- 27.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Татарстанда 331 укучы татар теленнән имтихан биргән. Ә татар әдәбиятыннан бер генә укучы биргән. Чаллы кызы. Бу батыр кыз моңа ничек курыкмыйча барган диген. Аны, һичшиксез, каһарман дип танып, исемен мәңгеләштерергә кирәк.
Моны ишеткәч, мин аптырап калдым. Мондый «зур уңышларга» сөенергәме, көенергәме? Бу темп белән барганда, киләчәктә, әйтик гасыр азагында, 2100 елда татар әдәбиятыннан хәтта 75 укучы имтихан бирәчәк. Тик бу хәлгә горурланып, күлмәгемне ике якка каерып, ертып төшерәсеме? «Без булдырабыз!» дип кычкырып. Яки, киресенчә, хурлыктан гарьләнеп, күлмәкне икегә аерып ташларгамы? Аптыраган.
Сез ни уйлыйсыз бу турыда, газиз милләттәшләр? Зур түрәләр бу хакта үз фикерләрен әйттеләр әйтүен. Ләкин мин бернинди оптимистик рух, горурлык сизмәдем. Минемчә, бу күңелсез вакыйганы бөтенләй күрсәтмәсәләр, яхшырак булыр иде.
Шулай да монда уңай күренеш бар. Ул да булса, татар теленең һәм әдәбиятының шундый мескен хәлдә булуын тагын бер кат искә төшерделәр.
Мин – оптимист. Киләчәктә татар балалары барысы да татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырыр дип ышанам. Сез моңа ышанасызмы?
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии