Путин ни диде?

11нче май көнне Русия Президенты Владимир Путин чираттагы тапкыр халыкка мөрәҗәгать итте. Гражданнарга һәм бизнеска нинди ярдәм чаралары булачак диде соң?

– 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 3 тапкыр – апрель, май, июнь айларына 5әр мең сум акча түләнәчәк. Аны ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Русия гаиләләре дә ала алачак, диде Путин.

– балигълык яшенә җитмәгән балалары булган әти-әниләр эшләрен югалткан булса (берсе генә яки икесе дә югалтса да), алар өч ай дәвамында өчәр мең сум алачак.

– аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3-7 яшьлек балаларга яшәү минимумының ½ күләмендә пособие алып булачак. Ул 1нче июньнән түләнә башлый һәм үткән айлар өчен берьюлы түләнәчәк – якынча 33 мең сум килеп чыга. Ә июньнән башлап, айлык пособие рәвешендә түләнәчәк.

– «Бу акча гына да җитми әле», – диде Путин. Һәм бала караган өчен пособиенең минималь күләмен 2 тапкырга арттырырга тәкъдим итте: хәзерге 3375 сумнан 6751 сумга җиткерергә. «Мондый пособиене эшләмәүче әниләр, шул исәптән студентлар да ала. Аларга ярдәм итү бик мөһим», – дип сөйләде Президент.

– 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр ун мең сум түләнәчәк. Акча 1нче июньнән түләнә башлый. Әлеге пособиене алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки Русия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин. Путин, 27 миллионга якын бала бу 10 мең сумны алачак, диде.

– үзмәшгульләрнең 2019нчы ел өчен дәүләткә түләгән салым акчалары кире үзләренә кайтарылачак. Шуңа өстәп, Путин һәр үзмәшгульгә 1 МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) күләмендә салым капиталы бирергә тәкъдим итте. Федерация Советында үзмәшгульләргә кире кайтарылачак акчаны санап та чыгарганнар. Былтыр үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр дәүләткә 1 млрд сумнан күбрәк салым түләгән булган.

– «1нче июньнән эш белән тәэмин итүгә ярдәм буенча махсус кредит программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аннан зыян күргән тармак предприятиеләре, шулай ук социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар файдалана алачак», – диде Президент. Бу кредит хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен алыныр, дип ниятләнә. Кредит 2 процент ставка белән биреләчәк. Аннан зуррак булган өлешенә дәүләт субсидия бирә. Кредитны түләү срогы – 2021нче елның 1нче апреленә кадәр. Әгәр шушы программа гамәлдә булган вакытка предприятие штатның 90 процентын саклап калса, кредит үзе һәм аның процентлары тулысынча дәүләт тарафыннан капланачак. Әгәр оешма штатның 80 процентын саклап кала алса, кредитның яртысын дәүләт түли, калган яртысын гына оешма үзе түләячәк.

– COVID-19 вирусыннан зыян күргән тармак предприятиеләре 2020нче елның икенче кварталы өчен салым һәм иминият взносларын түләүдән тулысынча азат ителәчәк. Әлеге ярдәмнән 1,5 миллионнан күбрәк предприятие файдалана алачак, диде Путин. Аның сүзләренчә, бу чара зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнеска, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга кагыла.

– социаль учреждение хезмәткәрләре, табиблар, кече медицина хезмәткәрләре һәм техник персонал өч ай өчен махсус федераль өстәмә түләүләр алачак. «9нчы майга миндә булган мәгълүмат буенча, бу акчалар әле Русиянең 56 субъектында гына түләнгән. Аларны 56 мең хезмәткәр генә алган. Ә бу – шушы өстәмә түләү билгеләнгән медицина хезмәткәрләренең яртысыннан да азрагы дигән сүз. Ә бит федераль казнадан акча төбәкләргә күчерелде инде», – диде Путин һәм 15нче майга кадәр барлык тиешле өстәмә түләүләрне түләп бетерергә кушты. Бу мәсьәләне үзем тикшереп торачакмын, диде. Табибларга – аена 80 мең сум, урта медицина хезмәткәрләренә – 50 мең, кече персоналга – 25 мең, ашыгыч ярдәм табибларына – 50 мең, фельдшерларга, шәфкать туташларына һәм ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләргә 25әр мең сум каралган.

Комментарии