Актаныш фермеры җирсез пайчыларда өмет уята

Актаныш фермеры җирсез пайчыларда өмет уята

Рәсми яктан – пайчы, ә чынлыкта – җирсез калган авыл халкы турында «Безнең гәҗит» битләрендә даими язып киләбез. Чөнки республиканың төрле районнарыннан редакциягә туктаусыз агылган мөрәҗәгатьләргә караганда, аны тормыш үзе таләп итә.

«Пай җиребезне арендага биргән идек, кире алып булмый», «имеш, гомуми җыелыш җыеп, безнең пайларны арендага алганнар, ул турыда белми дә калдык», «әти-әнинең пайларын кайда, кемдә икәнен таба алмыйбыз», «җирнең үзен дә, аренда түләвен дә күргәнебез юк»... Шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр бик еш килеп тора безгә. Максатчанрак, үҗәтрәк пайчылар үз кишәрлекләренә ия булу өчен суд юлларын да таптаган очраклар бихисап. Ә без кулдан килгәнчә аларга гаделлекне эзләргә булышабыз.

ПАЙЧЫЛАР ӨЧЕН ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ

Әмма, кызганычка каршы, гаделлекне табу гаять кыен шул. Сирәк очракларда гына ирешелә аңа. Пайчылар үз җирләре өчен дәгъвалашкан вакытта да уңай чишелешле очракларны бармак белән генә санарлык. Тулысынча пайчы файдасына хәл ителгәннәрнең берсе Актаныш районында булган иде. Анда кишәрлекне 49 елга арендага алган аграр оешма җитәкчесе, фермер хәленә кереп һәм безнең дә мөрәҗәгатьне истә тотып, бернинди судсыз гына пай җирен үз теләге белән кире бирде. Аңлавы өчен рәхмәт аңа!

Ә Әтнә районында кишәрлекне бүлеп алу эше судка барып җиткән иде (утырышта без дә катнаштык). Анда да карар пайчы файдасына булды. Чөнки пайны арендалаган оешманың элеккеге җитәкчесе кишәрлеген бүлеп алырга теләүчегә язмача рәвештә ризалык биреп өлгергән булуы ачыкланды. Соңыннан ул хуҗалыкның яңа җитәкчесе җирне бирмәскә ничек кенә тырышмасын, барыбер каршы килә алмады.

Искәрткәнебезчә, болар пайчылар файдасына хәл ителгән бик сирәк очракларның мисаллары. Күпчелек вакытта пайны арендага алган аграр оешма җитәкчеләре кишәрлекләрне кире хуҗаларына бирү ягында булмыйлар шул. Нәтиҗәдә бәхәс озын суд юллары аша уза һәм, ахыр чиктә, барыбер пайчы отыла... Һәрхәлдә моңарчы шулай иде. Ә менә Актаныш районындагы соңгы вакыйга, кара төнне яктырткан ай нуры сыман, үз җирләренә хуҗа булырга теләүче пайчылар күңелендә берникадәр өмет чаткылары уята.

Үз җир кишәрлегенә хуҗа була алмый интеккән пайчыларда өмет тудырырлык нинди вакыйга соң ул Актаныш районында, дисезме? Кыскача гына әйткәндә, әлеге районда кишәрлекләрне 49 елга арендага алган һәм хуҗаларына кире бирергә теләмәгән хуҗалык җитәкчесен пайчы судта отты. Дөрес, әлегә Актаныш район суды гына пайчы файдасына карар чыгарды. Ә җирне бирергә теләмәгән «алпавыт» җитәкче хәзер Татарстан Югары судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Аның карары соңрак билгеле булыр инде. Пайчының адвокаты белдерүенчә, Татарстан Югары судының да Актаныш районы мәхкәмәсе карарын хуплавына ышаныч зур икән. Чөнки адвокат карарның гадел булуына ишарәли.

Хәер, анысын тәгаен Татарстан Югары суды утырышыннан соң белербез. Шулай да, әлеге вакыйга инде игътибарга лаек. Чөнки үз кишәрлекләрен дәгъвалау процессында пайчыларның судта җиңү очрагы бик сирәк хәл икәнен искәрттек бит. Ә кишәрлекләрне арендага алган як пайны кире бирергә теләмәгәнне дә искә алганда, мондый җиңүнең әле гомумән Татарстанда булганы юктыр. Шунысы белән кадерле дә әлеге җиңү пайчылар өчен. Дөрестән дә, өмет уятырлык...

ФЕРМЕР НИГӘ СУД ЮЛЫН ТАПТАРГА МӘҖБҮР?

Инде Актаныштагы әлеге вакыйгага, аның геройларына киңрәк тукталыйк. Үз җир кишәрлеген дәгъвалап судка барып җитүче һәм район мәхкәмәсе этабында җиңүче пайчы Иске Солтангол авылыннан Хамис Шәйхразыев ул. Аның пай җирен ала алмыйча интегүе турында узган елда «Безнең гәҗит»нең 22нче июнь санында (№24, 2022) «Җирсез фермерлар яки фермерсыз җир...» дигән мәкаләдә бәян иткән идек инде.

2021нче елда шәхси хуҗалыкларда терлекчелекне үстерү программасына кереп, Хамис әфәнде терлекләрнең санын арттыра. Савым сыерлары гына да 9 башка җитә. Алардан тыш бозаулары бар, тагын ике ат асрый. Программага кергәч, мини ферма төзи, трактор һәм «Газель» машинасы ала. Әлбәттә, бу эшләрне башкарганда дәүләт ярдәменнән тыш, шактый гына үз акчасын да чыгарып салырга туры килә.

Тора-бара терлекләрне азык белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп баса. Ә аны үстерү өчен җир кирәк. Терлек азыгын үзең әзерләгәндә генә арзангарак чыга бит ул. Печән-саламын да сатып ала башласаң, малың тук булса да, үзең ач калырга мөмкинсең. 

«Шушы максаттан чыгып, 12 гектар пай җиремне рәсмиләштерү өчен, «Тамыр» җәмгыяте директоры Ильяс Мирзаяновка мөрәҗәгать иттем. Ләкин минем үтенечемне кире кактылар. Сәбәбен сорагач, барыгыз да, Күп функцияле үзәктән (МФЦ) белешегез, диделәр.

Белешә торгач, шул ачыкланды – безнең пай җирләрен безнең рөхсәттән башка гына 49 елга арендага алганнар икән. Без бернинди җыелышта катнашмадык, беркемгә дә ышаныч кәгазе бирмәдек. Ләкин 2006нчы елда үзебездән башка гына «өйләндереп» куйганнар», – дип язган иде безгә Хамис Шәйхразыев.

Фермер арендадагы җир кишәрлеген кире кайтару артыннан шактый йөреп, «Тамыр» җәмгыяте директорына берничә кат мөрәҗәгать итеп караган, ләкин нәтиҗәсез. Замананың алпавыты булып кыланучы җитәкче ишетергә дә теләмәгән. Әмма Хамис әфәнденең дә максатчанлыгы, үҗәтлеге югалмаган, холкы нык икән. Олыгаеп барган көнендә булса да, адвокатлар яллап хаклык өчен суд залларында көрәшергә карар кыла ул.

ПАЙЧЫЛАРНЫ ҖИРСЕЗ КАЛДЫРУ ЮЛЫ...

Шуны искәртергә кирәк, Хамис Шәйхразыев мисалы – халыкны пайсыз калдыруның иң киң таралган юлы инде. Ул турыда узган елгы мәкаләдә дә ассызыклаган идек, хәзер дә кабатлап китәбез.

Пай җирләре 2006нчы елда ук 49 елга арендага бирелгән булуы ачыкланды, дип яза бит автор. Шунысы гаҗәп, күпчелек пайчылар ул хакта хәбәрдар да булмаган. Һәм, дөрестән дә, пайчы ялган язмаган дияргә нигез бар анда. Чөнки җирләр пайларга бүленгән елларда ул кишәрлекләр белән ни эшләргә дә аңламаган чор иде. Халыкка пайларның «яшел кәгазь»ләре таратылды, ә виртуаль кишәрлекләрнең кайда икәнен белгән кеше дә булмады. Гасыр буе күмәк тормыш рәвеше, «колхоз» идеологиясе тәэсире астында яшәп, фәкать ачы тиргә чаклы эшләргә күнеккән авыл халкы ул чакта әхлаки һәм психологик яктан да шәхси милекче – җир хуҗасы булырга әзер түгел иде бит. Шуны яхшы аңлаган мәлдә, дәүләт пай кәгазьләрен өләште. Имеш халыкны җирле итә. Ә соңыннан, пайчылар җыелышлары үткәргән булып, берни белмәгән, аңламаган халыкның җирләрен заманы өчен артык «аңлы» эшмәкәрләр арендага ала башлады. Аның ул җыелышларын да җирле түрәләр, яңа хуҗалар ничек теләсә, шулай үткәрде. «Без бернинди җыелышта катнашмадык, беркемгә дә ышаныч кәгазе бирмәдек», – дип яза бит Хамис Шәйхразыев та. Дөрестән дә, күпчелек авылларда халык андый җыелышларны белми, күрми дә калды. Нәтиҗәдә, ялган һәм уйдырма белән тутырылган җыелыш карарлары нигезендә, халыкның пайларын арендага ала башладылар. Юк, кыска вакытка – берәр елга гына түгел. Ул очракта пайчыга үз җире белән аерылып чыгу җиңелрәк булыр иде. Аренда вакытын 20-30ар елга, Актаныш мисалындагы сыман иң озак срокка – 49 елга рәсмиләштерделәр. Икенче төрле әйткәндә, бу инде – гомерлеккә дигән сүз. Ә үз паен эшкәртергә әзер булган, терлекләрне арттырам, дип торган фермерга Русиянең хәйләкәр кануннары җирне бүген, ягъни аренда килешүенең вакыты беткәнче кире алу мөмкинлеге бирми. Чөнки аренда килешүе теркәү палатасы аша үтеп рәсмиләштерелгән икән, ниндидер аерым пайчы теләге белән генә җир бүлеп бирелми. Аның өчен йә тагын пайчыларның күмәк җыелышында мәсьәләне тавышка куярга кирәк. Ә чынлыкта барлык пайчыларны җыю гаять катлаулы эш. Йә инде арендага алган як ризалык бирергә тиеш. Тик кайсы «замана алпавыты»ның тартып алган җирне кире пайчыга биргәнен күргәнегез бар? Шулай булгач, аңышмыйча җирләрен арендага озак вакытка биргән пайчылар үз кишәрлекләреннән бөтенләйгә колак кага, дияргә мөмкин. Имеш барысы да закон буенча бит! Тик шунысы гаҗәп: кирәк булса, хәтта конституцияне дә үзгәртәләр, ә халыкны җирсез калдыручы мәкерле законны үзгәртергә теләүчеләр күренми.

«ПАЙ ҖИРЕН «ТАРТЫП» АЛАЛАР, АРЕНДА ТҮЛӘВЕНДӘ ДӘ АЛДЫЙЛАР...»

Актаныш районының Иске Солтангол авылы фермеры Хамис Шәйхразыев шул мәкерле законнарны да үтеп, арендага биргән пай җирен кире кайтару бәхәсендә район суды этабында җиңде, дидек. Ничек, нинди юллар белән? Ул хакта тулырак фермерның адвокаты Фәнис Нуртдинов бәян итте:

– Әйе, «Тамыр» җәмгыяте белән пайчылар арасында аренда килешүе 2006нчы елда төзелгән. Тик аның төзелү тәртибе гадел булу зур шик тудыра. Хамис Шәйхразыев сезгә язганча, җирләрне 49 елга арендага бирү турында гомуми җыелыш уздырылуын нигәдер күпчелек пайчылар ишетми, белми калганнар. Ә алардан башка узган җыелыш дөрес дип санала алмый. Ул вакытта районның аграр тармагы җитәкчесе булып эшләгән кеше үзе әйтеп тора бит, бөтен җирдәге кебек, фиктивно үткәрелде инде ул җыелышлар, дип.

Ярый, без хәзер бу мәсьәлә буенча бәхәсләшмибез дә. Чөнки вакыт күп узылган, җыелыш протоколының дөрес түгеллеген раслаучы дәлилләрне табу бик кыен. Без пай җирләрен арендага алу турындагы килешүнең икенче пункты буенча дәгъва белдердек. Ул – аренда хакын билгеләү һәм түләү тәртибе турында. 2006нчы елда төзелгән килешүдә 1 пайга 750 сум исәбеннән түләү каралган булган. Ул вакытта МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) 1100 сум булган. Ә 2022нче елда МРОТ күләме 14 мең сумга җитте. Җир пайлары өчен аренда хакы исә, бер тапкыр да үзгәртелмәгән. «Тамыр» җәмгыяте җитәкчелеге һәр ел саен МРОТка бәйле рәвештә бәяләр үзгәрүе турында гомуми җыелыш җыеп аңлатырга һәм төзәтмәләрне килешүгә кертергә тиеш иде. Ул гына да түгел, хәтта кишәрлекләргә нинди ашлама-химикатлар кертүләре, кайсының җиргә нинди зыяны-файдасы булуы турында да ел саен отчет биреп барырга, пайчылар белән килешү узарга тиешләр. Бу эшләр берсе дә үтәлмәгән...

МРОТка бәйле рәвештә аренда бәясе да үсәргә тиеш, дигән дәгъва белән килешмичә, «Тамыр» җәмгыяте җитәкчелеге пай кишәрлегенең һәр гектары хакын билгеләү өчен экспертизага биргән. Тегеләр санап чыгарганнар, узган елда бер гектар җирнең бәясе 146 мең сум, дип күрсәткәннәр. Димәк, әгәр килешүдә аренда хакы – җир бәясенең фәлән проценты, дип билгеләнгән булса, түләү суммасы шуннан чыгып исәпләнергә тиеш. Күпчелек килешүләрдә ул 5 процент белән билгеләнә, ди адвокат. Шуннан чыгып исәпләп карыйк инде, 146 мең сумның 5 проценты 7300 сум була. Ә Иске Солтангол авылында бер пайга 4 гектар җир тигәнне истә тотып, 4кә тапкырлыйбыз һәм бер пай өчен аренда хакы 29200 сум килеп чыга. Тик пайчыларның андый түләүне төшләрендә дә күргәннәре булмаган. «Тамыр» җәмгыяте өчен дә саллы сумма ул. Шуңадыр күрәмсең, җир бәясеннән чыгып түләү мәсьәләсе игътибардан төшеп кала. Ул очракта инде МРОТка бәйлелек килеп чыга. Әйткәнебезчә, 2006нчы елдан хәзергәчә аның күләме якынча 13 тапкырга арткан икән, теге вакытта 750 сум дип билгеләнгән аренда хакын да 13кә тапкырларга кирәк. Нәтиҗә – 9750 сум. Монысы азрак, шулай да хәзер аренда өчен бирелә торган юклы-барлы сумма түгел инде...

Йомгаклап әйткәндә, уйдырма гомуми җыелышларның сафсата протоколлары нигезендә пай җирләрен 49ар елга (гомерлеккә, дию дөресрәктер) арендага тартып алалар, әле тагын шуның өстенә аренда хакын да дөрес исәпләмичә, тиеннәр генә түлиләр. Актаныш районының Иске Солтангол авылы фермеры Хамис Шәйхразыев адвокатлары ярдәмендә менә шул гаделсезлекне исбатлый алды. Дөрес, кабатлап әйтәбез, әлегә район судында. Хәзер түземсезлек белән Татарстан Югары суды карарын көтәбез.

Ә Актаныш районында әлеге хәл пайчыларны канатландырган инде. Адвокат Фәнис Нуртдинов әйтүенчә, шул ук «Тамыр» җәмгыятеннән кишәрлекләрен кире алу өчен башка пайчылар да мөрәҗәгать итә башлаганнар. Икесенең дәгъвасын рәсмиләштереп судка да тапшырганнар инде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии