Балтачның инвесторсыз тормышы

Балтачның инвесторсыз тормышы

Колхоз-совхозлар, соңыннан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр (ҖЧҖ), кооперативлар һәм эре холдинг-компанияләр... Соңгы өч дистә ел дәвамында илнең аграр тармагындагы авыл хуҗалыгы оешмалары шундый үзгәрешләр кичерде. Юридик формалары, исемнәре алышыну белән, аларның җисемнәре дә нык үзгәрде. Һәм ул яңарышлар турыдан-туры авыллар яшәешендә чагылыш тапты. Тик, нинди яктан? Кайсы формадагы аграр оешмалар крестьянга тормыш алып бару өчен кулайрак һәм кайсылары авыллар язмышы өчен отышлырак булды соң? Утыз елдан артык вакыт эчендә күзәтелгән чынбарлык нәтиҗәләрен барлап карыйк.

КОТКАРУЧЫМЫ, ТАРАТУЧЫМЫ ИНВЕСТОР?

Бүген инде авылларда колхоз-совхозлар бөтенләй калмады. Алар урынына җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, кооперативлар һәм эре агрохолдинг-компанияләр барлыкка килде. Әлеге бүленешне «үз көче белән яшәүчеләр» һәм «инвесторлы хуҗалыклар» дип тә аерып карап була. Республика районнарын күздән кичерсәк, 90нчы еллардан бүгенгәчә эре инвестор керми калганнары бик сирәк. Андыйлар Әтнә белән Балтач кынадыр мөгаен. Ә шактыйларында инде берничәшәр инвестор алмашынырга өлгерде. Аеруча эреләрдән «Алтын башак», «Вамин» дигән компанияләр бар иде бит. Шулай ук «Кызыл Шәрык», «Ак Барс», «Агрокөч» холдинглары яхшы таныш. Алар барысы да заманында әллә ничәшәр районны тулысы белән «йотып», андагы колхозлар базасында үз империяләрен барлыкка китерде. Соңгы ике-өч елда тагын «Август» компаниясе инвестор буларак дистәгә якын районга керде инде.

Гадәттә мөстәкыйль рәвештә яши алмаган хуҗалыкларны, коткару максатыннан, инвесторга бирү сәясәте алып барыла. Ләкин, үз көче белән уңышлы гына эшләп килүчеләрен дә, бер рәттән, инвестор астына ирексезләп кертү очраклары еш күзәтелде шул. Мисал өчен, Теләче районында, бөтен республикага үрнәк булган, нык базалы Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын, «Баландыш» җәмгыятен заманында көчләп диярлек «Вамин»га бирделәр. Бүген исә аларның терлек фермалары һәм башка шактый объектлары таланган, хәрәбә хәлендә... Кызганычка каршы, эре инвестор килгән һәрбер районда андый мисаллар байтак.

Сүз дә юк, чоры өчен шул ук «Вамин», «Алтын башак» компанияләре дә, башка эре инвесторлар да, аграр тармакка күп төрле яңалык кертте, анысы. Аерым районнарда чагыштырмача уңышлы эш үрнәге дә күрсәттеләр кебек. Ләкин, тулаем алганда, андый инвесторларның биләгән мәйданнарына карата җитештерү нәтиҗәләре, рентабельлек дәрәҗәсе мөстәкыйльлек саклап калган хуҗалыкларныкыннан артык, дип әйтерлек түгел. Гәрчә дәүләт ярдәмен күбрәк алсалар да. Мәсәлән, Чүпрәле районының шактый аграр оешмалары инвесторлар канаты астында: алдан – «Алтын Башак», соңыннан – «Ак Барс» холдингы карамагында эшләде. Шул ук вакытта, әлеге районда үз көче белән яшәүче «Цильна» җәмгыяте бар. Җитештерү күрсәткечләре һәм табышлылык буенча «Цильна» – дистәләгән еллар дәвамында республикада иң алдынгылардан. Ә инвесторныкы булганнары, һич тернәкләнеп китә алмыйча, быел тагын «хуҗа» алмаштыра. Шундый ук мисалны Буа районында «Коммуна» җәмгыяте белән дә чагыштырып әйтергә мөмкин иде. Кызганыч, җитәкчесе мәрхүм булу сәбәпле, берничә ел элек легендар хуҗалыкны «Ак Барс» холдингына куштылар. Шуның белән ул җирлектә күрсәткечләр дә үзгәрде. Тик уңайга гына түгел...

Кыскасы, мөстәкыйльлекне саклап калган хуҗалыкларның шактые бүген дә аякта нык басып тора. Кукмара районын гына алыйк: иң күп сөт савучы Вахитов исемендәге хуҗалык, «Урал» җәмгыятьләре дә шундыйлардан бит. Бүгенге көндә нәтиҗәлелек буенча алар белән ярыша алырлык эре инвесторлар бар дип әйтеп тә булмый әле...

«Сосна» җәмгыятендә төзелә торган яңа терлекчелек комплексы

«ИНВЕСТОРСЫЗ ДА НАЧАР ЭШЛӘМИБЕЗ...»

Әтнә белән Балтач районы хуҗалыкларының инвесторларсыз яшәүләре турында искәрттек инде. Һәм җитештерү күрсәткечләре, рентабельлелек ягыннан әлеге районнар республикада лидерлар рәтендә. Мисал өчен, Балтач хуҗалыклары хәзер көн саен 315әр тонна сөт савып сата (шәхси хуҗалыкларда савылганны исәпләмичә, - Р.Г.). Бу – Татарстан районнары арасында икенче югары нәтиҗә. Һәр гектар авыл хуҗалыгы җирләренә бүлеп караганда, Балтачта 4,16шар килограмм сөт җитештерәләр. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 4 тапкырга күбрәк, дигән сүз.

– Безнең хуҗалыкларда бүгенге көндә 41 мең баш мөгезле эре терлек асрала, – ди Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин. Шәхси секторда тагын 17 мең баш хайван бар икән. Республикада бүтән ул чаклы терлекле район юк. Шул очракта да Балтачта терлекчелеккә игътибар елдан-ел көчәя генә бара. Терлек санының туктаусыз ишәюе моңа ачык дәлил. Булган җирләргә карата туры килә торган терлекләрнең тыгызлыгы ягыннан Балтач районы республикада икенче урында.

Тагын шунысы игътибарга лаек: райондагы аграр оешмаларда терлек саны ай саен 2-3 процентка артса, җитештерүчәнлек 6-7шәр процентка үсә. Балтачлылар бу яктан да республикада лидер! Мисал өчен, ел дәвамында һәр сыердан сауган сөт күләме уртача 8333әр килограмм булган. Чагыштыру өчен: республика буенча әлеге күрсәткеч – 6600 кг гына.

Иң күп терлекле районда малларны асрау һәм алардан мул продукция алу өчен, әлбәттә, кырчылыкта да уңышлы эшләү мөһим. Чөнки терлекчелекне җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә кирәк бит.

– Район ихтыяҗын канәгатьләндерү, ашлыкка кытлык тудырмау өчен генә дә, без һәр гектардан кимендә 30ар центнер ашлык суктырып алырга тиешбез, – ди Рамил Нотфуллин. Ә соңгы дистә еллар дәвамында гектардан уртача 35-40 центнер икмәк уңышы алу – балтачлылар өчен гадәти хәлгә әйләнгән инде. Кырчылык күрсәткечләре буенча алар республика районнары арасында даими рәвештә беренче бишлектә. Инвесторсыз яшәүче Балтач хуҗалыклары шундый югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп киләләр.

– Без үз көчебез белән эшләү ягында, – дип нәтиҗәли район башлыгы да. – Аның өчен мөмкинлекләр тудырылган. Әлбәттә, һәр районның үз үзенчәлекләре инде. Республика күләмендә бәя бирә алмыйм. Ләкин башка районнарның күрсәткечләре белән чагыштырып карап була: без инвесторсыз да начар эшләмибез.

Дөрестән дә, кырчылыкта, бигрәк тә терлекчелектә нәтиҗәле эшләү буенча байтак районнарга балтачлылардан өйрәнергә кирәк әле.

КРЕДИТСЫЗ МИЛЛИАРД СУМЛЫК КОМПЛЕКС...

Балтач районының аграр тармагында бүген мөстәкыйль 20 хуҗалык эшләп килә. Нигездә алар элеккеге колхозлар. Шул ук җирләрдә, шул ук авылларда урнашкан. Дөрес, берничәсе азрак эреләндерелгән. Нәтиҗәдә, элек районда 25 колхоз исәпләнгән булса, хәзер 20 хуҗалык. Нигездә аларның исемнәре генә үзгәргән: 16сы – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять; 4се – кооператив. Ә җисемнәре элеккечә калган.

Инвестор килгәч, яңа чит ил техникалары кайта башлады, заманча терлек комплекслары төзелә, дигән сүзләрне ишетү соңгы елларда табигый хәлгә әйләнде инде. Анысы шулай, күпчелек очракта инвесторлар хуҗалыкларга заманча техника-технологияләрне кертүдә нык этәреш ясый. Әмма Балтач районының инвесторсыз хуҗалыкларында да яңа технологияләр киң кулланыла, заманча терлекчелек комплекслары бер-бер артлы төзелеп тора бит. Район башлыгы әйтүенчә, «Татарстан» җәмгыятендә 1600 баш савым сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы эшләп килә. Анда саву залының да заманчарагы – «карусель» дип атала торганы урнаштырылган. Шулай ук, «Исмәил», «Кызыл юл» хуҗалыкларында 1100 һәм 1500 сыер башына исәпләнгән комплекслар сафка бастырылган. Ә «Игенче» белән «Тимерязов»та комплекслар кечкенәрәк. Ләкин аларда хәзер сыер сава торган роботларга хәтле урнаштырылган. Тагын «Сосна» белән «Дуслык» җәмгыятьләрендә заманча терлекчелек комплекслары төзү эше бара. «Маяк» һәм «Борбаш»та да аңа керешеп йөриләр икән.

– Заманча комплексның беренче өлешен төзеп, савым залын эшләтеп җибәргәч, көнлек сөт 4 тоннага артты, – ди «Сосна» җәмгыяте директоры Фирдәвес Ситдиков. – Аны 2020нче елда төзи башлаган идек, 500 сыерга исәпләнгән беренче торак төзелеп бетеп, терлек белән тутырылды инде. Май аенда 700 башка исәпләнгән икенче торакны төзергә керешәбез. Быел аның да ярты ягын сыер белән тутырырга исәп.

Соңгы вакыттагы чикләр ябылу, бәяләр арту күренеше куелган максатларны тормышка ашыруда әллә ни кыенлык тудырмаган. Чөнки комплексның чит ил технологиясе белән җиһазландырылган өлешен – савым залын төзеп өлгергән булганнар инде. Аның җиһазлары Италиядән кайтарылган. Кредитны да шул җиһазлар өчен генә алганнар. Ә комплекс тулаем хуҗалык көче белән төзелә.

Хәзерге хаклардан чыгып санаганда, заманча комплекста бер савым сыер урыны 750-900 мең сумга төшә, диләр белгечләр. Димәк, «Сосна» җәмгыятендәге кебек 1200 баш сыерга исәпләнгән комплекс бәясе 1 миллиард сум тирәсе була дигән сүз. Шундый кыйммәтле объектларны төзүне дә Балтач хуҗалыклары кредит алмыйча, үз көчләре белән башкарып чыга алалар бит!

ИҢ КҮП ТЕРЛЕКЛЕ АВЫЛЛАР

– Һәр нәрсә ике яклы, – ди Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин эре инвесторлар эшчәнлеген бәяләп. – Алар кергән районнарда үзәкләштерү башлана бит инде. Вак авылларга игътибар кими, андагы фермалар, башка җитештерү объектлары бетә. Кешегә эш калмый. Эшсезлектән халык читкә китә башлагач, андый авылларда балалар бакчасы, мәктәп кебек социаль объектлар да ябыла.

Кызганыч, ләкин бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Авылларның ни дәрәҗәдә тулы канлы тормыш белән яшәүләрен күрсәтүче тагын бер дәлил – шәхси секторда асралучы терлек саны. Әлбәттә, авыл халкының малны аз тоту сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин. Әмма иң беренче чиратта кулай шартлар булуга бәйле. Гадәттә, эре инвесторлы авылларда шәхси секторда терлек саны кимегәннән-кими бара. Чөнки инвестор халыкка икмәген, печәнен «үлчәп» кенә җибәрә. Бу урында кемнәрдер килешмәскә, инвестор тәртип кертә, төгәл хисап булдыра, урлауга юл куймый, дияргә мөмкин. Ләкин пай җирләре өчен дә тиешлесен бирмәгән очраклар бик күп бит. Аннан, Балтач районының икътисади яктан уңышлы эшләүче инвесторсыз хуҗалыклары контрольсез, хисапсыз яши, дип һич әйтеп булмый, әлбәттә. Ә Балтач авылларында шәхси сектордагы мөгезле эре терлек саны инде 17 мең баштан артып бара. Бу – республика районнары арасында иң югары күрсәткеч.

– Бер Сосна авылыннан өч көтү чыга, – ди «Сосна» җәмгыяте директоры. – Хуҗалык терлек азыгы белән ярдәм итеп килә. Үзара аңлашып яшибез. Шуңадырмы, пай җирләрен алып, аерылып чыгарга теләүчеләр дә юк бездә.

Игътибар итегез: Балтачта пай җирләре белән аерылып чыгарга атлыгып торучылар да юк. Ә эре инвесторлы бик күп районнарда җирләрен ала алмыйча интегеп безгә мөрәҗәгать итүчеләр, кем әйтмешли, буа буарлык! Чөнки андый районнарда да халык терлек тотып бераз өстәмә табыш кертү ягын карый, тик җирсез, димәк – азыксыз, малны асрап булмый бит. Ә инвестор, әйткәнебезчә, терлек азыгын гаять саранланып бирә. Балтач хуҗалыкларында исә, ул яктан проблема тумый.

Гомумән, авылларның көнкүреш-социаль проблемаларын хәл итүдә дә Балтач хуҗалыкларының актив катнашулары игътибарга лаек. Аларның шактыенда әле профсоюз оешмалары да эшләп килә бит. Ягъни, чын мәгънәсендә халык белән аңлашып яшәү, җитештерүчән хезмәттә булу мисалы инде бу. Яңа кырчылык сезонына да балтачлылар ныклы әзерлек белән керешкәннәр. Ул эшне дә кредитларсыз башкарып чыгарга ниятлиләр.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Балтач – Казан

Комментарии