Замана геройларына мөнәсәбәт

Замана геройларына мөнәсәбәт

Татарстанда фермерлык хәрәкәте башлануга 2нче февральдә 30 ел тулды. Бу вакыт эчендә кече формадагы хуҗалыклар җәмгыятьтә лаеклы урынны яулый алдымы?

Әлеге сорауга җавап итеп, бер сүз белән: «Әлбәттә!» – дип кенә әйтү дә җитәдер. Дөрестән дә, эш нәтиҗәләре белән республикада фермерлар яшәргә хаклы булуларын расладылар. Моның шулай икәнен хакимият тә таный. Ләкин, кече формадагы хуҗалыкларның проблемалары да кимеми шул. Һәм аларның күбесе нәкъ менә хакимият белән үзара мөнәсәбәткә бәйле…

МАКТАНЫРГА БӘЛКИ, ИРТӘРӘКТЕР ӘЛЕ…

Алдан Татарстанда Фермерлык хәрәкәте башлануга 30 ел тулу уңаеннан үткән конференциядәге кайбер чыгышларга күз салып, кече формадагы хуҗалыкларның уңышларына, бу юнәлештә алып барылган республикадагы вәзгыятькә тукталыйк:

– 1991нче елда 11,5 мең гектар җир белән беренче 254 фермер хуҗалыгы булдырылды. Бүгенге көндә якынча 4 меңнән артыграк фермер бар, аларга 370,4 мең гектар җир бирелгән. Фермерның уртача җир кишәрлеге утыз ел эчендә 45тән 100 гектарга кадәр арткан. 2020нче елда фермерлар, 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән берлектә, 130 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерделәр. Бу – гомум республика агросәнәгате күләменең 53 проценты!

Ел нәтиҗәләре буенча фермерлар иң югары җитештерү индексына ия булдылар, һәм ул 10 процентка җитте! – дип ассызыклады кече формадагы хуҗалыклар өлешен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Ә Русиянең Крестьян (Фермерлык) хуҗалыклары һәм Авыл хуҗалыгы Кооперативлары Ассоциациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотников үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге иң кечкенә гаилә фермаларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да зур игътибар бирә:

– Татарстан фермерларының республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше һәркемне рухландыра, аларга яңа эффектив ярдәм механизмнарын табарга мөмкинлек бирә. Республика фермерларының кооперативларга берләшүе бик яхшы. Бу иң уңышлы өлкәләрнең берсе. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыклар региональ бюджеттан ярдәм ала һәм авыл җирлегендә мөһим уенчылар булып китәләр, – дип нәтиҗәли Владимир Плотников.

Конференциядә искәртелгәнчә, Татарстанда кече формадагы хуҗалыкларга ярдәм буларак ел саен 2 миллиард сум акча бүленеп бирелә. Бу күпме, азмы? Әлеге сорауга бераз соңрак тукталырбыз. Хәзергә дәүләт ярдәме һәм, аның нәтиҗәсе буларак, ирешелгән тагын кайбер уңышлар турында:

– «Кече һәм урта бизнеска, эшкуарлык инициативаларына булышу» милли проекты кысаларында, быел да «Агростартап» программасын тормышка ашыру дәвам итә. Ит һәм сөт терлекләрен үрчетү юнәлешендәге бер грант күләме 3 миллион сум, бүтән өлкәләрдә – 1,5 миллион сум тәшкил итәчәк. Ә гомуми сумма, әлегә, 161 миллион сум күләмендә билгеләнде. Арту булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Ул, шулай ук, быел «Гаилә фермасы» программасы өчен 250 миллион сум бүлеп бирелгәнен хәбәр итте. Конкурс февраль аенда игълан ителәчәк.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү кооперативлары төзүгә дә, елдагыча, саллы гына ярдәм каралган. Бу юнәлештә максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә, хәзер республикада 302 кооператив оешкан инде. Узган ел белән чагыштырганда кооперативларның акча кереме 2,5 тапкырга арткан…

Кыскасы, кече формадагы хуҗалыкларның җитештерү күрсәткечләре һәрьяклап үсә бара. Куанычлы хәл!

Конференциядә бу уңайдан мактанылса да, фермерларның чынбарлыктагы халәтен аңлап, күкрәк кагып шапырынырлыкмы соң әле? Анысына иртәрәктер бәлки…

«ЗАКОННАР ФЕРМЕРЛАР ФАЙДАСЫНА ТҮГЕЛ.»

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белән әңгәмәдән соң, «Мактанырга иртәрәктер әле?», дигән фикер күңелдә ныгыды гына. Әйе, уңышлар өчен куанырга тулы хокук бар кебек. Республика агросәнәгате җитештергән күләмнең 53 проценты нәкъ менә кече формадагы хуҗалыклар өлеше бит!

– Ләкин, шул ук вакытта, Агросәнәгать комплексына күрсәтелгән бюджет ярдәмнәренең 18 проценты гына фермерларга эләгә, – ди Камияр Байтимеров. – Татарстан аграр министрлыгының бәйсез бюджет ярдәме күрсәтү турында карары бар. Әгәр фермер хуҗалыгы теркәлгән һәм күпмедер җирне эшкәртә, продукция җитештерә икән, ул ярдәм бирелергә тиеш. Чынлыкта исә, гектарга фәлән хәтле ашлама туплау кирәк, тегене булдыру, моны ясау мөһим дип, әллә нинди өстәмә шартлар уйлап чыгарып бетерәләр дә, күп фермерлар бюджет ярдәмен ала алмый.

Әйдәгез, ул бюджетны эш нәтиҗәлелегеннән чыгып бүлик, дибез. Юк, алай бирмиләр. Ул очракта, җир мәйданнарына карап, пропорциональ бүләргә мөмкин. Анысы да ярамый. Һичьюгы, җитештергән тулаем продукция күләменә карап бирергә була. Ул вариант та ошамый. Нәтиҗәдә, бик күп фермерлар бюджет ярдәменнән мәхрүм кала.

Гомумән, аграр тармакка кагылышлы төрле кануннар, карарлар чыгарганда, кече формадагы хуҗалыклар сүзенә дә колак салынсын иде. Әлегә ул юк. Кануннарның эчтәлеген төзүче экспертлык советларына фермерлар вәкилләрен дә кертергә кирәк. Ил күләмендә иң зур проблема – агросәнәгать сәясәтенең дөрес булмавы! Чөнки, законнар фермерлар файдасына түгел.

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе аңлатуынча, ел азагыннан тагын бер проблема килеп туган. Русия салым инспекциясе карары нигезендә, 25нче ноябрьдән КФХларны теркәү туктатылган!

– Безгә берни аңлатып тормадылар ул турыда. Ел башыннан аграр министрлык игълан иткән төрле грантларда катнашу өчен, КФХларны теркәү кирәк. Ә яңа крестьян-фермер хуҗалыклары әлегә теркәлә алмыйлар, – ди Камияр Байтимеров. Туган проблеманы хәл итү максатыннан Русиянең Крестьян (Фермерлык) хуҗалыклары һәм Авыл хуҗалыгы Кооперативлары Ассоциациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотниковка мөрәҗәгать иткәннәр. Тик, әлегәчә Федераль салым инспекциясеннән нинди дә булса җавап алынмаган.

Ә вакыт көтеп тормый бит. Грантлар конкурсында катнашу көннәре дә узып китәргә мөмкин. Аннан, тиздән яз, димәк, фермерларга җиң сызганып эшкә керешү чоры да җитә.

ӘТНӘДӘ – ЭШЧЕЛӘР ГЕНӘ, АКТАНЫШТА – ҖИРСЕЗ ФЕРМЕРЛАР!

Татарстанда, аерым районнар яссылыгында караганда да, җирле түрәләр тарафыннан аңлау тапмаган очраклар байтак икән әле. Бүгенге көндә кече формадагы хуҗалыклар төрле проблемалар белән иң еш очраша торган төбәкләр дип, фермерлар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров Әтнә белән Актаныш районнарын атагач, гаҗәпләнеп тә куйдым. Ничек инде, икесе дә авыл хуҗалыгында яхшы эшләүчеләрдән исәпләнәләр, ә фермерларны санламыйлар, имеш!

«Районда кече формадагы хуҗалыклар күпме, нинди проблемалары бар?» – дип сорап, Әтнә хакимиятенә хат язган идек. «Бездә андыйлар бөтенләй юк. Безнең районда эшчеләр генә!» – дигән җавап алдык, – ди Камияр Байтимеров, көлемсерәп. – Бу районда фермерларга булган мөнәсәбәтне ачык күрсәтә инде. Ә Актаныш районыннан соңгы елларда шикаятьләр аеруча күп килә башлады. Төп зар – җир бирергә теләмәү!

Татарстан фермерлар Ассоциациясе рәисе биргән контактлар буенча, Актаныш районындагы проблемалы берничә фермерга элемтәгә чыгып карарга булдым.

Дамир Имамов Сәфәр авылында яшәп, менә ике ел инде фермерлык белән шөгыльләнә икән. Хуҗалыгында бүген 50 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, аларның 30 башы – савым сыерлары. Хәзер көнгә 560-600 тирәсе, ә җәйге айларда – 700әр килограмм сөт савып сатабыз, ди фермер. Уртача исәпләгәндә, һәр баш сыерга көнлек савым 20 килограмм килеп чыга. Шактый югары күрсәткеч инде бу. Актаныш районы буенча да көнлек савым һәр сыерга 18,7 килограмм гына бит! Кем әйтмешли, фермерның нәтиҗәле эшчәнлеге күз алдында!

– Барысы да яхшы, тик терлекләргә азык әзерләү өчен җирем юк, – ди Дамир Имамов. – Шуңа күрә, туган-тумачалар белән килешеп, аларның пай җирләрен арендага алып эшләргә иде исәп. 14 кеше пайларын миңа бирергә риза булдылар. Барысы 62 гектарга якын мәйдан килеп чыга. Мин ул җирләрне теркәү палатасы аша үткәреп, рәсми теркәттем. Махсус оешма вәкилләрен чакыртып, чикләрен билгеләп, ызан башларына баганалар да утыртып куйдым. Ләкин, әлеге җирләрне моңарчы арендага алып файдаланган «Саф» җәмгыяте директоры ул кишәрлекне миңа бирергә теләми, ызан баганаларына хәтле кубарып алганнар инде. «Бу җир рәсми теркәлү узган, хәзер минеке», – дим. Ә ул үзенчә: «Берни белмим, ул кырны мин арендага алдым. Миннән сораган булсаң, башка кырдан бирә идем сиңа җир», – ди. Ул күрсәткән кырда пай җирләре бөтенләй билгеләнмәгән. Мин аннан кишәрлек бүлеп ала алмыйм бит.

Шулай итеп, Дамир Имамов инде 2019нчы елның ахырында ук кишәрлекне үз исеменә рәсми теркәткән булса да, чынлыкта һаман җирсез әле.

Икенче әңгәмәдәшем – Актаныш районының Киров авылында яшәүче Марат Рәшитовны да шул ук җир алу проблемасы борчый икән:

– Мин армиядә вакытта пайлар бүленде. Әти белән әнинең пайларын, бөтен авыл халкыныкы белән бер рәттән, 2008нче елның 9нчы апреленнән «Актаныш» агрофирмасына 20 елга арендага биргәннәр. Ул вакытларда пай җирләре ничек арендага бирелүе турында беләбез бит инде. «Җирне арендага алганда, халыктан сорап та тормадылар», – диләр өлкән буын кешеләре. Җыелыш та булмаган. Кешеләрне алдап, башка әйбер өчен дип, коры исемлеккә кул куйдырып йөргәннәр. Кул куймаучылар хәзер үз имзаларын танымыйлар…

Мин әти-әнинең пайларын үземә алырга булдым. Чөнки, терлек азыгы үстерү өчен җир кирәк. Гаилә фермасы белән шөгыльләнәм, 7 баш савым сыерым бар. Киләчәктә КФХ ачмакчы идем. Пайларны рәсми яктан теркәттем, ызаннарын билгеләттем. Әмма, «Актаныш» агрофирмасы директоры, элеккеге аренда килешүен өзмим, җирне бирмим, ди. Тарткалашып судка барып җиттек. Быел гыйнвар аенда узган Актаныш район суды агрофирма яклы карар чыгарды, минем милкем булган җирләрне миңа бирмәде. Бу мәсьәләне кабаттан тикшерү өчен хәзер бер ай эчендә Татарстанның югары судына мөрәҗәгать итәм инде. Башка чара калмады…

Кызык, ләкин көләсе килми фермерларның әлеге проблемалары белән танышкач. Киресенчә, күңел сыкрый. Безнең илнең «камил» кануннары, кече формадагы хуҗалыкларга карата «гадел» мөнәсәбәт үрнәкләре ярылып ята бу мисалларда. Кызганычка каршы, мондый хәлләрне башка районнарда да шактый очратырга мөмкин әле.

Әлбәттә, бу мәкаләдә Актаныш фермерлары проблемаларын бәян итү белән генә нокта куярга җыенмыйбыз. Алга таба вакыйгалар агышын күзәтеп барырбыз һәм, әлбәттә инде, ул турыда мәгълүматны киң җәмәгатьчелек хозурына да ирештерербез. Шуңа күрә, бу фермерлар белән саубуллашмыйбыз әле. Ниндидер борчу-мәшәкате, куанычы яки моң-зары булган бүтән фермерлар да, рәхим итегез, безгә мөрәҗәгать итә аласыз! «Безнең гәҗит» игътибарсыз калмас!

Ә бу мәкаләне, Фермерлык хәрәкәтенә 30 ел уңаеннан үткәрелгән конференциядә Татарстан аграр министры урынбасары Ришат Хәбипов әйткән сүзләр белән тәмамлыйсы килә:

– Фермерлык – ул яшәү рәвеше! Фермерлар мөһим социаль йөкне дә алып баралар, чөнки алар ярдәмендә авылларның нигезе, мәдәнияте һәм телләр саклана. Шуңа күрә, без бүген ул кешеләрне замана геройлары дип әйтәбез!

Дөрес сүзләр бит!..

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии