- 02.02.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №4 (29 гыйнвар)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Зилия Хәбибуллинаның «Улым, син кем кызы?» (20 ноябрь, 2013 ел) язмасыннан соң, үз фикеремне язарга булдым. Чыннан да, мондый күренешләр белән еш очрашабыз. Ыштан төбе тезенә кадәр салынып торган, төзсез чалбарлар кигән яшьләрне, әле иреннәрендә ана сөте дә кипмәгән япь-яшь кызларның бала арбасы этеп, зур эш кырган кебек башларын күккә чөеп йөрүләрен, җәмәгать транспортында өлкәннәргә булган хөрмәтсезлек һәм башкалар хәзер адым саен.
Без яшь чакта алай йөрмәдек. Мәктәпкә кия торган киемнәребезне юып, ямап, чиста йөрдек. Әгәр чәчең озыная икән, шунда ук алдырта иделәр. Дәрес башланыр алдыннан, сыйныф җитәкчебез Ләлә Разай кызы киемнәребезнең чистамы-юкмы, тырнакларыбыз киселгәнме икәнен карап чыга иде. Муеныбызда кызыл галстук, комсомолларның күкрәгендә күкрәк билгесе булмаса, ул кешегә кисәтү ясалды. Китап-дәфтәрләребезне дә тәртипләп, чиста йөрттек. Озын тәнәфестә кеше башына бер булка белән коры чәй бирделәр. Хәзерге кебек, беренче, икенче аш, печенье-конфет ашап, ипи атышып уйнап үсмәдек без.
Ул яшь кызлар нигә шулай ашыга икән соң ана булырга? Әле укысын ул, үзенә һөнәр алсын, ныгысын. Имештер, бала таба да, тиз генә ипотекага баса, ана капиталы ала. Шундый комсыз аналарның балалары исән тумый да инде. Аннары тотыналар чит илдә операцияләр ясарга дип акча җыярга.
СССР заманында мондый хәл юк иде. Пионер, комсомол бүлмәләре эшләп торды. Иптәшеңә сүгенеп кычкыру түгел, аны үпкәләтергә дә ярамый иде. Кырын эшең булса, шунда ук директор бүлмәсенә яки комсомол бюросына чакыртып сүктеләр. Беребезне сүгәләр икән, икенчебез аның ялгышын кабатламады. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы булган. Менә шуннан башланган да инде иптәшеңне хөрмәт итү, илеңне ярату, өлкәннәрне хөрмәтләү. Ярым-кыз булган малайлар әнә шул тәрбия йөгәнен ычкындырганга барлыкка килде дә инде.
Телевизордагы оятсызлык, кансызлык китерде ул балаларны шул дәрәҗәгә. Көн буе эшләп, кичен телевизор каршына килеп ятасың, ә анда тәрбияви тапшырулар, эчтәлекле киноларның берсе дә юк! Реклама, сату-алу, сәхнә маймыллары… Бу күренеш су буендагы чиратлашып кычкыручы бакаларны хәтерләтә.
Бар иде күңелле вакытлар! Матур язлар килеп, җирләр кипкәч, без 1 май бәйрәмен көтә башлый идек. Әни матур костюм-чалбар, йон оеклар, ботинка алып кайта иде. Шуларны киеп, демонстрациягә чыгасың… Җырлар җырлап, ялкынлы сүзләр сөйләп, ахырдан бер-беребезгә кунакка йөрүләр хәзер төштәгедәй сагынып искә алырга гына калды инде.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
Комментарии