- 31.01.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
2003нче елда «Безнең гәҗит»нең беренче санын тәкъдим иткән идек. Менә инде ике дистәдән артык вакыт узган. Беренче елда ул айлык басма булды. Аннан атналыкка күчтек. Акрынлап калынайдык, төсле һәм атна саен 16 битле булып чыга башладык. Бик яхшы яшәгән елларда айга бер тапкыр тагын да калынрак саннар тәкъдим итеп ала идек. Ниятләребез, гел шулай калыная, кызыклырак була бару иде. Әмма хыял-ният бер нәрсә, аны гамәлгә кую икенче.
...Бүген зарлану гөнаһ. Бар да бар. Һәр гаиләдә машина – әле берәү генә дә түгел. Ял йортларына, диңгезләргә йөрибез... Табыныбыз туй табыны кебек. Бер караганда шулай анысы.
Мин Совет чоры баласы, журналистлык эшемне дә шул чорда башладым. Кайчагында шул чорлар сагындыра башлый да, «Үлгән сыер сөтле була» принцибы белән сагындырмыймы икән ул, дип тә куям. Чөнки ул чакта яшь идек. Чая, сәламәт. Актив. Күңелсезләнүнең ни икәнен дә белмибез, чабабыз, укыйбыз, җир җимертеп эшлибез дә бәйрәм дә итәбез... Ничек инде сагынмыйсың шуны?!
Ләкин ул чактагы язмаларымны хәтерлим. Һәр йортта бүген телевизор, дип санап китә идек халыкның мул тормышта яшәвен тасвирлап. Каралы-аклы телевизорлар күрсәтсен өчен өй кырыена биек антенна мачта бастырып куя идек һәм рәхәтләнеп карыйбыз ике телеканалны. Көндезләрен әле алар туктап та тора. Кино-мультфильмнарны программадан карап, көтеп ала идек. Кичен телевизор татарча да сөйләп ала. Ә радио иртән һәм кичен бераз татарчалап кинәндерә. Аны стенадагы радиоалгычтан тыңлыйбыз. Шул чыбыклы радио гел сөйләп тора. Иртән гимн белән уята, мәктәпкә ашыктыра...
Ә машина... Кая ул машина?! Мотоцикллар да сирәк. Әле аларны сатып та ала алмыйсың. Матур итеп киенәсе килә, әмма кибеттә ул юк. Бик зур блатың булса гына инде... Блат белән бөтен нәрсә дә бар. Кемдер яши шул блатларга атланып... Казанда Сорочи базары бар иде тагын. Мин анда бара алмадым. Анда шәп кием-салым алу өчен ике айлык хезмәт хакың кирәк иде бит. Мәсәлән, джинс чалбарлар 200 сум тора. Мин 1982нче елда институттан соң мәктәптә 150 сумлык хезмәт хакы белән эшли башладым. Кызлар көнләшәләр иде, чөнки татар теле укытам, сәгатьләрем күп, шуңа акчам да аларныкына караганда күбрәк чыга.
Юк, бүгенге күзлектән караганда җитмәүчелек булган, муллык җитешмәгән, әмма зарланмаганбыз, бүгенгедәй уфтанмаганбыз, идек бугай.
Ә бүген... өстә әйткәнемчә, юк нәрсәбез юк, ә күңелебез иләс-миләс... теләгәнчә киенәбез, теләгән әйберебезне ашыйбыз. Машиналарга гына утырып йөрибез, шул сәбәпле маршрут автобуслары да, кеше юк, дип йөрүдән туктады.
Канәгатьсезлегебезнең сере, минемчә аңлашыла, тотрыклылык юк, иминлек юк. Элек муллык юк, әмма иртәгеге көн өчен борчыласы түгел иде. Кесәдәге 1 сум акчага атна буе яшәп була иде. Вакытында хезмәт хакын, авансын бирәләр. Бушлай медицина, укырга теләсәң, акылың җиткән уку йорты көтеп тора, авылдан килеп тулай торакка урнашасың, бераз эшләгәч фатир бирәләр. Гаилә корсаң, чиратыңны тизләтәләр, яисә тулай торактан аерым бүлмә әзер... бар да бушлай. Ул чакта бар да тигез иде. Кемдер дөньяның артына тибеп яшәсә дә, алар аз һәм үзләренең муллыкларын яшерәләр иде. Бүген алай түгел. Әнә шул тотрыклы совет чоры байлыгын үз кесәсенә шудыра алган кәттәләр олигарх миллиардерлар. Бармакка бармак сукмый ниндидер уйлап чыгарылган акцияләр өчен дивидендлар алып рәхәтләнеп яшәп яталар. Бүгенге кеше начар яшәми, әмма ул көнлекче. Аның иртәгесе көне өчен запасы юк. Бары тик бурычы гына бар: ипотека түли, баласын түләп укыта, түләп медицина ярдәмен ала... Түләргә, түләргә...
Түләү, дигәннән, бүген шәһәребез урамнарындагы һава өчен дә түлисе бит. Бушлай машина кую урыны калмады. Аны төзек, тәртиптә, чиста тотсалар бер хәл. Быелгы кыш үзен күрсәтте. Соңгы көннәр бураннарын күптән күрмәдек. Аңарчы да Казан урамнарында йөрерлек идеме? Түләү күрсәткечләре эленеп тора, ә машина анда кереп баса алмый. Урынлы сорау туа: туктау өчен түләү акчалары кая китә икән, шәһәребез урамнарын тәртиптә тотарлык та булмагач. Үзем дә күргәнем юк, кешеләрдән дә сорашам, урам чистартучы машиналар да никтер очрамый бүген Казанда.
Зар... зар... Менә инде гәҗитебезгә килеп җиттем. Редакциябезнең югалган газеталарны эзләп вакыты үтә иде элек. Соңгы елларда языла алмыйбыз дип зарланучыларны ишетеп борчылабыз. Тулы бер авылларда, бистәләрдә почталар ябыла. Почта ташучы хезмәткәрләр юк. Казан почталарында да озын чиратлар. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы түбән.
Аңлап була, килмәгән газета өчен кеше ни өчен язылсын соң?! Шунлыктан тираж кими. Ә «Безнең гәҗит» абунәче акчасына гына яши, дәүләттән бер тиен ярдәм алмый. Бюджет хисабына эшләүче басмалар тираж булса да, булмаса да эшләр. Аларга мәҗбүри дә яздырталар.
Әнә шундый проблемалар аркасында мин узган ел ахырында айлык басма булып калырга карар кылдым. Бу авыр карар булды, артка чигенеш. Калынайсак та, вакытлы матбугат атналык, яисә тагын да яхшырак – көндәлек булса яхшы. Белмим, бәлкем әйләнеп кайта алырбыз элеккечә форматка. Әмма укучыларыбызның да аңлаулары сорала. Юкса, 2 кеше шалтыратып ризасызлык белдерде. Берсе, олы яшьтәге абзый дип аңладым, мине эттән алып эткә салды. Мошенник икәнмен. Акчасын алганмын да – алдаганмын. Ул белмәгән...
Мин узган ярты еллыкта сан саен кисәттем. Икенчедән акчаны редакция алмый, почта ала. Почтадан калганы гына редакциягә күчә, гомумән, гәҗитне үземнең көн-төн эшләвем белән генә саклап, яшәтеп тота алдым, соңгы елларда. Теге абзыйның телефонын теркәп куйдым, үзен таныр, әгәр гәҗитне укыр өчен алдыра торган кеше булса. Мине мошенниклыкта, алдауда гаеплисез икән, абунә акчасын кире кайтарып була. Моның өчен квитанциягез белән почтага гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кыскасы, үпкәләшмик, мин инде 40 ел журналист, намусым чиста. Хокуксызларны яклау, гаделлекне табу белән шөгыльләндем, шөгыльләнәм. Баллы-майлы калҗалы урыннарда, түрәләрнең лакее булып йөрмәдем.
Ә газетабызны кызыклы, мавыктыргыч итеп әзерләү өчен тырышачакмын. Сездән дә киңәшләр, тәкъдимнәр көтәм. «Безнең гәҗит» халык гәҗите ул, халыкныкы булып калыр. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Һәм газетабыз моннан соң һәр айның беренче атнасында чыгачак.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии