КАБАХӘТЛӘР…

КАБАХӘТЛӘР…

Ачу чыкканда еш кына «кабахәт» дигән сүзне ишетергә туры килә. Минемчә, ул кешенең игелексез гамәлләре хакында тулы мәгънәне ачып сала. Шушы гыйбарә тормышта кыйблаларын җуйган адәми затларга карата киң кулланылышта…

АКЛЫ-КАРАЛЫ ДӨНЬЯ…

Шифаханәдә чиратта утырганда янәшәмдәге яшь кенә ханым, үзе дә сизмәстән: «Кабахәт, дуңгыз, шакшы…», – дип пышылдап куйды. Тирәдәгеләрнең аптырау катыш күз карашларын тоюга, балакай, урыныннан торып, коридорның икенче башына китеп барды. Бераз тәрәзәгә карап, боегып, уйланып торды да, шыңшып, күз яшьләренә буылып, киенү бүлмәсенә таба юнәлде. Чираттагы халык шунда ук әлеге ханым хакында сүз куерта башлады, төрле фаразлар яңгырады:

– Мескеннең әнисе яисә берәр якыны үлгәндер, шулай табибларны сүгәдер, – дип куйды олы яшьтәге бер апа.

– Бичарада әллә яман авыру таптылар микән?! – дип шунда икенчесе сүзгә кушылды.

– Кеше янында да үзен тыеп тора алмый, бар инде монда хәлләр дип җөпләп куйды ак яулыклы туташкай.

Журналист корты минем дә тынычлыкны алды, теге яшь кенә кызыкайның борчылу сәбәбен бик беләсе килде. Тик ул инде киенеп, шифаханәдән чыгып киткән иде. Тиздән, эшләремне төгәлләп, мин дә кайтыр юлга кузгалдым. Шифаханә ишек алдында агачка сыланып, тилереп үксегән теге кызны күзләрем тиз эзләп тапты.

Кызыкай янына килеп, җайлап кына сүз башладым. Ягымлы сүзләр балакайның күңел кылларын тибрәтеп, телен чиште. Моңарчы җаннарын боргычлап, миләрен бораулаган проблема хакында Сәлимә ачылып китеп сүз башлады:

– Булачак иремә иптәш кызымның туган көнендә үлеп гашыйк булдым. Искиткеч мөлаем, чибәр иде егет. Озын буйлы, коңгырт күзле. Галим шул көннән бөтен дөньямны яулап алды, күңелемдә мәхәббәт очкыннары кабызды. Әлеге бәйрәмдә ул телефон номерымны сорап алды. Шул минуттан башлап, минем өчен яңа тормыш башланды. Чиксез бәхет, сәгадәт, сөю дулкыннары мине ашаудан калдырды. 23 яшендә үз бәхетемне тапканыма сөенеп туя алмадым. Берәр атна хатлар алышкач, егетем мине кинога чакырды, икенче атнада башкала театрларының берсендә спектакль карап кинәндек. Сөенеп туя алмадым: егетем башкалар кебек, «кулларын озайтмый», үзен бик нәзакәтле тота. Инде очрашулар да ешайды, егетнең әти-әнисе белән дә таныштык. Алар башкаладан ерак түгел район үзәкләренең берсендә яшиләр. Тормышлары мул, җитеш, Галим гаиләдә бердәнбер бала булып чыкты. Миңа бар да ошады: гаиләдәге мөгамәлә, каралты-кура төзеклеге, егетнең туган-тумачасы… Бәхеттән, сөю-сәгадәттән җаным күкләрнең җиденче катына иреште… Бер елдан соң без никах укыттык, зурлап туйлар үткәреп өйләнештек…

СИКӘЛТӘЛЕ БУ ТОРМЫШ…

Уртак тормышны минем әти-әни туйга бүләк иткән яңа фатирда башладык. Чут-чүт айлар да артта калды, көннәр, бәхеткә үрелеп үтә торды. Тик мин балага уза алмый җәфаландым, дәвачылар, табиблар, им-томчылар, караучылар, санаторийларның… файдасы тимәде. Ниһаять, дүрт елдан соң, үземнең йөкле булуымны аңладым, миннән дә бәхетле кеше юк иде дөньяда!

Тик бер көнне бәхетле тормышым челпәрәмә килде. Кичен ашарга пешереп йөргәндә иремә телефоннан шалтыраттылар. Ул тиз генә киенеп, каядыр җыена башлады. Эшеннән еш кына командировкаларга йөрү сәбәпле, мин моңа әллә ни игътибар да итмәс идем, тик сөйләме пышылдауга күчүгә, сагая төштем. Башымда: «Эх, сөяркәсе бар икән, шул шалтырата!» – дигән уй җилдереп, миләрне көйдереп узды. – Ай, раббым, шулай гына булса иде ул! Ун сөяркәсе булса да моның кадәр тилмермәс идем, кайгы-борчуларга салышмас идем…

Ирем, ашыгыч рәвештә, командировкага дигән булып, чыгып шылды. Аны озатуга, ачык калган компьютер «тәрәзәсен» ябыйм әле дип залга чыктым. Компьютер төймәсенә басуга, тәннәрем өшеп, җаннарым куырылып китте. Анда иремнең танышулар сайтына тап булдым, тик матур кызлар, туташлар урынына анда ир-егетләр фотоларын күреп, шаша яздым. Ачык калган «бит»не илереп укырга керештем. Анда минем «айгыр»ның 43 яшьлек ир белән аралашуына тап булдым. Минеке аңа башлап үзе язган:

– Ары-бире йөреп, баш катырмыйча, турыдан-туры язам, юлыма түләсәң, хәзер килеп җитәм!

– Актив (айгыр) булсаң, түлим…

– Мин барысын да эшлим («айгырымның» «эш»ләрен берәм-берәм санап язарга тел әйләнми), рәхәтлек, ләззәт диңгезендә йөздерәм мин сине, сөю-назлауларымнан башларың әйләнер!

Тик миңа башта салып алырга кирәк булачак? Бармы синең «ак баш»ың?

– Ул хакта борчылма, бар да бар! Яхшы шәраб, аракы, коньяк, сыра… – җаның ни тели, кил генә! Телефон номерыңны яз!

Минеке телефон номерын язган, тик иремнең минем белән аралашып яшәгән номер түгел иде ул…

МИН ДӘ ШУНДА

– Иртәгесен, күз яшьләренә буылып, мин дә әлеге сайтка ирләр исеме белән кереп, теге кабахәтләр белән аралаша башладым. Кемнәр генә юк биредә! Унбиш-уналты яшьлекләрдән алып, 60ын тутырган бабайларга кадәр бар… Йә Ходай, ичмаса рәсемнәрен куймыйча, яшерен рәвештә генә аралашсалар икән. Биредә бик сирәкләр генә чит фотолар артына «качып» утыра. Өстәвенә, «агрегат» фотоларын төрле ракурста күрсәтеп, кукыраеп, масаеп утыручылар да шактый. Берничә шундый шакшы адәми зат белән аралашканнан соң, мин иремнең «сөяркәсенә» язып карарга булдым. Күзлек артына качып утыручы адәми зат үзен Илсур дип атаган, кварталда яши икән. Аңа – 43 яшь. Тик аның сайттагы «бит»енә кереп, фотоларын карауга, ул мине уздырып, беренче булып үзе язды:

– Очрашабызмы?

– Мөмкин. Тик минем мәхәббәт уеннары өчен махсус урыным юк шул.

– Бүген кич килсәгез, иртәнге унга кадәр минем фатир буш. Фотогыз бик ошады, минем сезне бик күрәсем килә.

– Минем сезгә бер үтенечем бар, мин ятакта өчәүләп «уйнарга» яратам. Таныш, яшь егет белән килсәм буламы?

– Исеме ничек, телефон номерын беләсезме?

Мин аңа иремнең танышулар сайтындагы «исемен» һәм телефон номерын яздым.

– Ул бит өйдә юк, кичә командировкага китте.

– Сез каян беләсез?

– Ул минем даими мәгъшукаларымның берсе. Кызганыч, өчәүләп очрашып булмый… Үзегез генә килегез. Менә телефон номерым, тукталышка килеп җитүгә шалтыратыгыз, каршы алырмын.

Шунда минем чыдар чамам калмады, телефоннан тегеңә үзем шалтыраттым:

– Теге Гена минем ирем иде моңарчы…

– Бернинди Генаны да белмим мин! Сез ялгышасыз, ханым!

– Әле генә танышулар сайтында сезнең белән аралашкан Коля мин булам, ялганламагыз. Минем сезгә бер генә үтенечем бар: кичә минем ирем сезнең белән булдымы?

– Мондый мәгълүмат акчага сатыла. Күпме түлисез?

Шунда минем сабырлыгым бетте, мин аны татарча-русча барлык белгән сүгенү сүзләренә күмдем, иң шакшыларын кулланырга туры килде. Ул мине ахыргача тыңлап торды да:

– Булды ирегез кичә миндә. Төне буе яратышып чыктык. (Ул миңа шушы хакта барысын тәфсилләп сөйләде.) Иртән эшкә киттем, ул минем фатирда калды. Сәгать уннар тирәсендә минем икенче мәгъшукам эштән кайтып төшкән. Ирең аның белән дә булган, салган баштан үзе миңа бу хакта сөйләде. Синең пешмәгәнең аркасында мин дистә ел яшәгән «иремне» югалттым. Яшәр өчен яңа урын эзләп йөрим менә. Минем кебекләр күп хәзер, синеке дә күптән «безнекеләр» рәтендә…

Шул урынга җиткәч, мин телефонны диванга бәрдем…

Бер атнадан ир дип аталучы адәми зат командировкадан кайтып төште. Компьютерны кабызып, кирәкле «бит»не ачык калдырдым да, ул ишектән килеп керүгә, мин урамга ыргылдым…

Биш минуттан телефоным шалтырады:

– Син нәрсә, шул кабахәт сүзенә ышандыңмы? Без аның белән гади дуслар гына. Командировкага китәр алдыннан эш белән генә кереп чыктым мин аның янына. Кайт өйгә, аңлашырга кирәк безгә…

Кайттым мин өйгә. Ирем нидер сөйли, ә колагымда теге шакшы айгырның ирем белән мәхәббәт уеннары хакындагы тәфсилле сүзләре яңгырый… Тормышымны, бәхетемне, мәхәббәтемне …ка буяды ул… Кабахәт белән яшәгәнмен…

Мәдинә НУРУЛЛА.

КАБАХӘТЛӘР..., 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии