Милли горурлыгыбызга ни булды?

Милли горурлыгыбызга ни булды?

РУСМӘКТӘБЕН КОТКАРЫП ЙӨРИСЕЗ…

…2011нче елның марты. Без, Чаллының 29нчы татар гимназиясен 77нче рус телле мәктәпкә кушып, юкка чыгарудан саклап калу өчен ярдәм сорап килгән вәкилләр, мәрхүм Туфан абый Миңнуллинның Дәүләт Советындагы кабинетында утырабыз. Фәннәрне укытуга килеп җиткәч, Туфан абый, бәгыренә тигән мәсьәлә буенча сессиядә сорау биргәндәге кебек тавыш белән:

– Сез нәрсәгә миңа, татар мәктәбен саклап калырга ярдәм ит, дип килдегез? Сез бит рус мәктәбен кайгыртып йөрисез! Татар теле белән җыр дәресе генә татарча укытылган мәктәп татар мәктәбе була димени? – дип, кәгазь-каләмен үзеннән этебрәк куйды.

– Чаллыдагы барлык татар мәктәпләрендә дә шундый хәл, – диде Ләйсән ханым. – Без кызыбызны гомер-гомергә татарныкы дип саналган Вахитов исемендәге мәктәпкә бирергә булдык. Беренче сыйныфлар бишәү булачак. Сайланабыз. Класска керәбез – русча дәреслек һәм дәфтәр. «Татарча укытачаксызмы?» – дип, директорга керәбез, ул: «Татарча, татарча», – дип чыгара. Дөрес кермәгәнбездер дип, башка класска киттек, анда да дәреслек-дәфтәрләр русча. Тагын директорга киттек. Шул ук күренеш… Татар мәктәбе дип, русча укыткан мәктәпкә нигә шәһәрнең икенче башыннан бала йөртик дидек тә, менә өйгә якын гына 29нчы гимназиягә бирдек. Инде бу татар мәктәбен дә бетерергә йөриләр. Шуңа ярдәм сорап килдек.

– Баланың эш дәфтәрендәге язуы татарча булмаган мәктәп – татар мәктәбе була алмый, – дип кырт кисте депутатыбыз.

Соңыннан йомшарды. Чаллыга, хакимияткә шалтыратып та сөйләште. Мәгариф министрлыгына да язылдык, хәзер керәбез, дигәч:

– Мостафинга (министр урынбасары – Н.В.) Туфан абый безнең белән теләктәш, бу аның да үтенече дип тапшырыгыз. Тукталмагыз! Мин кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен. Кунакка чакыруыгыз өчен рәхмәт. 1нче сентябрьдән саф татарча укытуны сорап гариза язган әти-әниләрнең саны 2 сыйныфлык булгач, шалтыратырсыз – килермен, – дип калды Туфан абый.

Чаллыга депутат соравы җибәреп, шәһәрдә ничә баланың татарча укуы турында хисап сорарга да ниятләде. Бу хәлләрне кайтып сөйләгәч, өлкән яшьтәге милли җанлы бер укытучы, күңеле әрнеп:

– Туфан Миңнуллин киләсе көнне балаларга татарча дәреслекләр өләшеп чыгалар, яңа дәфтәр башлаталар да, 100 процент татарча дип хисап бирәчәкләр, – дигән иде.

Тәлгать Әхмәдишинның «Кемнәр министрга аяк чала?» (Б.Г. – 25.11.2015) дигән язмасы да Туфан абый кабинетында 5 ел элек булган хәлләргә кайтарды. Һәм мәктәпкә кергәнче татарча китаплар укып, татарча уйлап, татарча уйнап үскән кызы өчен Чаллының данлыклы (1906 елда ачылган), узган гасырда ана телебезнең иң кысылган чагында да барлык фәннәрне татарча укытып килгән 2нче Вахитов исемендәге гимназиясендә Ләйсәннең, татарча укытабыз, дигән директор белән рус телендә укытачак сыйныф җитәкчеләре арасында бәргәләнүе күз алдыма килде.

Тәлгать Әхмәдишин «Безнең гәҗит»нең 2014 ел, 21нче сентябрендә чыккан «Адым саен каршылык!» язмасында күрсәткәнчә, татар мәктәбенә татарча укырга балалар алмас өчен, гимназия җитәкчелегенең детектив жанрда эш итүен белгәч, кеше ышанмас хәлне чын булса да сөйләмә, дип әйтәсем килгән иде. «БГ» әти-әниләр исеменнән язылган хатны бастырып чыгарганнан соң (Б.Г. 27.07.16 «Мәсьәләне чишүнең бер генә юлы кала…»), даими автор буларак, ике якны да тыңлап, чын вәзгыятьне өйрәнүемне сорап, редакциядән миңа мөрәҗәгать иттеләр. Тәлгатьнең язмаларын укыгач, гимназиянең элеккеге һәм бүгенге укытучылары, әти-әниләр белән очрашканда, аптырап, шул турыда сүз кузгаткач: «Ул элеккеге мәктәп түгел, ул – болото!» – дигән берничә фикер ишетелде. Дөресен әйтим, сазлыкка керү, анда актарыну һәм сазлыктан чыгу зур осталык һәм көч сорый торган гамәл.

– 20нче августка кадәр алына алмыйм, Илфат, – дидем, гәҗит аның кадәр көтә алмас – Айгөл Закирова үзе килер әле дигән уй белән.

Һәм… 90нчы елларда милли хәрәкәт, милли җанлы фидакарь укытучылар көче белән ачылган, бүген инде татарныкы дигән исемнәре генә калган, Туфан абый бик төгәл бәяләмә биргән мәктәпләрдәге хәлне белгән хәлдә алынырга булдым. Декабрьдә 110 еллыгын билгеләргә җыенган, узган гасырның 70-80нче елларында татар районнарында татар мәктәпләре бетүгә таба барганда да барлык фәннәрне ана телендә укыткан, ул чорның фидакарь мөгаллимнәре турында шәһәр бүген дә олы хөрмәт белән сөйләгән М. Вахитов исемендәге атаклы гимназиядә дә шундый хәлләр булгач, милләт язмышы кая тәгәри дигән уй беркөн үземне сискәндереп җибәрде. Эшкә керештем…

ЖОРЕС АЛФЕРОВ ӘНИСЕ БУЛАСЫ КИЛӘ…

Уку елы башланганчы, әүвәл, «Мәсьәләне чишүнең бер генә юлы кала…» «Б.Г». 27.07.2016» хатының авторы белән очрашып, әти-әниләрнең имзалары булуына ышандым. Аны язып, редакциягә юллаучы Сәрия Гарипова да күз күргән, аралашкан кеше, элек телевидениедә эшләгән журналист булып чыкты. Үзе дә 2нче гимназияне тәмамлаган.

Бердәнбер татар мәктәбе өчен махсус төзелгән бинадан шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе карары буенча чыгарылып (физкультура институты өчен бина кирәк!), рус мәктәпләренә «өйдәш» булып укып йөрергә мәҗбүр ителгән 2нче мәктәпнең бер газиз баласы булып, аның радиода саф татарча, дөрес сөйләме легендар мәктәпнең легендар укытучыларында татарча укуның нәтиҗәсе икәнен белә идем. Баласын да туган мәктәбенә алып килгән.

– Минем үземә балам математиканы кайсы телдә укыса да барыбер, күпчелек әти-әниләр математиканы татарча укытуга каршы, – диде ул.

– Өч татар сыйныфы («Б», «В», «Д») татарча укыячак, дип әйтелгән бит башта ук. Ник хәзер генә таләп итәләр?

– Аларның югары класслардагы балалары русча укыгач, болар да шулай булыр дип уйлаганнар (ә монда Тәлгать Әхмәдишин килеп чыкты. – Н. В.)

– Сәрия, без коллегалар, татар мәктәбен тәмамлаган татар аналары. Әйтегез әле, ни өчен ата-бабаларының туган җирендә, милләте исемен йөрткән Татарстан дәүләтендә яшәп, Илханның үз телендә укырга мөмкинлеге юк? Ә хокукы бар!

Бу сорау аңа түгел, ә мәктәп җитәкчелегенә бирелергә тиешле икәнен үзем дә беләм. Мин аны әни Сәриядән түгел, ә журналист Сәриядән сорадым.

Сәрия ханым Тәлгать Әхмәдишинның татар милләтенең яшәешен, киләчәген кайгыртып йөрүенә ышанмый, ышанмаячак та. Көрәшәсе килгәнгә генә көрәшә, татарча укыта башласалар да, тагын берәр нәрсә уйлап табачак, дигән фикерендә нык тора. Үзендә көрәшче холкы булмаган кешегә, бәлки, Тәлгатьне аңлау чынлап та кыендыр. Алга таба газета укучылар минем ни әйтергә теләгәнемне төшенерләр әле.

Имза куйган әниләрнең берничәсе белән телефон аша аралаштым. Рәхәт, «Яровая законы» буенча, сөйләшүләр хәзер бик озак сакланачак, ди. Дәлил кирәк булса, диктофон күтәреп, өй саен йөрисе дә юк. Әниләр белән дустанә, бер-беребезне аңларга тырышып сөйләштек. Редакциягә юлланган хаттагы агрессия сизелмәде. Классның әти-әниләр комитеты рәисе Венера ханым Нургатина үзе дә мәгариф өлкәсендә эшли икән.

– Сентябрь аенда безгә математика татарча укытылачак диделәр. Без каршы булдык. Әнә 1 «В» сыйныфы татарча укый бит, Әхмәдишинның улы шунда күчсен.

– Илхан бит татар мәктәбенә татарча укыйм дип килгән, татар классына укырга кергән.

– Болай да аның аркасында Әнисә Әмировна математиканы ике телдә укыта бит. Аңа да авыр. «Ике телдә укыту дөрес тә түгел», – ди үзе дә ( Алга китеп әйтим, директор белән әңгәмә вакытында класстагы балаларның яртысы диярлек татарча уйлый һәм укый алуы турында билгеле булды, әлегә).

Тагын бер әни – Ләйсән ханым Фәррахова белән әңгәмә дә математиканы русча укытырга кирәк дигән фикер белән тәмамланды. Үзе татар мәктәбендә укыган, аннан кооператив техникумга керәсе булган, ләкин, математиканы бирә алмам, дип, башка юнәлешкә – колледжга киткән. Соңрак югары белем алып, икътисадчы дипломын алган алуын. Татар мәктәбендә тәрбия һәм тәртип ошый, шуңа да баласын бу гимназиягә биргән.

Ни гаҗәп, бер үк җыелышларга йөреп, хәбәрләшеп торып, Тәлгать өч татар классында да укыту татарча була дип инанган, ә бу әниләр шул ук классларда балаларын русча укытырга җыенган.

Безне Казан дәүләт университетында фарсы теленнән шагыйрь Мостафа Ногман укытты. Дәресне сөйләп бетергәч:

«Аңлата алдыммы?» – дип сорый иде. Фарсыларда укытучымы, җитәкчеме – шулай эшли икән. Әгәр дә укучы яки студент, җыенда катнашучы аңламаса, чыгыш ясаучы гаепне үз өстенә ала. Аларда бездәге кебек «аңладыгызмы?» дип сорау гаепкә санала, «аңгыралар, сезгә барып җиттеме?» дигән мәгънәне белдерә икән.

Хәер, 1«Д» классындагы вәзгыять Мостафа ага мисалына туры килмидер кебек.

Журналист эзләнүләре, мине 16 ел элек булган вакыйгаларга кайтарды.

2000нче еллар башында (29нчы мәктәпне 1992нче елда татар гимназиясе итүгә ирешеп, Русиякүләм билгеле уку йорты иткән директор Илдус Вәгыйдуллин Казанга күченеп киткәч) ата-аналар җыелышында фән укытучылары һәркайсы балалар турында үз фикерләрен, киңәшләрен, тәнкыйтьләрен әйтергә дип керделәр. Иң ахырдан физика укытучысы чыгыш ясады.

– Безнең әтиебез көтүче иде (кат-кат әйтте ул бу турыда), шуңа күрә безне укытырга тырышты. Гел әйтте: «Укыгыз! Укысагыз, кеше булырсыз!» (кеше сүзен юл хәрефләреннән әйткән, күрәсең. – Н. В.) Ике баласы икешәр диплом алды. Хәзер югары белем алмаган кеше җәмгыятьтә бәясез кеше (класс тутырып, 8-10 класс белем белән зур завод, Ак кала төзеп, 6нчы разрядлы слесарь, токарь булып эшләүче әти-әниләр – татар мәктәбе ачылгач, балаларын, сөенә-сөенә, шунда озаткан татарлар утыруны аңлау кыендыр инде шул бер генә дипломы булган кешегә. – Н. В. ). Физиканы русча укырга кирәк! Кибеткә барып, татар теле белән магнитофон-телевизор да алып булмый. (!!!)

Безнең бик исебез китми генә тыңлап утырганны күргәндер, соңгы «козырь»ны әйтеп салды:

– Физиканы татарча укып, Жорес Алферов булып булмый!!!

Иң арттагы партадан минем тавыш ишетелде:

– Күршедәге 28нче рус мәктәбеннән ничә Нобель премиясе лауреаты чыккан соң?

Укытучы, нигә кергәнен дә онытып, балалар турында бер сүз әйтмичә чыгып китте. КамАЗның Автомобильләр заводы директоры (соңрак, хәтерем ялгышмаса, Горбунов исемендәге заводның генераль директоры булды) Васил Каюмовның җәмәгате ул чакта янәшәмдә утыра иде.

– Нигә балаларның башын катыралар. Татарча укырга дип килделәр, укыйлар. Кирәк кеше рус мәктәбенә күчсен, – диде ул, тыныч кына. Шундый тыйнак, аз сүзле ханым иде ул. Уйлыйм да, әллә аңардан ун елга бер тапкыр бары шушы сүзне генә ишеттем микән дип тә куям.

Рәхмәт үзенә, директор урынбасары Гөлкәй апа Вәлиуллина (минем дә мәктәптәге укытучым), вуз дипломы алып та тиешле урында тиешлесен сөйләрлек кеше булып җитешә алмаган физика укытучы ханымның оятын оятлап, эшнең дипломда булмавын, эленке-салынкы инженер булып йөргәнче, 5-6нчы разрядлы слесарь, токарь булып, гаиләсенә, әти-әнисенә хөрмәт күрсәтеп, кайгыртып яшәве әһәмиятлерәк булуын, һәркемгә дә уку сәләте яки физик эш белән шөгыльләнү өчен көчнең тигез бирелмәвен җайлап кына сөйләп бирде. Хәер, Гөлкәй апаның бу фикерен хәзер республика җитәкчеләре дә еш кабатлый.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, 1 «Д» классы укучыларының математиканы русча укып кына бу дөньяда яшәп була дигән фикердә торучы әти-әниләренә дәлилләр эзләргә керештем. Өлкән яшьтәге бер фән кандидаты (гуманитар фәннәр өлкәсендә чынлап та зур белгеч):

– Математиканы русча укытсалар да ярый, мин аны татарча укып, теләгән вузыма керә алмадым, – дип шаккаттырды. Чираттагы экспертым итеп Чаллы дәүләт университетының физика лабораториясе мөдире, өлкән укытучы Илгизәр әфәнде Шакировны очраклы гына сайламадым. Ул фән даирәсенә студент-аспирантура-кафедра юлы үтеп түгел, КАИ тәмамлап, КамАЗ заводында инженер булып эшләгәннән соң, пединститутка килеп, татар һәм рус телләрендә укыта. Һәрбер авыл баласы кебек, башлангыч, сигезьеллык, урта мәктәптә Буа районының төрле авылларында татарча укый. Үз балалары 2нче мәктәптә укып институт тәмамладылар.

– Әгәр дә кешедә математик фикер йөртү юк икән, нинди телдә укыса да – авыр бирелә. Гуманитар фикер йөртү хас булган кешегә нинди телдә укыса да, тел фәннәре ансат бирелә. Балада математик фикер йөртү булса, аны татарча, русча, инглизчә дә укытып була. Татар баласының фикерләү сәләте үссен өчен, математиканы татар телендә укытырга кирәк, – ди Илгизәр әфәнде. – КАИга кергәч, матанализдан имтихан тапшыра алмыйча ике егетебез китте. Ләкин татарча укыганга, русча белмәгәнгә түгел, математик фикер йөртү булмаганга. Еш кына, татарча укып, русча белмәгәнгә эшче булып калдым, дип әйтүчеләр бар. Башка сыйныфташлары кергән, укыган бит. Димәк, йә сәләте җитмәгән, йә матди яктан мөмкинлеге булмаган.

90нчы елларда ук Чаллыда татар балалары өчен татарча укыта торган институт булдыру турында хыялланган Назыйм әфәнде Габбасовка мөрәҗәгать итмәсәм, гыйльми яктан сораштыруларым тулы булмас иде. Ул КФУның Чаллы институтында югары математика кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

– Татар баласы математика фәнен гыйльми дәрәҗәдә үзләштерсен дисәк, аны беренче класстан алып, аспирантура тәмамлаганчы татарча укытырга кирәк! Чөнки фикерләү процессы кешенең яшәү рәвешенә, теленә, рухына бәйләнгән. Татар теле үзенең тарихи үсешендә озын юл үткән һәм бик нык камилләшкән тел булып тора. Ул бигрәк тә төгәл фәннәрне өйрәтү ягыннан күп телләрдән, шул исәптән рус теленнән дә, төгәлрәк, логик яктан җыйнаграк. Шуңа күрә татар телен белә торып, төгәл фәннәрне өйрәнүдә теләсә нинди бүтән телгә күчүне балага карата җинаять кылу дип санарга мөмкин. Төгәл фәннәргә катнашы булмаган кайбер затларның аларны нинди телдә укытуның кулайрак булуы турында катгый нәтиҗә чыгарып ятулары миңа бик сәер тоела.

Мамадыш районының Тәкәнеш мәктәбендә укыганда Назыйм әфәндегә 8нче класстан соң шул ук мәктәптәге рус классына күчәргә тәкъдим ясыйлар. Бүгенгә кадәр ул математика укытучысы Зарипов Габделнур абыйсына рәхмәт укый. Русча укуның уртакулларга өскә үрмәләү өчен уңайлы юл булуын вакытында әйтеп бирә ул. Тәкәнештән соң Назыйм КДУның математика факультетында, аннан аспирантурада укый. Алары, кызганыч, рус телендә була.

– Татар булуым һәм урта белемне татарча алуым тормышымда миңа зыян түгел, бары тик файда гына китерде дип саныйм, – ди галим. – 30 яшем тулганда, минем докторлык диссертациям әзер иде инде. Чит ил журналларында да берничә хезмәтемне бастырып өлгердем. Докторлыкны Новосибирскида – Русия фәннәр академиясенең шундагы диссертация советында яклап кайттым. Минем «Чыгарылманың кайбер кулланышлары» дигән фәнни хезмәтем татар телендә язылган. Аның азагында математик аңлатмаларның тәрҗемәсе китерелә. Шуңа күрә, бу китаптан рус телле студентлар да уңышлы файдалана ала.

Татар мәгарифенең язмышы кыл өстендә торган 80нче елларда 2нче татар мәктәбендә директор булып эшләгән легендар педагог, тарихчы, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, быел 85 яшен тутырган Ирек Таһир улы Уразаевны гәҗитебездә чыккан язмалар белән таныштырып, мәктәптә русча укытулары турында фикерен белешим дисәм, алар «Безнең гәҗит»не даими укып баралар икән.

– Барлык фәннәрне татарча укыган мин, армиядә 27 рус егете арасында имтиханнарны иң яхшы билгеләргә тапшырып, югары вазыйфага билгеләндем, – ди мәгариф ветераны.

30-40ар ел математика, физика укыткан мөгаллимнәр, бүгенге БДИ дигән афәтне истә тотып, 8 класстан башлап, аерым терминнарны русча да әйтеп барырга кирәк дигән фикердә.

Бераз алга китеп булса да, Жорес Алферов бүлегендә әйтәсем килгән фикер бар. 7нче сентябрь көнне 2нче татар гимназиясе директоры Фирдүсә Фәнәвис кызы Әюпова, Тәлгать Әхмәдишин һәм мин ике сәгатькә якын директор кабинетында гәҗиттә чыккан язмалар һәм математиканы татарча укыту, татар гимназиясенә татар телен кертү турында гәпләшеп утырдык. Директор инде 3 ел элек үк татарча дәреслекләр соратулары, ләкин министрлыкның китаплар кайтармавын, контроль эшләрнең рус телендә килүе турында сөйләде. Баштарак математиканы татарча да укытабыз дисә, соңрак алай укыту кыен булуын, балаларга адаптация өчен узган ел Тәлгатькә әйтелгән алты ай гына түгел, бер ел да җитмәвен, быел икенче класста да дәвам итүен әйткәч, әллә монда бөтенләй татарча укытырга җыенмыйлармы, дигән шикле уйлар килде. Хәер, рәхмәт, шикләнерлек итмәделәр.

– Татар мәктәбендә укып чыкканнардан зур галимнәр чыкмый шул бер дә, – диде зур канәгатьлек белән (борчылып түгел) Фирдүсә Фәнәвисовна (диктофондагы язмада да сизелә бу). Менә сиңа тагын бер Жорес Алферовны юксынучы!

Мин, онытылып китеп, Назыйм Габбасовны, компьютерны да татарча сөйләшергә өйрәткән Җәүдәт Сөләймановны, Рөстәм Вәлиевләрне саный башлаган идем, туктап калдым. Чөнки дөнья буйлап сибелгән, татарча укыган барлык татар галимнәрен, президентларыбызны санап бирсәм дә, татар гимназиясендә бүгенге директор эшләгәндә татар теле кайтмаячак.

АЛЛАҺ ЯНЫНДА ЯЛГАНЧЫ ДИП ЯЗЫЛЫР

Редакциягә әти-әниләр исеменнән килгән хат болай тәмамлана: «…киләсе уку елына бу аңлашылмаучылык тәмамланыр, мәгариф өлкәсендәге белгечләр ситуацияне берьяклы гына күрсәтүче, ялган фактлар таратучы бер кешенең фикерен генә түгел, утыз (28 – Н.В.) әти-әнинең сүзләренә дә игътибар итәрләр, дип ышанасы килә. Без исә бу мөһим һәм катлаулы мәсьәләне чишүнең бер генә юлы бар дип саныйбыз – балаларыбызны Тәлгать Әхмәдишин баласы укымаган сыйныфта укыту». «Ялган фактлар таратучы…» Тәлгать өстенә олы гаеп тагу иде бу. Мин белгән Тәлгать башка иде бит. 90нчы елларда КамАЗ заводында югары белемле инженер, гадел, өлкәннәрне хөрмәтләүче, туры сүзле. Эш өчен кирәк булганда, принципларына каршы килмәсә, компромисска да барырга мөмкин. Ярдәмчел. Ул «Азатлык» оешмасын җитәкләгәндә Чаллыга «Груз-200» дип аталган солдат гәүдәләре салынган цинк табутлар күп кайтты. Солдат әниләре комитетына кереп: «Ярдәм кирәкмиме? Кирәксә, әйтегез, егетләр булышыр», – дип чыгып китәр иде. Милли хәрәкәттә дә, шәһәр хакимиятендә дә аның фикерен тыңладылар. Беркайчан гайбәт сөйләмәс, иҗтимагый оешмалардагы бүленү, тарткалашуларда катнашмас. Якыннан күрешеп аралашмаганга инде 15 еллап икән. Газеталардан укып барам, һәм инде 30 елга якын (1990нчы елдан) татар бакчасы-мәктәбе дип көрәшә ул. Бер ачтырганнары инде кире русныкына әйләнеп, кабаттан йөри. Өлкән яшьтә булып, үзләре бу юлда йөри алмаганнар: «1000 кешелек заллар тутырып җыела торган милли хәрәкәт вәкилләре вазыйфаларын Тәлгать берүзе тартып бара», – дип, бер көенәләр, бер сөенәләр. Соңгы елларда Чаллы мәктәпләрендәге татарча укытуны (дөресрәге, укытмауны) тикшереп чыккан, хәл итәргә тырышкан мәсьәләләрен карасаң, белмәгән кеше, боларны мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлегендә эшләүче әйдәп баручы белгеч башкаргандыр дип уйларга мөмкин.

Директор кабинетында сөйләшеп утырганда Фирдүсә Фәнәвисовна Тәлгатькә, ачу белән:

– Теге елларда татар мәктәпләрен русчага әйләндергәндә сез кайда идегез? (Ф. Таҗи, Д. Шәйхетдиннәр диюе инде). Ник шул чакта язмадыгыз, йөрмәдегез, – дип шелтә белдерде.

Тәлгать елмаеп куйды, чөнки ул вакытта, 2000-2011 елларда Әюпова Ф. Ф. Чаллы шәһәре мәгариф идарәсендә милли мәгарифне үстерү бүлегендә баш белгеч иде. Дөрес укыйсыз, дуслар, үстерү сүзендә «с» хәрефе бар.

Әңгәмә барышында миңа тагын бер сорау тынгылык бирмәде. Фирдүсә Фәнәвисовна – шәһәр Советы депутаты, узган ел Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» җәмгыятенең Чаллы бүлеген җитәкләде, дип беләм. 2нче гимназиядә милли мәгарифнең торышы шәһәр Советы сәясәте буламы инде? Язмалар-хатларны тикшергәндә мин гимназия укытучылары, әти-әниләр белән аралаштым. «Безнең гәҗит»тә Тәлгать Әхмәдишин язганнар раслана барды.

– Комиссия килер алдыннан шәһәр буйлап татарча дәреслекләр җыеп алып кайту;

– алдан 2-3 укучыны татарча җавап бирергә әзерләп кую;

– түләүле әзерлек курсларына 8-9 сыйныфлык татар баласын җыеп, тиешле тикшерү-тестлар узгач та татар телен камил белүчеләр, татар телендә укыйм дип торучылар гимназиягә кабул ителмичә, рус мәктәпләренә китеп, рус теллеләр кабул ителүе;

– сыйныфларга 25әр генә бала алып, башка балалар елап, рус мәктәпләренә китеп беткәч кенә, ниндидер принциплар белән тагын 5әр бала кабул итү;

– көндәлекләрдә өй эшен укытучының рус телендә яздыруы, димәк, дәресләрнең дә рус телендә баруы;

– министрның үзенә генә әйтердәйләре дә күп.

ТӘЛГАТЬНЕ «ЯЛГАН ФАКТЛАР ТАРАТУЧЫ» ДИГӘННӘН…

Мин Фирдүсә Фәнәвисовнага шалтыратып, хәлне аңлатып, журналистика принцибы буенча, хатны язучы-җибәрүче Сәрия Гарипова һәм язма авторы Тәлгать Әхмәдишин белән берлектә дүртәү очрашып аралашырга тәкъдим иттем.

– 31нчы августта гына күреп сөйләштем, Әхмәдишин белән бер дә бер өстәл артына утырасым килеп тормый, – диде директор.

– Эшләгәндә шулай инде, вазифаи зат булганда сайланып торып булмый, кирәк булса, кара-каршы утырып чәй дә эчәсең, – дидем.

Вакыт билгеләдек. Бераздан директор: «Сәрия Гарипова авырый, килә алмый. Тәлгать килә ала. Аның белән генә очрашып торасызмы?» – дип шалтырата.

Хат авторыннан башка очрашу тулы булмый, дип, Сәрия ханымга шалтыратасы иттем. Салкын гына тигән булса, калган көтү калган, 2-3 көнне генә көтәрбез дип уйладым. Сәламәтлеген соравыма: «Хәлем әйбәт», – дип, жор гына тавыш белән җавап бирде ул.

– Кайчанрак савыгып, килә алырсың икән дип белешүем иде, – дидем мин.

– Мин авырмыйм, Наилә апа. Директор әйткәч, ирем белән киңәштем дә, ул үземә генә йөрмәскә, әгәр дә класска ата-аналар җыелышына килсәгез, барырга кушты, – диде Сәрия.

– Директор бит сезне авырый диде, – дим, гаҗәпләнеп.

– И-и, алайса мин аны уңайсыз хәлгә куйдым инде…

Нишлим, хат авторын мәҗбүриләп китереп булмый, хәер, бер очрашып сөйләшенгән дә. Яла яккан дип, Әхмәдишин үзе судка бирсә, анда килү мәҗбүри инде, ирең рөхсәт итмәсә дә барасы. Кызганыч, минем үз алдыма куйган төп максатым – өч якны да бер өстәл янына утыртып, алга таба татар гимназиясенең татар мәгарифендә элеккеге дәрәҗәсенә күтәрелүгә, якларның бер-берсен ишетүгә беренче адымнар ясауга өметем акланмады. Иң аянычы укучының әтисе белән аралашуда ни тоны, ни эчтәлеге буенча мин директорда җитәкче күрмәдем. Тәлгать үзен күпкә сабыррак, ышанычлырак, зыялырак тотты.

Кайтырга кузгалгач, Айгөл Закированың («БГ» хәбәрчесе) узган атнадагы үтенечен дә хәл итеп бетерергә булдым. Әңгәмә барышында Фирдүсә Фәнәвисовна үзе дә:

– «Безнең гәҗит»кә сүзем бар. Нигә сез теләсә кем язган әйберне тикшермичә басасыз? Кемдер безнең мәктәп диварында чиркәү рәсеме бар дип язган, аны чыгарырга идеме инде?

Китешли карыйсымны әйтеп, өчәүләп, башлангычлар укый торган блокка киттек. Чиркәүләр үз урынында, сүз кузгатып тормадым. Айгөлнең йомышын гына үтәдем бит.

…Өйгә кайтып кердем дә, өс киемемне дә салмаган килеш, «Безнең гәҗит»не актара башладым: «Алло! «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә тагын 2нче гимназия турында, минем һаман да язылмаган мәкаләм турында сораулар юкмы икән? Әттәгенәсе, Рифат Җамалның гимназия диварындагы чиркәү рәсеме турында биргән соравына директор урынбасары Энҗе Харисова җавап биргән: «Рәсемнәрне юк иттек – өстеннән буяу белән буяп куйдык. Ышанмасагыз, килеп карагыз!»

Мин ул чиркәү «могҗиза»ларына әлегә кадәр бигүк ышана торган кеше түгел идем. Монда ышанмас җирдән ышанырсың: Энҗе Мирзануровна буяган буяуларны тишеп-ашап, тәреләре белән чиркәү манаралары килеп чыккан. Ләкин директор урынбасарының бер «могҗиза»сыз ялганына ышанмыйм. «Алар без бу бинага күчеп килгәндә үк бар иде инде», – дигәненә.

Харисова һәм башка укытучылар 1989-90нчы уку елын башлаганда, 44нче мәктәптән күченеп килгәндә, яңа бинаның диварларын битләренә битлек киеп, акка үзләре буяп чыктылар.

Мин, мәгълүм хикәядәге малай кебек, укытучыларның бәрәңге ашаганын күреп гаҗәпләнер яшьтән узган инде. Ләкин ялган өстенә ялган өйгәннәрен, ихлас әйтәм, күргәнем юк иде. Дөрес әйткәннәр, күрәсең. «болото» дип. Элеккеге мәгариф бүлеге башлыгы Х. Рәхмәтуллин заманында М. Вахитов исемендәге 2нче мәктәпне «национальнаягордость» дип язган иде. Шул милли горурлыгыбыз кемнәр кулына калган? Вәгазь сөйләргә теләгем дә, хакым да юктыр. Гыйбрәт өчен, мисалга хәдис китерәм: «Ялганнан сакланыгыз. Чөнки ялган начарлыкка, начарлык җәһәннәмгә илтер. Кеше гел ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр”. (Бохари. Мөслим.)

НОКТАЛЫ БАЛАЛАРНЫ АЛАЛАРМЫ, ӘЛЛӘ…

2нче сентябрь көнне Тәлгать Әхмәдишин аптырап шалтырата. 1нче сентябрь көнне 2нче гимназиягә якын гына урнашкан яңа комплексларда яңа мәктәп ачылды. Президент белән бергә мәгариф министры да килде. Августның 20сендә генә Тәлгать бу мәктәптә 12 беренче сыйныфларның берсе дә татар сыйныфы түгеллеген белеп, министрга барган (әйдәп баручы белгеч инде!) һәм татар ике сыйныф ачтыруга ирешкән. Шуңа сөенеп килгән. Мәгариф министрын күргәч, Илхан белән икәүләшеп аның янына килеп, һаман да русча укытуларын җиткергәннәр. Илхан класс сәгатенең дә күбрәк русча үтүен әйткән.

– Татарча укытырга тиешләр, – дигән Энгель Нәвапович.

Ә 2нче сентябрьдә 2нче классларга рус телендәге математика дәреслеге өләшкәннәр. Шуңа борчылып шалтырата икән: «Кичә министр, татарча укытырга тиешләр, дип киткән иде бит. Әллә өстән төшә микән бу хикмәт?» – дип аптырый.

…1970-80нче елларда Кама Тамагында райпо рәисе булып Минһади Әүхәдиевич эшләде, авыр туфрагы җиңел булсын. Буадан китергәннәр иде. Дефицит сорап килгән кирәкле кешеләрне кире бормый, язуын яза ди. Ә анда склад мөдире генә аңлый торган тамга була. Товар исеменнән соң нокта куйгач биреләме дефицит, куймагачмы, шуны тәки аңламады халык.

Тәлгатьнең: «Әллә өстән төшәме икән бу хикмәт?» – дигән соравыннан шул очрак искә төште. Мин министр Фәттаховның нокталы приказлар чыгармавына ышанам, Тәлгать. «Безнең гәҗит» белән очрашуына өметләнәм.

Уртаклашыр фикерләр күп калды әле. Мисал өчен, министрлыкка рус телле татар мәктәпләрен татарча дәреслекләр белән тәэмин итеп кенә тынычланмаска. Фирдүсә Әюпова, татарча дәреслекләрнең инде 3 ел кайтмавына зарланса да, быел беренче класслар өчен татарча математика дәреслеге кайткан икән. Моңардан хәбәрдар Тәлгать: «Аларда татарча укыталармы?» – дигәч, директор (07.09.2016 көнне):

– Белмим, тикшергәнем юк, вакытым юк, – диде.

Димәк, эш дәреслектә генә түгел. Мин министрдан алга таба да Тәлгать Әхмәдишинның фикерләренә колак салуын теләр идем. Чаллыдагы татар мәгарифенең торышы турында, улы укучы гимназиядә генә түгел, татар мәгарифе бүлегендәгеләрдән күбрәк хәбәрдар ул. Балаларын русча укытып, мәктәптә русча сөйләштереп тәрбияләргә теләгән әти-әниләр кулы белән аны пычратырга теләсәләр дә. Улы Илхан да минем белән татарча бик әйбәт сөйләште. «Азатлык» радиосы сайтында да аның сөйләвен тыңлап була.

Математиканы дәрес буе ике телдә, нигездә, русча аңлатучы укытучыны яклап, хат авторлары «бу уку йортында укучылар татар һәм рус телендә белем алу хокукына ия», – дип яза. Минем рус мәктәбен тәмамлаган танышым русча-татарчаны кушып сөйли һәм көлеп: «Мин ике дәүләт телендә сөйләшәм», – ди иде. Димәк, Әхмәдишинның математикадан «урысча-татарча белем бирү» дип атавы дөрес булып чыга. Минемчә, төп гаеп укытучы Әнисә Сәгыйтовада түгел, укыту-оештыру процессын көйли алмаган җитәкчелектә.

Баланың мәктәпкә әзерлеген тикшерүче психологларның да, тест үткәрүче Үзәкнең дә эшчәнлеген, тестны уңышлы үткән, татар телен камил белгән, барлык фәннәрне татарча укырга дип килгәннәрнең рус мәктәбенә китәргә мәҗбүр булып та, русча гына белгән һәм укырга теләгәннәрнең татар гимназиясенә кабул ителүен. Мисалмы?

Узган ел Фәнизә Гыйльметдинова татарча камил белгән, татар төркеменә йөргән улы Кәримне татарча укырга 2нче гимназиягә бирү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли.

– Әүвәл ярты ел бала педагог белән аерым шөгыльләнде. Соңыннан түләүле әзерлек курсларында укыдык. Тестны әйбәт үттек. 100 баланы алдылар, 150сен кудылар. Әти-әниләр бик ачуланып чыктылар. Елап киттек, – ди Фәнизә ханым. (Н.Фәттахның атаклы язмасының исемен үзгәртеп, «Рус мәктәбенә 150 бала…» дияргә кала). Тест нәтиҗәләрен күрү белән, яшәү урыны буенча беркетелмәгән булсалар да, 50нче рус мәктәбенә Кәримне шунда ук кабул иткәннәр. «Киләсе елга, мөмкин булса, улыгызны 3нче сыйныфка 2нче гимназиягә күчерер идегезме? – дигән соравыма Фәнизә ханым:

– Юк. Укытучыбыз Әлфия Камиловна Хөснетдинова көчле, әйбәт. Баштарак русча укып китү кыенрак булды. Хәзер ияләштек инде, – диде.

Кәримне татар мәктәбеннән куып, без булачак Назыйм Габбасовны – татар телен фәндә яшәтәчәк егетебезне югалтмадык микән?!

Наилә Вилданова,

Чаллы шәһәре

Комментарии