- 21.05.2026
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2026, №05 (май)
- Рубрика: Милләт язмышы
Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт – яшь шәһәр, һәм анда тарихи биналар юк диярлек. Әмма бу яңа кала элеккеге борынгы татар саласы өстендә утыра, шәһәрнең Иске Әлмәт, дип аталган өлешендә әле элеккеге йортларны күрергә була. Әлмәт энциклопедиясеннән күренгәнчә, 20нче гасыр башында Әлмәттә өч җәмигъ мәчет булган, менә без хәзер шуның икенчесендә – тарихи мәчеттә җомга намазында. Ул 1905нче елда, янган 1877нче елгы мәчет урынында, ак таштан төзелә, классицизм стилендәге архитектура истәлеге булып тора. Совет чорында ул ябыла, анда озак еллар китапханә була, берара склад та булып тора, узган гасыр азагында халык мәчетне кире кайтарып ала. Бу мәчеттә 1905нче елдан алып, 1919нчы елга кадәр, Бөгелмә мәчетенә имам булып күчкәнче, Мөхәммәтрәшит хәзрәт Яруллин эшли. Ул – репрессия корбаны, 1938нче елның 15нче февралендә, баҗасы Һади Атласи белән бергә, «халык дошманы», дип Казанда атып үтерелә. Рәшит хәзрәт Ярулла – Мәккә-Мәдинәләрдә белем алган дин белгече, зур галим, Әлмәт төбәгендә бик абруйлы имам була. Ул шулай ук дөньякүләм танылган галим, тюрколог, тел белгече, тарихчы Әхмәт Тимернең атасы да...
Әйе, моннан 114 ел элек хәзерге Татарстанның Әлмәт бистәсендә туган, 1929нчы елда СССР төрмәсеннән Төркиягә качарга мәҗбүр булган, Төркиядә һәм Алманиядә зур белемнәр алып, дөньякүләм танылган галим булып җитешкән милләттәшебез Әхмәт Тимернең фәнни мирасы Урал тауларыдай биек, Идел суларыдай тирән, кыпчак-татар далаларыдай иксез-чиксез... Әхмәт Тимер – үзеннән соң дөньяга 250дән артык фәнни хезмәт калдырган зур галим, профессор. Ул Төркиядә, Германиядә, Монголиядә Алтай халыкларының борынгы тарихы һәм телләре буенча иң абруйлы галимнәрдән санала, бу илләрдә ярты гасыр буе хезмәтләре басылып килә. Әхмәт Тимер төрки, алтай, монгол телләре белгече, тарихчы, бик яхшы публицист һәм тәрҗемәче. Ул ана теле – татар теленнән тыш, төрек, гарәп, фарсы, кытай, монгол, немец, инглиз, француз, венгр, алтай һәм рус телләрен яхшы белгән, шул телләрдә үзенең фәнни хезмәтләрен язган.
Һәм менә без хәзер шул бөек галим туган җирләрдә йөрибез, аның атасы имам булган мәчеттә намаз укыйбыз... Иске Әлмәт буенча безне биредә туып-үскән, аның тарихын бик яхшы белгән, үзе дә төбәк тарихы буенча дистәгә якын китап язган, нәсел шәҗәрәсе Ризаэддин Фәхреддингә барып тоташкан Әлфия ханым Ямаева күрсәтеп йөртә. Рәшит Яруллин мәчетеннән ерак түгел Һади Атласи имамлык иткән мәчет һәм ул укыткан мәктәп-мәдрәсә дә булган, ул шушы-тирәдә яшәгән дә. Хәзер ул биналар юк инде, ул урында Иске Әлмәтнең Мәдәният сарае һәм башка заманча биналар тора. Һади Атласи мәчетендә Әлфия ханымның бабасы Мортаза Хәлилрахман улы Мәхмүтов азанчы булган, бу хакта тарихи документлар саклана. Әйткәнебезчә, Һади Атласи һәм Рәшит Яруллин баҗалар булган, аларның хатыннары Хөсникамал абыстай һәм Зәйнәп абыстай бертуганнар, алар икесе дә Әлмәттә кыз балаларны укытканнар. 1909нчы елны, Атласины беренче тапкыр хөкем иткәндә, аларның өйләрендә тентү була, кызлар мәктәбе ябыла, апалы-сеңелле абыстайлар бу хакта «Вакыт» газетасына хәбәр язып бастыра. («Вакыт», 1909, №436)
Бу хәлләрдән соң Һади Атласи имамлык хокукыннан мәхрүм ителә, үзе 1917нче елга кадәр полиция күзәтүе астында була. Дөрес, 1915нче елда Атласи үз акчасына Әлмәттә тагын кызлар мәктәбе ачтыра, әмма аны да бер елдан соң патша чиновниклары яптыралар. Бәлки, Әлмәттә үзенә укытырга бөтен юллар ябылганнан соң, Һади Атласи гаиләсе белән 1917нче елда Бөгелмә шәһәренә күчеп киткәндер? 1919нчы елның җәендә баҗасы Рәшит хәзрәт Яруллин да гаиләсе белән Бөгелмәгә күченә һәм шәһәрдәге бердәнбер татар мәчетенә имам итеп билгеләнә. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, 1919нчы елның маенда, земство идарәсе рәисе буларак, Һади Атласи аклар белән бергә Бөгелмәне ташлап чыгарга мәҗбүр була. Бөгелмәдә аның хуҗасыз калган гаиләсен баҗасы Рәшит хәзрәт үз тәрбиясенә ала. 1920нче елда Әзербайҗанда кулга алынып, Атласи Бөгелмәгә сак астында, конвой белән 1921нче елны кайтартыла, ревтрибунал тарафыннан үлемгә хөкем ителә, әмма аклана. 1929нчы елда ул тагын кулга алына һәм Соловкига сөрелә. Инде аннан да 1933нче елда исән-имин әйләнеп кайткач, 1936нчы елда, 60 яше тулыр алдыннан, Һади Атласи Казанда тагын кулга алына һәм 1938нче елда, баҗасы Рәшит Яруллин белән бергә, атып үтерелә...
Кайбер мәгълүматлар буенча, Рәшит Яруллин да 1929-1930нчы елларда кулга алына һәм хөкем ителә. Шул ук вакытта аның, гаиләсе белән, 1930нчы елларда Махачкалага качуы да билгеле. Бу хакта миңа Рәшит хәзрәтнең төпчек улы Гамир Яруллин 2010нчы елның декабрендә, Волгоград шәһәрендә үзе сөйләгән иде. Мин Волгоградка аны күрергә махсус бардым, бу затлы, укымышлы нәсел турында шактый мәгълүмат алдым. Алар гаиләдә алты бала булган, олысы Мөхәммәт (1908-1943) Бөек Ватан сугышында үлгән, Әхмәт (Тимер) икенче бала – 1912 елгы, өченчесе – Бәшир (1915-1955), Һава – 1919нчы елгы, Сәгыйть – 1923нче елгы, Гамир – иң кечесе – 1926нчы елгы. Гамир абый – энциклопедияләргә кертелгән зур белгеч, медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1968), генетик-биолог, эпидемиолог.
– Әхмәт абый Төркиягә качкач, безгә Бөгелмәдә көн калмады, – дип сөйләгән иде ул саф татар телендә. – 1930нчы елда без гаилә белән Махачкалага күчәргә мәҗбүр булдык, ул вакытта миңа нибары дүрт яшь иде. Гаиләдә 6 бала булып, мин иң төпчеге идем. Мине беренче класска Махачкаладагы татар мәктәбенә бирделәр, башлангыч белемне шул 12нче мәктәптә алдым, татар телем шуңа күрә камил, өйдә дә гел татарча гына сөйләшә идек. 7 классны тәмамлагач, медицина училищесына укырга кердем, аны тәмамлагач, медицина институтында укыдым. Институтта укыганда ук, лабораториядә эшләдем, укып бетергәч тә, шунда ассистент булып калдым, үзем дә укыта башладым. Анда мин фән өлкәсенә кереп киттем, зоология кафедрасының җитәкчесе булдым. 1964нче елдан исә Волгоград медицина институтында укыта башладым, биология кафедрасын җитәкләдем, күп кенә яшь галимнәр әзерләдем. Хатыным Рауза – татар, ике балам да үз юлымнан китте, улыбыз Рәшит генетика өлкәсендә зур белгеч, хәзер Америка һәм Канадада эшли, кызыбыз Наилә дә табиб, безнең белән яши...
Әйе, 1929нчы елның 29нчы гыйнварында, Һади Атласи белән бергә Бөгелмәдә тагын җиде кеше кулга алынгач, аларның балалары Төркиягә качарга ниятли – Атласиның улы Габделбәр, Рәшит хәзрәтнең улы Әхмәт (Тимер), Габделбарый Фәттаховның улы Зәкәрия һәм Әхәт Биккулов белән Борһанов дигән егетләр. Әмма Төркиягә Каф таулары аша бары тик Әхмәт белән Әхәт кенә барып җитә ала, калганнарын Батумида тотып, Мәскәүнең Бутырка төрмәсенә озаталар. Һади Атласи улы Габделбәр белән шул төрмәдә очраша. Улының яланаяк икәнен күргәч, ата кеше, аягындагы ботинкаларын салып, улына тапшырттыра, үзе исә, яланаяклап, Соловки сөргененә чыгып китә...
Зәйнәп абыстай 90 яшенә җитеп, Әстерхан шәһәрендә, кызы Һава кулында вафат булган. Улы Әхмәтнең исәнлеген белгән, соңгы елларда аның белән хат язышып торган. Илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, Гамир абый үзе дә улы Рәшит белән Әхмәт Тимер янына Төркиягә барып кайткан. Алар Әхмәт абый үлгәнче хат язышып, аралашып торганнар. Шулай ук Һади Атласиның Бөгелмәдә яшәүче кече улы Угыз абый белән дә ул элемтәдә булган. Гамир абыйның өстәлендә мин Әхмәт Тимернең Төркиядә чыккан китапларын да күрдем, «Монголларның яшерен тарихы» дигәнен ул миңа да биреп җибәрде, мин дә аңа үз китапларымны бүләк иттем, Әхмәт Тимер турында «Шәһри Чаллы» газетасында басылып чыккан мәкаләмне бирдем.
Мин Гамир абый Яруллин янына Татарстаннан, зур татар дөньясыннан килгән беренче кеше булганмындыр, мөгаен... Телем белән әйтмәсәм дә, бу минем аның алдында милләт өчен гафу үтенүем иде... Нахакка атып үтерелгән әтисе өчен, илгә кайтып керә алмаган, бүген дә кайберәүләр тарафыннан пычратылган абыйсы өчен, үзенең чит туфракларда, чит халыкларга хезмәт итеп үткән гомере өчен, аның дөньяда барлыгын да белмәгән татар оешмалары, Казан, Татарстан өчен мин башымны иеп, бу татар карты алдында гафу үтендем...
Әхмәт Тимерне дә гомеремдә бер генә тапкыр күрдем, бу хәл 2001нче елның 15нче октябрендә, Анкарада уздырылган Хәтер көнендә булды. Әлбәттә, мондый кичәләрдә аяк өсте генә әллә нәрсә сөйләшеп, сорашып булмый, Әхмәт абый үзе дә бик сак кеше иде, беркемгә дә артыгын ачылмады. Алай да без Хәтер көнендә милләт язмышы турында иң кирәкле сүзләребезне бер-беребезгә әйтеп өлгерә алдык... Янына Казан татарлары килеп, хәтта Шәймиев үзе килеп чакырса да, ул Татарстанга беркайчан да кайтмады, моның үз җитди сәбәпләре бар иде. Гамир абый Яруллин да беркайчан Татарстанга да, туган шәһәре Бөгелмәгә дә кайтмаган, моның да үз сәбәпләре бар. Әхмәт Тимернең кызы, галимә Зәйнәп Бахшаиш 2012нче елның декабрендә Татарстанга кайтып, Әлмәттә әтисенең 100 еллык юбилей чарасында катнашты, чыгыш ясады, шулай ук Бөгелмәдә дә булды. Шул ук елның ноябрендә мин Зәйнәп ханымны Анкарада, әтисе нигез салган һәм җитәкләгән «Төрек мәдәниятен өйрәнү институты»нда, Әхмәт Тимернең 100 еллык юбилеенда күргән идем. Әхмәт Тимер турында чыгыш ясаганнан соң, Милли Мәҗлес* рәисе буларак, мин аңа татар халкы исеменнән мәшһүр Казан сөлгесен, Татарстан байрагын, тарихи китаплар бүләк иттем. Бу – 70нче елдан соң бәхилләшү билгесе иде, язмышларыбыз нинди булса да, бер милләт балалары булуыбызга дәлил, сүзсез генә ант итү иде...
Әйе, «СССРны җимереп, бәйсез татар-төрки дәүләте төзәргә телиләр», дип, «халык дошманы» тамгасын сугып, 9 татар зыялысын 1938нче елның 15нче февралендә Казанда атып үтергәннәр. Аларны тел, дин, милләт, тарих, дигән өчен юк иткәннәр. Тарихчыларны, укытучыларны, имамнарны... Бер милләт, бер дин, бер нәсел, бер оя кешеләре... Габделбарый Фәттахов белән Зәкәрия Фәттахов – аталы уллы корбаннар, Габделбарый хәзрәт Һади Атласиның кайнеше була, ягъни, хатынының абыйсы. Һади Атласи белән Рәшит Яруллин – баҗайлар, аларның хатыннары бертуганнар, ирләрен атып үтергәч, тормыш йөген бергәләп тарталар. Фазыл Туйкин һәм Кәбир Туйкин – абыйлы-энеле укытучылар, язучы-тарихчылар. Касыйм Исхаков – Гаяз Исхакыйның туганнан туганы... Гани Алтынбаев белән Сабир Уразманов – укытучылар, Һади Атласи белән бергә Бөгелмәнең Икенче баскыч татар мәктәбендә эшлиләр. Фикердәшләр, милләттәшләр, диндәшләр... Казанның таш диварларына терәп атылган татарлар...
Әйе, алар безне таптый-таптый күмделәр, әмма орлык икәнебезне оныттылар! Казанда атсалар, без орлык булып Төркиядә шытып чыктык, замана җилләре белән Америка-Канадаларга сибелдек, Алтын Урда туфракларында янә тамыр җибәрдек, җимеш бирдек, кайда да Татар булып, үзебез булып калдык... Һади Атласи әйткәнчә, «Татарлар бар, булганнар. Алар киләчәктә дә бар булачактыр; һич шөбһәсез, тәрәккый итәчәкләр (алга барачаклар)!»
...Әлмәт шәһәренең Мөхәммәтрәшит хәзрәт Яруллин имамлык иткән тарихи мәчетендә, җомга намазыннан соң, без шәһит киткән милләттәшләребез рухына багышлап, дога кылдык. Бу нәкъ алар атып үтерелгән көннәр иде! Мәчетнең имамы Мәҗит хәзрәткә дә дин-милләт өчен юк ителгән бу шәхесләрнең исемнәрен бирдек, аларга даими догада булсыннар иде! Бу мәчетнең хәзергә рәсми исеме юк, аңа Рәшит хәзрәт исемен дә, Атласи исемен дә бирергә мөмкин, Әлмәттәге 12 мәчетнең берсе бу имамнарның исемен йөртергә лаек! Диварына атып үтерелгән 9 татарның исемнәре язылган Хәтер тактасы да куярга була, чөнки Әлмәттә аны куярлык башка тарихи бина юк. Һади Атласи Әлмәттә үзенең иң көчле тарихи хезмәтләрен язган, мәчет, мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, һәм аның 150 еллык юбилеен Әлмәт халкы югары дәрәҗәдә билгеләп үтсен иде!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
* Русиядә суд карары белән эшчәнлеге туктатылган иҗтимагый оешма

Комментарии