УРАМГА ЧЫГУ КУРКЫНЫЧ!

УРАМГА ЧЫГУ КУРКЫНЫЧ!

2013нче ел республикабыз, өммәте өчен тыныч, уңышлы ел булса ярар иде дип теләгән идем – кабул булмады. Аннан узган 2012нче ел да, узганы да, җөмһүриятебезне пычрату, кара ягу, мөселманнарны җәзалау елы булып истә калды, әле шаукымы яңа елга да чыкты. Әлбәттә, нахак бәлаләр вә гаепләүләр вакытлар узгач ачылыр – кырык эш кырык елдан соң да беленә, әмма үткәннәрне, коелган кан-яшьне кире кайтарып булмый. Бары тик вакыт кына һәркемнең гамәленә дөрес бәя бирә. Узган гасырның 1937нче елларында татар зыялыларын, әдип вә дин эшлеклеләрен җәзалаган җәлладларның һәркайсының исеме бүген мәгълүм, тарихка хурлыклы сәхифәләр булып кереп калдылар. Әгәр син киләчәккә пычрак эз калдырырлык ямьсез яшәгәнсең икән, кемгә кирәк ул тормышың? Килер бер көн, соңгы ике елда гөнаһсыз мөселманнарны җәзалаган бәндәләр дә фаш ителер, нәсел-нәсәбенә хурлык мөһере сугылыр. Җәзаны көнендә үк алмаса да, җаваплылыгы җиде буынгача нәселенә төшәргә мөмкин…

Ярый, үткәннәрне вә киләчәкне читкә куеп торыйк та, бүгенгебезгә күз салыйк әле. Ул исә көннән-көн куркынычрак була бара. Мөселман кешегә бүген урамга чыгу ук куркыныч – «хокук сакчылары» алып китеп «әңгәмә корырга» мөмкиннәр. Ә анда инде нинди гаеп өйсәләр, барысын да үзеңә аласың. Чөнки алдыра беләләр. Аларның бит шампан шешәләре, электр чыбыклары, башка сугарга Ленин томнары, башка киертеп, шлангын кысып тынны буарга противогазлары, «карлыгач» позасына богаулап салырдай богаулары һәм тагын әллә нәрсәләре бар.

Яшь чакта бераз «хулиганрак» идем, шуңа күрә бу әсбапларның кайберләрен бик якыннан беләм… Әйтик, башыңа «дустанә генә» Ленин томы белән кундырып алу шактый шәп үк аңгырайта һәм инде уйлап тормый гына теләсә кайсы беркетмәгә кул куйдырырга сәләтле. Әгәр андый юк-бардан гына миең тетрәми торган ташбаш икәнсең, рәхим ит – целлофан пакетны башыңа киертеп куялар да, һава җитмәүдән тәмам буыла башлаганчы салдырмыйлар. Гадәттә, бу процедураны ике-өч кабат куллану җитә – вак-төяк тәртип бозуың хакындагы беркетмәгә имза сырлана…

Шәхсән үземнең «тәмәке төпчеге сүндерү» дигәненә дә эләккәнем бар, ул эзләр тәнемдә әле дә саклана. Монысы оператив хезмәткәрләренең исереклек, тоткарланучының үҗәтлек дәрәҗәсеннән тора. Мин кыйнарга, суккаларга тотынсалар, «сдача» бирә – каршы торып сугыша, кул богауда булса тибенә башлый торган идем. Шуңа күрә «карлыгач» позасы байтак татылды. Әйтергә кирәк, бик «тәрбияви» ысул, әллә нинди гаугачыл кешеләрне дә ярты сәгатьлек «процедура» ефәктәй йомшартырга сәләтле. Әгәр озаграк торсаң, АКШ президенты Кеннедины үтерүне, Израиль премьер-министры Шаронны үтерергә омтылуыңны да «таныячаксың»…

Мин әле барлы-юклы бер тәүлеклек тоткарланулар вакытында күргәннәремне генә сөйлим, үтә җитди «эшкәртү»гә эләккәнем булмады. Аннан соң, минем «хулиганлыклар» кылынып йөргән яшьлек чорымда әле закон бар кебегрәк, милициядә чамадан тыш кыйнамыйлар, имгәтмиләр, үтермиләр, көчләмиләр иде. Хәзер кайберәүләр гестаподан да болайрак кылана… Ул чакта һәр тоткарланучы журналга теркәлә, аны сорап шалтыратучы булса, кайдалыгы әйтелә иде. Хәзер хокук сакчылары тырнагына эләгүчене атналар буе табып булмый.

Әнә, Татарстан буенча чиркәүләр яндырып йөрүне үз өстенә алган Мартьяновны туганнары атна буе эзләделәр. Югыйсә, хокук сакчылары алып китүе билгеле дә иде, кайдалыгын әйтмичә йөрттеләр. «Чистай полициясенә киләбез – Алексеевскийга озаталар, анда барабыз – Түбән Камага җибәрәләр. Алары исә «бездә юк» дип кайтарып җибәрәләр. Кая гына шикаять язмадык – файдасы булмады», – ди абыйсы Виктор.

Атна буе туганнарына да хәбәр итмичә, адвокат кертмичә ул кешене нишләткәннәр? Шуңа күрә, аның «таныган» җинаятенә шикләнер сәбәп бар. Гомумән, бу чиркәүләрнең януында мөселманнарның катнашы барлыгына шикләнәм мин. Югыйсә, теләсә кемне тотып алып «гаеп таныту» белән мавыкмаслар, чын җинаятьчене эзләрләр иде. Ләкин бу омтылыш күренмәде, нәтиҗәдә шул кыйналган вә җәзаланып имгәтелгән егетләр җавапка тартылыр кебек…

Әгәр кемне дә булса үз теләгенә каршы ябып асрыйлар икән, бу гамәл «кешене урлау» буларак бәяләнә. Әгәр хокук сакчылары алып китә һәм законда каралганча тоткынны теркәмиләр икән – бу очракта да «урлау» була. Мартьяновны «урладылар» дисәк тә, ялгышмабыздыр кебек. Бүген ул үзенең бөтен «җинаятьләрен таныган»: чиркәүләр дә яндырган, ракеталар да ясаган, дуслары исә ярдәм иткән… Кыскасы, үзен генә түгел, гаепсез, чиркәүләр янган вакытта башка җирдә булуларын раслый алучы дусларына да кара яккан. Үз теләге беләнме? Юктыр, тиктомалдан мөселман кешесе ялган шахитлек кылмас. Ә инде бер-бер артлы туганнары яллаган адвокатлардан баш тартып, дәүләт билгеләгәненнән генә канәгать булуы бөтенләй мантыйкка сыймый. Хәер, бер – ул гына түгел, башка тоткарлаучы егетләр дә шулай эшлиләр.

– Без адвокат белән Михаил янына барган идек, күрештермәделәр, бары тик үзенең адвокатыннан баш тартуы хакындагы гаризасын гына күрсәттеләр. Инде кайтырга чыккан идек, тикшерүче шалтырата, киемнәрен алып китәргә куша. Бардык, мине кертмәделәр, адвокатны гына кертеп чыгардылар. Ике оператив хезмәткәр янында Михаил аннан баш тарткан, дәүләт биргән адвокаттан канәгатлеген белдергән.Моңа ышанып буламы? Әгәр оперативникларсыз гына әйтсә, бәлки ышаныр идем…

Ә мин алган киемнәрен юып җибәргәннәр – кер юу порошогы исе килеп тора. Төрмәдә тоткыннарга порошок бирмиләр, кер сабыны гына кертергә рөхсәт ителә. Димәк, үзе юмаган, тикшерүчеләр юдырган. Нинди эз яшерәләр? Шулай ук футболкасындагы эзләр дә шиккә салды. Гадәттә, андый эзләр ток сукканда кала – корымлы эз. Бу киемнәрне түләүле экспертизага биреп карыйбыз инде. Монда җәзалау эзләрен яшерергә тырышалар бугай, – дип сөйләде миңа аның абыйсы Виктор.

***

Әле күптән түгел генә бер мөселман егете дустына фатирын сипләшкән җиреннән буяу исеннән туеп урамга һава суларга чыга. Шул китүеннән егетебез суга төшкәндәй югала. Аның юклыгын хуҗа иртә белән генә чамалап ала. Чөнки ул урамга чыгып барганда дусты инде йоклаган, ә кунак үзенекен пычрату сәбәпле хуҗаның курткасын киеп чыгып киткән икән. Куртка кесәсендә машина ачкычлары, документлар калган була. Көтеп-көтеп тә дусты кайтмагач, хуҗа эзләү чараларына керешә: морг, хастаханәләрдән эзли, полициягә гариза яза. Ике-өч көн үтә – нәтиҗә юк.

Кыяфәтеннән үк мөселманлыгы күренеп торган егетнең юкка чыгуын тиктомалдан гына түгеллеген аңлый ул, шуңа да, минем белән киңәшеп алды. Икәүләп полиция бүлегенә киттек, журналист таныклыгымны күрсәттем һәм бу эш белән кызыксынуымны, соңгы араларда мөселман егетләренең тиктомалдан юкка чыгуын, соңрак полиция бүлекләрендә табылгалауларын «тәмләп» сөйләдем. Чөнки кардәшебезнең хокук сакчылары кулында булуына шигем юк иде. Сөйләвем үз нәтиҗәләрен бирде – оператив хезмәткәр һәм мине озата килгән иптәшебез югалган кардәшнең «контакт»тагы битенә кердек. Баксаң, ул иртәнге алтыларда бу биткә кергән икән. Тик кесә телефоныннан түгел, компьютер аша кергән. Ник алайса элемтәгә чыкмый, дустын кайгыга сала? Димәк, монда нидер дөрес түгел. Әгәр мөмкинлеге булса, ул кайдалыгын әйтер иде. Мөгаен, моны хокук сакчылары тотып алгандыр да, хәзер интернеттагы сәхифәләре буенча аралашу даирәсен өйрәнәләрдер дигән нәтиҗә ясадым. Әгәр бәйләнер җай тапсалар, кайдалыгы да билгесез, адвокатсыз чакта әллә никадәр «эш башкарырга» була! Әле кардәшебезнең Киров каласыннан килгән булуын, биредә эзләрдәй ата-анасы, туган-тумачасы юклыгын, урыс милләтеннән булуын искә алсаң, террорчылыкка «шәп кандидат» чыга…

– Полициягә гариза язарга килдем, урыс мөселманы икәнен әйттем генә, берсе шунда ук: «Ә, алайса террорчы инде ул», – дип кенә җибәрде. Волгоградтагы шартлауларның берсендә, чиркәүләр яндыруда Ислам кабул иткән урыс кешеләре гаепләнгәч, бөтен урыс мөселманнарына шикләнеп карыйлар бугай, – ди югалган кардәшебезнең дусты.

Без полициядән чыгып күп тә үтмәде, юлдашыма эзләү эшен алып баручы хезмәткәр шалтыратып минем кемлегемне белеште. Тагын 15-20 минутта инде югалган кардәшебезнең «табылуы» мәгълүм булды. Шалтыратучы «хокук сакчысы» сүзләренә караганда, ул кичекмәстән Киров каласына кайтып китәргә мәҗбүр булган, телефонын алыштырган, әмма яңа номерын беркемгә дә бирмәскә кушкан, имеш. Чөнки әйтми генә китеп баруы өчен бик ояла икән. Бу мизгелдән аны эзләү туктатыла, безгә дә борчылмаска киңәш ителә, кардәшебез үзе кайтачак, янәсе…

Әлбәттә, кешене теләсә нәрсә сөйләп алдарга мөмкин, әмма мондый ук самими әкияткә кем ышаныр дип өметләнәләр икән алар? Юка трико, кесәсендә кеше документлары һәм машина ачкычлары яткан ят курткадан, бер тиен акчасыз Кировка кайтып китү өчен нинди наркоман булырга кирәк икән ул?! Ә безнең бәянебездә сүз эчми-тартмый, биш вакыт намаз укый, ураза тота торган мөселман хакында бара. Әле үзен «ваһһабчы» яки «хисбуттәхрирче»лектә дә гаепли алмыйлар – егетебез суфый.

Кыскасы, әгәр матбугат исеменнән полициягә кермәсәк, бу мөселман да Михаил Мартьянов кебек бөтен дусларын гаепләп, үзенә бер күч җинаять алып төрмәгә утырмас идеме икән? Монысына ышанычым юк… Ләкин егетебез әле дә кайтып кермәгән, кайдалыгы билгесез икән. Югыйсә югалуына ике атнадан артык вакыт узды. «Аны әлегәчә күргәнебез юк, элемтәгә генә чыкты, тынычландырды, кайдалыгын әйтми генә трубканы куйды», – диләр дуслары.

Әйдәгез, бу мөселманның язмышын уйлап карыйк. Башта хокук сакчылары аның кайдалыгын «белми» иде, журналистлар кызыксынуы билгеле булгач, шунда ук «Кировка китүе» мәгълүм булды… Бернинди уйларга да этәрмиме? Монда тагын эз яшермиләрме икән? Мөгаен, инде мөселманнарга ялгызларына гына урамга да чыгарга ярамыйдыр. Элегрәк мондый хәлләрне Чичән җирендә була дип белә идем, хәзерге көндә Дагыстанда еш кабатлануын интернеттан укып торабыз. Инде Татарстанны да шул хәлгә төшерәләрме?

Искәндәр СИРАҖИ.

  УРАМГА ЧЫГУ КУРКЫНЫЧ!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии