Көрәк-сәнәкне автоматка...

Көрәк-сәнәкне автоматка...

«Шөкер, өлешчә мобилизация тәмамланды, дип әйттеләр. «Безнең гәҗит»нең 12нче октябрь санында (№40, 2022 ел) басылган «Фермерга көрәк-сәнәкне автоматка алмаштырырга туры килерме?» дигән мәкаләдә мобилизациянең беренче дулкыны вакытында хәрби хезмәткә авыллардан чакырылыш турында язган идегез. «Ә икенче дулкын күбрәк район җирлекләренә кагылачак, дип белдерәләр. Районнарда, авылларда яшәүче аграрчыларга, фермерларга кулларындагы көрәк-сәнәкләрне мылтык-автоматларга алмаштырырга туры килерме? Әгәр шулай икән, аграр тармакта җир сөреп икмәк үстерүче, ит-сөт җитештерүчеләр калырмы?» – дип, бик урынлы сорау күтәрдегез. Инде хәзер, өлешчә мобилизация тәмамлангач, нинди нәтиҗәләр ясап була соң: дөрестән дә, аграр тармакта хезмәт куючылар хәрби операциягә күп алындымы, мобилизацияләнгән фермерларның хуҗалыклары караучысыз калып, аларга таркалу куркынычы янамыймы? Шулар турында тулырак язсагыз иде.

Сезгә зур ихтирам белән, Дамир (фамилиямне күрсәтеп тормагыз инде). Арча районыннан».

 

ҺӘРБЕРСЕ КЕМНЕҢДЕР ГАЗИЗ УЛЫ, СӨЕКЛЕ ИРЕ, ЯРАТКАН ӘТИСЕ БИТ!

Әйе, дөрестән дә, октябрь ахырында Русиядә өлешчә мобилизация туктатылды, дип игълан иттеләр. Гәрчә ул турыда Президентның махсус Указы булмаса да. Бу хәл дә кайберәүләрдә мобилизация эшенә шуның белән нокта куелуына күпмедер дәрәҗәдә шик тудыра, билгеле. Кем әйтмешли, алдагысы бер Аллаһ кулында!

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, өлешчә мобилизация вакытында аграр тармакта эшләүче 573 кешегә чакыру кәгазьләре (повестка) тапшырылган булган. Аларның 313е хәрби операциягә алынган. Бер караганда, республика агросәнәгатендә барлыгы 71 меңнән артык кешенең хезмәт куюын искә алганда, мобилизациягә эләгүчеләр чагыштырмача күп түгел шикелле. Узган айда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында: «Беренче октябрьгә барлыгы 399 кешегә чакыру килгән, бу – тармак хезмәткәрләрнең якынча 0,56 проценты гына», – дип әйткән иде. Әмма хәрби операциягә алынган һәрбер кеше кемнеңдер газиз улы, сөекле ире, яраткан әтисе бит. Һәрберсенең язмышы зур борчу тудыра. Исән-имин әйләнеп кайта гына алсыннар инде!

Ә авылларда җир сөреп икмәк үстерүче, ит-сөт җитештерүчеләр калдымы, дигән сорауга килгәндә, өлешчә мобилизация нәтиҗәсендә аграр тармакта кадрлар кытлыгының сизелерлек кискенләшүенә җирлек юк, дип, гомуми нәтиҗә ясый экспертлар. Шулай да, аерым район яки хуҗалык мисалында караганда, «бик кирәкле» эшчесез калучылар да юк түгел, билгеле. Инде мобилизациягә хәтле үк тә, узган 2021нче ел нәтиҗәләренә йомгак ясау җыелышында, аграр министр Марат Җәббаров кадрлар мәсьәләсенә тукталып, Татарстан авыл хуҗалыгы тармагының зоотехниклар белән тәэмин ителеше – 82, ветеринария табиблары белән – 87, агрономнар белән – 86 процент кына дип ассызыклаган иде. Аңлашылганча, зур проблема тудырырлык булмаса да, мобилизация кадрларга ихтыяҗны тагын да арттырды анысы. Аеруча зоотехник, ветеринария табибы, осеменитор, агроном, инженер белгечлекләре буенча кадрларны бармаклап санаган заманда. Аграр министрлык мәгълүматына караганда, хәрби операциягә озатылган нәкъ шундый белгечләр 34 кеше булган. Тагын 94 механизаторга, 40 шоферга, 36 терлекчегә солдат киемен кияргә туры килгән.

Аерым районнар яссылыгында нәтиҗәләгәндә исә, иң күбе Тукай авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр – барлыгы 24 кеше мобилизацияләнгән. Аннан кала, Балтачтан – 22, Актаныш, Алексеевск, Буа һәм Саба районнарыннан – 17шәр аграрчы эш коралын автоматка алмаштырган.

МОБИЛИЗАЦИЯЛӘНГӘН ФЕРМЕР-ЭШМӘКӘРЛӘРНЕҢ ТӨГӘЛ ИСӘБЕ ДӘ БИЛГЕЛЕ ТҮГЕЛ...

Инде язганыбызча, йөзләгән эшчесе булган эре агрофирмалар, агрохолдинглар өчен 5-6 кешене хәрби хезмәткә озату әллә ни проблема түгел кебек. Ягъни андый оешмада кадрлар проблемасы ул чаклы кискен сизелмәячәк. Ә менә кечерәк фермер хуҗалыгына яки шәхси-ярдәмчел хуҗалыкка ябылу куркынычы янарга мөмкин. Чөнки андыйларда эшчеләр саны берничә генә була. Гадәттә, төп эшче ролен фермер, хуҗалык башлыгы үзе башкара. Ул мобилизацияләнгән очракта, аның эшен дәвам итүчене табу җиңел түгел. Кызганычка каршы, фермерларга, үзенең шәхси хуҗалыгында кече эшмәкәрлекне алып баручы крестьянга бронь бирү дә каралмаган.

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе аграр тармакта өлешчә мобилизация таләпләренә туры килә торган 343 кече эшмәкәр бар, дигән мәгълүмат бирде. Тик монда шуңа игътибар итәргә кирәк, әлеге исемлеккә төрле конкурсларда катнашкан һәм грантлар формасында дәүләт ярдәме алган фермерлар гына кертелгән. Ә грантлар алмаганнар турында бездә мәгълүмат юк, ди Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров. Ләкин чынлыкта конкурсларда катнашмыйча, үз көннәрен үзләре күрүче, хәтта рәсми теркәлү дә узмыйча, Ассоциациягә кермичә эшләүче кече эшмәкәрләр байтак бит. Димәк, алар турында төгәл белүче юк әлегә...

Хәер, фермерларның исәптә булганнарының да күпмесе мобилизацияләнүе турында Ассоциациядән һәм аграр министрлыктан алынган мәгълүматлар ни өчендер чагышмый. Камияр Байтимеров биргән исемлектә грант алган 20 авыл эшмәкәренә повестка тапшырылган, аларның 7се мобилизацияләнгән. Ә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шундый 17 фермерга чакыру кәгазе килүе, 9ы хәрби операциягә алыну турында мәгълүмат җиткерде.

Бер яктан караганда, әллә ни зур аерма да түгел. Грант алган фермерларның 7се яки 9ы солдат киемен кигән. Ләкин бу эштә төгәлсезлекләр гомумән булырга тиеш түгелдер. Капчыклап бәрәңге санамыйбыз бит. Сүз кеше язмышы, кемнеңдер улы, ире, әтисе турында бара ләбаса!

Һәм кабатлап әйтәбез, монда әле грантлар алган, рәсми теркәлгән эшмәкәрләр исәбе буенча мәгълүмат шундый буталчык. Шулай булгач, аграр тармакта эшләүче барлык фермерлар, кече эшмәкәрләрнең күпмесе мобилизацияләнү турында уйларга да шикләндерә. Аның төгәл исәбе, ай-һай, бармы икән?..

«МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ГАИЛӘЛӘРЕ АЕРЫМ ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ БУЛЫРГА ТИЕШ!..»

Авыл җирендә кече эшмәкәрлек, фермерлык белән шөгыльләнүчеләр, үзләре мобилизацияләнгәч, хәзер эшләре дәвам итәме, дигән сорау, дөрестән дә, көн үзәгендә. Мәгълүм булганча, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы крестьян-фермерга хәрби хезмәткә алынган чорда хуҗалыгын кемгәдер тапшырып тору турында уйларга киңәш иткән иде. Ул аеруча грант алучыларга кагыла. Чөнки аларның эш күрсәткечләрен фәлән елда фәләнгә җиткерәм дигән йөкләмә алулары турында дәүләт белән үзара төзегән килешүләре бар. Шул килешүләрне өзмәс өчен Русия аграр министрлыгы грант алган крестьян-фермерларга хуҗалыкларын «генераль ышаныч рәсмиләштерү аша, идарә итә алырлык кешеләргә тапшырырга» дип киңәш бирә. Соңыннан «ышанычлы» затны идарә составына кертергә, әгәр фермер хәрби хезмәткә алына икән, хуҗалыкта аның урынына шул зат калырга тиеш була. Ахыр чиктә, аграр министрлык белән өстәмә килешү төзеп, «ышанычлы» зат, грант алучы буларак та, фермерны алмаштырачак...

Чынлыкта, хәрби операциягә киткән фермерлар шушы юл белән үзләренә алмаш калдырдымы икән соң? Аннан, узган шимбәдә Хөкүмәт йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш», – дип ассызыклап әйтте. Аларның тормышлары белән җирле хакимият кызыксынамы, берәр нинди ярдәмгә мохтаҗ түгелләрме? Шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан без мобилизацияләнгән берничә фермер гаиләләренең хәлләрен белешеп алырга булдык.

 * * *

– Әти-әнисе гомер буе авыл хуҗалыгында булгач, шуны күреп үскән бала кая барсын инде? – ди хәрби операциягә алынган Инсаф Сәйфуллинның әтисе Марат әфәнде. Белгечлеге буенча терлекче – зоотехник булган гаилә башлыгы үзе дә инде 1994нче елда ук, туган төбәге – Саба районының Йосыф-Алан авылында иң беренчеләрдән җир алып, фермер хуҗалыгы оештырган. Сарыкчылык, атчылык юнәлешләре белән шөгыльләнгәннәр. Терлек азыгы өчен күпьеллык үлән үстерүдән тыш, җирнең бер өлешендә бәрәңге дә иккәннәр.

– Улым Инсаф өч бала арасында иң өлкәне, һәрвакыт янымда, ярдәмчем булды, – ди Марат Сәйфуллин. – Тора-бара мин олыгая башладым, 5-6 ел элек ул армиядән кайткач, теләк белдерде дә, аның исеменә яңа КФХ ачтык. Ә мин үземнең фермер хуҗалыгын бетердем. Улым «Агростартап» программасы нигезендә 2019нчы елда дәүләттән 3 миллион сум күләмендә грант алуга да иреште. Әлбәттә, шундый дәвамчым булуга бик сөендем инде. Эшне белеп, яхшы алып барды. Мин дә шунда булышкалап йөрим бит. Хуҗалыкта 300 баштан артык сарык, ике дистә ат асрыйбыз.

– Инсаф киткәч өлгерәсезме соң, кыен түгелме? КФХны ябарга җыенмыйсызмы?

– Әнисе белән икәүләп тырышабыз инде. Кызыбыз Казанда укый. Төпчек малай әле кечкенә, икенче сыйныфта гына. Минем өчен электән белгән хезмәт бит. Барыбер кайда да эшлисе дип, хуҗалыкны алып барабыз. Бетермәскә иде исәп. КФХны Инсаф исеменнән күчереп тормадык. Грант отчетлары да элеккечә алып барыла. Озакка түгелдер, тиздән улыбыз әйләнеп кайтыр, дип өметләнәбез инде. Хәзер ике гаилә көтәбез бит аны. Өч ел элек өйләнгән иде. Мобилизация буенча «Казан-Экспо»да булган вакытта икенче баласы туды. Сабыйны шунда, әтисе янына алып барып, Асаф, дип исем куштырдык. Ә беренче баласы – Дәриягә дә бер яшь кенә әле...

Берсеннән-берсе кечкенә нарасыйларын калдырып хәрби операциягә киткән Инсафның күңелендәге хисләрне дә чамалавы кыен түгелдер кебек. Инде тизрәк, исән-сау килеш кайтып, сабыйларын кочагына алырга язсын!

 * * *

Шул ук Саба районында, Йосыф-Алан янәшәсендәге Тенеки авылыннан да бер егетне – Сирин Гыйззәтуллинны хәрби хезмәткә алганнар икән. Ул үзе КФХ башлыгы түгел, ләкин фермер әтисенең уң кулы булган.

– Без КФХда эшне сөтчелек юнәлешендә башладык, – ди егетнең әнисе – Татарстанның атказанган сыер савучысы Сания ханым Гыйззәтуллина. – Грант отып, дәүләт ярдәмен дә кушып, яңа урында сыерлар торагы төзедек. Хәзер эчтә вак-төяк эшләрен төгәлләп киләбез. Бүген 27 баш мөгезле эре терлегебез бар, 18е савым сыерлары. Хуҗалыкны алып барырга улыбыз бик булыша иде. Төп эшләр аның җилкәсендә булды инде. Хәзер ул киткәч, безгә шактый кыенга туры килә. Шулай да, тырышабыз. Яшәргә кирәк бит. Сыерларны киметергә, хуҗалыкны бетерергә уйламыйбыз. Олы улыбыз да булышып тора. Бергәләп алып барабыз әлегә.

Аралашу вакытында ачыкланганча, Гыйззәтуллиннар гаиләсе быел зур фаҗига да кичергән икән: февраль аенда янгын чыгып, алар йортсыз калганнар.

– Бик авыр булды: ферманы да төзергә кирәк, өстәвенә өебез янып бетте, – дип искә ала Сания ханым. – Беренче эш итеп терлек торагын салып бетерүне максат иттек инде.

– Ә үзегез хәзер кайда яшисез?

– Яңа төзегән фермада берничә бүлмә бар. Шунда яшәп торабыз инде.

– Бу турыда район җитәкчелеге беләме соң? Ниндидер ярдәм булдымы?

– Янгыннан соң авыл халкы булдыра алганча акча җыйды, бик зур рәхмәт аларга! Авыл җирлеге дә, район хакимияте белән берлектә, 150 мең сум бирде. Ләкин аның белән генә йорт төзү мөмкин түгел шул. Җәен район башлыгына кергән идем, ул да артык булыша алабыз, димәде...

Бәлки хәзер, Президент авызыннан «махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш!» дигән сүзләр дә әйтелгәч, Гыйззәтуллиннарга күбрәк булышу мөмкинлеге табылыр? Хәзергә шундый өметтә калабыз һәм бу гаилә язмышына кабат әйләнеп кайтырбыз әле.

Ә хәзергә йомгаклап шуны әйтә алабыз, фермер үзеннән торганын кайда да эшли ул. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең «Без тынычта – аттан артык эшлибез, без сугышта – юлбарыстан көчлебез!» дигән шигъри юллары нәкъ авыл эшлеклеләре турында сыман...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии