Бала «алыш-биреш валютасы» булырга тиеш түгел!

Бала «алыш-биреш валютасы» булырга тиеш түгел!

... Журналист гомерендә, еллар узгач та, кешеләр хәтерендә генә түгел, үзенең уйларында да канәгатьләнү хисе белән искә алырлык язмалар әллә-ни күп булмыйдыр. Бүгенге 60-65 яшьлекләр өчен мин 80нче елларда Казан телевидениесендә балалар өчен татар телендә «Юл әлифбасы» тапшыруын алып баручы апа. Ә бик күп хатын-кызлар өчен Чаллының 2нче бала тудыру йортындагы коточкыч хәлләр турында 1988нче елның гыйнварында «Татарстан яшьләре»ндә басылган «Туң йөрәкләр» язмасыдыр. Хатлар бүлеге мөдире Рина апа Зарипова (авыр туфрагы җиңел булсын) редакциягә килгән 106 хатның берничәсен үземә дә җибәрде. Иң гаҗәбе, язма чыкканнан соң да өемә килеп, үзләренең шул бала тудыру йортында күргәннәрен күз яшьләре белән сөйләделәр. Газетага язарга дип түгел, күңелләрендәге әрнүләрне чыгарырга дип. Иң сөендергәне шушы язмадан соң «Коммунизм байрагы» газетасы журналистының, бала тудыру йортыннан чыккач: «Андагы хәлләрне, үзгәрешләрне сөйләп бетерерлек түгел. Шул ук кешеләр, ә 2 ел элек баламны тапкандагы мөнәсәбәт каядыр юкка чыккан», – дип коллегаларыма сөйләве. 

Тәлгать Әхмәдишин җитәкчелегендә бер төркем әти-әниләрнең М.Вахитов исемендәге 2нче татар (!) гимназиясендә татарча укыту класслары ачтыру өчен көрәше турында «Милли горурлыгыбызга ни булды, яки Татарча укып кеше булмыйсың?» («БГ» 14.09.2016) дигән зур язмам чыкканнан соң шул мәктәпнең мөхтәрәм укытучысы шалтыратып: «Наилә, әле матбугатның көче барына ышандырдың, рәхмәт!» – дигән иде. Бу инде онытыла торган рәхмәт түгел.

«Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?” (БГ №12 2024 ел) һәм «Бала рәнҗеше кемгә төшәр» (БГ № 4, 2025 ел) дигән язмалардан соң газетабызның берничә укучысы шалтыратып: 

– Карабрак инде, кеше җибәрмәсеннәр, – дип борчылгач, кылт итеп «Татарстан яшьләре»ндә 1989нчы елда чыккан «Багдасарян эше» язмам искә төште. Анда зур сәүдә җитәкчесе хикмәтләре һәм аны яклаган прокуратура хезмәткәрләре турында инкарь итеп булмаслык фактлар китерелгән иде. Эш судта яңадан каралып, күпмедер дәрәҗәдә гаделлек тә торгызылды. Шул язмадан соң университеттагы сабакташым (үзе дә милиция капитаны) борчылып: «Син нәрсәгә алындың, хәзер улың белән юлдан ераграк йөр, номерсыз машина бәрдереп китмәсен», – дигән иде. (Шунысын басым ясап әйтәсем килә, мондый язмалар матбугатта чыксын өчен «Татарстан яшьләре»нең ул чактагы баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин һәм Илфат Фәйзрахманов кебек, аларны курыкмыйча бастыручы мөхәррирләр дә кирәк). Укучыларыбызның безнең өчен борчылулары да күңелгә рәхәт.

Мөгаен, Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясенең 7В классында укучы И.не якларга гына дип алынган бу язмам да истә кала торганнардан булыр...

Элек язуыбызча, Тәлгать Әхмәдишин татар гимназиясендә татарча укытуны таләп иткән өчен кызы И.гә класс җитәкчесе Г.Р. Габделвәлиева тарафыннан буллинг оештырыла. Мәгариф идарәсе һәм мәктәп директорыннан яклау тапмагач, ул ярдәм сорап, «Безнең гәҗит» редакциясенә мөрәҗәгать итте. Журналист тарафыннан 2нче гимназиягә барып директор, укытучылар, Т.Әхмәдишин белән хатның һәр пунктын ачыкларга тырышып очрашу үткәрелде. Башка әти-әниләрнең дә фикере исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» дигән язма (№12 2024 ел) басылып чыкты. Гәҗиттән укып оныгының укытучы тарафыннан кыерсытылуын белгән әбисе – тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы инвалиды Җәүдәт абыйның тол хатыны, Фәйрүзә апа Әхмәдишинаның Республика Рәисе Р.Н.Миңнихановка ярдәм сорап язган мөрәҗәгатенә дә, редакция мөрәҗәгатенә дә, бу хәлгә битараф кала алмаган күпләргә төрле инстанцияләрдән бер үк төрле җавап (җавап әзерләүчеләр дип бер үк кешеләр күрсәтелә) килгән. Элек булса «под копирку» дияр идек. Фәйрүзә апа Әхмәдишина үз исеменә 21нче майда Мәгариф министрлыгыннан килгән иң соңгы җавапны редакциягә юллаган.

«Мәгариф идарәсе тарафыннан берничә тапкыр гимназия администрациясе, психологы, 7 В сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр оештырылган. Нәтиҗә буларак, укытучы Габделвәлиева Гүзәлия Рафак кызы тарафыннан укучы И.гә карата буллинг факторы расланмый, моны әңгәмәдә катнашкан укчылар һәм ата-аналар да исбатлый.

Шулай ук 2024-2025нче уку елы дәвамында гимназия психологы тарафыннан 7 В сыйныфында берничә мәртәбә «социометрия» үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укытучы ягыннан «читләштерелгән» укучылар ачыкланмаган, ә уку һәм укудан тыш эшчәнлек процессында мөнәсәбәтләр конструктив.

Декабрь аенда Чаллы шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Х.Харисов, гимназия директоры Л.Р.Нәбиуллина, Т.Я. Әхмәдишин, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең җаваплы секретаре С.Р.Лягуцкая катнашында үткән очрашуда әти белән кыз «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә чакырылган, ләкин бүгенге көнгә кадәр алар үзәккә килмәгән. 

Сезнең хатта күрсәтелгәнчә, баланың укытучы белән мөнәсәбәтләре начар икән, һөнәри бәйсез психологларның чакыруын кабул итәргә тәкъдим итәбез, диелә министр урынбасары М.З.Закирова имзалаган хатта. 

Халыкта: «Пәри – башка, җен – башка» дигән әйтем бар. Шуңа күрә «баланың укытучы белән мөнәсәбәтләре начар икән» дигән сүзләргә аерым тукталырга кирәк таптым. Бер генә мәгариф чиновнигы да И.гә мөнәсәбәтнең начарлыгының сәбәбе – И.нең әтисе Т.Әхмәдишинның татар мәктәбендә барлык фәннәрне дә РФ Мәгариф турында Федераль законга нигезләнеп, 1-9 классларда татарча укытуны таләп итүе икәнен күрергә, аңларга теләми.

...90нчы елларда миннән, иҗтимагый оешма рәисе буларак, гаепләнүче ир-атны судка кадәр иректә калдыруны сорап язган хатка кул куюымны сорадылар. «Нәрсәдә шикләнелә?» – дигән соравыма: «Иренең бурычы өчен хатыны белән баласын подвалда ябып тотканнар», – дип аңлаттылар.

– «Ана» җәмгыяте рәисе шуңа кул куяр, – дип килдегезме диюемә каршы сүз әйтмәделәр. 

Ул елларда криминаль бизнеста балаларны «алыш-биреш валютасы»на әйләндерү очраклары күп булды. 

Икенче ел инде И., татар мәктәбендә барлык фәннәрне дә татарча укытуны таләп иткән әтисе аркасында, класс җитәкчесе булган педагог Г.Р. Габделвәлиева өчен – «алыш-биреш валютасы». 

Очрашу вакытында хат авторы белән гимназия директоры арасындагы әңгәмәдән мин укучы И.нең директор Нәбиуллина Л.Р. өчен дә шундый ук «алыш-биреш валютасы»на әйләнеп баруын аңладым (язма диктофонда). 

Бәйсез психологка барырга дигәннән. Узган уку елында сентябрь-октябрь айларында И.гә класс җитәкчесе тарафыннан басым, түбәнсетүләр шул дәрәҗәгә җитә, кайбер классташлары да педагогка иярә. 24 – 3нче октябрь көннәрендә бала, мәктәпкә бара алмаслык хәлгә килеп, ата-анасын куркуга сала. Табиб-невролог, түләүле психологлар юлын таптыйлар. «Әти татарча укытуны таләп итеп, хатлар язганга укытучы миңа каныга», – диюенә, түләүле психологның балага киңәше кыска була: «Язмасын!» 4нче октябрьдә гимназиягә килгәч бер классташы Г.Габделвәлиеваның, үзе югында, И.турында кимсетә торган сүзләр әйтүен сөйли. Кыз баланы 7нче октябрь көнне класс җитәкчесенең нинди хәлгә китереп җиткерүе турында «Безнең гәҗит»нең 2024нче ел 12нче саныннан укыганнарның миңа ирешкән фикере бер булды: психологка кичекмәстән педагогның үзен җибәрергә кирәк.

Буллингның чыганагы булган буллер укытучыны укучының юлыннан алмыйча торып, И.не 5 бәйсез психологка йөртсәң дә файда булмаячак. Ә һаман психологка йөрү бала өчен яшьтәшләре арасында коточкыч түбәнсенү булачак. Барыбызга да мәгълүм, төбе тишек чиләккә су коюдан файда юк, әүвәл төбен ямарга кирәк.

Күптән түгел «Россия» радиосында «Ихлас күңелдән» сәхифәсендә заманында Мәскәү телевидениесендә тапшырулар алып барган Елена Ханга белән әңгәмә булды. Аның әтисе Танзаниянең Премьер-министры дәрәҗәсендәге шәхес булган икән. Андагы даими сугышлар аркасында Елена әнисе белән Мәскәүдә яшәгән. Үзгә раса баласы булганга, аңа башка балалар тарафыннан буллинг бик озак барган. 

– Балаларга буллинг булмасын өчен өлкәннәргә 3 әйберне белеп торырга һәм үтәргә кирәк: баланы тыңлый һәм аңлый белергә; гаиләдә ышанычлы, җылы мохит тудырырга һәм баланы берәр спорт секциясенә йөртергә, – ди Елена,

Аллаһка чиксез Шөкерләр, Әхмәдишиннар гаиләсендә 3 шарт та үтәлә. Дөрес, укытучы әтисе белән кыз арасына чөй кагарга тырыша. И. әтисенә мәктәпкә килеп йөрмәскә дә куша башлый. Әмма, И. 6 ел дәвамында «Строитель» командасында футбол белән шөгыльләнә. Тренировкаларга гел әтисе йөрткәч, үзара ышанычлары югалмый. Команданың тренеры Эдуард Назаровтан Әхмәдишиннар бик канәгать. Март аенда кызлар арасында футбол уенының Татарстан күләмендә кышкы ярышы узды. 2011-2012 елда туган кызлар Түбән Кама шәһәренең «Чулман Арена» футбол манежында 12 команда булып көч сынашты. И.нең уйнавын ошатып, күрәсең, аны Казанның «Мирас» командасына да сайлап алганнар. Хәзер аның ике тренеры бар. Бу язма әзерләнгәндә яшүсмерләрнең футбол лигасында «Мирас» составында Самара шәһәрендә ярышларда катнаша. Алда тагын җәй буе турнирлар. Тәлгатьнең бер табиб туганы: «Шәһәрдә трай типкәнче, туп типсен», – дип, бик хуплаган. 

Дөресен әйтергә кирәк, Әхмәдишиннар гаиләсе өчен узган уку елы җиңелләрдән булмады. Үсмер кызны якларга алынган редакция хезмәткәрләре дә үзләрендә зур җаваплылык тоеп яшәде. Һәр ялгыш адым, сүз, фикер төзәлмәслек хата китереп чыгарырга мөмкин иде.

РФ Мәгариф турындагы законда рөхсәт ителгәнчә, 1-9 классларда татар гимназиясендә татарча укыту өчен көрәшүче Тәлгать Әхмәдишинның тоткан юлыннан тайпылмыйча баруы сокландырды. Җәмәгате дә аңа терәк булды. Ул бит югары белемле, мактаулы исемле күпме чиновникка каршы тора! «Мәктәпләрдә укыту теле ата-аналар тарафыннан беренче һәм бишенче сыйныфларда гына сайлана, җиденче класста укыту теле үзгәртелә алмый», – дигән таләбенә шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Хуҗиннан «казенный җавап» ала: 29.12.2012 №273 ФЗ буенча (30 маддә) норматив-хокукый актлар, шул исәптән, телләр турындагысы да, белем бирү учреждениесе компетенциясендә. 

Яшьлегендә шахталарда эшләп, авылдашлары гозерен тыңлап, 1925нче елда Указ алып кайтып, мулла булган Вилдан бабамның йортын 3 тапкыр талап чыгуларның 10 яшьлек шаһиты булган әтиебезнең, ни гаҗәп, Сталинны сүгә башласалар, әйтеп куя торган гадәте бар иде: «Мәскәүдән Сталин килеп, йорт саен тавык-сарык санап йөрмәгән, авыл куштаннары эше». Соңгы елларда бик еш искә төшә мәрхүм әтиемнең бу сүзләре.

***

Язмамның башында искә алынган «Туң йөрәкләр»не ул чактагы Чаллы шәһәренең КПСС шәһәр комитеты беренче секретаре А.И.Логутов, рус теленә тәрҗемә иттереп, бюро утырышында караганнар иде. Шәһәрнең, КамАЗның баш акушер-гинекологларын, хастаханәләрнең парторгларын кертеп, 7 кешелек комиссия төзегәннәр иде. Автор буларак мине дә чакырдылар.

Икенче бала тудыру йортында кичке 7гә кадәр, язманың һәр пунктын карап чыктык. 3250 грамм булып туган игезәк сыңарын җирләү өчен ялган белешмә биргәнне раслар өчен миңа кирәкле фамилияне генә «таба алмыйлар». «Бирегез әле», – дип журналны алдым да, үземнән берничә генә сәгать элек бәбиләгән Г.ны табып күрсәттем. 2нче дәваханәнең (бала тудыру йорты шуңа керә) баш табибы, мәрхүм Уел Шәех улы каты итеп: 

– Булды! Сез нәрсә көнозын баш катырып утырдыгыз? Сез журналистны кемгә саныйсыз? Иртәгә үзебездә яңа комиссия төзергә. Һәркемгә – тиешенчә! Миңа да! – диде.

Ни кызганыч, югары белемле, дәүләт хезмәткәре буларак җаваплы эштә саналып, югары пенсия алачак күпме олы кеше 13 яшьлек укучының укытучы тарафыннан кыерсытылуын тыныч кына күзәтеп тора. Миначева Н.Г. белән Лягуцкая С.Р. бер әзерләп куйган: «социометрия» үткәрелүе, аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укытучы ягыннан, «читләштерелгән» укучылар ачыкланмаган, ә уку һәм укытудан тыш эшчәнлек процессында мөнәсәбәтләр конструктив, моны ата-ана һәм укучылар да раслый дигән сүзгә-сүз җаваплар җибәреп утыручылар арасында Уел Шәехович кебек шәхес табылмады. 

«Һәр авылның – үз Әттәхияте» дигән әйтем бар безнең Тау ягында. Шуның шикелле, минем дә үз «социометрия»м. Язма чыкканнан соң 2нче гимназиянең әти-әниләреннән килгән фикер-тәкъдимнәрен үзгәртмичә бирәм. Башта ук сөйләшеп куйдык: балаларны буллингка дучар итмәс өчен, исем-фамилияләрен күрсәтмибез. 

Әти кеше: «Татар мәктәбендә тәртип әйбәт дип кенә, татарча укытырга теләмәгән ата-аналар балаларын алып килә дә, бөтен эшне шулар болгата. Тәлгатькә дә гел шулар ябырыла. Татарча укыта башлаганнар икән, 9нчы классны тәмамлаганчы татарча укытсыннар».

Әни кеше: «Безнең 7В сыйныфы ата-аналары җыелышында гел бер үк хәл кабатлана. Класс җитәкчесе Г.Габделвәлиева кызларны күккә чөеп мактый, ә малайларны тәртипсез дип алардан зарлана. Ярты җыелыш шул бер сүз. Моның өчен ата-аналар гаепле ди. Шулайдыр. Укытучы да аларның җаен табарга тырышырга тиештер бит инде». 

Әни кеше: «Татар классы булса да җыелышлар русчага күчеп бара. Г.Габделвәлиева 4нче апрель көнне 22:30 сәг. вацап аша русча хәбәр җибәрде: «Уважаемые родители, добрый вечер. Извините за позднее сообщение. Из-за поведения детей вызываются в школу к 8:00 родители: А., Д., М., М.. Поступили жалобы уже не только от учителей, но и от родителей и детей». Безнең 7В классында берничә малай А исемле кызны кимсетә башлаган. Елатканнар. Шуннан соң малайлар өстеннән язылган жалобага кызлардан кул куйдырганнар. Әйтелгән вакытка малайларның әти-әниләре килмәгән. А.ның әтисе килеп, малайлар белән каты итеп сөйләшкән. Хәзер кайбер малайларны 7А һәм 7Б сыйныфына күчерәләр дигән сүз йөри. Класс җитәкчесе малайлар белән кызларның арасын боза».

Әти кеше: «Татар мәктәбендә тәртип дигәннәр иде. Башлангыч класс малайлары җыелышып сугышкан. Көчле директор кирәк».

Әни кеше: «Ата-аналар әхлак дәресләрен кайтарырга теләгәннәр иде, имза җыйдык. «Җыегыз, мәгариф идарәсе бу әйберне барыбер хупламый», – дигәнрәк сүз әйттеләр. Бәйрәмнәрдә мәктәп тәрәзәләренә рәсемнәр, язулар беркетәләр. Урысча гына: «9 мая», «С новым годом»

Әни кеше: «Татар мәктәбенә татарча укытырга теләмәгән балаларны алмаска кирәк, укытучыларны да. 2нче гимназиянең Уставын Казандагы Ш.Мәрҗәни исемендәге гимназиянеке кебек итеп үзгәртергә, милли мәгариф үзәге итәргә кирәк. Ниндидер могҗиза булып, Чаллы шәһәр Мәгариф идарәсенә түгел, ә туры Казанга – министрлыкка карый торган итеп кенә үзгәртелмәсә, файдасы булмас. Ялган отчет биреп утырырлар. Февраль аендагы сессиядә Р.Миңнехановка 13 % бала татар телендә белем ала дигәннәр бит әле».

Әни кеше: «Тәлгать абый ничә ел татарча укытырга дип көрәшә. Шуның өчен баласын елаталар. Ярый әле көчле кыз ул. Безнең җебегәннәр булса, мәктәптән үк китәр иде. Үзебез дә шул җебегән инде».

90 елларда балалары атаклы Вәгыйдуллин мәктәбендә – 29нчы татар лицеенда белем алган, «БГ»не укып баручы 2 элеккеге күршем белән очраштык. 

– Шул бер укытучыны ничек тыя алмыйлар соң? – дип гаҗәпләнә берсе.

– Өстәгеләр белән бер сүздә булганга, – ди икенчесе. 

***

Тәлгать Әхмәдишинның кызы И.не яклау белән керешкән бу эшебез Чаллы мәгарифенең бик аяныч хәлдә булуын күрсәтте. Шул ук вакытта шәһәрдәшләремнең мәгарифкә, бигрәк тә милли мәгарифкә битараф булмавы, татарның киләчәге булган милли зыялыларыбызны тәрбияләү өчен ни дә булса эшләргә кирәк бит инде, дигән җан авазлары күңелдә өмет уята. Алар М.Вахитов исемендәге атаклы татар мәктәбенә зур өметләр баглап, бала-оныкларын алып килеп, өметләре акланмаган әти-әниләр, дәү әни-дәү әтиләр. Һәм яхшы якка үзгәртергә теләкләре булган милләттәшләрем. Алар узган гасырның 70нче елларында Ак кала һәм Кама гигантын төзүчеләрнең балалары һәм оныклары бит. 

Һәм... компьютерда җыяр алдыннан язманы улыма кычкырып укып чыктым. Фикере яшьләрчә, уйландырырлык:

– Бәйсез психологка кем барасы булды соң?

Димәк, язманың әле ахыры булырга тиеш.

P.S. Мәктәп тормышы, укучы-укытучы мөнәсәбәтләре, белем бирү сыйфаты күп ата-аналарны борчый торган мәсьәлә булып чыкты. Чаллыдан редакциягә килгән яңа хат укытучыларның август конференциясендә көн тәртибенә куелырлык мәсьәләләрне күтәрә. Бу турыда язма газетабызның август санына әзерләнә.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии