БЕР ЕЛГАДА ИКЕ ЯР…

БЕР ЕЛГАДА ИКЕ ЯР…

Рәсми хәбәрләр ишетелмәсә дә, кайбер бик үк ышанычлы булмаган мәгълүмат чаралары Түбән Кама каласындагы нефтехимия заводына дүрт ясалма ракета атуларын, әмма аларның шартламый калуын хәбәр итте… Шулай ук Биләр чишмәсенә дә шартлаткыч куйган булганнар, имеш, ул шартламаган… Чистайда һәм Яңа Чишмә районнарында ике правослау чиркәвенә ут төртүләрен дә искә алсаң, ниндидер куркыныч, һәркем кесәсендә ким дигәндә граната йөртә торган республикада яшибез кебек тоела башлый.

Чынлыкта ничек тыныч һәм тату яшәп ятуыбызны үзебез күреп торабыз. Юк, Татарстанда террор һәм экстремизм! Әмма кемнәргәдер аның булуы кирәк, аларга бездәге тотрыклылык тынгы бирми – һичшиксез «көймәне чайкарга», мөселманнарга каршы кабәхәтлек оештырырга тырышалар. Белмим, болар үз арабыздагы провокаторлармы, махсус хезмәтләрнең мәкерле сәясәтеме, аңламыйм. Бары тик 16нчы ноябрьдән 17сенә каршы төндә шулкадәр күп террорлык актлары кылырга маташуга гына сәерсенәм. Ә инде аларның барып чыкмавы (Аллага шөкер!) тагын да сәеррәк тоела. Нәрсә, хәзер бездәге террорчылар шундый имгәкме әллә? Шуңа да, бу вакыйгаларның чираттагы спектакль булмавына шикләнәм.

Бу спектакльләр исә мөселманнар җилкәсенә авыр күсәк булып төшүчән. Узган елгысын искә төшергән саен, әле дә каз тәннәре чыгып китә. Ярый әле хәзерге мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин элеккеге «инквизиторлык» сәясәтен алып бармый – бөтен җирдәге ваһһабчы, хисбутәхрирче, экстремист вә сепаратист булган сәләфитләр эзләп теңкәгә тими. Тыныч республикада яшәү шундый рәхәт!

Рәхәт иде дә, яңа гына шомлы җилләр исеп куйды – республикабыз өстендә, имеш, ракеталар ук оча башлады, күп микъдарда шартлаткыч матдәләр табыла, гыйбадәт йортларына ут төртелә… Әгәр барысы чын булса, боларның яртысы өчен генә дә барча мөселманнарны җыеп зинданга ябарлар иде. Мөгаен, оештыручыларның нияте шул булгандыр – республикада мөселманнарның тынычлыгын алу, динара гауга чыгару… Әмма Казанда егылып төшкән «Боинг 737» шаукымы белән бу сценарий тормышка ашмый калды – ил өстенә башка кайгы килде, Аллаһы Тәгалә шул корбаннар хисабына мөселманнарны хаксызлыклардан саклап калды булса кирәк…

Әлбәттә, соңрак мөселманнарны тоткарлаулар, сорау алулар башланды, хәтта, җәза кулланылу очракларын да хәбәр иттеләр. Ләкин инде беренче көннәрдәге «ялкын» сүрелгән иде. Түбән Кама, Чистай калаларында берәүләрне хокук саклау оешмаларына чакыртып сораштырганнар, икенчеләрен килеп алып китеп бер-ике тәүлек ябып тотканнар… Никтер тыныч кына яшәп ятучы Арчада да мөселманнарны полициягә чакыртканнар. Анда ник кычытмаган җирне кашыйлар икән дигән соравым туды. Әмма моңа җавап бер – профилактика диячәкләр. Барыбер республикада ниндидер мифик –«Ислам куркынычы» картасын уйнатырга тырышачаклар. Чөнки бу кемнәргәдер бик кирәк.

***

Хәер, моның чаткылары матбугат битләрендә, төрле очрашу вә әңгәмәләр барышында байтактан күренә башлаган иде инде. Үзебезнең дини лидерларыбыз ук араларыннан дошман эзли башладылар. Мине урыс телле интернет басмаларның берсендә дөнья күргән, «Два берега одной реки» дигән мәкалә хафага салган иде. Анда Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров «ваһһабчылар»ны фаш итә. Янәсе, бар шундый бәндәләр, алар Әбү-Хәнифә мәзхәбе вәкилләре булып күренергә тырышалар, чынлыкта «сарык тиресе ябынган бүреләр» булып чыгалар. Чөнки алар Әбү-Хәнифә мәзхәбен танысалар да, имам Мәтуриди гакыйдәсен кабул итмиләр, димәк, «безнең кешеләр түгел»… Мәкалә мондый ук сүзләр белән язылмаса да, кыскача эчтәлеген шулай аңладым һәм бик аптырадым.

Югыйсә, бүгенге көндә республикада дин өлкәсендә тынычлык хөкем сөрә, мөфтиебез Камил хәзрәт чит илләрдә белем алып кайткан хәзрәтләргә дә имам Мәтуриди гакыйдәсен укытып алу җаен тапты. Дөньяның иң мәртәбәле Ислам югары уку йортларын тәмамлаган имамнар тәккәберләнеп, горурлык саклап маташмадылар – динне үзләре кадәр үк белмәгән мөгаллимнәрдән булса да дәрес алып, үз мәхәлләләрендә шушы алган белемнәре нигезендә эш йөртергә вәгъдә биреп, тиешле кәгазьләргә кул куйдылар. Кайда монда икейөзлелек? Кайда монда бер елганың ике яры? Бәлки бу мәкаләне язучы мөселманнарны изәргә омтылучы оешмалар белән бергәләп каршы як ярдан торып үз арабыздан дошман эзлидер, әмма калган мөселманнар барысы бер як ярда һәм аларны «Два берега одной реки» ише мәкаләләр белән бүлгәләргә маташасы юк. Безнең бүгенге максатыбыз берләшү генә була ала. Шуңа күрә бу «ике яр» мәкаләсенең максатын аңламадым. Язу өчен генә язу – үзеңне күрсәтүме, әллә кем алдындадыр лояльлегеңне раслаумы? Әгәр икенчесе икән – бик начар. Татарстан мөфтие урынбасары бары тик республика мөселманнарының бердәмлеген генә кайгыртырга, алар мәнфәгатен якларга тиеш, ә аларны бүлгәләп, бер елганың ике як ярына аерып тезеп куярга түгел. Рөстәм хәзрәт акыллы кеше, сүз дә юк, яза да белә, әмма бу очракта дәшми калу хәерле буласы икән…

***

Гомумән, республикадагы тынычлыкка рәхәтләнеп, изрәп кенә яшәп ята идек, бу вакыйгалар бераз уятып җибәргәндәй булды. Дөньяда бернәрсә дә тиктомалдан гына булмый бит. Бу юлы да Аллаһы Тәгалә безгә сынауны тиккә бирмәгәндер, күзләребезне ачарга теләгәндер дип уйлыйм. Шәхсән үзем, күзләремне ачып фани дөньяга, бигрәк тә дини өлкәбезгә күз салган идем, шактый «кызык» вәзгыятькә дучар булдым. Баксаң, элекке чорында мәчетләрдән куылган белемле имамнарыбыз бүген дә мөнбәрләргә кайтарылмаган икән бит!

Мин инде Рамил хәзрәт Юныс хакында сөйләмим дә, аңа шундый күп яла ягылды ки, мәчеткә кайтарулары икеле. Чөнки заманында кайбер «эксперт» вә «исламовед» кәмәшләре аның хакында шундый әкиятләр яздылар, Рамил хәзрәтне Татарстан «ваһһабчылары» лидеры, ә аны яклаучы әби-бабайларны «мөҗәһидлар армиясе» итеп күрсәттеләр. Янәсе, аны кавказлы ваһһабчылар яклый. Кол Шәриф мәчетендә вәгазьләр электән татарча гына барды һәм анда төрки булмаган кавказ халыкларының йөрмәвен белмәмешкә салыштылар. Йөрми анда кавказлылар, мөхтәрәм яла ягучылар һәм йөрмәделәр дә! Үзбәк вә кыргызлар йөри, чөнки татарча аңлыйлар. Әмма ялганчыларга аларны нәкъ менә кавказ халыклары итеп күрсәтү кирәк иде. Анда бит сугышалар… Нәтиҗәдә, бер гаепсез Рамил хәзрәтнең репутациясен боздылар һәм шуңа үзләре дә ышанган булып кыланалар.

Ярар, Рамил хәзрәтне калдырып торыйк әле, халыкның аны артык яратканы өчен куркалар булса кирәк. Әмма бит беркемгә дә конкурент булмастай, Русиядә генә дини белем алган һәм Татарстан авыл-районнарында нәтиҗәле генә эшләп килүче имамнарны да кире мөнбәргә кайтармыйлар. Заманында Илдар хәзрәт Хәбибрахманов белән Русия мәдрәсәләренең берсендә белем алган идек. Соңрак ул Татарстанның Нурлат каласы мәчетләренең берсендә имам булып эшли башлады. Гарәп телен белүче, дини гыйлеме булган хәзрәтне мәхәллә халкы яратты. Ләкин, мөфтилеккә Илдус Фәиз килгәч Илдар хәзрәтне мәчеттән кудылар. Нурлат районының имам-мөхтәсибе Айрат Әюпов аны куып кына калмаган, мәчеткә намаз укырга керүен дә тыйган, имеш. Янәсе, керә икән, кирәкле җирләргә хәбәр итеп кирәген бирә. Беренче вакытта, Илдар хәзрәт, чынлап та намазларын өендә укып йөри, фетнә чыгарырга теләми.

Мин бу хакта бер тапкыр мөфти урынбасарлары белән очрашу вакытында әйттем. Мөселманга мәчеткә намазга керүне тыю ярамаганын гына алар аңлыйдыр дип беләм, әмма Айрат Әюповка карата чара кулланылдымы икән соң? Юк, ул үзенең читтән торып алган белеме белән укымышлы имамны мәчеттән куды да, үз урынына дәгъва кылырдай көндәшеннән котылып рәхәт кенә яшәп ятамы? Нурлат районында ничә белемле имам бар? Бишәүме? Ник бары тик Русиядә генә белем алган имамга анда урын юк? Бу мәсьәләне мин мөфтиебез Камил хәзрәт белән очрашуда да күтәргәнем бар…

Шулай ук Әлмәт мәдрәсәсе мөгаллимме Җәмил хәзрәт Хәлилрахмановны районның имам-мөхтәсибе Рәфик Миннәхмәтов төрле гаепләр тагып эшеннән алып ташлады. Югыйсә, Наил хәзрәт Сәхипҗанов урынын биләгән бу кеше, мөхтәсиб булгач, әллә ни юньле эшләр майтара алмады. Бөтен кылганы Наил хәзрәт төзегәнне тарату, иң өметле шәкертләрне, иң хөрмәтле мөгаллимнәрне мәдрәсәдән куу, мөселманны мөселманга каршы кую булды. Ни Әлмәт каласы хакимияте, ни «Татнефть» ширкәте җитәкчелеге белән уртак тел тапмавы сәбәпле, шәһәрнең үзәк мәчетенең гөмбәзеннән үткән суны туктатырдай акча да таба алмады. Татар-мөселманнар бу мәчеттән «Аксу» мәчетенә күчеп беткәч, ул аның имамы Гомәр хәзрәт Мөфлихуновны дөрес дин таратмауда гаепли башлады. Инде мөфтиебез Камил хәзрәт эшеннән алып урынына башка мөхтәсиб куя башлагач, китмәс өчен җан тартыша, судлаша башлады. Югыйсә, иманлы кеше белергә тиеш – патшаларыңа буйсыну кирәк, ә мөфти имам өчен шул ук патша дәрәҗәсендәге кеше дип беләм. Ник буйсынмый?

Бу гамәлләре белән үк имам-мөхтәсиб үзенең эшчәнлегендә шик тудырмыймы соң? Миңа калса, тудыра һәм ул кылган барча хаксызлыкларны төзәтү шарт. Әйтик, ул куган шәкертләрне кире мәдрәсәгә кайтару, Җәмил хәзрәткә вәгъдә ителгән проректорлыкны вә мөгаллимлекне бирү. Монысын без мөфти хәзрәт белән уртага салып сөйләшкән идек инде…

Шулай ук Әлмәт үзәк мәчетенең имамы Нәзир хәзрәт Әүхәдиевның хаксызга рәнҗетелүен дә сөйләдем мөфтиебезгә. Аны да эшеннән Илдус Фәиз мөфтилек иткән чорда алдылар. Югыйсә, Нәзир хәзрәт Мәдинә университетында укыганда иң шәп, белемле шәкертләрнең берсе була, остазлары аны Русиягә бик зур өметләр баглап озаталар. Монда исә мәчеттән куып чыгардылар. «Илдус Фәиз Әлмәткә килгәч бер бабай: «Ник кудыгыз хәзрәтебезне, аның бит сигез баласы бар», – диде. Моңа каршы мөфти: «Әле ул мәчет сәдакасына сигез бала ашатып яттымыни?!» – дип кенә куйды. Шаклар каттым, – дип сөйләде миңа Әлмәт имамнарының берсе.

Кайту белән бу вакыйганы мөфтиебез Камил хәзрәткә сөйләдем, хаксызлыкны төзәтүен үтендем. Ул Нәзир хәзрәтнең язмышын хәл итәргә мөмкинлек эзләвен әйтеп, өметләндереп калдырган иде, әмма зур белемнәргә ия имам бүгенге көндә дә бакчачы булып эшләп йөрергә мәҗбүр…

Казан артына гына әйләнеп кайтыйк әле. Теләченең элеккеге имам-мөхтәсибе Фидәил хәзрәт Яруллинны алып карыйк. Ул бит, хәтта, мохтаҗ гаиләләрнең балаларын җыеп, интернат кебегрәк әйбер оештырып укыта башлады. Ягъни, социаль Ислам белән шөгыльләнде, барыбер ярый алмады – эшен, мәчетен ташлап китәргә мәҗбүр булды. Аның, Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровның, Җәмил хәзрәт Хәлилрахмановның галимлеген мөфтиебез Камил хәзрәт үзе дә тануын әйткәне бар, әмма аларның белеме берәүгә дә кирәк түгел кебек…

***

Безнең күп районнарыбызда белемле имамнар бармак белән генә санарлык. Әйтик, Әгерҗе районының 30 мәчетендә нибары 4 белемле имам бар, калганнары динне үзлекләреннән яки ата-бабадан өйрәнгәннәр. Арада бер генә имам чит илдә укыган – Хәлим хәзрәт Якупов Каһирәдә «Әл-Әзһарь» университетын тәмамлаган. Илдус Фәиз килүгә аны мөхтәсиблектән алып атуларын һәм бер белемсез Азат Гатинга алыштырылуын сөйләп тору да кирәкмидер – белемле кешеләрнең урыны түрдә түгел хәзер… Мөхтәсиблектән китеп ул «Хәсән» мәчетендә имам булып кала, «Нур» мәдрәсәсендә укытырга да ярамый. Ләкин хәзрәт тик утыручылардан түгел – үз мәчетендә укулар башлап җибәрә һәм «Нур»ның ярты шәкерте аңа күчә. Әлбәттә, моны кичерә алмыйлар һәм Әгерҗе каласының 4-5 әбие аңа каршы шикаятьләр яза башлый. (Бу шикаятьләрнең артында кем торганын да чамалыйсыздыр дип уйлыйм…) Әмма шуны истә тотарга кирәк, шикаять язучы ханымнар динне үстерү өчен түгел, үзләренең «абыстайлыклары» өчен тырышучылар. Әле кайберләренең гөнаһлары да юк түгел. Кешедән алдап, яман чирдән дәваланам дип 80 мең сум хәер алу да, 40 мең сум амәнәт акчасын тиешле кешегә тапшырмый «кысып калу» да бар аларның гөнаһлары арасында. Исемнәрен әлегә әйтми торам, әмма киләчәктә дә урыннарын белмичә, хатын-кыз башлары белән ирләр эшләренә кысылып, белемле имамнарны ваһһабчылыкта гаепләп йөрсәләр, әйтми дә булмас. Мәетнең өчесе, җидесе, кырыгына йөрүче имамны ваһһабчылыкта ничек гаепли ала бу корткалар? Гомумән, ваһһабчыны «традисиун»нан аерырдай белем каян килгән аларга? Шуңа күрә, бу райондагы белемле дүрт имамның икесенә каныгасы урынга мөфтият дин өчен файдалырак эшләр белән шөгыльләнер дип өметләнәм…

Ә менә бу районның имам-мөхтәсибе Айдар Гатинны тикшерү ләзем кебек. Чаллының «Тәүбә» мәчете имамы Идрис хәзрәт Гәләветдин кебек дин белгечләре бүген Татарстанда юк дәрәҗәсендә. Мин аны йөзләгән дини китап авторы буларак беләм, кайберләрен укыганым да бар. Гади кешегә аңлаешлы итеп язылган вәгазь-лекцияләр, ваһһабчылыкның, Әбү-Хәнифә мәзхәбенә туры килмәстәй сүзләрнең эзен дә тапканым юк. Менә шушы мөхтәрәм хәзрәтебезне Әгерҗе районының Ямурза авылына чакырып сабаклар ала башлаганнар. Бу авылда 200 кеше генә яшәсә дә, инде 35ләбе намазга баскан, бик диндар авыл. Әмма Идрис хәзрәтнең килүен район мөхтәсибе Айдар хаҗи белеп алган һәм аны авылга керүдән тыйган, полиция вә махсус хезмәтләр белән үк янаган диләр…

Кешеләргә Аллаһ сүзен сөйләргә килгән имамны иманлы бәндә болай куа аламы? Юк! Гомумән, кем әле Идрис хәзрәт Галәветдинне динне дөрес тотмауда гаепли ала. Бәлки бу хакта мөфтиебез Камил хәзрәтнең берәр фәтвасы бардыр? Юк? Ник район мөхтәсибе аннан узып котырына? Идрис хәзрәтнең китапларына берәр каршы рецензия бармы? Юк! Әле киресенчә голәмәләр шурасының кайбер әгъзалары яхшы бәя биргән дигән сүз ишетелде. Тукай һәм Минзәлә районнарының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт исә бу китапларны үз районнарында сатуны тыйган, имеш. Бу нинди башбаштаклык тагын! Ник һәркем үзе теләгәнне кыла?

Мине Әгерҗе районына социаль проблема белән барган җиремнән Кырынды авылы халкы юлыма чыгып тотып алып үтенде: «Тимәсеннәр Хәлим хәзрәткә, килсен безгә Идрис хәзрәт, тыңламасыннар ул белемсез имам-мөхтәсибне һәм аның тирәсендә буталып, абыстай булып йөрүче корткаларны», – диде алар һәм үтенечләрен мөфтигә җиткерүемне сорадылар. Менә, амәнәтне газета битләре аша тапшырам, калганын Камил хәзрәт үзе хәл итәр.

***

Республикабыздагы дин өлкәсендә төзәтеп бетерелмәгән гаделсезлекләр, эшләнәсе эшләр әле болар гына түгел. Югарыда бары тик күз алдында торганнарын гына тасвирладым. Безгә бүген белемле имамнарны читкә кагарга, алар урынына наданнарны утыртырга түгел, галимнәрнең белемен дөрес юнәлештә кулланырга кирәк. Югыйсә, читләштерү сәясәте дәвам итсә, тагын фетнә чыгарга мөмкин. Ә бу бит кемнәргәдер бик кирәк, ләкин республика мөселманнарына гына түгел.

Аннан соң, кайбер гамәлләргә ике төрле стандарт белән бәя бирү дә икейөзлелек билгесе. Әйтик, берәр чит илдә укып кайткан имам теге яки бу мәсьәләдә «борынгылар алай эшләмәгән» дисә, аны шунда ук сәләфитлектә гаеплиләр. Әмма белеме чамалы, ни сөйләгәнен дә бик аңлап бетермәгән берәр мулла шул ук сүзне әйтсә, ул «традицион» була.

Алабугага гына күз салыйк. Анда үзәк мәчеткә терәп мәет юуу бүлмәсе төзеп куйганнар. Бик уңайлы, бөтен шартлары туры килгән бүлмә. Ләкин аны мөхтәсиб Әҗмәл Саматов ачтырмый икән: «Борынгылар алай эшләмәгән», – дип әйтә ди. Әмма бу бабайны беркем дә «сәләфит»лектә гаепләми. Аннан соң, борынгыларның ничек эшләгәнен ул каян белә? Әнә, Тынычлык мәчете мөфтинеке, әмма бүген анда да мәет юуу бүлмәсе төзеп яталар. Нәрсә, Әҗмәл хәзрәт фикеренчә, хәзер мөфти дә дөрес эшләмиме? Менә бит, әгәр эшне белемсезләргә тапшырсаң, үзеңнең үк юләр булып калуың бар! Мөфти хәзрәт тә, урынбасарлары да моны аңларлар һәм белемлеләрне бер, наданнарны икенче ярга капма-каршы бастырып куюдан туктарлар дип өметләнәм.

***

Бүген без гыйлемгә таянып эш йөртергә вә динебезне үстерергә тиеш. Бары шул очракта гына тынычлыкны да саклап, динебезне дә үстереп, дошман таккан фетнәгә дә бирешми кала алачакбыз. Моның өчен иң авыр елларда дингә килгән хәзрәтләребезне җәлеп итү дә комачауламас иде. Әлмәтнең элекке имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәхибҗановны ник читләштерергә? Ул бит әле совет чорында ук имамлыкка укыган кеше, аның белеме, зирәклеге кирәк түгелме?

Госман хәзрәт Исхакый мөфтилектән киткәч, аны ничек кенә төрләндермәделәр. Янәсе ул фәлән дә, ул төгән, ул Рәшидә Исхакый кланы һәм башкалар… Әмма күпләр ул идарә иткән 13 еллык тынычлыкны, төзелгән мәчетләрне, ачылган мәдрәсәләрне, Русия Ислам Университетын искә алмый. Әле тагын бераз эшләп торса «Рәшидә» Коръән өйрәтү үзәген дә ачып өлгерә иде, булмады гына. Әмма мөфтилектән китсә дә, Госман хәзрәт чит илгә барып, министр ярдәмчесе булып эшләп акча табып, төзелешен дәвам итә иде – моңа да рөхсәт булмады.

Мин Вознесенье бистәсендә еш булам, төзелешне күреп, сөенеп уза идем. Чөнки матур, нәрсәсе беләндер «Таҗ Махал»ны хәтерләтүче бина, әйбәт төзелгән. Бер тапкыр эченә кереп тә карап чыктым – искиткеч шәп. Хәзер шул төзелеш тукталды. Чөнки Госман хәзрәткә дин белән шөгыльләнергә рөхсәт юк. Ә кем тыя? Кайсыгызның хакы бар?

Мин Госман хәзрәт мөфти чагында Диния нәзарәтенә унөч елга өч тапкыр кердемме икән? Юктыр. Кайберләр кебек бушка Хаҗ да теләнеп йөрмәдем. Әле кайчакта тәнкыйтьләштергәли дә идем. Ләкин хәзер, аңа карата ачыктан-ачык кылынган хаксызлыкны күргәч кайберәүләрнең исенә төшерәм: «Рәшидә Исхакый кланы», – дигәнегез, ул дин үлеп барган чакта динне саклап торган «клан»… Кайбер бүгенге имамнар әле диннең ни икәнен дә белмичә, эштән кайтышлый исереп, өйләренә керә алмый урамда йоклап ятканда сәҗдәгә оеган «клан»… Госман хәзрәт Исхакыйның «гөнаһларын» санаганда бу өлешен дә онытмаска иде.

Әлбәттә, Коръән өйрәнү үзәгенә сүз булмый иде. Әмма мәрхүм Вәлиулла Якупов үзе төзеп маташкан «Казан мөфтияте»ннән игътибарны читкә юнәлтү өчен махсус сүз чыгарды: «Госман Исхакый «Рәшидә» Коръән үзәгендә альтернатив мөфтият төзеп маташа!» Бөтенесе төзелмәгән мөфтияткә ябырылган арада, тиз генә үзе «Казан мөфтияте»н Мәскәүдә теркәтеп тә куйды. Госман хәзрәтнең гаепсезлеге ачылды, әмма соң иде инде – «фас!» командасы бирелгән, репутация бозылган, бу ялганга барысы да «ышанган»… Ә безнең илдә бер тапкыр репутацияңә ялган тап төшерсәләр дә, кирәкле кешеләр «ышанса», янә пакьләнеп булмый. Монафыйклар иленең кабәхәт системасы!

Хәзер инде шушы ялган системаның ялган кыйммәтләренә карап Госман хәзрәт кебек мөхтәрәм имамнан баш тартыйкмы? Әллә соң аның тәҗрибәсен, белемнәрен динебез, республикабыздагы тынычлык хакына кулланыйкмы? Югыйсә, безгә Госман хәзрәт кирәкми, Идрис хәзрәт сөйләшмәсен, Рамил хәзрәт китсен, Нәзир, Җәмил, Фидәил, Шәүкәт хәзрәтләр үз көннәрен үзләре күрсен килеп чыга түгелме? Болай булганда татулыкка, тынычлыкка ирешеп булырмы? Юк! Шуңа күрә без бер-беребезне «бер елганың ике яры»на куймыйча, ике яр арасындагы тирән, пакь сулы елга булып бергәләп агыйк. Шул очракта Аллаһының ризалыгына да, хөрмәткә дә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешербез. «Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашар» дигән гыйбарәне онытмагыз вә «фикерләргә бүленмәгез»…

Беләм, бу сүзләрем кемнәрнеңдер күңеленә хуш килмәс, әмма барыбер фикеремне әйтми кала алмыйм. Безгә бүген шул дәрәҗәдә берләшү лазем, хәтта Фәрит хәзрәт Салманны да Казанга кайтартырга кирәк. Мәскәүдә аны Татарстан мөселманнарына каршы эшләткәнче, белемнәрен үз файдабызга куллану мантыйклырак булыр иде…

P.S. Камил хәзрәт Сәмигуллинның фотоларын беркөнне интернеттан карап утырдым. Арада берничә мөфти арасында төшкәне дә бар. Ирексездән башкалар белән чагыштырып карыйм – безнең мөфти шәбрәк күренә. Менә шушы «шәплек» фотода гына түгел, гамәлләрдә дә урын тапсын иде. Республика мөселманнары исә аның тирәсенә тупланырга әзер, бары тик моның өчен бер адым ясавы гына кирәк. Бу адымны аннан инде эшли башлаган көненнән бирле көтәбез…

Аллаһы Раббыбыз гадел эшләрендә аңа ярдәмче булсын!

Искәндәр СИРАҖИ.

  БЕР ЕЛГАДА ИКЕ ЯР..., 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии