Кыйммәтле бәби, яки Ана булу бәхете күпмегә төшә?

Кыйммәтле бәби, яки Ана булу бәхете күпмегә төшә?

Бүген Русиядә бер татар гаиләсенә 1,5 бала туры килә. Рәсми күрсәткечләр шулай ди. Совет чорында 4 бала туры килгән. «Ике бала – бер бала, бер бала – юк бала» дигән борынгылар. Димәк, бүген гаиләләр баласыз булып чыга. 
Һәр бала үз ризыгы белән туа, дип тынычландырсалар да, сабыйны үстерү кыйммәткә төшә бүген, дигән фикерләрне ешрак ишетергә туры килә. Баксаң, моның барысы да акчага килеп терәлә икән. Яшь ата-ана баланы аякка бастыра алырмынмы, аңа кирәклесен ала алырмынмы дип борчыла. Яшәү кыйммәт бит. Үз нарасыеңны башкалардан ким-хур итеп үстерәсе дә килми. Димәк, бала табам, дисәң кесәң калын булсын. 
Сабыйны үстерү генә түгел, дөньяга китерү дә акча сорый. Теләге шундый булганнар, билгеле ки, бала табар өчен дә акчасын жәлләми. Безнең илдә медицина полисы буенча бушлай бала табу мөмкинлеге яши әле. Тик статистика буенча һәр 7нче хатын-кыз бала табуның түләүле ысулын сайлый. 
АКЧА ТҮЛӘП ТАБАЛАР
Казанда барлыгы алты бала тудыру йорты бар. Шуларның берсе – шәхси, бишесе – дәүләтнеке. Татарстанның бердәнбер шәхси бала тудыру йорты – «Скандинавия». Татар эстрадасы җырчыларының күбесе үзләренең балаларын нәкъ менә шушында тапкан. Биредә табиб белән килешү төзеп, бала табу 145 мең сумнан башлана. Шушы суммага аерым палата, бөтен уңайлыклары булган бала табу залы, ашау, бала кирәк-яраклары белән тәэмин итү керә. Ниндидер сәбәпләр аркасында хатын-кызга баланы үзенә табарга ярамаган очракта, операция, ягъни «кесарево» юлы белән бала табу мөмкинлеге дә каралган. Монысы өчен 200-250 мең сум күләмендә акча түләргә туры киләчәк. Бу сумма шулай ук тотрыклы түгел. Хәзер ирең белән бергә бала табу тенденциясе яши. Монысы өчен шулай ук кесәңнән «артыгын» чыгарырга туры киләчәк. 
– Без һәрвакыт ана инстинкты турында сөйләшәбез, ләкин ата кеше турында да онытырга ярамый. Ул да бик көчле һәм кайвакыт ир бала табу процессында булырга тели. Парның теләге булгач, без каршы килә алмыйбыз. Хатын-кыз аның янында таяна алырлык ире барын белергә, тоярга тиеш, – дип сөйләде «Скандинавия»нең репродуктив медицина буенча генераль директор урынбасары Фирая Сабирова «Казанферст»ка биргән шәрехләмәсендә.
Шунысын билгеләп үтү дә мөһим: хәләл юл белән бала табу очраклары да шактый еш күзәтелә хәзер. Хәләл ризык, хәләл банк булганда, ник әле бала табу да хәләл булмаска тиеш ди? Монысы да кыйммәтле шәй. Ислам кануннары сакланган бала тудыру процессы 210 мең сумга төшә. Монда бары тик хатын-кызлардан гына торган табиблар командасы, составында спирт булмаган препаратлар куллану, хәләл туклану керә. Мондый вариантны сайлаган хатын-кызны фотосурәтләр булмаган палатага урнаштыралар. Анда тәһарәт алыр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган бәдрәф бүлмәсе дә карала. 
Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) перинаталь үзәгендә дә түләүле һәм бушлай бала табу мөмкинлеге бар. Перинаталь үзәктә бушлай бала табу мөмкинлеге закон буенча бөтен кешегә дә булдырылган. Әмма Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының пациентларны маршрутлаштыру турында карары бар. Шуңа күрә перинаталь үзәккә йөкле хатыннарны махсус медицина күрсәтмәләре буенча гына җибәрәләр. 
РКХ бәяләре буенча гадәти шартларда бала табу өчен 100 мең сум һәм операция белән бала табу өчен 150 мең сумга кадәр акча кирәк. Бу суммадан бала таптыруда катнашучы персоналга өстәмә хезмәт хакы бүленеп бирелә. Кайбер очракларда бер бала табу процессына 30га кадәр хезмәткәр җәлеп ителә. Дәвалаучы табибтан тыш, санитарлар, урта медицина персоналы, неонатолог, балалар реаниматологы, шәфкать туташы, УЗИ белгече һәм башкалар дигән сүз бу.
Башка дәүләт бала тудыру йортларында да түләүле бала табу мөмкинлеге булдырылган. Бәя – 20 мең сумнан башлана. Мисал өчен, Казанның 1нче балалар тудыру йортында табиб белән килешү 31 мең сум тора. Акушер белән дә килешү төзесәң, 51 мең сум түләргә туры киләчәк. Авыртуны басар өчен укол кадатуны сорасаң, «анестезия» өчен 8 мең сум түләячәксең. Әлеге акчалар дәүләт медицина оешмасы кассасына керә (килешү пациент һәм больница арасында төзелә. – Р.Н.), шуның 6-8 меңе генә табиб кулына күчә.
Кайбер табиблар үзләре үк рәсми килешүне урап узарга тәкъдим итә, аларга кассаны узып түлиләр. Әлеге бәя бала тудыру контракты төзегәндәгедән бераз түбәнрәк, тик табиб бу акчаны үз кесәсенә салачак. Моңа да карамастан, табиблар пациентка карата яхшы мөнәсәбәт, яхшы хезмәт күрсәтүне вәгъдә итәләр. 
– 5нче гыйнвар көнне беренче баламны таптым. Бала тудыру – матур һәм мөһим вакыйга. Аннан бигрәк, ул бик катлаулы процесс та. Беренче бала булгач, дөрес сулау, дөрес итеп көчәнү техникасын белмисең, шуңа күрә йөклелекнең 36нчы атнасында Казанның 1нче балалар тудыру йортында үзем теләгән табиб белән килешү төзедем. 31 мең сум күләмендә акча түләдем. Әлеге килешүне иң беренче чиратта үз тынычлыгым өчен төзедем, чөнки килешү төзегәннән соң, син тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, табибка шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларыңны бирә, үз халәтең белән уртаклаша аласың. Беренче бала булгач, нәрсәнең ничек икәнен аңышмыйсың бит, – дип сөйләде Алинә Зәйдуллина. – 4нче гыйнвар төнендә үземне начар хис итә башладым. Корсактагы балама бу көнне нәкъ 39 атна һәм 5 көн иде. Башым әйләнде, косасым килде, билгеле бер вакыт аралыгы белән эчем тартып авырта башлады. Балага зыян булмасын тагын дип, куркып, табибка шалтыраттым. Иртәнге 2.00 сәгать булуга карамастан, ул шалтыратуга җавап бирде һәм бала тудыру йортына чакырды. Ул төнне анык хәтерләмим дә, чөнки бик нык авырттым, әмма шуны әйтәсем килә: килешү төзегән табиб бала туганчыга кадәр янымда булды, миңа нык ярдәм итте, хәтта кызыклы вакыйгалар сөйләп, көлдерергә дә тырышты. Әлеге авыр вакытта ул минем өчен якын дус, ныклы терәк булды. Белмим, бәлки, килешү төземәгән булсам да, табиблар мөнәсәбәте шундый ук булган булыр иде, тик мин күңел тынычлыгы өчен бу адымга бардым һәм бер дә үкенмим. 
Табиб белән килешү төзү – бала табу вакытында син теләгән табибның яныңда булачагына ышаныч. Кайсы көн яки сәгать ничә булуына карамастан, ул баланы дөньяга тудыруда ярдәм итәргә тиеш. 
Дөрес, медицина полисы да һәр хатын-кызга бушлай бала табу мөмкинлеге бирә. Берәү дә син акча түләмәдең дип, йөкле хатын-кызны бала тудыру йортыннан куып чыгара алмый. Тик кайбер яшь аналарның: «Беренчесен бушлай таптым. Икенчесенә акча җыячакмын!» – дигән сүзләре бераз уйланырга мәҗбүр итә.
– Килешү төземәдем. Беренче баламны тапканда бар да яхшы узды, табиблар да, калган персонал да яхшы мөнәсәбәттә булды. Коллективтан, сменадан тора, күрәсең. Икенче баламны тапканда акырып-бакырып каршы алдылар, дорфа сөйләштеләр. Бала тудыру йортына төнлә килгәнгәме, табиблар үзара гына: «Йокларга ирек бирмәде инде бу», – дип сүз йөртте. Миңа ишетелә бит. Алар үз эшләрен башкара, берәү дә аларга бу профессияне көчләп такмаган. Сүз дә юк, балам дөньяга исән-сау һәм сәламәт килеш туды, әмма табибларның шулай сүз куертулары теңкәмә тиде. Бала тапканда баштан сыйпамасалар да, бер ягымлы сүз әйтеп, кәеф күтәрүче булса яхшырак бит, – дип уртаклашты Гөлинә Ф.
Полис белән табасыңмы яки контракт төзисеңме, табиблар өчен кагыйдә бер: алар һәрвакыт стандарт кагыйдәләргә, инструкция һәм протоколга буйсына. Аларның төп максаты – хатын-кызның һәм яңа туган баланың сәламәтлеген саклау. Табибларның хатын-кызны мыскыл итү яки рәнҗетү максаты юк-югын. Хәер, кешенең холкы үз өстенлеген алырга мөмкин. Акча түләп тә, канәгать калмаган аналар да җитәрлек бит.
ЯРДӘМ БАРМЫ?
Соңгы елларда балаларның аз тууы республика җитәкчелеген дә борчуга сала. Шуңа күрә хөкүмәтебез яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юлларын эзли, яңадан-яңа программалар һәм проектлар кабул итә.
2018нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы карарга кул куйды. Әлеге карар нигезендә авыл җирлегендә даими өч ел яшәгән һәм 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан хатын-кызлар 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өмет итә ала. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, әлеге социаль ярдәм чаралары республикада демографик хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә, туучылар санын арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Әгәр гаиләдә уртача керем соңгы өч айда төбәктәге яшәү минимумыннан бер кешегә кимрәк туры килсә, йөкле хатыннарга өстәмә түләү бар: ул яшәү минимумыннан 50 процент салынган айлык пособие. Моның өчен медицина оешмасында йөклелекнең 12нче атнасына кадәр исәпкә басарга кирәк. Урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары студентларына да йөклелек һәм бала табу буенча пособие бирелә. Ул бер балалы йөклелек һәм катлаулануларсыз бала табу вакытында 140 көн дәвам иткән декрет ялына (көн өчен минималь сумма 456,66 сум, максималь сумма 2 572,6 сум) яки күп балалы бала туганда 194 көнгә исәпләнә. Мәсәлән, 140 көнлек ял өчен 63 меңнән 360 мең сумга кадәр түләргә мөмкин.
Татарстанда һәр әнигә бала туганда 22909 сум күләмендә бер тапкыр пособие бирелә. Ул керем дәрәҗәсенә һәм балалар санына карамастан, һәркемгә түләнә. Әгәр берничә бала туса, һәр балага пособие түләнәчәк, бары тик туу турында таныклык алырга кирәк.
1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособиене ата-аналарның берсе яки баланы караучы башка туганы рәсмиләштерә ала. Соңгы ике елда уртача айлык хезмәт хакының 40 проценты түләнә. Айга ким дигәндә – 7,6 мең сум, иң күбе — 31 мең сум. Максималь сумма 527 мең сумга җитә.
Өч яшькә кадәрге түләүләрне җан башына уртача керем ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала. Иң зур ярдәм Ана капиталы, ул 2007нче елдан бирле икенче баласы туганнан соң бирелә. 2020нче елдан ана капиталы алу мөмкинлеге беренче балаларга да тарала башлады. 2024нче елның 1нче февраленнән ана капиталы 11,9 процентка индексацияләнгән, хәзер ул беренче балага 631 мең сум һәм икенче балага 834 мең сум тәшкил итә. Аны балаларны укытуга, гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән булса, айлык түләүләр алуга, инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә яки әни пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга сарыф итәргә мөмкин. Сертификатны куллануның иң кирәкле ысулларының берсе-торак шартларын яхшырту, ул йорт, фатир төзү яки сатып алу һәм ипотека түләүне үз эченә ала.
Менә шулай, бала өчен тугач ук 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әмма бу акча вакыты чикле. Бүген бирелсә, иртәгә бирелмәскә мөмкин. Ана капиталы акчалата бирелми һәм аның куллану өлкәсе шактый тар. Ләкин ата-ананың бәхете акчада үлчәнәме?..
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
 

Комментарии