- 19.03.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Ишеттегезме?
Март аена аяк бастык. Яңа ай – яңа кануннар. Әйе, безнең илгә яз күп кенә үзгәрешләр белән килеп керә. Шуларга тукталыйк.
– 2024нче елның февралендә 80 яше тулган русиялеләргә шул ук елның мартыннан алып картлык буенча иминият пенсиясенә икеләтә фиксацияләнгән түләү – 16 269,76 сум өстәләчәк. Яшь өчен өстәмә гражданнарга 80 яшь тулган айга билгеләнә, ә аны киләсе айдан алырга мөмкин. Түләү пенсия счетына автомат рәвештә ясалачак.
Шул ук өстәмә түләүне I төркем инвалидлары ала. Аларга инвалидлык буенча иминият пенсиясенә ике тапкыр арттырылган фиксацияләнгән түләү каралган. Шунысын да истә тотарга кирәк: әгәр пенсионер 80 яшьтән өлкәнрәк I төркем инвалид булса, ул өстәмәне бер генә критерий буенча ала алачак – яшь яки инвалидлык буенча.
– 1нче марттан күчемсез милек хуҗаларының шәхси мәгълүматларын саклау турында закон гамәлгә керә. Аның нигезендә, хәзер чит кешеләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мөлкәт хуҗалары турында мәгълүмат ала алмаячак. Бу хокукка бары тик ир белән хатын, шулай ук кайбер дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм нотариуслар гына ия булачак.
– Социаль учреждениеләр – хастаханә, поликлиника, балалар бакчалары, мәктәп, интернатлар, картлар йорты – электр энергиясен автомат рәвештә сүндерү приборлары белән җиһазландырыла башлаячак. Җайланмалар капиталь ремонт яки реконструкциядән соң урнаштырылачак.
– «Известия» хәбәренчә, язның беренче көненнән Русиянең кечкенә шәһәр һәм авылларында эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләү күләмен арттырырга җыеналар. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин февраль уртасында ук игълан иткән иде. Мәсәлән, 50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар хезмәт хакына өстәмә рәвештә 29 мең сум, ә урта медицина персоналы 13 мең сум алачак. 50 меңнән азрак кеше яшәгән урыннарда эшләүчеләр өчен айлык өстәмә 50 мең һәм 30 мең сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, яз башыннан югары квалификацияле чит ил белгечләре өчен яңа минималь хезмәт хакы билгеләнә – ул квартал өчен 750 мең сумнан ким була алмый. Шулай итеп, мондый хезмәткәрнең айлык кереме уртача 250 мең сум булырга тиеш. Кагыйдәне бозган фирма ике елга мондый хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
– Электр самокатлары, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек транспорт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелә. Аларда йөрүчеләргә тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан арттыру рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш тротуарлардан, велосипедчы һәм җәяүлеләр юлларыннан йөреп булган транспортның авырлыгына чикләү кертелә: ул 35 килодан артмаска тиеш. Аның өчен махсус юл билгеләре урнаштырылачак.
– Авиадебоширларга каршы да чаралар күрелә. Самолет экипажы әгъзалары очыш иминлегенә яки башка пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы, командир күрсәтмәләренә буйсынудан баш тарткан гражданнарга карата барлык кирәкле чараларны, шул исәптән мәҗбүри чараларны куллану хокукына ия булачак.
Моннан тыш, хәзер транспорт иминлеген тәэмин итү буенча таләпләрне һава инфраструктурасы объектларына карамаган, әмма аэропорт чикләрендә булган биналарны һәм мәйданнарны кулланган компанияләр үтәргә тиеш булачак. Мәсәлән, монда кибетләр, кафелар һәм складлар турында сөйләргә мөмкин.
– Чүп чыгарган өчен түләүне яңадан исәпләү гамәлгә кертелә. Биш көн рәттән өеңдә яки фатирыңда яшәмәгән очракта чүп чыгарган өчен кимрәк түләү мөмкинлеге ачыла. Моның өчен өйдән чыгып киткәнче яки кайткач 30 көннән дә соңга калмыйча идарәче компаниягә гариза язып тапшырырга кирәк (туристлык юлламасы, самолет билеты кебек өйдә булмаганлыкны раслаган документлар белән).
– Рецептлы даруларны онлайн сату буенча эксперимент башлана. Ул өч төбәктә: Мәскәү, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә 2026нчы елның 1нче мартына кадәр үткәреләчәк. Уңышлы килеп чыкса, башка төбәкләргә дә кертеләчәк.
– Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләргә таксида эшләү тыела. Биредә сүз үтерү, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян салу, кеше урлау, талау, көчләү, шулай ук иҗтимагый иминлеккә, дәүләткә каршы статьялар буенча хөкем карары җәзасын үтәп бетермәгән кешеләр турында бара.
– Коралга лицензия бирү кырыслана. Җинаять кылуда шикләнелүче яки гаепләнелүчеләргә, шулай ук эчке эшләр органнары уздырган тикшерү нәтиҗәсе буенча кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозарга, дәүләт иминлегенә янарга мөмкин, дип танылучыларга корал сатып алуга лицензия бирү тыела.
– 31нче мартка кадәр физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче оешмалар 2022нче елның 1нче мартына хәтле төзелгән килешүләр буенча кредит каникулы алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.
– Биометрик мәгълүматлардан (бармак эзе, бит рәвеше, күзнең алгы тышчасы) файдалану мөмкинлеге пәйда булачак. Нинди очракларда? 1000 сумнан артмаган күләмдә акча түләгәндә (банк картасы белән), интернетта элемтә хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр төзегәндә, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә, студентларга бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча имтихан тапшырганда.
– Хөкүмәт йорт хайваннарын сату урыннарына карата таләпләрне раслаячак. Бу дүрт аяклы дусларыбызны зоокибетләр һәм кош-корт базарларындагы кырыс шартлардан коткарачак.
Ачык чыганакларга таянып,
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА туплады
Комментарии