Хәзер Кыш Бабайлар да бушка йөрми

Хәзер Кыш Бабайлар да бушка йөрми

Балалар Кыш Бабайны кыйммәтле бүләкләр өләшеп йөрүче олигарх сыйфатында күз алдына китерә. Хатлар язганда да фәлән меңлек уенчык, «айфон», «айпад» сорыйлар. Без кечкенә чакта, бер прәннек белән ике кәнфиткә дә сөенә идек. Хәзер Кыш Бабай баймы, әллә балаларның әти-әниләреме?.. Шул сорауга җавапны аниматорлар белән бергәләп эзләдек.
Елның төп бәйрәме якынлаша икән, димәк, Кыш Бабай белән Кар Кызына да эш арта. Сер түгел, аларны балалар бакчасында гына түгел, офис корпоративларында да көтәләр. Балалар гына түгел, олылар да сихри геройларга ышана, күрәсең. 
Элек казанлылар күпчелек очракта Кыш Бабай турында сарафан радиосы аша ишетеп белсә, хәзер мондый ихтыяҗ юк. Интернетта төрле аниматор һәм аларның күңел ачу программаларының күп вариантын табарга мөмкин. Мәсәлән, «Авито» игъланнар сайтында Кыш Бабай һәм Кар Кызы үз хезмәтенең бер сәгате өчен 300 сум акча сорый. 1000әр сум сораганнары да бар. Түгәрәкләп әйткәндә, өеңә килеп, 1-2 сәгатьлек матур һәм эчтәлекле бәйрәм үткәргән өчен, аниматор 3-4 мең сум күләмендә акча сораячак. 
Хәзерге Кыш Бабай замана белән бергә атлый, шуңа күрә күбесенең социаль челтәрләрдә шәхси битләре дә булдырылган. Аларда аниматорлар үз хезмәтләре турында җентекләбрәк сөйли. Монда котлаулар гына түгел, ә конкурс һәм интерактив уеннар, шоу-программа, кул эшләре буенча мастер-класс, фокус һәм дискотека каралган. Һәр өстәмә бүлек өчен өстәмә акча түләргә туры киләчәге дә көн кебек ачык. 
КӨНДӘШЛЕК ЗУР 
Казанда яшәүче 32 яшьлек Эмиль Ерофеев – өченче буын Кыш Бабай. Ак сакаллы картның таягы аңа бабасыннан ук күчкән. Казан театр училищесында укыганда, герой дуслары үтенече буенча балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлый башлый. Профессиональ артист өчен хәзер бу – өстәмә акча эшләү чыганагы. 
– Әтием миңа беренче Кыш Бабай костюмын сатып алды һәм аны миңа Мәскәүгә җибәрде. Ул вакытта мин Мәскәүдә белем ала идем. Башкалада зур конкуренциягә дучар булдым, ләкин тиз арада реклама кирәклеген аңладым. Шулай итеп, укудан соң, мин костюмымны киеп, сакал тагып, арендага алынган фатир янындагы метрога чыгып, үземнең телефон номерын тарата идем. Ул чакта заказлар күп килмәде, әмма һәркем диярлек Кыш Бабай белән фотога төшәргә теләде. Студент өчен бу яхшы эш иде, – ди Эмиль. – Метро янындагы рекламадан соң, Яңа ел алдыннан, мин өйгә кайтып барганда, минем янга бер компания килде. Баксаң, аларның корпоративлары бара, ә Кыш Бабай чакырмаганнар икән. Кыш Бабайсыз бәйрәм бәйрәммени! Нәтиҗәдә, бу минем беренче корпоративым иде, аның өчен миңа акча да түләделәр, ашаттылар, ресторан ризыгын үземә төяп тә җибәрделәр әле. 
Җиде ел «Әкият» курчак театрында эшләгәндә дә, Эмиль кечкенә тамашачыларга могҗизага ышаныч бүләк итә. Заказлары да арта, башка шәһәрләрдән дә шалтыратулар килә. Ләкин актер курчак ролендә күп эшләве аркасында, мондый командировкалардан һәрвакыт баш тарта.
– Минем шәхси заказ бирүчеләрем бар, алар мине берничә ел рәттән кунакка чакыра. Аларны ташламаска тырышам. Хезмәт бәясенә килгәндә, ул шәһәр буенча уртача. Дусларым гаиләсен бүләк итеп, бушлай тәбрик итә алам, – дип билгеләп үтте Кыш бабай Эмиль.
24 яшьлек Кар Кызы Алия Тихонова инде 7 ел Кыш Бабай оныгы булып эшли. 
– Безгә ихтыяҗ арта гына бара, чөнки ел саен программаны яхшыртырга һәм аңа яңалык өстәргә тырышабыз. Без экспресс-котлау хезмәтләре, шулай ук тулы программа тәкъдим итәбез. Гомумән алганда, хезмәтләр ике мең сумнан башлана.
Кар кызы шулай ук эш дәверендә иң истә калган очрагы белән дә уртаклашты. Бервакыт, Алия һәм Кыш Бабай кунакларда «тылсымлы» таякны онытып калдырганнар. 31нче декабрь көнне иртән генә заказчыларны табып, югалган реквизитны алырга килгәннәр. Ләкин таякны алыр өчен Кыш Бабайга урындыкка басып, шигырь сөйләргә туры килгән.
Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларның да аниматорлык өлкәсендә тәҗрибәләре бар икән.
– Кыш бабай һәм Кар кызы булып без күптәннән – 10-12 еллар чамасы йөрибез. Бу эшкә өйләнешкәч алындык, яшь гаилә өчен, ни дисәң дә, өстәмә керем булып тора. Илнурның буй-сыны да Кыш бабайга туры килеп тора бит. Аннары мин шундый шәп костюмнарга тап булдым. Бу безнең уеннан гына чыккан әйбер булса да, ел саен Яңа ел алдыннан балаларны куандыру үзебез өчен дә бер сөенеч. Мин башка Кар кызларыннан скрипкам булу белән аерылып торам. Программада уен коралын тәкъдим итү өлеше дә бар. Балаларга скрипка һәм аның тарихын сөйлим, уйныйм. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы. Безнең өчен бу «шабашка» гына түгел, ә балаларга Яңа ел рухын җиткерү, аларны сөендерү, шул ук вакытта татар телен пропагандалау да. Без артык күп заказлар алмыйбыз, банкетларда йөрмибез. Төп эшебез булгач, моның белән артык мавыкмыйбыз. Чакыручылар күп булса да, эшкә зыян килмәслек итеп, буш вакытта гына, үз көебезгә җайлап кына эшлибез. Күбесенчә балаларны сөендерәбез, кызыбыз йөргән балалар бакчасына барабыз. Безне күбрәк татар җанлы кешеләр чакыра. Дөрес, рус гаиләләренә дә барган бар, әмма без – татарча сөйләшә торган Кыш Бабай белән Кар кызы.
ОТЫШЛЫ ХЕЗМӘТМЕ?
2020нче елда Кыш Бабайга әйләнгән Александр әлеге хезмәтнең авыр яклары турында да сөйләде. «ПрогородЧелны» хәбәренчә, Александр үзе – ягулык сату буенча менеджер. Ә һәр декабрь ахырында ял ала һәм Кыш Бабай булып эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Александр үз эшенә бик җитди карый һәм еш кына квалификация күтәрү курсларына да йөри. Мәсәлән, быел ул Кар Кызы – Алена белән «беренче аниматорлык агентлыгы»нда укыган.
Сүз уңаеннан, Кыш Бабай белән Кар Кызын өйгә чакыруның уртача бәясе бүгенге көндә 1500 сумнан башлана. Тамашаның озынлыгына һәм программаның тулылыгына карап бәя үзгәрергә мөмкин, ә аниматорларның хезмәтләре Яңа ел төнендә кыйммәтрәк булачак. Ноябрь башында иң кыйммәтле Кыш Бабай Мәскәүдә яшәгән – аның хезмәте уртача 2700 сумнан, Владивостокта – 2500 сумнан һәм Сочида 2200 сумнан башланган.
КӨНГӘ 15әр ЗАКАЗ
Кыш Бабайга заказларның төп агымы, кагыйдә буларак, 19нчы декабрьдән 14нче гыйнварга кадәр туры килә. Дөрес, кайвакыт декабрьнең беренче көннәрендә дә чакырулар була.
– Быел беренче котлау 5нче декабрьдә булды. Әлбәттә, безгә заказларга иртә бару һәм бер бронь өчен киенеп-ясану отышлы түгел. Ләкин кешеләрнең туе бара иде, бик сорагач, без каршы килә алмадык, – дип аңлата Александр.
Узган ел Александр белән Алена кышкы бәйрәмнәрдә 14нче гыйнварга кадәр эшләгәннәр, тик быел алар заказларны 31нче декабрьгә кадәр генә алырга булганнар. Ник дисәң, аларның графигы бик тыгыз: көненә 15әр заказга йөрергә кирәк. 
– 31нче декабрь көнендә якынча 12-15 заказ бар. 29-30нчы декабрьдә дә шул ук хәл. Без сәгатенә бер заказны яки сәгать ярымда 2 заказны үтәргә тырышабыз. 
Александр һәм Алена шәһәрдән читкә дә йөриләр, клиентлардан такси өчен өстәмә түләү алмыйлар. Әйтик, декабрь азагында аларның Чаллыдан якынча 15 километр ераклыкта урнашкан Тукай районының бер авылына барасылары бар, анда 7-8 гаиләне чиратлап котлаячак геройлар.
18 ЯШЬЛЕК «БАЛА» ӨЧЕН КЫШ БАБАЙ
Еш кына Кыш бабайны 2 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен чакыралар. Ләкин Александрның зуррак балалар белән дә эшләгәне бар. Мәсәлән, быел бер клиент 18 яшьлек кызы өчен Кыш Бабайны дәшкән. Ә Александр котлаган иң кечкенә балага 1,5 яшь булган. 
Александрның эш бәясе бәйрәм программасына бәйле. «Стандарт» программасы (15 минут) 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр тора. Ул Кыш бабай котлавын, табышмаклар, төрле төстәге утлар белән чыршы кабызу күренешен, Яңа ел уенын, Кыш Бабайга шигырьләр уку, бүләкләр тапшыру һәм истәлеккә фотога төшүне үз эченә ала.
«Зур бәйрәм» программасы (30 минут) 2750 сум тора. Анда Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлый, музыкаль конкурс, уеннар, биюләр оештыралар, табышмаклар, шигырьләр тыңлыйлар, битлек киеп истәлек фотосына төшәләр.
«Экспресс котлау» программасы (5 минут) 1000 сум тора. Бу очракта Кыш бабай килә, котлый, бүләк тапшыра һәм киләсе елга боерыгын бирә.
Декабрьнең соңгы көннәрендә бу программаларның бәясе арта. Әйтик, «Стандарт» программасы 25нче декабрьдән көн саен 100-150 сумга кыйммәтләнә. 30 һәм 31нче декабрьдә «Зур бәйрәм» программасының бәясе 3 450 сумнан 8 мең сумга кадәр җитәчәк. Ә экспресс-котлау 31нче декабрьдә 2 мең сумга төшәчәк.
Шунысы да мөһим: ата-аналарның программа сайлау мөмкинлеге булсын өчен, чакыруны алдан броньларга кирәк. Әгәр клиент Александрга соңгы мизгелдә генә шалтырата икән, ул 5 минутлык экспресс-котлау гына тәкъдим итә ала һәм бу да вакыт тыгыз булмаган очракта гына. Ә Кыш Бабайны броньлауның иң кулай вакыты – октябрь-ноябрь айлары. 
– Быел октябрь ахырында ук заказлар килә башлады, – ди Александр. – Без реклама кампаниясен ноябрьдән башладык. Узган ай ахырында бездә иң кайнар даталар һәм сәгатьләр броньланган иде инде. Димәк, Кыш Бабай заказы мәсьәләсе белән күпләр алдан шөгыльләнә башлый. Гомумән, әгәр кеше яхшы, сыйфатлы Кыш Бабайны, уңайлы вакытны, тиешле программаны һәм бәяне сайларга тели икән, моны ноябрьдә башкарырга кирәк. Минемчә, декабрьдә дә Кыш Бабайны табарга мөмкин, ләкин аның тәҗрибәсез булуы ихтимал. 
«КЛИЕНТЛАРНЫҢ ТЕЛӘКЛӘРЕН АЛДАН БЕЛӘБЕЗ»
Александр һәм Алена үзләренең тавыш аппаратурасы белән йөри. Кыш Бабай һәм Кар Кызы традиция буенча чыршыны (махсус техника ярдәмендә) кабызып, балаларга бүләкләр бирә. Бу мизгел ата-аналар белән алдан сөйләшенә. Александр башта аларга өстәмә түләүгә балалар өчен тәм-томнар сатып алырга тәкъдим итә. Кайберәүләр ризалаша, икенчеләре балаларга үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыруны сорый. 
Аниматорлар үз хезмәтләре өчен акчаны балалар белән аралашу тәмамланганнан соң алалар. Ә заказны броньлаганда клиентлар аларга аз гына алдан түләү күчерәләр.
– Клиентларның теләкләре гади. Без аларны алдан ук беләбез. Мәсәлән, кемдер: «безнең балабыз әле кечкенә, шуңа күрә, зинһар, сүзсез конкурслар үткәрегез, күбрәк хәрәкәтләнсеннәр», – ди. 
Александр, Кыш Бабай буларак, еш кына шампан, шәраб һәм башка алкогольле эчемлекләр эчү тәкъдиме белән очраша икән. «Без 1500 сумлык костюм элгән исерек Кыш Бабай түгел. Кыш Бабай чын, кулындагы тылсымлы ялтырап торган таягы да чын. Үзе 100 процент аек. Өстәвенә, үзе үк руль артында да йөри», – ди. 
Кызганыч, тик исерек Кыш Бабай дигән сүзтезмә юктан барлыкка килмәгән. Мондый күренешләргә дә тап булырга мөмкин. Монысы үз эшеңә салкын карашта булуга бәйле, ди әңгәмәдәшем. Мәсәлән, быел аның бер клиенты узган ел бер Кыш Бабайны куып чыгарган, чөнки ул аягында чак басып торган һәм аннан хәмер исе аңкыган. 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА туплады

Комментарии