Чирмешән хакимияте хаклыгында хаклык табылмады

Чирмешән хакимияте хаклыгында хаклык табылмады

Кемнедер тәнкыйтьләү яки мактау өчен түгел, ә дөреслекне ачыклау максатыннан, газетабыз битләрендә күтәрелгән кайбер тема буенча кат-кат язарга туры килә. Чирмешән районының «Күтәмә» агрофирмасы турында да инде быел гына ике тапкыр күләмле мәкаләләр бастырылды. Исегезгә төшерәбез, 11нче майда «Чирмешәндә «текә»ләрнең улларыннан фермер ясыйлар» дигән исем астындагы беренче язмада («Безнең гәҗит», №18, 2022) «Күтәмә» агрофирмасы моңарчы аренда килешүе буенча эшкәртеп килгән 3000 гектарга якын мәйдандагы җирләрдән колак кагуы турында бәян иткән идек. Ә 20нче июльдә әлеге темага кабат әйләнеп кайтырга туры килде («Чирмешәндә тәртип булырмы? – ромашка таҗы белән юрау...», №28, 2022). Чөнки агрофирмадан алынган җирләрнең 500гектарга якын мәйданы быел бөтенләй эшкәртелмичә, чәчелмичә калганын белдек. Урынга барып, кырларда кеше биеклеге үскән чүп үләннәрен, ромашкаларны күреп шаккаттык. Ул басу-кырларны эшләп торган агрофирмадан алып, үзгә «хуҗа»ларга биргәч туган әлеге хәл башка сыймый. Барыннан да бигрәк, аңа район җитәкчелегенең мөнәсәбәте гаҗәпләндерә!

Инде кабаттан бу темага әйләнеп кайтуыбызның сәбәбе дә – Чирмешән районы хакимияте мөрәҗәгате булды. Имеш, без мәкаләләрдә язган хәлләр дөреслеккә туры килми. Ә Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов имзалаган хатка кушымта итеп җибәрелгән аңлатмада «чын хакыйкать» тасвирланган...

Шулай итеп, бу юлы «чын хакыйкать» тасвирланган хатны кулыбызга тотып, анда күрсәтелгән һәрбер пункт буенча янәдән карап, үз күзебез белән күреп, барысын да аңлау өчен юнәлдек таныш районга. Өстәвенә, 20нче июльдә бастырылган мәкаләне әзерләгәндә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән телефон элемтәсе аша сөйләшкән вакытта, ул үзе дә чакырган иде. «Күтәмә» агрофирмасы директоры сүзен генә тыңлап йөрмәгез. Безне дә ишетегез. Килегез әле районга. Бергәләшеп карарбыз кырларны. Еллар буе эшкәртелмичә ятканлыктан, инде агачлар үскән җирләрен дә күрсәтермен», – дигән иде. Без шулай килештек тә: төгәл вакытны алдан хәбәр итеп, урында очрашырга булдык. Һәм 2нче август көнне тагын Чирмешәнгә юл алдык. Кызганыч, район башлыгы гына безнең белән очраша алмады. Мөһимрәк эше чыккандыр инде. Юкса, эшкәртелмичә калган җирләрне: чүп үләне, ромашка баскан кырларны күрсәткән булыр идек үзенә. Телефоннан сөйләшкәндә андый кырлар барлыгын инкарь итте бит. Ә ул безгә, вәгъдәләве буенча, агачлар үскән басуны күрсәтер иде. Булмады шул...

Хәер, барыбер дә безнең белән очрашуга районнан вәкилләр килде анысы. Чирмешән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова һәм «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова» хуҗалыгының агрономы Хәниф Җамаловлар белән берлектә күзләдек басу-кырларны. Әлбәттә инде, төп геройларның берсе – җирсез калган «Күтәмә» агрофирмасы директоры Фәнүзә Гобәйдуллина да бар иде.

Әле июль уртасында гына чүп баскан хәлдә булган басу янәшәсендә башланды очрашуыбыз. Сорау-җавапка шул мәйдан язмышы турында кызыксынудан кереп киттек тә. Узган елгача «Күтәмә» агрофирмасы карамагында булган кырны, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе аңлатканча, хәзер Дамир Гатин крестьян-фермер хуҗалыгына биргәннәр икән. Ачыклык кертеп китәбез, җирле булган әлеге фермер Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатинның улы инде. Җир хуҗасының әтисе булудан тыш, тулаем районның аграр тармагы өчен дә җаваплы вазифаи зат – Мирзаһит әфәнде олы юл кырыена терәлеп урнашкан басуның чүпкә батуын түбәндәгечә шәрехләде:

– Аны бер кат эшкәрттек инде. Тагын культиватор кертеп, көзгә арыш чәчеп калдырабыз.

Ромашкалар үскән басу эшкәрткәннән соң

Бик сәер җавап, билгеле. Кем кем, ә районның аграр тармагы җитәкчесе кырчылыкта технологияләр үтәлешен тәэмин итәргә беренче чиратта омтылган булырга тиеш. Ә улының басуында июль уртасында да чүп үләннәре кукраешып утырганын искә алганда, нинди технология турында сүз булырга мөмкин. Без тәнкыйтьләгәннән соң гына, аннан-моннан эшкәртеп чыкканнар бит аны. Технологик яктан бу кырның пар җире диярлеге бөтенләй юк. Мирзаһит әфәнде исә, берни булмагандай, көзен арыш чәчәбез ди. Әйтерсең, шулай тиеш. «Чүп баса инде, елы шундый, яңгырлы булды», – ди ул, исе дә китмичә.

Икенче тукталышыбыз июль уртасында ромашкалар үсеп утырган басулар киңлегендә булды. Махсус чәчкән сыман куе, эре иде ул ромашкалар. Фотосурәтләре дә бик матур чыкты бит. Бу баруыбызда исә, ул чәчәк басуларын да бозганнар иде. Әлеге дә баягы, безнең тәнкыйтьтән соң, ул җирләрне дә эшкәртергә тырышып караганнар. Дөресрәге, эшкәртә башладык, дип әйтү өчен «күз буя» ул. Агрегат белән бер кат ерып чыкканнар. «Дискатор бара алмый, тыгыла», – дип зарлана «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова» хуҗалыгының агрономы Хәниф Җамалов. (Быел эшкәртелмичә калган күпчелек җирләр нәкъ шул хуҗалыкка бирелгән дә инде. – Р.Г.) Тыгыладыр шул, кеше биеклеге чамасында, куе булып үскән ромашкаларны кая дискатор гына җиңә алсын?! Әйтүенчә, гомере буе җирдә эшләгән, үзен тәҗрибәле агроном дип санаган белгеч бу турыда яхшы белергә тиеш бит. Ә ул бу мәйданнар турында «пар җире» дип сөйләп тора. Ярый әле анысы да, районның аграр тармагы җитәкчесе Мирзаһит Гатин кебек, ул кырларга көзен чәчәбез, дип әйтмәде. Чөнки вакыты узган, басуларны быел рәткә кертү бик шикле инде. Тагын бер кат дискатор белән эшкәртеп, көзен сөреп калдырырга ниятлибез, диде «тәҗрибәле» агроном.

Быел бөтенләй эшкәртелмәгәнлектән, чүп үләннәре баскан кырлар, Хәниф Җамалов сүзләренчә, 400 гектарга җыела икән. Ә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова андый мәйданнарны алдан 340 гектар, дип әйтте. Кайсына ышанырга белмичә, кабат сорагач кына, төгәллек кертте палата рәисе:

Чүп үләне үскән басу эшкәрткәннән соң

– Тегендә тагын бер кыр бар, шуның белән бергә барысы 420 гектар мәйдандагы муниципаль милек җирләре «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова»га арендага бирелде.

– Ә июль уртасында телефон элемтәсе аша сөйләшкәндә 500 гектар дигән идегез бит?

– Ул вакытта мин юлда идем, кул астымда төгәл мәгълүмат булмады...

Дөресен әйткәндә, хәзерге җаваплар да төгәлдер дигән ышаныч тудырмады күңелдә. Чөнки агроном әйткән белән тәңгәл килми. Районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе үзе дә бутала.

Хәер, мәйдан күләмен бутасалар да, быел «Күтәмә» агрофирмасыннан ирексезләп алган ул җирләрнең эшкәртелми калуын яшерә алмыйлар. Аны хәзер район башлыгы да инкарь итә алмас инде. Безнең төп соравыбыз да шул турыда иде бит. Эшләп торган агрофирмадан тартып алган җирләрне быел ни өчен эшкәртмәгәннәр? Аның сәбәбен түбәндәгечә аңлаттылар: арендада булган муниципаль милектәге җирләрне законсыз алып, бүтән хуҗага тапшырдылар дип, «Күтәмә» агрофирмасының инвесторы – «Татнефтепром» җәмгыяте район хакимияте ягын судка биргән. Нәтиҗәдә, ул басулар бәхәсле мәйданга әйләнгән. Ә яңа хуҗа булып килгән «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова» андый бәхәсле җирләргә акча сарыф итмәскә булган. Ансат юл бит. Ләкин бу очракта район җитәкчелегенең мөнәсәбәте һич аңлашылмый: ни өчендер «җирен эшкәртми» дигән шикле сәбәпне сылтау итеп, «Күтәмә» агрофирмасыннан кычкыртып җирләрне тартып алалар; ә узган елда уңыш биргән басуларны ташландыкка әйләндергән фермер Дамир Гатинга карата да, «Шәхси эшмәкәр Г.М. Вәлиәхмәтова»га да тиешле чараларны күрергә ашыкмыйлар. Аларның көйләрен көйләп йөриләр. Ул гына да түгел, җиргә карата кадерсез мөнәсәбәт күрсәткән яңа хуҗаларны яклыйлар дияргә нигез бар. Чөнки район хакимиятеннән юлланган теге – «чын хакыйкать» тасвирланган аңлатмада «яңа арендаторлар хәзерге вакытта барлык мәйданнарда да кыр эшләре алып бара» дип язылган бит. Кеше биеклеге үскән чүп үләннәрен, ромашкаларны безнең тәнкыйтьтән соң бер кат культиватор белән ерып чыгуны әйтәләрдер инде. Җирне бозып, кысыр калдырдылар, шул булды бит эшләре...

«Күтәмә» агрофирмасы директоры Фәнүзә Гобәйдуллина болынга әйләнгән сазлыклы җирдә

Ә менә «Күтәмә» агрофирмасы эшчәнлеген тискәре итеп күрсәтү омтылышы зур икәнен тагын бер кат аңладык.

– Менә, күрдегезме, ничек чүп баскан, сез шуны төшерегез, – дип тантана итте районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин, бер басу янына килгәч. «Күтәмә» агрофирмасының көзге бодай кыры икән. Дөрестән дә, басу чүплерәк. Ләкин ул бөтенләй эшкәртелмәгән түгел. Чиста, мул уңышлы урыннары да байтак иде. Әмма Мирзаһит әфәнде белә торып иң чүпле урынына алып килде бит.

– Шулай да, алдан әйткәнегезчә, бөтенләй эшкәртелмәгән җирләре кайда соң? – дип төпченәбез.

– Киттек, күрсәтәм, – дип тагын басулар буйлап алып китте. Бара торгач, быел чәчелми калган бер кечкенә кыр янына килеп чыктык. Агрофирманың 16 гектарлы буш калган басуы икән. Яртысы чүпкә каршы эшкәртелгән.

– Аны быел да тулысынча эшкәртеп, чәчеп куйган булыр идек. Безгә алдан әйтмичә генә җирләребезне тартып ала башладылар да, кәеф төште. Аннан, ул басуны да алуларыннан куркып, чәчмәдек, – ди «Күтәмә» агрофирмасы директоры.

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин

– Ә район башлыгы күрсәтергә вәгъдә иткән, берничә ел буе эшкәртелмичә, агачлар үскән мәйданнары кайда соң? – дип сорыйбыз кабат Мирзаһит Гатиннан. Ул янәдән безне басу юллары буйлап әллә кайларга алып китеп бара. Ниһаять бер болынлык янында тукталдык. Районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова сүзләренчә, 30 гектарлы әлеге мәйдан документлар буенча сөрүлек җиргә керә икән. Ә анда, дөрестән дә, инде болын хасил булган. Үзәнлекле урын булганлыктан, камышлар да күренгәли. Берничә урында 3-4 метр биеклектә үскән таллыклар да бар. «Күтәмә» агрофирмасы директоры аңлатуынча, бу сазлыклы урын икән. Чынлап та, әгәр сазлык булмаса, андый ташландык җирдә, гадәттә, тал түгел, ә каен яки нарат үсеп чыга бит. Һәм шунысы кызык: дистә еллар буе эшкәртелмәгән сазлыклы мәйдан турында район җитәкчелеге быел гына белгәнме икәнни? Шунда россельхознадзор белгечләрен чакыртып, хәтта акт та төзеткәннәр бит.

– Юк, хәзер генә белмәдек, – ди Мирзаһит Гатин.

– Ничә ел эшкәртелми соң инде бу мәйдан?

– Ну, 5 диик.

– Таллыкларга караганда, биш кенә түгелдер?

– Ул очракта, 10 дип әйтик инде.

– Чынлыкта, аннан да күбрәк сыман. Ә шул гомердән бирле сез – район җитәкчелеге нәрсә карадыгыз? Нигә ул вакытта ук актлар төзетеп, эшкәрттертмәдегез?

– Без аны карамадык, әкрен генә әйтеп килдек...

Кыскасы, район башлыгы вәгъдә иткәнчә, соңгы елларда «Күтәмә» агрофирмасы эшкәртмәү аркасында агачлар үскән, ташландык җирләрне дә, шушы сазлыктан тыш, табып күрсәтә алмадылар безгә. Ә моңарчы берәүгә дә кирәк булмаган, беркемне борчымаган әлеге сазлыклы мәйдан хәзер «Күтәмә» агрофирмасы җитәкчесенә бәйләнү өчен бик кулай сәбәп кенә. Янәсе, менә, карагыз, эшкәртмәгән! Андый сазлыклы урыннарны акыллы җитәкчеләр, гадәттә, эшкәртеп нужаланмый да. Җитмәсә, Фәнүзә Гобәйдуллина әйтүенчә, ул директор булып килгәнче эшкәртелми торган булган инде әлеге мәйдан.

...Чирмешән районы хакимияте тарафыннан безгә юлланган «чын хакыйкать» тасвирланган аңлатмадагы бүлекләр буенча алга таба барабыз. «Соңгы өч елда уңыш күләме буенча агрофирма райондагы хуҗалыклар арасында иң арттан сөйрәлә», дип язылган анда. Ә әңгәмә вакытында районның аграр тармагы җитәкчесе Мирзаһит Гатин: «5 елда», – дип төзәтте. Төгәл саннар белән дәлилләүне сорагач, үзе район буенча узган елда җыеп алган уртача уңыш күрсәткечен дә әйтә алмады. Аның каравы, Фәнүзә ханым яхшы белә икән ул мәгълүматны:

– Статистика буенча, узган елда районның уртача уңышы гектардан 10,8, ә безнең агрофирмада – 12,5 центнер булды, – дип ярып салды. Уңыш күләме райондагы уртача күрсәткечтән югарырак булгач, ничек ул агрофирманы «арттан сөйрәлә» дип атап була инде?..

Теге «хаклык» хатында «Күтәмә» агрофирмасы дуңгызчылыкны бетерүдә дә гаепләнә. Анда кайчандыр 5000 баш дуңгыз асралган икән. Әмма район башлыгы имзалаган икенче хатта «2017нче елның 1нче гыйнварына агрофирмада 1103 баш дуңгыз, ике ат бар иде» диелгән. Менә шул дуңгызларны тулысынча бетергәннәр. Хәер, монысына хатта үзләре үк өлешчә җавап та биргәннәр. Ул елларда, африка чумасына каршы көрәш чаралары кысаларында, республикадагы барлык вак хуҗалыкларда дуңгызларны бетерү киңәш ителде. Ләкин, агрофирма терлекчелек буенча, барыбер дә, начар эшләгән. Дуңгыз урынына мөгезле эре терлекне үстермәгән. Хәзер ферма тораклары буш, диелгән хатта.

– Дуңгызлардан калган торакларның берничәсен мөгезле эре терлек өчен яраклаштырып, сыер малы тота башладык, – ди Фәнүзә Гобәйдуллина. – 30 баш тана сатып алган идек, мөгезле эре терлек саны 120гә җитте. Ул иске торакларның бөтенесендә дә сыер асрап булмый. Шуңа савым сыерлар өчен 100 башка исәпләнгән яңа торак төзергә проект ясаттык. Грантта катнашырга барлык документларны җыйган идек. Ә район җитәкчелеге «йөрмәгез» дип, кире какты.

– Грантны район бирми, конкурста җиңгәннәргә авыл хуҗалыгы министрлыгы аркылы дәүләт бирә, – дип, акланды бу юлы Мирзаһит Гатин. Әмма, конкурста катнашу өчен документларда район җитәкчелеге имзасы тормаса, аны министрлыкта кабул итүләре икеле булуы сер түгел инде.

Гомумән, агрофирманың терлекчелектәге эшчәнлеген начар дип күрсәтүләренә җавап итеп, район җитәкчелегенә аграр министрлыктан алган берничә санны искәртеп китү урынлы булыр. Мисал өчен, 2007нче елда Чирмешән районында 15666 баш дуңгыз булган, бүген бер баш та юк. Мөгезле эре терлек саны да ул чакта 16576 тәшкил иткән. Ә хәзер нибары 3891гә калган. Менә шушы күрсәткечләргә карагыз да, кемнең ничек эшләве турында ныклап уйланыгыз инде, хөрмәтле Чирмешән районы җитәкчеләре!

Ә без «хаклык» хатында билгеләп кителгән тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталабыз. «Күтәмә» агрофирмасы пайчыларга аренда хакын түләми башлады», дип ассызыкланган анда.

– Ул аларга салам да бирмәде, – дип өстәде районның аграр тармагы җитәкчесе Мирзаһит Гатин. Ә агрофирма җитәкчесе шул ук минутта исемлек буенча ел саен һәр пайчыга акча күчерелү турында банк документларын ачып салды. «Ә саламны өстәмә рәвештә күпме кирәк, шул чаклы үзләре алсыннар өчен, махсус кыр калдыра идек», – дип аңлатты Фәнүзә Гобәйдуллина. Димәк, монысы да район хакимияте вәкиле тарафыннан яла ягу гына булып чыга.

Йомгаклап әйткәндә, район хакимияте тарафыннан «чын хакыйкать» тасвирлап язылган хатта әлегә хакыйкатьне таба алмадык. Ә менә уңышлы гына эшләп торган агрофирманың арендадагы җирләрен тартып алу, күрсәткечләре начар дип, аны «каралтырга» тырышу омтылышлары дөреслеккә күбрәк туры килә сыман. Хәзер җир мәсьәләсе буенча эшләре судта дәвам итә. Бәлки шул юл белән үзара мөнәсәбәтләрне ачыклап бетерерләр. Ә без хакыйкатьне эзләүне дәвам итеп, вакыйгалар агышын күзәтеп барабыз һәм, ул турыда яңалыклар булса, тагын бәян итәрбез әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чирмешән – Казан

Комментарии