Әтнә ысулы: куркыту өчен суд аша кире алалар!

Әтнә ысулы: куркыту өчен суд аша кире алалар!

Законлы рәвештә бер биргәнне кире тартып алу күренеше соңгы вакытларда гадәти хәлгә әйләнеп бара кебек. Олимпиада уеннарында, башка ярышларда җиңү яулаган ничаклы спортчыларыбызның медальләрен кире алдылар бит. Янәсе, ялгыш булган, спортчы допинг кулланган, иле дөрес түгел һәм башка тагын әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгарылды...

Шуның кебек кире тартып алу ысулын Әтнә районында да кулланырга уйлаганнар ахрысы. Дөрес, анда спортчыларның медальләрен алу күздә тотылмый, ә халыкның пай җире турында сүз бара. Шәхси хуҗалыгында терлек асрап, үз кәсебен булдырырга җыенган, авылның иң булдыклы кешеләреннән рәсмиләштереп бүленгән пай җирләрен дә кире тартып алырга йөриләр анда. Хәзер эшләр бер-бер артлы судка чаклы барып җитә.

Инде болай да авыл җирендә кече эшмәкәрлекнең бик сүлпән үсеше белән аерылып торган Әтнә районы өчен бу хәл икеләтә сәер.

ӘТНӘ ХАНЛЫГЫНЫҢ ҮЗ ТӘРТИПЛӘРЕ

«Пай җиребезне 2017нче елда ук законлы рәвештә гомуми массивтан бүлеп алдык. Хатыным исеменә рәсмиләштерелгән җир кишәрлеге дәүләт теркәү палатасы аша үткән. Барысы да тәртиптә кебек. Ләкин шул җиребезне хәзер кире тартып алырга йөриләр, судка чакыру килде. Зинһар, ярдәм итегез!»

Менә шундый мөрәҗәгать белән редакциягә Әтнә районының Ташчишмә авылында яшәүче Рафыйк Галиев шалтыратты. Әлбәттә, сәер хәл. Хәзер республика районнарында еш күзәтелгәнчә, үзләренең пай җирләрен бүлеп алыр өчен интегү очраклары күп булу бер мәсьәлә. Әтнәдә исә, авыл кешесен җирсез итүдә тагын да алга киткәннәр. Инде бүленгән һәм рәсмиләштереп теркәлгән кишәрлекне дә кире тартып алырга маташуны ничек аңларга?

Хатынының пай җире өчен җан атып йөрүче Рафыйк Галиев үз кулында булган документлар белән таныштырды. Аларга караганда, дөрестән дә, гаилә башлыгының әйткәннәре хак булып чыга. Хатыны Ләлә Галиева үзенә тиешле пай кишәрлеген бүлеп алу теләге турында 2017нче елның 25нче гыйнварында «Әтнә таңы» район газетасында игълан бирә. Бер ай эчендә аңа дәгъва белдерүче табылмый. Нәтиҗәдә җир кишәрлеге ызанлаштырыла, шул ук елның 6нчы октябрендә теркәү палатасы аерым номер астында рәсмиләштереп терки.

– Шул вакыттан бирле әлегәчә сүз әйтүче булмады, – дип сөйли Рафыйк Галиев. – Җир өчен салымнарны үзебез түләп бардык, ә чынлыкта аннан «Күшәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы файдаланды. Узган елда исә, кишәрлекне үзебез эшкәртеп, анда күпьеллык үлән чәчтек. Абзардагы терлекләрне арттырырга исәп иде. Хәзер җиде баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, өчесе – савым сыерлары. Терлекләребезгә үз җиребездә азык әзерләрбез, дип йөргәндә, судка чакыру килеп төште. Имеш пай кишәрлегебез дөрес бирелмәгән. «Күшәр» хуҗалыгы җитәкчелеге шул турыда дәгъва белдергән икән. Тагын нинди ялгыш инде? Ничек дөрес бирелмәсен? 4,2 гектар мәйданлы бер пай кишәрлеге өчен дә шулай баш бутауларына бик гаҗизләнәм...

Рафыйк Галиевның борчылуы аңлашыла. Өстәвенә ул үзе 1995-98нче елларда районның баш агрономы булып эшләгән бит, шунлыктан җир теркәү мәсьәләләрен азмы-күпме чамалый да. Ләкин аның өчен дә закон кушкан юл белән генә җирле булу язмаган икән. Башта, 2006-2014нче елларда, җирне бүлеп алырга рөхсәт сорап, өч тапкыр Әтнә муниципаль районы башлыгына кергән. Түрә «карарбыз» дигән буш вәгъдә белән озата иде, ди. Соңыннан, ул «карарбыз»лардан туеп, пай кишәрлекләрен түрә рөхсәтеннән башка гына рәсмиләштереп теркәү эшенә тотынырга җөрьәт итә. Гәрчә андый рөхсәтнең кирәге дә булмый. Ләкин Әтнә районын халык телендә тикмәгә генә аерым ханлык, дип атамыйлардыр шул. Менә хәзер эш судка терәлә.

СУД – ПАЙЧЫЛАРНЫ КУРКЫТУ ЧАРАСЫ

Иртәгә суд буласы дигән көнне без телефон элемтәсе аша «Күшәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов белән аралашып алдык. Ни өчен «Күшәр» хуҗалыгы «пай җирен дөрес бүлеп алмаган» дигән сылтау белән Ләлә Галиеваны судка биргән соң? Һәм ни өчен хәзер, биш елга якын вакыт узганнан соң гына, ул мәсьәлә кабыргасы белән куелган? Әлеге сорауларга җавап ишетү иде максатыбыз:

– Соңгы вакытларда пай җирләрен алучылар күбәйде, – дип сүз башлады Илнар Галиәхмәтов, озакка сузылган тынлыктан соң. – Юристларга мөрәҗәгать иттек тә, алар кишәрлекләрне кире кайтарып була, дип аңлаттылар. Шуңа, алайса әйдә, бер-икесен судка биреп карыйк әле, дигән фикергә килдек.

– Ягъни, башкаларга сабак булсын дип, тикшерү өчен биреп карадыгызмы?

– Әйе...

Җаваптан аңлашылганча, «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!» – дигән әйтемдәге сыман була инде бу. Янәсе пай кишәрлекләрен бүлеп алган бер-ике кешенең җирләрен суд аша кире кайтаралар да, калганнар пайлары белән аерылып чыгу турында уйламаска да тиеш була. Менә шундый куркыту операциясе!

Ләкин «Күшәр» хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Галиәхмәтовның «соңгы вакытларда пай җирләрен алучылар күбәйде» дигән сүзен раслаучылар гына табылмады. Судка бирелгән Галиевлар яшәүче Ташчишмә авылы кергән Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев үзенчә болай тасвирлады хәлне:

– Бездә бит әле советлар союзы чорындагы кебек, колхозлар аякта нык басып тора. Шуңа күрә җирне этенә-бетенә өләшеп торасы килми инде. Аннан, пайлары белән бүленеп чыгарга омтылучылар юк та.

Өҗем җирлегенә 3 авыл керә һәм, Азат Вәлиев сүзләренә караганда, бүгенгәчә җирлектә бер генә крестьян-фермер хуҗалыгы да юк икән.

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов та «Күшәр» хуҗалыгы җитәкчесе әйткән сүзгә капма-каршы фикерен җиткерде:

– Пай җирләре белән бүленеп чыгарга теләүчеләр районда юк, кем әйтә аны бар дип? Бөтен районга булганы 5-6 КФХ исәпләнәдер. Төгәл саны кул астымда юк. Идарәгә шалтыратып белешегез...

Без шулай иттек тә. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Раилә Шәйдуллина төгәл мәгълүматны әйтте: Әтнә районында нибары 7 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли икән. «Пай җирләрен аерып алырга теләүчеләр юк бездә», – дип кырт кисте авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе.

Дөрестән дә кишәрлекләрен бүлеп алырга теләүчеләр артмый икән, нәрсәгә дип пайчыны судка биреп, куркыту операциясе башларга иде соң «Күшәр» хуҗалыгына? Шул Галиевлар алган 4,2 гектар мәйданнан тыш, калган җир җитмиме? Әллә инде биш ел элек законлы рәсмиләштергән кишәрлек аркасында кешенең тагын бер кат башын бутап алу, тынычлыгын югалту, авыруга сабыштыру өченме? Юктыр. Шул ук Рафыйк Галиев та халыкка мөнәсәбәтен яхшы дип бәяләгән «Күшәр» хуҗалыгы җитәкчесенә кешене андый хәлгә төшерү нигә кирәк инде? Югарыдан рөхсәтсез чебен дә очарга тиеш булмаган Әтнә районында хуҗалык җитәкчесенең үз өстенә шундый җаваплылыкны алуы аеруча шикле. Әмма ничек булса – булган, эш судка барып җитте шул...

ОПЕРАЦИЯ ҖИҢЕЛҮ БЕЛӘН ТӘМАМЛАНДЫ

Җир кишәрлеген бүлеп алучы Ләлә Галиеваны гаепләүче як – «Күшәр» хуҗалыгы исеменнән судка тапшырылган гаризадан күренгәнчә дә, пайчының хаксызлыгын раслый торган җитди сәбәпләр юк кебек иде. Хуҗалык җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов белән телефон аша сөйләшкәндә дә, ул турыда кат-кат сораштык. Нинди тәгаен дәгъва бар соң, җир паен бүлеп алуда нәрсә дөрес булмаган? – дигән сорауларга җавабы кыска булды:

– Суд ничек кабул итә инде? Барысы да дөрес, дип әйтә икән, шулай кала.

– Бөтен документлары да тәртиптә кебек бит? Хәтта ул вакыттагы «Күшәр» хуҗалыгы җитәкчесе Рүзәл Хәйруллин: «Ләлә Галиеваның пай җирен бүлеп алуына каршы түгел», – дигән рәсми ризалык та биргән.

– Барысы да ачыкланыр, шуңа судка мөрәҗәгать итеп карадык та инде...

Икенче төрле әйткәндә, юк сәбәпне бар итүгә нигезләнгән дәгъвага, юристларның һөнәри осталыкларына исәпләнгән нәтиҗәгә корылган кебек иде әлеге эш.

«Күшәр» хуҗалыгы тарафыннан планлаштырылган куркыту операциясенең соңгы этабы 28нче июнь көнне Әтнә район судында башланып китте. Әлеге үзенчәлекле вакыйгада без дә катнаштык. Суд утырышы барышының бөтен нечкәлекләренә тукталып торуның кирәге юктыр. Әмма бер нәрсә шактый гаҗәпләндерде. Судта рәислек итүче хөкемдарның һәм сәркәтибенең дә, залда утыручы һәр як вәкилләренең дә татар булуларына карамастан, утырыш гел рус телендә алып барылды. Чеп-чи татар районы – Әтнәдә бит бу! Җавап тотучы Ләлә Галиева исә, русчаны бөтенләй белми булып чыкты. Гомере буе районнан ары китмәгән, бер караңгыдан икенчесенә чаклы хезмәттә булган авыл агае яки апасы шундый шартларда ничек үзен яклый алсын инде? Судка керүгә үк югалып кала бит ул. Ярый да Ләлә ханымның ире Рафыйк хәзрәт Галиев русчаны яхшы ук сукалый икән. (Ул мәхәллә имамы хезмәтен дә башкара. – Р.Г.) Хөкемдар рөхсәте белән гаилә башлыгы хатыны өчен җавап тотуны үз өстенә алды. Ләкин, бу очракта бәхеткә каршы дип әйтү урынлы булыр, суд утырышы озак бармады. Чөнки «Күшәр» хуҗалыгы вәкиле үз дәгъвасыннан баш тартты. «Ләлә Галиевага пай җирен бүлеп алырга 2017нче елда «Күшәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының элеккеге җитәкчесе рәсми ризалык биргән булган икән. Ул турыда белмәдек. Безнең як, ягъни «Күшәр» хуҗалыгы тарафыннан ризалык булгач, алга таба бәхәсләшеп, судлашып торуның хаҗәте калмый», – дип белдерде ул. (Андый мөһим документның барлыгын белмәүләре бик сәер әлбәттә. Искәрткәнебезчә, хәтта без дә телефоннан сөйләшкәндә хуҗалык җитәкчесенә ул турыда әйткән идек бит...) Нәтиҗәдә, Ләлә Галиеваның пай җирен бүлеп алуына карата бәхәс туктатылды. Дөресен әйтик, сирәк очрый торган хәл: бу юлы гаделлек җиңде, пайчылар гаебе танылмады. Дөрес, «Күшәр» хуҗалыгы ягы әлеге карар белән килешмәсә, 15 көн дәвамында аны дәгъвалап Татарстанның Югары Судына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анысын киләчәк күрсәтер. Ә әлегә пай җире өчен Галиевлар гаиләсенә карата «Күшәр» хуҗалыгы башлаган куркыту операциясе җиңелү белән тәмамланды.

P.S.: Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пайчыларны куркыту чарасы бер Галиевларга карата гына башланмаган икән. Тагын ике пай кишәрлеге өчен Иске Өҗем авылында яшәүче Фәнис Гайнетдиновның судка чакырылганлыгы мәгълүм булды. Ул да шәхси хуҗалыгында мал санын арттырырга ниятләгән икән, шуңа пайларны бүлеп алган.

Җыйнап әйткәндә, пай кишәрлекләрен алган Ләлә белән Рафыйк Галиевлар да, Фәнис Гайнетдинов та авылда яшәп, терлеген асрап көн күрергә теләүче эшлекле кешеләр. Республика күләмендәге зур җыелышларда андыйларга ярдәм итәргә, активлыкларын арттырырга кирәк, дип сөйләнелгәндә, Әтнәдә киресенчә, аяк чалырга маташалар. Имеш җир алмасыннар өчен куркыту операциясе башлаганнар. Ә районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге: «Бездә җирләре белән бүленеп чыгарга теләүчеләр юк», – дип, горурлык хисе белән әйтә. Янәсе «совет чорындагы кебек, колхозлар көчле». Сүз дә юк, хуҗалыкларның күрсәткечләре яхшы. Чагыштырмача кечерәк мәйданлы Әтнә районында тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт саву – уен эш түгел! Күпчелек районнар белән чагыштырганда җитештерүчәнлек икешәр тапкырга артык. Ләкин нигә соң халыкның хезмәт хакы да шулай мәртәбәләрдә күбрәк түгел? Татарстан Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров узган елгы нәтиҗәләр буенча коллегиядә җиткергән мәгълүматларга караганда, Әтнә аграр тармагындагы уртача хезмәт хакы 30,9 мең сум булган. Әйе, бу начар түгел. Әмма Мамадышта – 43,8, Мөслимдә – 37,8, Тәтештә – 33, Актанышта – 31 мең сум бит. Бу районнар мәйданнары ягыннан зуррак, ә сөтне Әтнәгә караганда кимрәк савалар. Димәк, Әтнәдә халык тырышып эшли, хуҗалыклар югары күрсәткечләргә ирешә, ә кешеләргә лаеклы хезмәт хакы түләнми. «Бездә колхозлар көчле» дигән сүздән ни үзгәрә соң халык өчен? Ул «колхоз»ларның хәзер һәрберсенең үз хуҗасы бар бит. Ә төп табыш шулар кесәсенә керә.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Әтнә – Казан

Комментарии