Фермерга көрәк-сәнәкне автоматка алмаштырырга туры килерме?

Фермерга көрәк-сәнәкне автоматка алмаштырырга туры килерме?

Украинадага махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә Русиядә өлешчә мобилизациянең беренче дулкыны узды. Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби хезмәткә чакырырга планлаштырылган 300 мең ир-егетнең әлегә 200 меңе генә мобилизацияләнгән. Димәк, икенче дулкынның да буласына шик калмый (әле аның белән генә бетсә?! – Р.Г.). Һәм кайбер чыганаклар чираттагы дулкынның башлануы турында хәбәр итәләр дә инде.

Мобилизациянең беренче дулкынында хәрби хезмәткә Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләреннән һәм эре предприятиеләрендә эшләүчеләрне чакыруга басым ясалган булган. Ә икенче дулкын күбрәк район җирлекләренә кагылачак, дип белдерәләр. Районнарда, авылларда яшәүче аграрчыларга, фермерларга кулларындагы көрәк-сәнәкләрне мылтык-автоматларга алмаштырырга туры килерме? Әгәр шулай икән, аграр тармакта җир сөреп икмәк үстерүче, ит-сөт җитештерүчеләр калырмы? Хәзер әлеге сораулар да шактый зур борчу тудыра.

МОБИЛИЗАЦИЯ АГРАР ТАРМАККА НЫК КАГЫЛМАДЫ, ӘЛЕ...

Мобилизациянең беренче дулкынында район-авыл җирлекләрендә яшәүчеләр хәрби хезмәткә азрак чакырылу аңлашыла кебек. Чөнки аграр тармакта кызу эш өсте – уңыш җыю чоры дәвам итә иде. Ә менә октябрь аенда ул эшләр сизелерлек кими. Аеруча сезонлы хезмәттә булган механизатор-шоферлар бушый башлый. Иртә яздан көн-төн тир түгеп уңыш язмышы өчен көрәшкән аграрчылар, мобилизациягә эләгеп, ил язмышы өчен көрәшкә китәргә мөмкиннәр.

Татарстан буенча исәпләгәндә, 600дән артыграк оешма-предприятие илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнаша. Аларда 49 мең кеше эшли. Әлеге халыкның 12 меңе хәрби исәптә (запаста) торучылар. «Шул ук вакытта, мобилизация башлана калса, запастагыларның 10 меңгә якыны бронь белән хәрби хезмәттән азат ителә ала. Ләкин хәзер аларның 38 проценты гына броньлы», – дип язган иде «Бизнес Онлайн». Һөнәренә һәм биләгән хезмәт вазифасына карап, бронь сирәк алмаштырып була торган хезмәткәрләргә бирелә. Мисал өчен, икмәк заводы, ит яки сөт комбинаты, консервлау цехы кебек авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү оешмаларында баш технологлар, баш инженерлар булырга мөмкин алар. Әмма Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, хәзер агросәнәгать тармагында бронь бирү эше туктатылган. Дәүләт ихтияҗы өчен азык-төлек тапшыру йөкләмәсе булган оешмаларга гына искәрмә ясалырга мөмкин, диләр.

– Өлешчә мобилизация кысаларында беренче октябрьгә агросәнәгать тармагында эшләүче 139 кеше чакыру пунктларына киткән. Ә барлыгы 399 кешегә чакыру килгән, бу – тармак хезмәткәрләрнең якынча 0,56 проценты, – дип хәбәр итте узган атнада массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Шулай булгач, әлегә аграр тармак хезмәткәрләрен мобилизацияләү буенча хәл ул чаклы киеренке түгел кебек. Әмма әллә ни тынычланыр урын да юк шул. Алга таба нәрсә булыр? Искәртелгәнчә, бу юлы район-авыл җирендә яшәүчеләрне мобилизацияләүгә игътибар артасы, диләр бит.

КРЕСТЬЯН-ФЕРМЕРГА БРОНЬ КАРАЛМАГАН?!

Мобилизация дулкынының чираттагысы аграр тармакка ныграк кагылачагын дәлилләгәндәй, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында октябрь башында аграр оешма җитәкчеләре катнашында агросәнәгать хезмәткәрләрен хәрби исәпкә кую, запаска күчерелүчеләргә бронь бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда искәртелгәнчә, йөзләгән эшчесе булган эре оешмалар, агрохолдинглар өчен 5-6 кешене хәрби хезмәткә озату әллә ни проблема түгел. Ә менә кечкенә фермер хуҗалыгына яки шәхси-ярдәмчел хуҗалыкка ябылу куркынычы туа, дигән сүз. Кызганычка каршы, фермерларга, үзенең шәхси хуҗалыгында кече эшмәкәрлекне алып баручы крестьянга бронь бирү каралмаган.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы аңлатмасы буенча, крестьян-фермерга хәрби хезмәткә алынган чорда хуҗалыгын кемгәдер тапшырып тору турында алдан ук борчылырга кирәк икән. Мәгълүм булганча, соңгы елларда дәүләт авылдагы кече бизнеска төрле юнәлештә эш башлау өчен грантлар өләште. Грантка ия булучы «бәхетле»ләрнең исә, эш күрсәткечләрен фәлән елда фәләнгә җиткерәм дигән йөкләмә алулары турында дәүләт белән үзара төзегән килешүләре бар. Ул килешүләрне өзмәс өчен Русия аграр министрлыгы грант алган крестьян-фермерларга хуҗалыкларын «генераль ышаныч рәсмиләштерү аша, идарә итә алырлык кешеләргә тапшырырга» дигән киңәш бирә. Соңыннан «ышанычлы» затны идарә составына кертергә, әгәр фермер хәрби хезмәткә алына икән, хуҗалыкта аның урынына шул зат калырга тиеш була. Ахыр чиктә, аграр министрлык белән өстәмә килешү төзү юлы белән, «ышанычлы» зат грант алучы буларак та фермерны алмаштырачак.

Мобилизациягә киткәнче «ышанычлы» затны табып, КФХ башлыгын һәм грант алучыны, ягъни – үзен алмаштырырга өлгермәгән фермер, терлеге караучысыз калган очракта, турыдан-туры Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл җирлекләре үсеше департаментына шалтыратырга тиеш. Телефон номерлары: 8 (495) 607-81-07; 8 (495) 608-72-23. Андыйларның терлекләре алга таба асрау өчен эре авыл хуҗалыгы оешмаларына тапшырыла, дип аңлаталар аграр министрлыкта.

– Билгеле, ватанны саклау мөһим бурыч! – ди Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров. – Ләкин халыкны, шул ук армияне ашатырга да кирәк бит. Әгәр ул турыда уйлыйлар икән, шәхси хуҗалыгында продукция җитештерү белән шөгыльләнүче булдыклы крестьянны, КФХ ачып уңышлы эшләүче фермерны хәрби хезмәткә чакырудан азат итәргә кирәк. Әлбәттә, бөтен аграрчыны да калдырып булмас. Үз эшен булдырып, азык-төлек җитештерүдә саллы өлеш кертүче крестьян-фермер күздә тотыла. Уйлап кына карыйк, фермерны алып китәләр икән, аның 100-200 баш терлеге кайда калырга тиеш. Сатаргамы аларны? Ул очракта хуҗалыкны юк итәбез. Дәүләт аңа грантлар белән булышкан, күпмедер чыгым тоткан бит. Ә теләсә кем фермер була алмый. Терлекләрне генераль ышаныч кәгазе белән калдырыр кешесе булмаса, вакытлыча асрау өчен башка эре хуҗалыкларга биреп торырга, дип тәкъдим итү – эш түгел инде, мантыйкка сыймый. Үзеңнең машинаңны күршегә биреп торырга риза буласыңмы? Шуның кебек бит ул. Күп фермерларның бизнес алып бару өчен өстәмә алган кредитлары бар. Аларны кем түли, башлаган бизнес таркалса, кем җавап бирә? Бу сорауларга ачыклык кертү кирәк, дәүләтнең төпле карары булырга тиеш.

«НИ БУЛАСЫН ТӨГӘЛ БЕЛМИБЕЗ, ӨМЕТЛӘНӘБЕЗ...»

Камияр Байтимеров әйткәнчә, әлегә мобилизациягә кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча нәкъ менә аңлашылмаучанлык, ачык карарлар булмау шактый сораулар тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлар тарафыннан мөрәҗәгатьләр тынып тормый икән.

– Көн саен шалтыраталар, – ди ул. – Закон кысаларында ярдәм итәргә тырышабыз. Кайбер эшмәкәрләрне калдыралар да инде. Мәсәлән, Буа районындагы фермер Алексей Кубайкинга хәрби комиссариаттан чакыру килгән иде, белешмәләр тапшыргач, калдырдылар. Чөнки аның кырда әле җыеп аласы 265 гектар көнбагышы, фермада 240 баш малы бар.

Тагын бер очрак – Кукмара районыннан фермер Рамазановны инде мобилизация үзәгенә алып киттеләр. Аның туганнарыннан мөрәҗәгатьләр әле дә килә. Хәрби комиссариатка тиешле документларны илтеп бирегез, дидек. Һәрхәлдә әлегә шуны әйтә алам: хәрби хезмәткә чакырылу сәбәпле фермерның үз бизнесын ябу очрагы юк.

Камияр Байтимеров аграр тармактагы кече бизнес вәкилләре өчен шактый өметле сүзләр әйтте анысы. Без исә, броньга ия булган Буа районы фермеры Алексей Кубайкинның хәлен белергә булдык.

– Минем вакытым юк, эшем бик күп, – дип, ни өчендер телефоннан әңгәмәне тизрәк өзәргә тырышты фермер. Дөрестән дә, эше тыгызмы, әллә табигате белән сүзгә саран инде, белмәссең. Шулай да ул, Сезне, дөрестән дә, фермер булганга хәрби хезмәткә чакырудан азат иттеләрме? – дигән сорауга кыска гына җавабын биреп өлгерде:

– Беркем дә беркемне кире кайтармады...

Шуның белән телефон элемтәсе өзелде. Бик сәер, әлбәттә. Без сер булырлык куркыныч сорау да бирмәдек кебек. Ә ул сөйләшүдән кача. Ярый, анысы ихтыяры... Ә без Камияр Байтимеров әйткән икенче фермерның язмышы белән кызыксынып, Кукмара районына шалтыратабыз.

– Кем кайтарсын инде аны? – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. – Андый фермер, дөрестән дә, бар районда. Ул терлек асрамый, 100 гектар чамасы җире генә бар. Шунда эшли иде. Ә мобилизация буенча бер алып киткәч, кем кире кайтарыр икән? Әлегә андый закон юк, дип беләм.

– Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган киңәшмәдә бронь алу өчен исемлекләрне барларга кушылган түгелме соң?

– Әйе, анда әйтелде. Ул бит мобзадания (мобилизация йөкләмәсе) нигезендә, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләре җиткерелгән оешма-хуҗалыкларга бирелүче броньнар турында. Аның буенча безнең районнан 139 кешегә каралган бронь. Яңадан 209 кешегә заявка бирдек инде. Бу әле бронь дигән сүз түгел һәм анда бөтенләй бер фермер да юк. Чөнки аларның азык-төлек куркынычсызлыгы буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәүдә катнашулары турында килешүләре дә төзелмәгән. Менә хәзер фермерларга исәп карточкаларын ясарга куштылар. Ә без барлык мәгълүматны җыярга тиешбез. Соңыннан аграр министрлык сорап алырмы ул мәгълүматларны? Сорасалар, бирәбез инде. Алга таба ни буласын әлегә төгәл белмибез.

Хәзергә районның авыл хуҗалыгында эшләүче 15-16 ир-егетебезне озаттык хәрби чакырылыш буенча. Тармакта 2 мең хезмәткәр булуны искә алганда, бу алай күп димәс идем. Мобилизацияләнгәннәрнең шактые механизаторлар, берничә ветеринария табибы да бар. Ә фермерлардан әлегә шул Геннадий Рамазанов кына. Мобилизация авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүдә нык киеренкелек тудыра, дип әйтә торган түгел. Алга таба да алай булмас, дип өметләнәбез.

БАШКА РАЙОННАРДА ДА: «ӘЛЕГӘ ХӘЛ ТҮЗӘРЛЕК...»

Мобилизация республиканың башка районнарында ничек алып барыла соң? Аграр тармак «кыйммәтле» кадрларсыз калмыймы, фермерлар арасында хәрби хезмәткә чакырылучылар күпме?

– Әлегә хәл районда ул хәтле кискен тора, димәс идем, түзәрлек. Безнең аграр тармакта эшләүче 5 егетебез мобилизация буенча алынды. Аңлашылганча, ул гына авыл хуҗалыгында кадрларга кытлык тууга сәбәп була алмый. Аннан, алар осеменатор, ветеринария табибы, агроном кебек сирәк һөнәр ияләре түгел.

Аграр тармакта эшләүче масштаблырак оешмаларның, КФХларның исемлеген булдырып, бронь алу өчен узган атнада республика авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрдек. Хәзер җавап көтәбез, – дип сөйләде Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Сарман районының аграр тармагы җитәкчесе Альберт Шәрипов белдерүенчә, алардан әлегә хәрби хезмәткә бер кеше дә алынмаган. «Бәлки фермерларга һәм авыл хуҗалыгы өчен кирәкле булган сирәк һөнәр ияләренә өстәмә бронь да бирелер. Андыйларның исемлекләрен аграр министрлык җыя», – дип, ул да өметләнүен җиткерде.

Апас районы аграр тармагында эшләүче 16 кешене хәрби хезмәткә чакырып повестка килгән булган. Сирәк, әһәмиятле һөнәр ияләренә бронь булу сәбәпле, 6сы гына китте, дип аңлаттылар район хакимиятендә. Лениногорск районында да аграр тармак хезмәткәрләренең әлегә берсе дә мобилизациягә эләкмәгән.

P.S: Районнардагы хәл узган атна ахырында сораштырылды. Вазгыять үзгәрергә мөмкин. Темага кагылышлы яңалыклар булса, алга таба хәбәр итәрбез.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии