- 29.10.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Узган ике атна вакыйгаларын күздән кичерәм дә, күренекле урыс театр эшлеклесе вә режиссер Станиславскийны искә алам. Әгәр артист начаррак уйнаса, ул: «Ышанмыйм!» – дип кычкыра торган булган. Менә мин дә кайбер вакыйгаларга ышанырга да, ышанмаска да белмим.
КЕМГӘ ФАЙДАЛЫ?
Мәскәүнең Көнбатыш Бирюлево районында 25 яшьлек Егор Щербаков үтерелүе хакында бөтен радио-телевидение, гәҗит-журналлар бәян итте. Ул да, үтерүче буларак шикле табылган азәрбайҗан кешесе Орхан Зәйналов та, кыска гына вакыт эчендә эстрада йолдызларыдай популярлашып киттеләр. Ни өчен «эстрада йолдызларыдай» дим, чөнки бу вакыйгалар артында яхшы гына «продюсер» һәм «режиссер» торуы күренә. Безнең илдә милләтара низаг аркасында көн саен кемдер үтерелеп яки кыйналып тора, тик тавышы гына моның кадәр чыкмый. Гадәттә, тикшерү органнары җинаятьнең асылын «хулиганлык» яки «үзара килешә алмау» сәбәбе белән милләтара яссылыктан аралап калырга тырышалар. Бигрәк тә, урыс фашистлары гастарбайтерларга карата кылган җинаятьләр йомылып калучан. Моннан берничә ел элек Петербургта кеп-кечкенә таҗик кызын кыйнап үтергән урыс малайларын да хулиганлык өчен генә хөкем иттеләр. Чөнки милли тема кузгатылса, Русия илдә урыс фашизмы барлыгын рәсми рәвештә танырга тиеш була иде. Ә болай, бу проблема юк кебек күренә. Бу илдә бит бары тик татар, чуаш, мари, чичән, башкорт кебек кавемнәр бераз үз хокукларын даулый башласалар гына «националист» вә «сепаратист» ярлыгы тагыла. Урыс шовинизмына исә юл ачык, аны «күрми үтәргә» тырышалар. Алар исә аның саен аза бара.
Бирюлеводагы «Халык җыены» дип аталган бунт артында да урыс фашистлары торуына иманым камил. Әле аларга кемнәрдер яхшы гына акча да түләмәдеме икән? Бу гаугада сүз бит зур акчалар хакында бара – җиләк-җимеш, яшелчә базасын һәм сәүдә үзәген кемнәрдер үз кулларына алырга тели. Кавказдан килеп берәүләр бу бизнесны төзегән, табышлы иткән, әмма анда мигрантлар елышкан һәм акчаны да алар эшли. Әзер бизнесны эләктерү рәхәт бит!
Менә монда да, азәри кешесенең урыс кешесен үтерүен зурайтып, илкүләм вакыйгага әйләндереп күрсәтүне берәүләр баю өчен, икенчеләр сәяси максатларда файдалана. Хәзер ул сәүдә үзәге дә, база да ябылды, ә күпмедер вакыттан яңа хуҗалар ачып табыш ала башлаячак. Сәясәтчеләр дә үз файдасын табачак. Бигрәк тә, урыс милли идеясен алга сөрүче шовинистик карашлы партия һәм иҗтимагый оешмалар ота. Хәзер мигрантларны илгә кертү кими, булганнарын куу башланачак. Ә Дәүләт Думасы ел азагына кадәр «Халык дружиналары» хакындагы канунны кабул итәргә әзерләнә. Ягъни, бу закон кабул ителгәч, илдә тәртипне полиция генә түгел, без үзебез дә дружиналарга тупланып саклыйбыз булып чыга. Бу нәрсә өчен кирәк?
Миңа калса, бу закон урыс фашистларын туплаган оешмаларны легальләштерү, урыс шовинизмына юл ачу өчен бик кулай. Хәзер алар үзләрен «халык дружинасы» дип атап, үзләренең махсус киемнәрен киеп урамнарга рәсми рәвештә чыгу мөмкинлеге алачак. Тарих мондый хәлне хәтерли – Германиядә Гитлер властька шулай килә. Нәтиҗәсен үзегез беләсез… Русиядә башкача булыр дип уйламыйм. Бу такыр башлы малайлар көннәрнең берендә урамнарга чыгып, барча урыс булмаган халыкларга каршы эшли башламаслар дип кем иман китерә ала? Бүген бит Мәскәү Кремле бары урыска гына файдалы сәясәт алып баруын яшерми дә башлады. Көнбатыш Бирюлеводагы вакыйгалар да шул сәясәтнең дәвамы. Азәри кешесе урыс кешесен милләтара низаг аркасында үтерми бит, ә аннан милли проблема ясадылар. Ике халыкның ике вәкиле үзара дус та, дошман да булырга, сугышып китәргә дә, кочаклашып җырлап йөрергә дә мөмкин. Ләкин бит моны халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр яссылыгына күчереп булмый, алай дөрес түгел.
Гомумән, бу эштә аңлаешсыз әйберләр күп. Әйтик, Орхан Зәйналовны үтерүче итеп «билгеләп» кенә куймадылармы икән? Ялгыш кулга алалар, матбугатка шапырыналар, соңыннан гаепсезлеге билгеле булса да, инде чыгарып җибәрә алмыйлар… Тикшерүчеләр башта аны гаебен таныды дип игълан иттеләр, соңрак танымавы мәгълүм булды. Ул үзенең 10нчы октябрь төнендә Егор Щербаков үтерелгән җирдә бөтенләй дә булмавын әйтә. Шулай ук, тикшерүчеләр бу кешене Азербайҗанда кеше үтерүдә гаепләнә диделәр, ә ул гаепләнми булып чыкты. Ник эшне ялганнан башладылар? Бүгенге көндә Орхан Зәйналовның тикшерү изоляторында тән җәрәхәтләре алуы билгеле булды, адвокаты медицина тикшерүе үткәрүне таләп итә. Ник үткәртмиләр? Нәрсә, кыйнап гаебен танытмакчы булалармы әллә? «Дальный»дагы шампан шешәсеннән соң мондый шикләр дә туарга мөмкин…
Орханның атасы Заһид Зәйналов исә НТВ телеканалында Егорның ата-анасы һәм Русия халкыннан гафу үтенде. Хәзер тикшерүчеләр моны аның улының гаебен тануы буларак кабул итәргә мөмкин. Миңа калса, бу кеше бераз гына ашыкты, тикшерү эшләре беткәнне көтү кирәк иде…
Мин Орхан Зәйналовны гаепсез дияргә дә, гаепләп чыгарга да уйламыйм – вакыт күрсәтер. Әмма кайбер ышандырмастайрак мизгелләргә игътибар итми кала алмыйм. Бигрәк тә, мондый гаугалы эштә төрле фикерләр булачак. Чөнки бу үтерү тулы бер илнең сәясәтенә, кануннарына үзгәреш кертерлек булып куертылды, сәясиләштерелде.
Әгәр интернет челтәренә ышансаң, аны шул дәрәҗәдә сәясиләштерәләр ки, хәтта, тулаем бер спектакльгә әверелдереп калдыралар. Азербайҗанның «Йени Мусават» газетасы Мәскәүнең «Внуково» аэропортында Варшавага очышлый Егор Щербаковны таможняда тотуларын, аның йөргән кызы Ксения Попованың ике көн алданрак Парижга очуын хәбәр итә. Газета, шулай ук, беркемгә мәетне дә, аны җирләүне дә күрсәтмәүләрен, бары тавыш кына чыгаруларын искәртә.
Ләкин «Внуково» аэропортының матбугат сәркәтибе Елена Крылова «мәрхүм Егор Щербаковның» да, аның документлары буенча чит илгә чыгарга теләүчеләрнең дә тотылмавын белдерә. Тикшерүчеләр дә бу мәгълүматны ахмаклыгы сәбәпле шәрехләп торуны кирәк санамауларын әйтәләр: «Е. Щербаковның үлеме рәсми рәвештә расланган һәм аның кая күмелүен туганнары белә», – ди Тикшерү Комитеты вәкилләре. Әмма бу эш бөтен илне кузгатты, барча мөселман милләтләргә, миллионлаган хезмәт мигрантларына кагылды. Димәк, мәетнең кая һәм ничек күмелүен бөтенебезнең белү хакы бар. Мондый эштә шикләр калырга тиеш түгел. Югыйсә, азагы начар бетәргә мөмкин, ә безгә гауга кирәкми.
ХИҖАПЛЫ ВӘ ХИҖАПСЫЗ…
21нче октябрь көнне Волгоград каласында автобуста булган шартлау үзенең мәгънәсезлеге, вәхшилеге белән тетрәндерсә дә, сораулар күп туды. 6 кешенең үлеменә, 30 лап кешенең яралануына китергән бу шартлауны башкаручы буларак авар милләтле Наида Асиялова танылды. Тик бу эш тә матбугатта ялганнан, интернетта аңлаешсыз гамәлләрдән башлануы белән күп шикләр уята.
Автобуста шартлау булган көнне үк, бу хатынның кемлеге мәгълүм иде – паспорты берничә тукталыш алдарак табылган, имеш… Әмма ул көнне бөтен телеканаллар яулыксыз, чәчләрен тузгытып төшкән фотолар күрсәтте. Мондый дөньяви кыяфәтле ханымның теракт кылуына кешеләрне ышандыру авыр. Мөгаен шуңадыр, икенче көнне иртәдән Асиялованың кап-кара, «террорчыларча» хиҗаплы фотосын күрсәтәләр иде. Иң «кызыгы» шунда ки, ике фото да паспорт битләрендә күрсәтелә. Нәрсә, бу хатынның ике паспорты булганмы? Алар икесе дә интернетта бар, янәшә куелганнар һәм чагыштыру мөмкинлеге тудырылган. Бер паспорт изгәләнеп, ертылып беткән булса, хиҗаплысы өр-яңа. Тик андагы фото компьютерда монтажлап ябыштырылганга охшап тора – иске фотодагы җилкәләр күренеп калган кебек. Әмма каны кызган кешеләр мондый «ваклыкларга» карап тормый, аларга дөреслек кирәкми, бары тик өзгәләп атар өчен гаепле генә булсын. Шуңа да, безнең илдә бик күп гаепсезләрне гаепләп куялар…
Юк, Наида Асиялованың 100% гаепсезлеген расларга тырышмыйм, бары тик шундый очракларның берсе түгелме дип кенә шикләнәм.
Интернет челтәрендә Наталья Буйновская дигән бер ханымның кызыклы күзәтүе бар: «Игътибар итегез: шаһидәнең фотосы «Твиттер»га иртәнге 7 сәгать 19 минутта эленгән, ә шартлау 14 сәгать 05 минутта гына булды. Ягъни, бу фото шартлауга кадәр эленә. Кем дә булса аңлата аламы?» – ди ул. Исем-фамилиясеннән күреп торасыз, бу мөслимә ханым түгел. Хәтта башка дин вәкилләренең дә сораулары туа торган шикле гамәл кылынмыймы икән?
Бөтен илнең күз уңында барган бу эштә, кайбер матбугат чаралары да шикле гамәлләре белән күзгә чалынды. Алар Асиялованың начар образын тудыруда артык тырышып ташладылар. Һәм фактларны бутап, алдап бирүгә барып җиттеләр. Монысы инде пычрак технологияләр.
Башта Наида Асиялованы күрер күзгә үзеннән күпкә яшь ислам кабул иткән бер студент урыс егеткә «кияүгә бирделәр». Ярар, бәлки монысы дөрестер дә, әмма аны ире Дмитрий Соколов белән Мәскәүнең «Кәүсәр» мәхәлләсенә йөреп мәдрәсәдә укыган дип алдау ник кирәк иде? Мәхәлләне 2010нчы елда оештырган Әнәр хәзрәт Рамазанов бу кешеләрне белмәвен, аларның беркайчан да аның мәхәлләсенә аяк атлап кермәвен әйтә. Тик инде эш эшләнгән, үзәк телеканал аша бу ялган бөтен илгә таралган. Хәзер хокук саклау органнары шушы ялган нигезендә «Кәүсәр» мәхәлләсен таратып атачаклар. Бер ялган белән ике куянның койрыгын тоттылар…
Шулай ук Асияловага кара төсмерләргә манчылган биография дә язып аттылар. Янәсе аның анасының бер аягы һәм бер кулы зәгыйфь булса да, кияүгә чыгып ике бала тапкан, ә өченчесе Наиданы табуын яшереп калдырган, балалар йортына тапшырган. Кыз анда биш яшькәчә үскән, аннан соң балалар йортын яба башлаганнар һәм Наиданың бабасына оныгы хакында хәбәр иткәннәр, ул аны барып алган һәм үстергән. Анасы белән кызы арасында һәрчак киеренке мөгамәлә булган, ә ул хиҗап кигәч ана кеше баласына авылга кайтып күренмәскә үк кушкан…
Сез бу биографиягә ышанасызмы? Мин, мәсәлән, бик ышанып бетә алмыйм. Беренчедән, Дагыстанның бер авылында кеше-карадан качып, хәтта иреңә дә белдермичә бәбиләп булуына ышану мөмкин түгел. Икенчедән, тау кешесенең баласын балалар йортына тапшыруына шикләнәм. Өченчедән, гомер-гомергә динле булган Дагыстанда ана кызына хиҗап кигәне өчен авылга ук кайтып күренмәскә кушуына шаккатам…
Әгәр мөселман булмаган гади кеше күзлегеннән карасаң, Наида Асиялова шактый иләмсез портретка ия булып чыга: ул динен саткан урыс кешесенә кияүгә чыккан, бала чагы бик авыр булган, анасы баш тарткан… Ә, әле сөякләрендә саркома булган дигән сүзләр дә бар. Мөгаен, монысы ни өчен аның җиңел генә үлемгә баруын аңлату өчен кирәктер. Ничек кенә карасак та, бу эштә шикле детальләр җитәрлек. Ә бәлки мин ялгышамдыр? Алай булганда мәгълүматны ышандырырдай итеп бирә белмәүчеләр гаепле инде. Мин бит бары матбугаттан һәм интернеттан алган мәгълүматны гына анализлыйм…
НӘТИҖӘЛӘР…
Кыска гына арада илнең ике җирендә булган ике вакыйга. Икесен дә бөтен дөнья күрсәтеп торды, икесендә дә шикле мизгелләр буа буарлык. Әле берсенең дә гаебе тулаем расланмаган. Чөнки кеше бары суд карарыннан соң гына гаепле санала ала… Хәер, Русиядә аннан соң да шикләнергә мөмкин әле…
Никадәр генә шикле мизгелләр булса да, бу вакыйгалар Русиядә бер гаепсез мөселманнарның тормышын авырайтты. Орхан Зәйналовны гаепләү аркасында инде бер үзбәк кешесен үтерделәр. Аның ни гаебе бар инде? 15нче октябрьдә, Корбан Гаете көнне Мәскәүнең «Пражская» метро станциясе янына урыс милләтчеләре җыелып «Наш ответ Курбан байраму!» дигән чара уздырдылар. Ул рөхсәтсез булу сәбәпле, полиция аны куып таратты, 50 кешене тоткарлады. Шулай да, чарада катнашучылар берничә урыс булмаган кешегә һөҗүм итеп өлгерә. Аларның гаебе бар идеме?
Бүгенге көндә Русия шәһәрләрендә яулыклы мөселман хатыннарын җәмәгать транспортыннан куып чыгарулар күзәтелә. Бу хатыннарны мыскыллау ник кирәк? 22нче октябрьдә Мәскәү янындагы 1350нче номер белән теркәлгән мәхәлләгә ут төртеп китәләр…
Әмма барысын да Җириновский уздырды. Ул Кавказны чәнечкеле чыбык белән уратып алып, андагы халыкка берәр генә бала табарга рөхсәт итү идеясе белән чыкты. Имеш, алар артык күп үрчи. Бу сүзләр Гитлерны искә төшерә түгелме? Заманында бу бәндә татарларны Монголиягә куарга теләгән иде. «Туберкулез һәм сифилистан үлеп бетсеннәр шунда», – диде, әмма бу сүзләре өчен җавапка тартылмады. Тагын шул килеш калырмы икән?
Орхан Зәйналов белән Наида Асиялова бүген «Йолдызларга» әверелделәр. Ләкин алар күңел ачтырып безнең кәефләребезне күтәрү өчен түгел, ә зур сәясәт өчен кабызылмадымы икән? Алар нәтиҗәсендә миллионлаган гөнаһсыз мөселман һәм «инородец»лар эзәрлекләнмәсме? Юкка гына ике вакыйганың берсен милләтара, икенчесен дин яссылыкларына күчермиләрдер бит…
Мин террорны да, үтерүне дә хуплый алмыйм. Әмма бу канлы вакыйгаларны сәяси мәнфәгатьләрдә кулланучыларны да, үтерүче вә террорчыдан өстен димәс идем.
Искәндәр СИРАҖИ.
Комментарии