Турист булу кыйммәткә төшәчәк?

Турист булу кыйммәткә төшәчәк?

Татарстан башкаласында 2025нче елның 1нче гыйнварыннан туристлардан 1 процент күләмендә туристлык салымы алына башланачак. Ул кунакханәгә түләгән суммадан исәпләнә. Салымның минималь күләме – тәүлегенә 100 сум. Туристлык тармагында катнашучылар шәһәр хакимияте карарына каршы булып чыкты.
Киләсе елдан Казанга бару түләүле булачак. Шәһәр хакимияте шулай да туристлык салымы кертү турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза, алга таба аны Казан шәһәр Думасы сессиясендә фикер алышу өчен кертәчәкләр. 
Әйтергә кирәк: туристлык салымы курорт җыемыннан «үскән». 2018нче елдан ул Алтай, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, Кырым һәм Санкт-Петербургта кертелгән. Бүгенге көндә аның күләме тәүлегенә 100 сум тәшкил итә. Төбәкләр тәҗрибәнең уңышлы булуы турында хисап тота. Биш ел эчендә курорт җыемы Ставрополь крае бюджетына якынча ике миллиард сум, Краснодар краена – 2,1 миллиард, Алтай краена – 219 миллион сум алып килгән. Ә Санкт-Петербург өч ай эчендә генә дә 130 миллион сум алган.
Туристлардан «ясак» җыюны урнаштыру объектларына, ягъни кунакханәләргә, хостелларга һәм кунакханә хезмәтләре күрсәтә торган башка оешмаларга йөкләнде. Ягъни туристлар гына түгел, Казанга эш визиты белән килгән кешеләр дә түләргә тиеш салымны. Шул ук вакытта кунакларга өстәмә түләү хакында кайгырырга туры килмәячәк, чөнки салым бүлмә бәясенә кертеләчәк.
Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Надежда Школкина белдергәнчә, курорт җыю урынына туристик салым кертү тармак өчен көтелмәгән хәл булмады. Ул билгеләп үткәнчә, курорт җыемы белән эксперимент үзенең нәтиҗәлелеген һәм ихтыяҗын күрсәтте.
– Субъектлар өчен дә, эшмәкәрлек бергәлеге өчен дә тигез шартлар булдыру өчен экспериментны туктату һәм курорт җыемын туристлык салымына трансформацияләү турында Карар кабул ителде, аны регионнар үзләре билгеләргә хокуклы, – дип аңлаткан ул «Казанферст»ка.
Шул рәвешле, әгәр курорт җыемы кешедән алынса, туристлык салымы отель тарафыннан түләнәчәк.
Туристлык салымы суммасын, югарыда әйтелгәнчә, муниципалитетлар үзләре билгели. Әмма чикләүләр бар – максималь ставка яшәү бәясенең 1 процентын гына тәшкил итә ала. Киләчәктә ул елына бер процент пункты буенча артачак. 2029нчы елдан башлап һәм алга таба ставка 5 проценттан артмаячак.
Закон шулай ук салым түләүдән азат ителә торган аерым категория гражданнар өчен ташламалар яза. Болар – Советлар Союзы Геройлары, Русия Федерациясе Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II группа инвалидлар, инвалид балалар һ.б. Моның барысы да льгота документлар белән расланырга тиеш. Шулай ук балигъ булмаган кунакларны да салымнан азат итәчәкләр.
Казан Мэриясендә туристлардан 150 миллион сум тирәсе акча алырга исәп тоталар. Татарстан башкаласына күпме кунак килүен исәпкә алсак, бу сан куркыныч булып яңгырамый. Тугыз ай эчендә генә дә шәһәргә 3,2 миллион турист килгән.
Җыелган акчаны инфраструктураны, җәмәгать киңлекләрен яхшыртуга, республика башкаласының туристлык брендын үстерүгә юнәлтергә планлаштыралар.
– Медальнең икенче ягы да бар – шәһәр инфраструктурасына йөкләнешнең артуы. Беренче чиратта бу үзәк урамнар һәм мәйданнарга, паркларга һәм яр буйларына кагыла. Туристик салым кертү шәһәрне тотуга өстәмә чыгымнарны компенсацияләргә ярдәм итәчәк, – дип шәрехли Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.
Гаҗәпкә каршы, туристлык тармагында катнашучылар туристлык салымын кертү турындагы хәбәрне әллә-ни шатланмыйча кабул итте. Казан һәм Татарстан кунакханәләре ассоциациясе башкарма директоры Александра Юшутинаның «Казанферст»ка белдергән фикеренчә, чара шәһәр өчен актуаль түгел. 
– Күз алдына китерегез: Казанга өч көнгә өч дустан торган компания килә. Һәм аларның, мөгаен, яшәү өчен артык мең ярым-ике мең сумнары булмас. Алар бу акчаны сувенирларга сарыф итә алалар, – дип игътибар итте директор. – Туристларга кунакханәләр урынына «соры» секторда урнашкан һәм аның өчен салымнар түләргә кирәк булмаган фатирны сайлау һәм арендага алу җиңелрәк булачак.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии