Җирсез фермерлар яки фермерсыз җир...

Җирсез фермерлар яки фермерсыз җир...

Аграр тармакта кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, фермерлар сыйныфын барлыкка китерү турында шактый сөйләнелә. Ул мәсьәләгә багышлап зур-зур киңәшмәләр дә үткәрелә. Чынлыкта исә фермер булырга теләүче бик күпләр үзләренең пай җирләренә дә хуҗа була алмый интегә.

ҖИР ӨЧЕН БӘХӘС АРТА

«Элек фермер сүзе ничектер ят, сүгенү кебек кабул ителә иде, хәзер инде алар аерым сыйныф буларак үзләренең яшәргә хаклы икәнлекләрен исбатладылар...» Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, фермерлар хәрәкәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан аларның эшчәнлеген шулай дип бәяләгән иде. Дөрестән дә, республиканың аграр тармагында кече һәм урта эшмәкәрлекнең роле саллы булуы бәхәссез. Мисал өчен узган елда кече формадагы хуҗалыклар – фермерлар, кооперативлар һәм шәхси сектор тарафыннан җитештерелгән продукция күләме Татарстан авыл хуҗалыгында тулаем җитештерүнең 51,3 процентын тәшкил иткән. Ягъни, яртысыннан күбрәк өлеше, дигән сүз. Ә бит кече хуҗалыклар чәчүлек мәйданнарның 22 процентын гына били. Җитмәсә, төрле формада бирелә торган дәүләт ярдәмнәре дә аларга мәртәбәләрдә азрак эләгә икән. Узган ел нәтиҗәләре буенча исәпләгәндә, Русия фермерларның табыш өлешендә дәүләт ярдәме 8 генә, ә эре агрохолдингларда – 40 процент булган! Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе съездында әлеге оешманың рәисе Камияр Байтимеров шулай дип белдергән иде...

Менә шундый шартларда да кече хуҗалыклар яшәргә көч табып, җитештерү күләмен арттыра баралар. Сүз дә юк, авыл җирендә кече эшмәкәрлекне үстерү максатыннан ил җитәкчелеге, шул исәптән Татарстанныкы да, кайгыртучанлык күрсәтә кебек: фермерларга ел саен грантлар бирелә, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучыларга субсидияләр өләшенә. Ул юнәлештә барлыгы ике дистәдән артык төрдәге программалар эшләп килә. Дөрес, ул программаларның саны шактый булса да, кече бизнеска реаль тия торган ярдәм күләме генә ташка үлчим шул.

Ләкин авыл җирендәге кече бизнесны акчалата ярдәм мәсьәләсе генә борчымый. Иң элек җирле хакимиятнең теләктәшлек күрсәтүе, эшне оештыруда комачаулык тудырмавы еш кына алар өчен мөһимрәккә әйләнә. Бүген аграр тармактагы кече һәм урта эшмәкәрлеккә хакимият тарафыннан мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә дип әйтә торган түгел әле. Редакциягә килгән мөрәҗәгатьләр дә шундый нәтиҗә ясарга нигез бирә.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе җиргә бәйле проблемалар, бәхәсләр турында. Юк, фермерлар күршедәге эре хуҗалыкларның, агрофирмаларның басу-кырларын тартып алып бирүне сорамый. Фәкать моңарчы эшләп килгән үз мәйданнарын сакларга булышу турында ялвара. Шулай ук, соңгы вакытларда авылдагы кече эшмәкәрлектән бик еш килә торган моң-зарлар – үзләренең пай җирен аерып алу белән бәйле. Анысы бөтенләй гаҗәп инде, ни көләргә, ни еларга белмәссең! Әлеге проблеманы тулырак аңлау өчен, соңгы вакытта гына редакциягә килгән чираттагы хат белән танышырга тәкъдим итәбез.

«ҮЗЕБЕЗДӘН БАШКА ГЫНА «ӨЙЛӘНДЕРГӘННӘР»

Мин 2021нче елда шәхси хуҗалыкларда терлекчелекне үстерү программасына кушылып, терлекләремнең санын арттырдым. Бүген тугыз баш савым сыерым, ике атым бар. Программага керү өчен мини ферма төзедем, трактор һәм «Газель» машинасы алдым. Бу эшләрне башкару өчен шактый гына акча чыгарып салырга туры килде.

Мал асраучы һәр хуҗалык алдына терлек азыгы әзерләү проблемасы килеп баса. Терлек азыгын сатып алганда мал санын арттыру чикле икәнен авыл кешесенең һәркайсы белә. Хуҗалыгын иген, печән белән тәэмин итү өчен күпләп терлек асраучылар пай җирләрен үзләре эшкәртә. Чөнки хуҗалыкка кирәкле терлек азыгын үзең үстерсәң генә, бу мәсьәләне уңай хәл итеп була. Шушы максаттан чыгып, 12 гектар пай җиремне рәсмиләштерү өчен, «Тамыр» хуҗалыгы башлыгы Ильяс Мирзаяновка мөрәҗәгать иттем. Авыл халкының пай җирләрен рәсмиләштергәндә, җиреңне кирәк вакытта үз исемеңә күчерә аласың, дип әйтелде. Ләкин минем үтенечемне кире кактылар. Сәбәбен сорашкач, барыгыз да, Күп функцияле үзәктән (МФЦ) белешегез, диделәр.

2021нче елның сентябрендә шул ачыкланды – безнең пай җирләрен безнең рөхсәттән башка гына 49 елга арендага алганнар икән. Без бернинди җыелышта катнашмадык, беркемгә дә ышаныч кәгазе бирмәдек. Ләкин 2006нчы елда үзебездән башка гына «өйләндереп» куйганнар.

Авыл кешесе җирсез, малсыз яши алмый. Аның киләчәге юк дигән сүз. «Тамыр» җәмгыяте хуҗалыгына кергән авылларда терлекчелек комплекслары әкренләп бетеп бара. Мал-туар саны елдан-ел кими. Шуңа карамастан, шәхси хуҗалыкларда мал санын арттыруга күпме каршылыклар корыла. Төрле яктан басым ясыйлар, аяк чалалар. Авылда яшәүчеләр арасында пай җирләре белән бәйле проблемаларны чишүдә каршылыкка очраучылар бер мин генә түгел. Бу гаделсезлек кайчан бетәр икән?

Хамис ШӘЙХРАЗЫЕВ,

Актаныш районы, Иске Солтангол авылы»

КАЙГЫРТУ ҖЫЕЛЫШЛАРДА ГЫНА

Әлеге хатта күтәрелгән проблема хәзер республикадагы авыл халкын, андагы эшлекле кешеләрне иң нык борчучы мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара дисәк, һич арттыру булмас. Чөнки андый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр Актаныштан тыш, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Зәй, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Буа, Әлки һәм башка районнардан да килеп тора. Шунысы игътибарга лаек, мөрәҗәгать итүчеләр, нигездә, булдыксыз, ялкау адәмнәр түгел бит. Гадәттә алар йә инде фермер буларак эшләп килүчеләр, яки үз бизнесын яңа оештырып, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнергә теләгән эшлекле, актив кешеләр. Нәкъ менә шундый шәхесләр булганда гына авыллар тулы канлы тормыш белән яшәячәк. Ә андый авыллар сакланганда – продукция җитештерүче тармак буларак авыл хуҗалыгы да югарыга күтәрелә ул.

Иң гаҗәбе, әлеге хакыйкатьне югары даирәләр, хакимият тә яхшы белә, аңлый. Тиктомалдан гына ел саен республикада авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмәләр үткәрелми торгандыр бит. Инде дистә елдан артык дәвердә алар республиканың берничәшәр төбәгендә оештырыла. Һәр елны киңәшмәләрдә, Татарстан республикасы җитәкчелеге катнашында, авыл җирендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре турында уртага салып сөйләшәләр, районнардагы үрнәк мисаллар белән танышалар. Һәр елны ул киңәшмәләрдә авылларның эшлекле кешеләрен активлаштырыйк, кече бизнес вәкилләрен, фермерларны үстерик, дигән канатлы өндәмәләр әйтелә. Ләкин Актаныш районының Иске Солтангол авылыннан Хамис Шәйхразыев язган кебек проблемаларның гына уңай хәл ителгәннәре юк. Ә үз пай җиренә дә хуҗа була алмагач, ул кече эшмәкәр ни эшләргә тиеш соң? Гомумән фермер җирсез була аламы? Юк, әлбәттә!..

Узган елның май аенда Саба районында узган шундый төбәк җыелышыннан соң, әлеге проблема белән Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка мөрәҗәгать иткән идек. «Закон бозу очрагы юк бит, килешү нигезендә арендага алалар җирләрне. Ә пайлары белән аерылып чыгып, фермер булырга теләүчеләрнең сорауларын индивидуаль тикшереп, ярдәм итәргә тырышырбыз. Андыйлар миңа килсеннәр», – дип җавап бирде ул. Күз алдына китерегез, җирен ала алмыйча интегүче һәр пайчы министрның үзенә бара башласа, ничек булыр икән?! Тик зур гына проблема туа – министрга хәтле керәсе бар бит әле. Аның янына һәркемне үткәрергә атлыгып тормыйлар... Кыскасы, үзенең пай җиренә дә хуҗа була алмаучылар турында кайгыртучанлык шул дәрәҗәдә генә. Авылларның эшлекле актив кешеләре хакында шундый җыелышларда гына ялкынлы сүзләр була да, вәссәлам! Ә көндәлек тормышта илнең хәйләкәр кануннары фермерны гына түгел, барлык авыл халкын – пай хуҗаларын җирсез калдыруга корылган. Ул юнәлештә мәкерле эшләр актив рәвештә алып барыла да.

АРЕНДАГА МӘҢГЕЛЕККӘ...

Халыкны җирсез калдыру эшенең асылы нидән гыйбарәт соң? Хамис Шәйхразыев хаты мисалында карыйк. Пай җирләре 2006нчы елда ук 49 елга арендага бирелгән булуы ачыкланды, дип яза автор. Шунысы гаҗәп, ул турыда күпчелек пайчылар хәбәрдар да булмаган. Һәм, дөрестән дә, пайчы ялган язмаган дияргә нигез бар анда. Чөнки җирләр пайларга бүленгән елларда ул кишәрлекләр белән ни эшләргә дә аңламаган чор иде. Халыкка пайларның «яшел кәгазь»ләре таратылды, ә виртуаль кишәрлекләрнең кайда икәнен белгән кеше дә булмады. Гасыр буе күмәк тормыш рәвеше, «колхоз» идеологиясе тәэсире астында яшәп, фәкать ачы тиргә чаклы эшләргә күнеккән авыл халкы ул чакта әхлаки һәм психологик яктан да шәхси милекче – җир хуҗасы булырга әзер түгел иде бит. Шуны яхшы аңлаган мәлдә, дәүләт пай кәгазьләрен өләште. Имеш халыкны җирле итә. Ә соңыннан, пайчылар җыелышлары үткәргән булып, берни белмәгән, аңламаган халыкның җирләрен заманы өчен артык «аңлы» эшмәкәрләр арендага ала башлады. Аның ул җыелышларын да җирле түрәләр, яңа хуҗалар ничек теләсә, шулай үткәрде. «Без бернинди җыелышта катнашмадык, беркемгә дә ышаныч кәгазе бирмәдек», – дип яза бит Хамис Шәйхразыев та. Дөрестән дә, күпчелек авылларда халык андый җыелышларны белми, күрми дә калды. Нәтиҗәдә, ялган һәм уйдырма белән тутырылган җыелыш карарлары нигезендә, халыкның пайларын арендага ала башладылар. Юк, кыска вакытка – берәр елга гына түгел. Ул очракта пайчыга үз җире белән аерылып чыгу җиңелрәк булыр иде. Аренда вакытын 20-30ар елга, Актаныш мисалындагы сыман иң озак срокка – 49 елга рәсмиләштерделәр. Икенче төрле әйткәндә, бу инде – гомерлеккә дигән сүз. Үзегез уйлап карагыз: Хамис Шәйхразыевның пайларын 2006нчы елда «Тамыр» җәмгыяте 49 елга арендага алган. Ә аренда вакыты беткәндә – 2055нче елда кем исән була да, ул пай җирендә Хамис әфәнденең кеме эшләргә теләк белдерер икән? Үз паен алып эшкәртергә әзер булган, терлекләрне арттырам, дип торган эшмәкәргә Русиянең хәйләкәр кануннары җирне бүген кире алу мөмкинлеге бирми. Әйе, аренда килешүе теркәү палатасы аша үтеп рәсмиләштерелгән икән, ниндидер аерым пайчы теләге белән генә җир бүлеп бирелми. Аның өчен йә тагын пайчыларның күмәк җыелышында мәсьәләне тавышка куярга кирәк. Ә чынлыкта барлык пайчыларны җыю гаять катлаулы эш. Йә инде арендага алган як ризалык бирергә тиеш. Тик кайсы «замана алпавыты»ның тартып алган җирне кире пайчыга биргәнен күргәнегез бар? Менә шуңа күрә үз кишәрлекләрен арендага гына дип озак вакытка биргән пайчылар җирләренә кире хуҗа була алмыйча интегәләр инде. Имеш барысы да закон кушканча! Тагын да кызганычы – әгәр җирләрне озак вакытка арендага алган зат алмашына икән, ул очракта да пайчылар ризалыгы кирәкми ләбаса, тегеләр үзара гына килешәләр. Андый хәлнең ачык мисалы Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч районнары очрагында яхшы күренә. Ике дистә ел эчендә ул районнарда җирләр дүртенче тапкыр яңа инвесторга күчте инде. Соңгы тапкыр инвестор булып «Август» компаниясе килгәндә, юристлары: «Пай җирләре элеккеге килешүләр буенча автомат рәвештә арендага безгә күчә. Аның өчен пайчылар ризалыгы кирәкми. Арендага элекке хуҗа белән үзара килешү генә үзгәртелә», – дип аңлаткан иде. Шулай булгач, аңышмыйча җирләрен арендага озак вакытка биргән пайчылар үз кишәрлекләреннән бөтенләйгә колак кагалар, дияргә мөмкин. Барысы да закон буенча бит. Тик шунысы гаҗәп: кирәк булса, хәтта конституцияне үзгәртәләр, ә халыкны җирсез калдыручы мәкерле законны үзгәртергә теләүче күренми.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии