НИКАХСЫЗ СӨЮ

НИКАХСЫЗ СӨЮ

Кулларын болгап, үзалдына нидер сөйли-сөйли киткән сөйгәненең үзеннән ерагая баруыннанмы, әллә берничә минут элек кенә «хатынымны яратмыйм мин» дип йөрәге белән сөюен аңлаткан Рөстәмнең кыяфәтен күз алдыннан югалтасы килмәүдәнме, киң чиксез елгага карашын төбәгән Айназның күз яшьләре керфек очларында менә тамам, менә елга булып агам, дип кояш нурларында җем-җем киләләр иде. Халәтенең әллә ни кызык булмавын күрсәм дә, сүз башламый булдыра алмадым…

Әле 35тән узып кына киткән яшь ханым минем: «Хәлегез ничек?» – дип соравыма исе китми генә, башын аска иеп: «Ярый, рәхмәт», дигәч, бу сүзләребезнең ялганып китәсенә минем өчен ныклы ишарә булды. Батыраеп, янынарак күчеп утырып, сөеклесе киткән якка ым кагып: «Ни булды?» – дип сорадым.

– Сөйләп бетерә алырмынмы, белмим, сөйләр кешем, сердәшем дә юк бит минем, – дип сүзен башлады ул. Берничә ай элек хезмәттәшем белән төшке аш вакытында, пәрәвез челтәрендә актарынганда Рөстәмнең фотосына юлыктым, ошамады дип әйтә алмыйм, беренче күрүемдә үк күңелемә кереп оялады. Кем икәнен, кайда эшләвен белмәсәм дә, очрашачакмын әле мин бу ир солтаны белән дип, күрше өстәл артында иреннәрен буяп утыручы Гөлназга елмаеп әйтеп куйдым. Борылып, җүләр кешегә караган кебек, күзе белән бораулап тиштеме дип торам, белмисең ул карашның нинди икәнен. Чынлап та, ныклап уйлап карасаң, бер тиенлек кыяфәте булмаган кеше дип уйларга да мөмкин бит Рөстәм хакында. Ничек булса алай итеп, исемен эзләп, кайда эшләвен белдем. Азарт һәм интуиция дигән нәрсә көчле миндә, балачактан шулай инде. Әмма никтер тынычландым, мин яшәгән шәһәрдән йөз чакрым ераклыктагы кешене очрату уе белән яну чынлап та дөрес фикер булмас иде, мөгаен. Шулай тынычлап кына эш көннәрен уздырып яшәгән мизгелләрдә, хуҗа әфәндем чакырып, бер районга эш белән барырга күрсәтмә бирде. Гомеремдә дә тормыштан артка калган андый район үзәге күргәнем юк иде, барып төшкәч аптырап-югалып калдым. Очрашырга тиешле ханым, хуҗам үтәргә кушкан гозер-йомышымны тыңлап, карарын кабул иткәч: «Әлеге оешма хуҗалары белән дә сөйләшегез, аларның – сезгә, сезнең аларга ярдәме тими калмас», – дип, берничә телефон номеры язып кулыма тоттырды. Күземә күренәме, ялгыш исемме дип торам, җитәкчеләрнең телефон номерлары арасында – Рөстәм җитәкләгән оешманың эш һәм аның кәрәзле телефон номеры да бар. Өемә кайткач, шалтыратыргамы-юкмы дип, телефонны кулыма алдым. Азактан, бар көчемне уч төбемә җыеп, сөйләшергә булдым. Бәлки, әле тавышы да әллә нинди ямьсез, күңел биздергечтер…

Аралашыр өчен бик йомшак, җайлы әфәнде булды ул. Сөйләшүләр барган арада, мин бер якта ишекле-түрле йөренсәм, икенче якта Рөстәм, тирләп-пешеп, үзенең инде гаиләле икәнен, ялгыз булмавына ышандырырга тырышып аралашулар башланды. Шунысы бар, ул миңа теләгән вакытында шалтырата алмый иде, чөнки минем номерым ябык, күренми торган итеп эшләнелгән. Ә сорарга әллә кыюлыгы җитмәде, әллә ул чакта кирәксенмәде. Күпмедер вакыт эш белән онытылып үтеп китте.

Язның матур бер көнендә күрешүдән качып котыла алмадык, эш мизгелләре шулай итеп безне очраштырды. «Әмма мин бит аны болай булыр диеп белмәгән идем, мин бит шаяртырга гына теләгән идем», – дип, көйгә салырга тырышып, яңакларыннан тәгәрәгән күз яшьләрен сөртә-сөртә, Айназ сүзен дәвам итте. «Рөстәм ул вакытта мине кабат күрә алырмынмы икән дип уйласа, мин: «Аны барыбер үземә каратам», – дип яндым. Белмим, бу бер күрүдән гашыйк булу булдымы, әйтә алмыйм.

Мин бит ялгызым гына кызымны тәрбиялим, ул инде зур сыйныфта укый, үз көне – үз тормышы, дигәндәй. Эштән кайтып кичке аш әзерләү дә кайвакыт кирәк түгел, кызым – күз нурым барысын да эшләп куя, шундый назлы, уңган бала ул минем. Әйтәләр бит, хатын-кызга ана булуын аңлар өчен ир баласы булуы кирәк, ә кызлар үсеп өлгергәч дус кызга әйләнә, дип. Хәлемә кереп, серләрне уртаклашыр кешем дә ул минем. Рөстәм белән булган дуслык-мәхәббәтне дә ул гына белә, әмма барысын да сөйләп бетерә алмыйм шул мин аңа, чик дигән нәрсә бар бит.

Бер-беребезгә тартылып, көн артыннан көн үтеп, телефоннан уртак темаларга озын-озак кызыклы сөйләшүләр белән аралашып яши башладык. Көн кояшының җылы нурына тартылып үскән чәчәк кебек, Рөстәмнең шалтыратуын, аның белән очрашу көтеп яши идем. Ул үзен зур гаиләсенең бәхетле хуҗасы итеп хис итәргә, миңа да шулай итеп күрсәтергә тырышса да, тормышы китек булуын, -яратусыз яшәвен аңладым. Юк, син мине дөрес аңла, ул вакытта минем аңа карата бары тик кызыксынуым гына бар иде. Аннары, наз сизелеп торган тавышны ишетеп яшәгән көннәрем дә бүгенге кебек ачы түгел иде. Аның тормышына керергә теләмәдем, Аллам сакласын! Үз бәхетемне саклый алмадым, кешенекен җимермәячәкмен дә.

Беренче күрешүебезгә бер ай дигән көнне очрашачакбыз дип уйламадым. Вакыт елгасында күпме булуымны инде оныткан идем. Шулай да, уен-көлке белән әйтелгән сүзләремне җөпләп, табигатькә чакыруына шатланып риза булдым. Дус кызым, сөйләшүләр барышында уртак танышыбыз булып өлгергән Айрат, мин, Рөстәм – бергәләшеп тәмле үләннәр белән әзерләнгән чәй артында рәхәтләнеп аралашып, төн уртасы җитүен сизмәгәнбез дә. Кулдан да тотарга курыккан ир кешене әлеге заманда күргәнең бармы? Кочаклау, үбү хакында бу очракта сүз дә булырга тиеш түгел. Минем яраткан төсем – зәңгәрсу төстәге бер кат күлмәктән, яныма да килергә куркып торды ул кичтә, сүзләре-телләре бәйләнә иде. Хәленең ниндилеген аңлап, уен-көлке белән, андагы киеренкелекне җайга салып тордым. Аерылышыр алдыннан, дусларыбызны кисәтеп, үзем кулыннан алып, бераз гына йөреп, икәүдән-икәү аралашып килер өчен, читкәрәк алып киттем мин аны. Күз алдыма китерсәм, бүген дә көләсем килә. Бала-чага мәхәббәттән суларга-утларга керә бит әле, безнең ул нарат-чыршы урманы буйлап баруыбыз да шушы сукмак башы булгандыр инде. Нәрсә сөйләшеп, кая кадәр барганбыздыр, аерылышыр мизгелләр җитүен, аның үз юлы, ә минем үз сукмагым икәнне искә төшердек…

Үзем – шәһәргә кайту юлында, ә җаным аның янында калды. Иртәнге кояш чыкканчы телефоннан сөйләшер сүзләр җыелган иде ул вакытта. Мин аның белән ул көнне никләр генә очраштым икән? Язмышмы бу, ялгышмы – һич аңламыйм. Бәлки, бүгенгем болай да булмас иде. Ул да яралы аккош кебек бәргәләнмәс иде. Күпмедер вакыттан соң, Рөстәмне күрү теләге көчле булганга, тагын очраштык. Чәчәк бәйләме белән каршы алды ул мине. Изгеләр чишмәсенә, җиләк аланына барып, кызыклы аралашу белән көнебезне уздырдык. Тормыш матавыкларын онытып, без икәү бик бәхетле идек…

Айназның сүзләрен тыңлап утырганда, кинода күргән романтикларны күз алдыма китердем, инде буй җиткән кызы гашыйк утларында янган ханымның да чын-чынлап сөю утларының кайнар ялкыннарында януын тойдым. Бәхетлеме соң ул? Бәхетледер, аның сөяр кешесе бар бит. Бергәме алар, юкмы – бу артык әһәмияткә ия түгел кебек.

– Шул мизгелдә үк аны яраттыммы, әйтә алмыйм. Тик бик ошый иде ул миңа. Тәненнән килгән тәмле ислемае дә башымны әйләндерә. Бер очрашуыбызда кочагына алып ул миңа: «Син миңа бик ошыйсың, әмма ярату гына килмәсен, бу яратуның ни икәнен беләм мин, икебезгә дә авыр булачак», – диде. Балаларын һәм минем тормышны күз алдында тотып әйтсә дә, аның инде күптәннән миңа гашыйк булуын, ә бу сүзләрне яратуын шулай куып тарату өчен әйтүен аңладым. Соң иде инде, яратмау мөмкинлеге юк иде безнең, никахсыз сөюебезнең башы шул иде. Күзләрем гел аны эзли, колагыма назлы тавышы ишетелә… Көнем – көн, төнем төн түгел. Артыннан елап йөгермәдем, читтә дә калдырмадым. Җае чыккан саен шалтыратып, очрашып яшәдек. Хисләребез ташкын булып ага башлагач, болай ярамас диеп, үз үзебезне тынычландырырга тырышып карадык. Бүгенге хәл – менә шуның дәвамы. Әнә бит ни булды, күрәсеңме?! – Айназ кулы белән ишарәләп, Рөстәм киткән якка күрсәтте.

– Ир кешенең миңа: «Яратам», – дип әйтеп елаганы юк иде. Әйтүчеләр булды, әмма мондый хис-эмоция белән түгел. Үзем дә чын ярату белән янам, әмма киләчәгемне аның янында күз алдыма китерә алмыйм. Берсе булса, аны хатыныннан, балаларыннан аерып, үз бәхете өчен тырыша-тырмаша яши башлар иде, әмма мин кеше бәхетсезлеге өстендә бәхет төзи алмам дип куркам. Бәлки, тыныч кына, очрашулар көтеп, аралашып яшиседер дә, тик булмый икән шул. Рөстәмнең хатыны безнең очрашуларны сизеп алды. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – диләр бит. Аның үз иренә көн-төн тавыш-гауга куптаруы турында да белдем. Аларның гаиләсендә тынычлык югалды. Мин үз яратуым белән аларның тынычлыгына чик куйдым. Шуны аңлап Рөстәмгә: «Әйдә, араларны өзик булмаса», – дип сүз башлаган идем, менә ни килеп чыкты.

Айназ уйга калды. Әле күпме вакыт серләрен сөйләр иде белмим, Айназның кызы шалтыратып, әңгәмәбезне өзде. Чын күңелдән аның тынычлануын теләп, икебез ике сукмактан кайтыр юлга кузгалдык. Никтер Айназга мәхәббәтен югалтмыйча яшәвен телисем килде. Авырлык күрми яшәгән кеше булса, бәлки, алай итеп фикер йөртмәс идем, тик аның да бәхет-мәхәббәттә бу тормышта зур өлеше булырга тиеш.

***

Ял көнемдә елга буеннан урап кайтыйм әле дип җиңелчә генә киенеп өемнән чыгып киттем. Күңелемдә Айназны тагын бер булса да күреп-сөйләшү теләге. Теге вакытта, ичмасам, телефонын да алмадым. Ничек икән ул? Яралары төзәлдеме икән? Бәлки, ул мине инде хәтерләмидер дә, дип уйга чумып барган мизгелдә таныш сын-кыяфәт салмак кына янымнан үтеп китте. Зәңгәрсу төстәге матур күлмәк, кыйммәтле ислемай һәм шомырт төсле сагышлы күзләрен танымый мөмкин түгел, бу Рөстәм иде. Миннән берничә йөз метр алда елмая-көлә безнең каршыга Айназ килә.

Никахсыз сөю әле узмаган, димәк, матур мәхәббәт тарихы булып дәвам итә дип елмайдым мин.

Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.

Казан.

  НИКАХСЫЗ СӨЮ, 2.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии