БУ КЫЗЫК

Яңа ел җитү белән күңел әкияти хисләр кичерә. Ниндидер шатлыклы вакыйгалар булыр кебек, очып йөри башлыйсың. Яңа елга әзерләнү иң башта чыршы бизәүдән башлана. Аннан соң табын ямьләү, тәмле ризык пешерү турында уйлый башлыйсың. Шунысы кызык, һәр илдә табын әзерләүгә төрлечә фикер йөртәләр. Мисалга, япон хатын-кызлары бәхет китерүче ризыклар дип диңгез кәбестәсен (шатлык алып килә), кәстәнә (эштә уңыш китерә), кузаклы культуралар (сәламәтлек), пешкән балык (күңел көрлеге, тынычлык) һәм башкаларны саныйлар. Яңа ел табынында әлеге ризыклар булса, алар исәпләвенчә, киләсе ел уңышлы була. Австрия, Венгриядә Яңа ел табынында кош итләрен мәңге күрмәссең. Алар фикеренчә, кош ите белән бәхет тә очып китәргә мөмкин. Кубада, Испаниядә, Португалиядә төн уртасында кешеләр теләк теләп 12 бөртек виноград җимеше ашарга тиеш. Биредә виноград һәм аның тәлгәше гаилә учагын тергезүче җимеш булып санала. Чикләвек, ясмык, шул ук виноград сәламәтлек, бәхет, озын гомер китерә дип исәпли итальяннар. Словакия, Чехиядә казылык белән пешерелгән кәбестә, карп, гөмбә ашы, мәк һәм баллы печеньелар куела. Франциядә исә Яңа ел акка төренә – өстәлгә ак шәмнәр куела, табынны пудра сипкән җиләк-җимеш, ак кекс, гоголь-моголь бизи. Польшада өстәлгә ак эскәтер җәяләр. Яңа ел табынына гөмбә ашлары, кәбестәдән кабартма, баллы соуста карп балыгы куела. Ә без, татарлар, табынны каз итеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу төр ризык иң затлылардан санала.

Каз итен пешерүнең төрле алымнары бар. Аны каклап та, мичкә куеп та, эченә бәрәңге, алма, төрле ярмалар салып та пешерергә була.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии