«Тәртипсез малай»ның тәртипле эшләре

«Тәртипсез малай»ның тәртипле эшләре

 Борынгы заманнарда ыруг учагын карап-саклап торучы махсус кешеләр булган. Атасы бакыйлыкка күчсә, утны улы караган, улыннан соң – оныгы. Шулай буыннар, дәверләр алышынган. Учакны еллар, гасырлар буе сүндермәгәннәр. Учак утын гына түгел, цивилизация утын, бабалары, әтиләре калдырган акыл утын сүндерми саклаган кеше. Бүгенге героебыз да әби-бабалары, әти-әниләре кабызган утны саклап, аңа үз йөрәк ялкынын өстәп, балаларына мирас итеп тапшыручы, үз аягында нык басып торучы, үз сүзе, үз йөзе булган, туры кыйбласыннан тайпылмый үз сукмагы буйлап атлаучы танылган журналист, Әфган сугышы ветераны, якташыбыз – Әсәй авылы егете Марат Насыйбулла улы Исхаковның Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә яңа гына табадан төшкән «Тәртипсез малай язмалары» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе гөрләп үтте. «Очрашу урыны – балачак» дип аталган чараны Азнакай китапханәләр берлеге җитәкчесе Исламова Зөлфия Әхсән кызы ачып җибәрде. Әлеге чарада авторның гаиләсе, туганнары, классташлары, авылдашлары, каләмдәшләре, китапханәчеләр һәм әдәбиятка гашыйк райондашларыбыз катнашты. Әсәй авылының мәдәният хезмәткәрләре Сәйфиева Ләйсән, Йосыпова Альбина һәм китапханәче Исхакова Гөлсем катнашында Марат Исхаков язмасы буенча сәхнәләштерелгән күренеш җылы алкышларга күмелде. Зәния ханым Исхакованың ире турында үзе әзерләгән кызыклы автобиографиясе, кунаклар арасында оештырылган «Сорау-җавап» уены, матур җырлары да бик яратып кабул ителде. Гармунчы, бик күп бәйгеләр лауреаты Сәрия Сәгъдәтуллинаның моңлы көйләре һәммәсен кабаттан яшьлек елларына алып кайтты. Чараны китапханәче, шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова алып барды. Кичә барышында бик күп теләкләр, котлау сүзләре яңгырады. Республикабызның мәртәбәле матбугат хезмәткәрләре һәм авторның балалары тарафыннан җибәрелгән матур видео-бүләк тә кичәгә үзгә бер ямь өстәде. 

Иҗат ул, мөгаен кеше күңеленә үзең генә белгән сукмакны салудыр, кеше җаны белән сөйләшүдер, җансыз матдәләрне дә җанлы итеп күрә белүдер. Бу сәләт тормышта бик сирәк кешеләргә генә бирелә. Туа-тумыштан күңеленә иҗат уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомере буена каләм әһеле булып кала бирә. Марат абый да нәкъ шундыйлар рәтеннән. 

Кайсы чишмәләрнең шифалы суларын эчеп, кайсы җирләрнең көч-егәрен үзенә сеңдергән икән безнең иҗат дәрте белән янып яшәүче лачынга тиң каләмдәшебез? Әйдәгез әле, аның балачак, яшьлек елларына бераз күз салыйк әле. 

 Исхаков Марат Насыйбулла улы 1964нче елның 17нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында катнашып, каты яраланып кайткан әтисе Насыйбулла җәмәгате Илгизә белән баһадирдай дүрт малай тәрбияләп үстерәләр. Әниләре алар өчен җылылык, наз, кайгыртучанлык учагын саклап яшәүче булса, әтиләре чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече була. Дүрт ир-егетне тәрбияләп үстерү әти-әни өчен җиңелләрдән булмагандыр. Малайлар бит бераз гына шуграк та, чаярак та, хәрәкәтчәнрәк тә була. Ә Исхаковларда әлеге сыйфатлар ташып ашкан! Бу шук малайларның балачак еллары Әсәй авылында үтә. Марат Әсәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, укуын Азнакайның 1нче мәктәбендә дәвам итә. Исхаковларның тату, тырыш гаиләсендә туып үскән дүрт егет тә Армия сафларында хезмәт итә. Марат Исхаков 1983нче елның 30нчы мартында хәрби хезмәткә алынып, шул ук елның июнендә ул еллар өчен шомлы хәбәрләре белән һәрбер гаиләне тетрәтеп тоткан Әфганстан җирләренә җибәрелә. Ике ел буе хезмәт итеп, элемтәче минометчы бүлек командиры дәрәҗәсендә сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Тугыз мең ярымнан күбрәк якташыбыз әлеге хәтәр бәрелешләрне кичерде, күпләре гомерлеккә гарипләнеп калды, күпләре туган якларына әйләнеп кайта алмады. Марат Исхаков зур батырлыклар күрсәтеп, 1985нче елда туган җирләрен кабаттан күрү бәхетен татыды, шөкер. Без лачындай батыр егетләребез алдында баш иябез. Аларны бүген дә олы хөрмәт белән искә алабыз. 

Тормыш акрын гына үз сукмагы буйлап алга тәгәри. Марат абый армия хезмәтеннән соң хезмәт эшчәнлеген бораулау эшләре идарәсендә токарь булып башлый. Берничә елдан шунда ук инженер-механик булып эшләвен дәвам итә. Төрле елларда төрле оешмаларда, илебезнең төрле төбәкләрендә баш механик вазыйфасын башкара. Менә шулай үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә хезмәт баскычыннан да югарыга таба атлый ул. Ә шушы уңышлар, шушы үсеш-күтәрелешләрнең башында кем тора икән соң?! Әлбәттә инде, балачактан ук бер сукмактан атлап, бер үк чишмә суларын эчеп, бер авылда туып үскән, тормышта рухландыручы, иңнәренә очар канат куючы, йөрәген бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте белән назлап торучы Зәниясе – пар канаты ул. 

Марат Исхаковның җәмәгате Зәния ханым белән бер сукмактан атлауларына да 53 ел булган икән инде. Бер сукмактан атлауны кем ничек аңлый бит әле! Үзенә 60 яшь кенә, ә ничек бергә 53 ел була алалар икән, дигән сорау тугандыр күпләрнең башында. Була икән шул! Чөнки алар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән мизгелләрдән алып бергә икән инде. Әлеге саф, озын гомерле сөюнең җимешләре булып, бер ул һәм бер кызлары дөньяга аваз сала. Җил-яңгырлардан саклап, усаллардан яклап, дөрес тәрбия биреп, балакайларына югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына озата тырыш әти-әни. Балалары, оныклары да саф татар телендә аралашып, әти-әниләренең, әби-бабаларының йөзенә кызыллык китермиләр, шөкер! 

Журналист хатыны булу миңа калса, икеләтә җаваплылык өстидер. Бергә яшәү дәверендә һәрбер язманы язар алдыннан барыбер якын кешең белән киңәшләшәсе, уй-фикерләрне уртаклашасы килә. Зәния апа да Марат абыйның тормышта төп киңәшчесе, терәге. Бик күп еллар бу гүзәл пар кешеләргә шатлык өләшеп, тамада булып та хезмәт куйды. Гомумән, алар тотынмаган, алар булдырмаган берәр эш бармы икән ул дөньяда? Мөгаен, юктыр!

Туган як, туган җир, туган авыл... Һәрбер авыл баласының йөрәк түрендә яши торган иң изге урын ул. Марат абыйның иҗатында да туган авылы, туганнары аерым урын алып тора. Авыл кешеләренә булган ярату хисе аларда ачык чагыла. Туганлык җепләрен дә күз карасы кебек саклаучы, һәммәсенә үрнәк итеп куярлык нәсел дип, ассызыклап әйтәсем килә Исхаковлар турында!

Марат Исхаков публицистик язмалар, юмористик хикәяләр яза, аларны район һәм республика матбугатында бастырып чыгара. Бүгенге көндә ул биш йөзгә якын публицистик язма, «Безнең дә булды балачак» һәм инде Яңа ел алдыннан гына табадан төшкән «Тәртипсез малай язмалары» дигән китаплар авторы да. Республикабызда нәшер ителүче мәртәбәле гәҗитләрнең берсе – «Татарстан яшьләре» гәҗитенең иң көчле хәбәрчеләренең берсе дә әле ул. Әлеге гәҗит редакциясе менә нинди бәяләмә бирә аңа: «Марат Исхаков гәҗитебезнең иң актив һәм иң көчле авторларының берсе. Шушы елда газетабызда аның йөздән артык язмасы дөнья күрде. Һәм, әйтергә кирәк, безгә юллаган мәкаләләренең берсе дә игътибардан читтә калмады, чөнки алар бер сулышта укыла торган, халыкчан, кызыклы, сәясәт турында да, туган телебез тирәсендәге проблемалар, илдәге һәм республикадагы бүгенге вәзгыять хакында да тормыш тәҗрибәсенә таянып, төптән уйлап, акыллы фикерләр яза. Без авторыбызның табигатьтән бирелгән сәләтенә, зирәклегенә, тел байлыгына, уникаль хәтеренә, андагы гаҗәеп көчле юмор хисенә сокланып туя алмыйбыз. Туган авылына, авылдашларына, балачак дусларына, классташларына, гаиләсенә хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган язмаларыннан аның үзенең дә кечкенәдән яхшы тәрбия алган, әдәпле, ипле шәхес икәне күренеп тора».

Әйе, без, бер төркем каләмдәшләре дә, чиксез горурланабыз Маратыбыз белән! Инде үзенең күркәм юбилеен да каршы алды. Аңа киләчәктә дә какшамас көчле рух, иҗат биеклекләре, гаилә иминлеге теләп калабыз!

Шагыйрә, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, 

Азнакай шәһәре

Комментарии