КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА ЛОГОТИП САЙЛЫЙ

КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА ЛОГОТИП САЙЛЫЙ

Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы башланды.

Конкурска Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән 44 эш кабул ителде. Алар арасында экспертлар тарафыннан 16 логотип сайлап алынды. Икенче этапта Кариев театры артистлары һәм хезмәткәрләре үзләренә охшаган логотип өчен тавыш биргәннән соң, финалга 3 лидер чыкты. Хәзерге вакытта театр социаль челтәрләрендә конкурсның өченче этабы бара: анда җиңүчене тамашачылар үзләре сайлый. Тавышны театрның Вконтакте челтәрендә бирергә мөмкин: https://vk.com/wall-60532396_1994

Комментарии