Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?

Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?

(Үзләре татар милләтеннән була торып,

Нәрсәгә кирәк соң ул татар теле, диючеләрне күргәч…)

Янган йөрәк учагыннан алып

Көл сибәсе килә йөзегезгә.

Күрше дә «шәп»! Әмма, ни кызганыч, 

Күбрәк гаеп безнең үзебездә! 

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛОВА

«Безнең гәҗит»нең даими авторы, дөресрәге, Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең татар мәктәбе булып сакланып калуы өчен янып-көеп, төрле редакцияләргә, җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр юллаучы Тәлгать Әхмәдишиннан күңелгә шом гына түгел, курку сала торган хат килде. Ул җан авазы белән ярдәм сорап язылган. «2024нче елның сентябрендә гимназиядә һәр әти-әни өчен котчыккыч хәл – минем балигъ булмаган кызым И.гә карата буллинг башланды. Бер төркем әти-әниләр шәһәр мэрына татар гимназиясендә фәннәрне 7нче класста да татарча укыту таләбе белән мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәсе уңай булып, 2нче сентябрьдә кызым укый торган 7 В классында барлык фәннәрдән дә татарча дәреслекләр тараттылар. Һәм барлык фәннәрдән диярлек ана телендә укыту башланды. Әмма, 5нче сентябрьдә мәктәп җитәкчелеге ата-аналар җыелышы җыйды һәм күпчелек әти-әни русча-татарча укыту өчен тавыш бирде. Бу эштә төп басымны класс җитәкчесе Гүзәлия Рафаковна Габделвәлиева ясады. Минем: «Рәисебез Миңнеханов та «безгә чиста татар мәктәпләре кирәк», дип әйтте, диюемә, Г. Габделвәлиева: «Үзенең баласы элитный мәктәптә русча укып ята», – диде. Мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлегеннән Н.Г. Миначева да шунда иде. Габделвәлиеваның да кызы шушы сыйныфта укый. Мәгариф кануны кушканча, белем алу телен сайлау балалар бакчасына, 1нче һәм 5нче сыйныфларга кергәндә генә каралган. 

9нчы сентябрьдә 7нче В классына русча дәреслекләр таратканда Г.Габделвәлиева бөтен сыйныф алдында усал тавыш белән кызыма: «Нәрсәгә сиңа русча дәреслек, әтиең тагын безнең турыда язачак?» – дип кычкырган. И. мәктәптән елап чыкты. Ул кичне әнисе белән без аның психикасындагы сәерлекләреннән куркып калдык. Әнисе көчкә генә бу халәтеннән чыгарды, әмма кызым шифоньерга кереп озак елады. 10нчы сентябрьдән гимназиягә барудан курку башланды. Икенче көнне җәмгыять белеме дәресендә (аны шул ук Г.Габделвәлиева укыта), дәрес темасын әйтеп, башкаларга русча язарга, ә И. татарча язсын, дигән. Минем кызым укытучының русча сөйләгәнен тәрҗемә итеп, дәфтәренә татарча язып барырга тиеш була. 

11нче сентябрьдә барлык сыйныф алдында басым ясап: «Синең әтиең дәресләрдә татарча җавап бирүеңне бик тели, менә татарча җавап бир! Башкалар ничек тели, шул телдә җавап бирсеннәр», – дигән. 

Мыскыллаулар дәвам иткәч, 23нче сентябрьдә шәһәр мэрына хәлне аңлатып, ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Болар барысы да мине татар гимназиясендә татарча укытуны таләп итүдән туктату өчен эшләнүен әйттем. Табиб-невролог кушуы буенча без психологта булдык. Кызым анда да күз яшьләре белән утырды. 24нче сентябрьдән 3нче октябрьгә кадәр укуга йөри алмады. 

7нче октябрьдә дә каныгуын дәвам иткәч, И. безгә шалтыратты. Гимназиягә килдем. Шул көнне генә, кызымның үксеп озак елауларыннан соң, директорга, директор урынбасарына сөйләп биргәч кенә гимназия җитәкчелеге чара күрергә ышандырды. Белүемчә, Гүзәлия Рафаковнадан аңлатма язуын сораганнар. Хәзер кызым белән мәктәп психологы максатчан шөгыльләнә. 

Минем балаларга психологик басым Гүзәлия Габделвәлиева тарафыннан элек тә була иде. 2023нче елда уку елы башында 9нчы В сыйныфында укучы улымны бастырып куеп, бары тик аңардан гына татарча җавап алачагын әйткән ул. 2023нче елның сентябрь азагында, мин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлегендәге киңәйтелгән утырышында, милли мәгариф буенча комиссия әгъзасы буларак чыгыш ясадым. Һәм бер җөмлә белән гимназиянең кайбер укытучылары турында тәнкыйть сүзләре әйттем. Бу утырыштан соң ук, 2нче октябрьдә Г. Габделвәлиева җәмгыять белеме дәресендә, минем чыгышым турында әйтеп: «Башкалар ял итә, ә И. дәреслек укый», – дигән. Кызым тагын елап кайтты. Шул чакта, психологка әйтүенчә, тамагына төер утырган кебек булган. Икенче көнне укырга барудан баш тартты. 3нче поликлиника неврологында һәм психологында дәваланды. Тамак төбендәге төер һәм йөткерү белән озак җәфаланды. Табиб моны нервыдан дип аңлатты. Быелгы мыскыллаулардан соң, тагын неврологта дәвалана. Сау-сәламәт бала иде бит ул. Минемчә, Г.Габделвәлиева кебек укытучылар балалар белән эшләргә тиеш түгел».

Хатта икенче татар гимназиясендә татарча укытуны җайга салу өчен күп тәкъдимнәр бар. Әмма безне иң борчыганы яшүсмер сәламәтлеге, язмышы иде. Шуңа күрә милли мәгарифтәге проблемаларны уртага салып сөйләшү, чишүгә алынуга соңрак кайтырбыз дип өметләнәм. Рәисебез Р. Миннехановның 2021нче елда әйткән: «Безгә чиста татар телле мәктәпләр кирәк» дигән фикерен дә кабат искә төшерербез.

«Безнең гәҗит»тән бу хәвефле хат буенча журналист тикшерүе үткәрүгә вәкаләт бирүче юллама килеп җитүгә 2нче гимназия директоры Лиза Рихмановна Нәбиуллинага шалтыратып, нинди мәсьәлә буенча килүемне, кемнәр белән очрашачагымны әйтеп шалтыраттым. Мәктәп режимы өчен уңайлы вакытны да сорадым.

– Мин сезгә гәҗиткә язарга берни дә сөйләмим.

– Матбугат турында закон буенча, Сез вазыйфаи зат буларак, сөйләшүдән баш тарта алмыйсыз, – дигәч, ризалашмый булдыра алмады. – Очрашу исемлегендә директор, психолог, Г.Габделвәлиева һәм Т.Әхмәдишин бар. 

Кабинетында, документларны күрсәтеп, хат буенча әңгәмә башлыйм дигәндә генә, директор әүвәл башкалар сөйләгәнне тыңларга, аннары гына үзе сөйләшергә карар кылды. 

– Башта җитәкче белән сөйләшәм, – дигәч, кинәт, 3 минуттан дәресе башланасы билгеле булды. 

– Ярар, психологны, аннары Г.Габделвәлиеваны чакырырлар, эш өчен аерым бүлмә булса иде, – дидем.

Психолог Хәлилова Гөлназ Флүсовна турында хат авторы бик канәгать калып, кызына ярдәме зур булуын, соңгы вакытта И.нең тынычлануын әйткән иде. 

– Гафу итегегез, бу конфиденциаль эш, сезгә берни сөйли алмыйм, – дигәч, ашыгуын да күреп, ризалаштым. Югыйсә, мин аңардан буллерларның педагог булган очраклары күпме, һәм укытучы тарафыннан укучыга буллинг башка балаларга «йогарга» мөмкинме, дип кенә кызыксынасы идем. 

Гүзәлия Рафаковна белән сөйләшү өчен конференц-залга кереп утыруыбыз булды, дәрескә кереп киткән директор күренде. Дәресне өзмәгез, дисәм дә, чыгып китмәде. 

Сүз дә юк, Г.Габделвәлиевадан «Әйе, болар барысы да булды», – дигән җавап көтмим бит инде. Мин карта уйный белмим, әмма балачакта абыйлардан ишетеп, анда «крыть», «бастыру» дигән сүз барын беләм. Сул ягымда утырган укытучыга югарыдагы хатның һәр абзацын укыган саен, уң ягымдагы директор аның стажын, конкурсларда җиңүләрен, И.не нинди чараларда катнаштыруын, педагогның башка уңышлары белән «крыть» итә барды. 

Хат авторының, бала кичергәннәрен директорга, аның урынбасарына сөйләп биргәч кенә, гимназия җитәкчелеге чара күрергә ышандырды... дигән абзацны 8 мәртәбә укып чыктым. «Тандем» бирешми. 

– Сез күз алдына китерә аласызмы, бу бала соңгы адымга да барырга мөмкин бит, – дип кисәтәм... Һәм тагын шушы абзацка күчәм дә, гимназия укучыларының конкурсларда татарча сөйләп, алдынгы урыннар алуын тыңлыйм.

– Аңлатма язуыгыз дөресме? – дип сорыйм укытучыдан. Директорга карап ала да: 

– Нинди аңлатма? – ди.

...Оза-а-ак тыңладым безнең сөйләшүгә кагылмаган сүзләрне. Саубуллашабыз.

– Тәлгать Әхмәдишин керсен инде, – дим. 

Хат авторының эзенә басып, директор килә. 

– Миңа аерым гына сөйләшергә кирәк, – дип карыйм, чыгып китмисен белсәм дә. 

Әти кеше буларак, Тәлгать кызының сәламәтлеге өчен борчылып, өстәлгә бер кочак кәгазь чыгарып салды:

– Менә узган елдан без йөргән түләүле табиблар, алган кыйбатлы дарулар. Хәзер гимназия психологы бик әйбәт шөгыльләнә, бераз тынычлана инде кызым. 

– Менә тынычлана дисез бит, сез болай йөреп, кабат башланса? – ди директор. 

– Бу – шантаж, – диде Тәлгать Әхмәдишин, йөзе үзгәреп. 

Инде 8 мәртәбә укып та, җавап табылмаган абзацка тукталам. 

– Булмаган бит андый хәл, – дим авторга. 

Әти кеше тезеп китте. Кызы елап аңа шалтыраткан, ул килгән. Класс җитәкчесе, укучыны дәрестән чакырмыйм дигәч, чыгып машинасында утырган. Керсә, директор коридорда йөри, И.нең бәдрәфкә киткәнен әйтә. Сөйләшеп торалар. Класстан Г.Габделвәлиева елаган укучысын директор янына алып килеп, әтисен тагын чакырган дип, «матур итеп» зарлана. Бала бәдрәфтә озак торганга борчылган әти кеше, директорның кереп каравын сорый. Елап, үксеп беткән кыз бәдрәфтән чыккач, директорга, аның урынбасарына үзенә оештырылган буллинг турында сөйли. 

– Тәрбия эшләре буенча урынбасар, Энҗе Әзгамовна И.не кочып, үзебез генә сөйләшик, дип, читкә алып китте. Аннары: «Чарасын күрербез», – диде. Рәхмәт аңа. Сездән И.не психологка җибәрүегезне сорадым, – диде әти кеше директорга. – Габделвәлиеваның аңлатмасын Мәгариф идарәсенә милли бүлеккә Миначевага тапшырганнар, диделәр. 

– 8 кат сорадым бу турыда, юк, булмады, дидегез бит, – дим Лиза Рихмановнага. 

Ул «мин монда юк», дигәндәй, каршыдагы тәрәзәгә карап, дәшми утыру юлын сайлады.

Тәлгать сөйли:

– Гүзәлия Рафаковна укучылар алдында «И. влюбилась в С.» дип белдергән. Бу яшьтә кыз бала өчен бу сүзләрнең ничек тәэсир иткәнен аңламыймыни педагог? Буллинг бит бу. Балалар сентябрьдә ике сыйныф Казанга экскурсиягә бардылар. Иртәгә китәсе кичне И. әнисе янына килеп утырган да, Казанга барасым килә, Гүзәлия Рафаковна мине калдырып кайтып китмәс микән, дигән.

– Нинди сүз сөйлисез? Казанга баручылар исемлеге 12 көн алдан билгеле була! – дип, җанланып китте директор. Берничә мәртәбә шушы сүзләрне кабатлагач, мин кушылырга мәҗбүр булдым:

– Бала бит Казанда калдырыр, дип борчылган.

– Автобуста булган башка сыйныф кызлары И.гә «укытучыгыз сиңа нигә каныга», дип сораганнар хәтта, – ди Тәлгать. 

Директор миңа редакция биргән вәкаләт хатының копиясен алып калам, дип чыгып китүгә әтисенә И. шалтыратты: кызының футболга тренировкага барасы көне икән.

– Менә шушы буллингка кадәр бер авырмаган бала бит ул, – дип көрсенеп куйды Тәлгать. – Озак вакыт төнлә йоклаганда сөйләшеп куркытты. 

Ярый әле, Әхмәдишиннар аңлашып, бер-берсенә ышаныч, таяныч булып, балалар өчен үлеп тора торган үрнәк гаилә. Бала әти-әнисенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

И.нең башлангыч сыйныфта укыганда шахмат буенча шәһәрдә кызлар арасында 3 ел беренче урынны алуын да беләм мин. Тәлгатьнең улы да төшеп калганнардан түгел. Күршедәге яңа мәктәп ачылышына Чаллыга Мәгариф министры килгәч, 2нче сыйныфта «Минем татарча укыйсым килә» дигән плакат тотып баскан егет ул. 

***

... 1984нче елның 1нче сентябрендә 2нче мәктәпнең беренче татар сыйныфына 6 гына бала килә. Республика буенча шул хәл. 1906нчы елда татар балалары өчен ачылган тәүге мәктәпкә ябылу куркынычы яный. Министрлыкның финанс органнары аз санлы сыйныфны тотарга рөхсәт бирмәячәк. Шул чакта административ ялдан легендар укытучы Халидә Муллахмәт кызы Дәүләтшинаны чакыртып алалар. Беренче чирекне класста 22 бала тәмамлый. Югары классларга мөгаллимә 30 бала озата. Һәм татар мәктәбенең яшәешен саклап кала. Бу турыда ул чактагы шәһәр идарәсе башлыгы Х.Рахматуллин истәлекләр китабында язып калдырган. 

Һәм... 2010нчы елга инде татарча класс та калмаган элеккеге атаклы М.Вахитов мәктәбенә Тәлгать Әхмәдишин 2015нче елда үзенең улы Илханны алып килмәгән булса, биредә татар теле ана теле буларак та укытылмас иде инде, бәлки. Узган уку елында ТНВ телеканалының төшерү төркеме гимназиягә татарча укытуны мактарга килгән көнне, журналистларны көтеп, Илханның 9нчы классы 4әр сәгать рәттән геометрия, И.нең 6нчы классы тарих укыган. 

Әйе, Әхмәдишиннар укыганда 2нче гимназия татар мәктәбе булып сакланыр. Әмма алар моның өчен тагын нинди бәя түләр?! 

– Илханга да басым күп булган, түзгән. Соңыннан гына сөйләде. Кызлар йомшаграк була икән, – дип аптырап басып торган Тәлгать бу хакта да уйлыйдыр. Мин озак җавап эзләгән абзацта булган хәлләрдән соң, сәгатьләр буе елаган кызын алып чыгып китеп барганда, директор:

– Без сезнең белән русча-татарча укыту турында сөйләштек, –дигән. Моның мәгънәсен аңлаган әти кеше: «Юк, мин ул турыда сөйләшмәдем», – дип кырт кискән.

«Бетәбез!» дип чаң сугудан гына

Дөнья үзгәрмәсен беләбез!

Шуңа бүген, татар сүнмәсен дип,

Йөрәкләрдән чыра теләбез...

(Ризәлә ИСМӘГЫЙЛОВА) 

P.S. Мин бу язмага И.язмышы, сәламәтлеге өчен борчылып алындым. Бүгенге яшүсмер булачак әни бит ул. Журналистлык һәм тормыш тәҗрибәмне булдыра алганча файдаланырга тырыштым. Ике якны да тыңлау безнең эштә төп принцип. Гимназиядәге әңгәмә, тулысынча диктофонда. Директор ишек төбенә кадәр озата чыкты. Озак итеп, гимназияне мактап язарга, шулай итеп, укучыларны күбрәк җыярга кирәклеге турында аңлатты.

– Дәресегезне юкка өздегез, – дидем, саубуллашканда.

– Башка укытучы керде, – дигәнне ишеткәч, балаларның халәтен, биредәге тәртипне күз алдына китердем.

…Мин гомерем буе, битараф кешеләрдән ерак булырга тырыштым. Туфан Миңнуллинның да бу турыда саллы фикере бар. Эзләп табып, аңлардай кешеләргә ничек тә җиткерә торырга кирәк якташымның җан авазын. 

 

***

Г. Габделвәлиева чынлап та аңлатма язганмы, аны мәгариф идарәсенә тапшырганнармы, дип белешергә ниятләдем. Гимназиядә әйтмәделәр бит. Милли белем бүлеге җитәкчесе Наилә Гадел кызына шалтыратып, редакциягә килгән хат буенча аңа сорауларым барлыгын әйтеп, пропусклар бюросына фамилиямне бирүен үтендем. Кабинет номерын сорадым, әйтте.

– Хәзер алай тиз генә кереп булмый, бер көн алдан рөхсәт сорарга. Алай да кабул итү бүлмәсендә белешеп карыйм, дигәч, чыгып киттем. «Төн чыкканчы, йон чыккан» диләр бездә мондый вакытта. 1 сәгатьтән соң мэриягә барып шалтыраткач, Миначева телефоннан:

– Керә алмыйсыз. Мин дә сезгә берни сөйләмим. Редакциядән мэриянең матбугат хезмәтенә запрос ясагыз. Алар аша җавап алырсыз, – диде. 

...Бездә беркайчан да эшсезлек булмаячак. Ул запрос үтәсе юлны күз алдына китерсәк, «Г.Габделвәлиева аңлатма язганмы, аны мәгариф идарәсенә тапшырганнармы», дигән сорау кимендә 7 өстәл аша узачактыр. 

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре

(Язманың дәвамы булачак)

Комментарии