Кайчагында түлиләр дә икән. Тавышны төрлечә, болай кирәк, тегеләй кирәк, дип яздыртырга мөмкиннәр. Монысы закон бозу түгел, куркынычы алда.
Синең тавышыңны үзләштереп, синең туганыңа шалтырату өчен кирәк бу. Мин авыр хәлдә калдым, ашыгыч ярдәм кирәк, коткар тизрәк... Моңарчы СМС белән генә ярдәм «сорый идең», ә хәзер үзең шалтыратып «ялварасың». Шуңа күрә бигрәк тә балаларны кисәтергә киңәш итәм, тавышларын сораучыларга җавап бирмәсеннәр.
Хәер, бу инде югарырак технология. Мошенниклар өчен корбаннар җитәрлек. Коткар, ярдәм кирәк, дип СМС язуларга да ышанучылар бар. Бу хакта язып, сөйләп, кисәтеп торалар, әмма капкынга эләгүчеләр кимеми.
Башка кеше дә шалтырата ала: бу сезнең туганыгызмы? Ул авыр хәлдә, бик нык гаепле, коткару өчен акча кирәк, минутлар хәл итә... Мошенникларның сәләте, иҗади фантазияләре киң. Ә алданучыларныкы тар...
Интернетта да мошенникларның рекламасы сукыр черки кебек күзгә килеп керә. Минем хоббиым бар: эшемне калдырып умарта, бакча темаларына кереп китеп интернетта сәгатьләр буе онытыла алам. Шушы «сукыр черки»ләр дә шул тирәдә кайнаша. Хакерлар шул сәхифәләргә бәйләнеп ябышкан.
Күптән түгел өйдә үсә торган лимон турында мәгълүмат килеп чыкты. Лимон, мандариннарны өйдә рәхәтләнеп үстереп була бит. Кызыксынып кердем. Баксаң, әти-әниләреннән калган эш, ел әйләнә уңыш бирә торган сорт Павлов лимоннары үрчетү белән шөгыльләнәләр... Ул талымсыз, нишләтсәң дә үсә, имеш. Ә өйдә лимон үстерү җиңел түгел, аны кузгалтырга ярамый, тиешле шартлары, дымлылык булырга тиеш. Юкса, ул чәчәкләрен генә түгел, яфракларын да коя, корырга да күп сорамый. Ә монда кая куйсаң да үсә, бертуктаусыз җимеш бирә... Әле акция икән... Бәхетеңне дә сынап карап була, рәсемдә акчаның кайсы чүлмәк астында икәнен белсәң, лимон сиңа бушлай җибәрелә... Бастым, әлбәттә оттым инде, башкача була да алмый. Мошенниклар икәнен аңладым, ни булыр икән, дип кызыксыну бар: элемтәгә чыгарга булдым. Бик тиз шалтыраттылар. Нинди генә сорт лимоннар, көньяк җимешләре юк икән, тәрәзә төбе саен утырт та, базарга да барып йөрисең булмас... Өчне алсаң – фәлән мең сум, бишне алсаң тагын башка бәя. Күбрәк булган саен, «бушка» чыга. Мин әйтәм, бушлай дигән идегез бит:
– Берсе бушлай, калганнары түләүле.
– Өшемиме соң, бездә кыш бит.
– Юк, алар упаковкада, 90 көн консервациядә тора ала...
Миңа кызык, мине ышанды, дип беләләр... Болай кешене алдау мошенниклык була, дип әйтүем булды, нидер кычкырдылар да, трубканы куйдылар. Бер уйлаган идем, заказ биреп, алмаска, шул рәвешле зыян салырга... вакытым чамалы. Берничә ел элек шулай тәрәзә төбендә «үсә» торган гөмбә сатучыларны бераз акылга утырткан идем. Хокук органнары эшләми бит, аз булса да зыян күрсеннәр, дидем. Заказны китерәләр, ачам, кире борам түләмим. Анда гап-гади туфрак иде. Газетабызда да яздым бу хакта.
Монысы буенча да алданучылар интернетта язганнар: болар намуслырак, туфрак кына түгел, пакетка лимон орлыклары да салалар икән. Үзең үстерәсең, шуны чәчеп...
Кыскасы, интернеттан нидер алыр алдыннан шул оешманың контакт мәгълүматларын карагыз, адресы, телефоннары булырга тиеш. Телефоныгызны калдырыгыз, үзебез шалтыратабыз, дигән шарт үзе үк инде боларның намуслы түгел икәнлекләрен күрсәтә.
«Безнең гәҗит» мондый темаларга аерым игътибар бирә. Алданган очракларны, алданучыларны белсәгез, безгә дә хәбәр итегез. Сабак булсын. Бүген хокук сакчылары бу нисбәттән бик аз очракларны гына ачыклап, тиешле җәза билгеләүгә ирешә. Суга батучының суга батуы, аның үз эше, кызганычка...
Исән-имин булыйк, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии